✅ «Авыл докторы» программасы авыл җирләрендә эшләргә теләүче медицина хезмәткәрләренә мотивация булып тора. Аның максаты —
авылларда табиблар җитешмәү мәсьәләсен чишү.
✅ Моннан 3,5 ел элек Кырмыскалы районының Сәвәләй табиб
амбулаториясенә педиатр булып эшкә кайткан Гөлназ Сурина әнә шушы "Авыл докторы» программасының бер җимеше. Балалар табибы өч ел эчендә авыл тормышында яшәргә дә күнеккән. Хәтта ошап китте, дип раслый Гөлназ Артур кызы. Авыл һавасы чиста, табигате матур, кешеләре ихлас, ярдәмчел һәм юмартлар, ди ул.
✅ «Республика җитәкчесе Радий Хәбировка зур рәхмәт. Соңгы 5 ел эчендә медицинадан тыш, башка тармакларда да зур үзгәрешләр күрәбез. Ерак китеп тормыйм, мисалга үзем эшләгән Кырмыскалы районын гына китерәм. Кырмыскалылар республика җитәкчесе тырышлыгы белән генерал Шәйморатов исеменең яңа данга күмелүенә, Уфада аның һәйкәле ачылуына бик шатланалар, якташлары өчен зур горурлык хисе тоялар. Ә инде «Авыл докторы» программасына килгәндә, ул — бик кирәкле, үтә вакытлы программа. Аны республикада популярлаштыруда республика җитәкчелегенең роле гаять зур. Программалар озын гомерле була күрсен, аның белән тагын меңнәрчә яшь белгеч файдаланыр!» — ди авыл балалар докторы.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев