Шушында үзенең тормышын бәян итеп гыйбрәт итеп язучылар. Нинди генә язмышлар юк, менә укыйбыз да кайчандыр и, аллага шөкер, мин бит мондыйдан ерак, дип сөенәсең. Ә кайчандыр, ничек безнең язмышлар ошаган, дип көенеп куясың. Мин бу төркемдә солдат хатларын дүрт күз белән көтәм дуслар. Бик аз шул, әниләрнең, хатыннарның язырга куллары күтәрелмидер дип уйлыйм мин. Мин дә озактан җыендым, тик менә шушы көннәрдә генә үземне җиңеп язырга булдым.
Мин баласы шушы тормыштан туеп, үз-үзен беркемгә дә кирәкми, дип санап сугышка киткән солдат әнисе. Шушы вакыйга мәңгегә үзем белән китәчәк. Улымның:
- Әни, ишеттеңме, яңадан армиягә алалар, мин дә барам, монда ни эшлим соң, дип үзе җыенып Украина утына китү көнен гомердә дә онытасым юк.
Кара хәбәр авыл өстенә ут кебек таралды. Фәләннәр баласын чакыртканнар, фәләннәрнең уртанчысы китә икән... Ишеткән һәр хәбәр йөрәгемне телеп-телеп үтте.
Минем Камилне чакыртмадылар. Инде салкын көз иде, берничә дусты китте. Шуннан соң үз-үзенә урын таба алмый башлады. Ә бер көнне мин аның караваты янында зур яңа сумка күреп аптырап калдым. Кая бара? Нәрсәгә бу сумка?
Бераз шунда улымның язмышын сөйләп китим әле. Минем бердәнбер улым авылда туып үсеп, өйләнеп минем янымда төпләнеп калды. Әтиебез ул кечкенә чакта ук чыгып китте. Мин аны авызымнан өзеп үстердем. Бик иртә бер кыз белән очрашты. Берсендә болар икәү кайттылар.
-Фәния апа, Камилне әни дә, әти дә ярата. Армиядән кайтканын ничек көтеп җиткерергә?, - ди, улым алдында алтынсу чәчләрен җилфердәтеп. Әле бит ул минем Камилдән дә 4 яшькә яшьрәк. Шунда ай аллам, бу балалар ялгышлык эшләмәсен, дип эчем пошып куйган иде.
Камил армиягә киткәндә әтисе белән әнисе дә килделәр, сәдакалар бирделәр. Шул кызның эчкерсез йөрүе күңелемә шулкадәр якын тоелды. Алсу исемле иде кыз. Үткен, чая булганга артыннан йөрүче егетләр тагын да булган. Камил ярты ел хезмәт иттеме икән, Алсу сирәк булса да килеп йөрүдән туктады. Шулай капка тебеннән исәнләшеп, хәл белешеп китә иде. Камил телефоннан шалтыраткалап торды. Аның да Алсу турында берни сорашмый, сөйләми башлавыннан аңладым. Нидер булган димәк арада, мин әйтәм. Бер шалтыратуда Камилдән сорадым. Улым, нәрсә булды? Алсу югалды, син дә үзгәрдең, тавышыңнан беләм, дидем.
-Әни, Алсуның егете бар. Миңа әйттеләр. Мин аңа әйткән идем, үзе дә юк, димәде ди. Мин ни әйтим, яшь кеше, ярар улым. Күңеле шулай тели икән, берни эшләтеп булмый, дидем.
Шулай да эч поша бит. Күршедәге Әлфиядән сорашып барысын да белдем. Алсуны күптән күрше авылы егете күзәтеп йөргән. Кызлар белән кич чыккач шул егет озаткан. Менә шул хәбәр минем улыма барып ирешкән. Мин алай белешеп, сорашып йөрмәдем. Әти-әнисен дә күреп торсам да, бу хакта сүз башлап сөйләшергә батырлыгым җитмәде.
Камил кайтты, кайткан көнне үк безгә бер кыз килде. Күрше авылдан Рәйнә исемле иде. Камил миңа шунда:
-Әни, бу Рәйнә. Мин армиядә булганда гел языштык. Син аны беләсең, ул фәлән-фәлән кызы. Без очрашабыз, - диде. Мин аптырадым. Кайчан танышканнар? Алсуны гына белә иде бит ул. Бер-ике ай очраштылармы икән, улым өйләнәм, диде. Мин шул арада Алсу белән ни булганын да, бу кыз белән кайчан-ничек очраша башлаганнарын да төпләп белешә алмадым. Шул, мин өйләнәм, дип бастырып әйткәч янына утырып барысын да сорадым.
-Улым, мин әйтәм, күзләреңнән күрәм, бер кәефең юк. Рәйнә, дип өзелмисең, бит. Алсу белән булганда өстеңә карап үзем дә синнән дә бәхетле идем мин , - дидем.
Күреп торам, ачылып сөйләшәсе килми.
-Әни, ярар, Рәйнә Алсу түгел. Алсу күпләргә ошый. Ошаганын сайлаган. Мин Рәйнәне белә идем, без танышлар идек. Мин Рәйнәне яратам, - диде.
Камил кайткан көнне аның белән бергә кайтты ул кыз. Каршы алган иде ул аны. Күпме генә якынаерга теләсәм дә, ул үзенә бер төрле булып гел Камил янында булды. Мин шунда гел Алсуны күз алдыма китердем. Мин әйтәм, ике аралары бозылуын күргәч, ник бармадым икән дип бик үкендем.
Әни Рәйнәне сорарга барыйк, әле дигәч инде күпме өйгәнем тәмам ишелде. Тик балага каршы килә алмадым. Рәйнәне сорап кайттык. Кода дигән кешеләрнең дә күтәренкерәк кешеләр булуын күрдем. Шулай сөйләшеп киткәч, аларга Камилнең укымаган булуы ошамый иде.
Өйләнештеләр, зур булмаган туй ясадык. Онык туды, улым рюмкага үрелә башлады. Болай да хатыны өчен өзелмәгән Камил Рәйнәгә бөтенләй суыды. Мин алар арасында бер учак булып үзем яндым. Инде бала бар, яшәсеннәр, дип яндым, көйдем. Бүрене бүреккә тыксаң да урманга карый, диләр бит. Рәйнәнең да шулай гел әниләр иде инде менә. Әнигә бара, әни әйтә, әни куша, әнигә болай ошамый. Ир-ат мондый нәрсәне яратамы соң? Камилнең салмыш очраклары ешайганнан - ешайды. Рәйнә дә исерек булганга гел әниләргә дип китә дә, кайтмый башлады. Ә мин... Мин шул вакытларда упкын кырыенда басып торган хәлдә калдым.
Дөньяны кочып яшәгән бердәнбер балам көннән-көн упкынга тәгәрәде, мин аның күзен ачарга тырышып, хәлемнән килгәннең барын да эшләдем. Юк, үзенең машиналары, тракторлары булган улым тора бара үзе шул авылда эш бирүчеләрдә утын ватарга, вак-төяк эшләргә калды.
Украинада сугыш башланганчы...Менә шул вакытта улым тормыштан туеп, үзенең упкынга табан баруын аңлый иде. Берничә тапкыр улым, әйдә, кирәкми болай, яшә, алга табан бар дигәч, юк, булдыра адмыйм, дип, күз яшьләрен сертеп куйды. Ә Рәйнә баласын алып Казанга китте, үзе өчен яңа тормыш башлады. Мин алай ник аңа өйләндең, мин бит әйттем сиңа дигән сүзләр әйтмәдем. Аның болай да яралы күнеленә тиясем килмәде.
Ә сугышка киткәндә военкомат ишек тебендә ничек озатканнарым гомердә дә онытылырлык түгел. Көчкә бардым шәһәргә. Анда халык. Военкомат капкасыннан чыккан егетләр арасыннан аралап эзлим улымны, таба алмыйм. Әни, дип кычкырып җибәргәч шатлыгымны күрсәгез. Барысын да бер көтү кеше озата, ә Камилга мин килмәсәм, кул болгаучы да юк. Улым, кая китәсез соң, хат-хәбәрең булмаса ни эшләргә? Мин кая барыйм, дип кулларыннан тотып еладым.
-Әни,мин сиңа хәбәр бирәм, кайгырма. Үзең үсән булып тор, диде дә автобуска сикереп тә менде китеп тә бардылар.
Шулай беркүпме кешеләр аша аның ут астындагы хәлләрен сорашып белә идем. Әни, ачуланма мин телефоннан шалтыратмыйм, миңа ярамый, диде берсендә.
Ашамадым да, эчмәдем дә. Йоклавым да инде, үзем генә беләм. Бер хәбәр ишеттем, Камил сугышка киткәч Алсу белән сөйләшә башлаганнар. Алсу тормышка чыкмады, укып бетереп каядыр китте, диделәр. Әни мин отпускка кайтмыйм, дигән улым ялга кайтырга булды. Язга табан үзе шалтырата башлады. Сүзләре дә башкача, әллә ничек кәефе яхшы. Шунда ул миңа әни, Алсу синең яныңа килеп китә, без сөйләшәбез. Син дә какма аны, сөйләшегез, диде. Күзе-башы ачык, үзенең кәефе яхшы. Сүз әйтәмме соң! Килде, тик мин үткәннәр турында берни сормадым. Әни, мин отпускка кайтып китәм,кайгырма дип әйтеп куйды шунда.
Алсу һаман шул, минем хәлләрне сорашты. Казанда эшләвен әйтте. Мин шунда, Камил сине яратты Алсу, зинхар сугышта булганда бераз терәге бул инде, ул тормыштан туеп китте дип үтенеп еладым.
-Кайгырма Фәния апа, без Камил белән аралашып торабыз, дип мине тынычландырды. Камил ялга кайтты: мин ул сугыштан кайтса да, аның элеккеге кебек очып торган халәтен күреп сөенгәнемне белсәгез. Улым янә тормышка кайтты. Зинхар контракны өз, дип үтендем. Белмим, ышандырды инде.
Камил СВОга китүенең икенче атнасында ук кодагый белән Рәйнә килделәр. Миңа оныгымның Камил улы булуын һәм әтисе аны ташларга тиеш түллеген бәйнә-бәйнә сөйлшделәр.
Аңладым инде, хәзер бит түләүләр яхшы килә, боларга акча кирәк. Ярар, түләр атасы, мин әтисе акчасына калмаган. Камил кызым белән яшәмәде, дип Камилне гаепләргә тырышты кодагый. Мин берни аңламадым, берни дәшмәдем. Күз алдымда Камилның Алсу өчен янып торган күзләре генә торды! Башка берни кирәкми иде мина. Кысылмыйм, дидем, кодагыйга. Китәм, әни, дип тә миңа әйтеп китмәде бит Рәйнә. Үзе китте. Ничек инде Камил аның белән яшәмәде, була. Киресенчә, кызы яшәмәде. Чөнки Камил эчте, мин аны да аңладым, дидем. Әмма кайтса да, Камилнең ул дип ачыласына шикләндем. Ул салкын хатын-кыз янына мин дә якынаймас идем. Хәзер берничә тапкыр килеп, без ялларга синең яныңа кайтабыз. Улымның әтисе кайтса, әбисе кем булуын белсен. Камил безнең янга килер, ди. Миннән Камилга шалтыраттырырга тели, безнең бергә булуыбызга ярдәм сорый кебек сизәм
Юк, Камил якынаймый, мин беләм, һәм берни эшләмим. Минем дә улым якын, кадерле. Аларның кызлары кадерле булды бит. Колагыйлар, ни эшлик икән, дип бер дә исерек улымны коткарырга ярдәм тәкъдим итеп килмәделәр. Хәтта китәсен әйткәч тә, үзе беләдер, генә диделәр.
Менә шулай хатын-кыз мөнәсәбәте ничек сугыштагы улымның тормышын яхшыга үзгәртте. Мин барысы өчен дә сөенеп туя алмыйм. Алсуга мең рәхмәтле булуымны әйтәм, һәм шул балаларның бергә булуларын телим.
Солдат әнисе.
Улым ялга кайткач әйтте: кемдер хатыны белән аерылган, кемдер акча булмаудан аптыраган, кемдер тормыштан туеп, ни булса, шул булыр дип килгән бу сугышка. Андыйлар бик - бик күп,дип сөйләде. Менә хәзер мин әйтәм, улым, димен, хәзер син аларга гомер бер тапкыр гына бирелүен һәм яшәүгә өмет өчен кеше үзе көрәшергә тиеш булуын аңлат инде дип кабатлыйм.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев