Көтәсеңдер мине ерактан.
“Бәлки бүген кайтыр балам?”- диеп,
Күз дә алмый мин киткән яктан.
“Кайтмыйсың!”- дип әни үпкәләмә,
Очар идем һәркөн яныңа:
Тормыш дилбегәсен тарта-тарта
Көндәлектә әнием арыла.
Кайтырсың, диеп эни чәйләреңне
Куйгансыңдыр утка яңадан.
Кайтам диеп әйттем - кайта алмадым,
Йөрәгеңне әни яралап.
Әз-мәз кәнфит, җимешләрен барлап
Авыз итсен балам, диясең.
Кайтмасымны бүген белсәң дә, тик
Әни бит син - шуңа көтәсең.
Өстәлеңдә әни барсы да бар:
Камыры бар, чәе, сөт-мае.
Кайтып хәлең белешер өчен генә
Чыкмый әни, чыкмый бит җае.
Телефоннан шалтыратып кына
Хәлең белдем бүген яңадан.
Сагынуым йөрәгемне тишеп
Сагыш булып ага ярамнан.
Табыныңны кабат җыйгансыңдыр,
Кайберләрен салып (ы)шкафка.
Бер булмаса, бер кайтыр бу, диеп
Карыйсыңдыр кайтыр тарафка.
***
Бүген төнлә гаҗәп бер төш күрдем:
Мин кош икән, очам күкләрдә.
Лачыннардай җитез, аккош кебек матур
Үрнәк имеш бүтән күпләргә.
Очам икән зәңгәр күкне ярып
Кояш нуры- минем юл икән.
Йолдызларны җыеп күккә сибәм-
Миңа тиңнәр монда юк бүтән…
Кинәт кенә көчле давыл купты,
Яңгыр тели минем канатны,
Очарга дип ачкан кочагымны
Бозлы давыл кисеп канатты.
Үзем түгел, җилләр йөртә мине
Бәреп алып ташлы кыяга.
Давыл кискән түшем ярасыннан
Канатларым канга буяла.
Инде тәмам хәлсезләнгән идем.
Канлы җилләр белән буялдым.
Кыяларга бәрелер вакыт җиткәч
“Әни-и-и !!!”- диеп кенә әйтә алдым.
***
Бу төш кенә булган икән, әмма
Төер тырмый тамак төбеннән.
Төн уртасы. Гаебемне танып
Яшьләремә буылып үкенәм.
Рәхәт чакта беленмәсә дә ул,
Авыр чакта әни кирәк шул.
Әниләрне шатландырыр өчен
Гаҗәп күп тә бәлки кирәкми.
Төнлә торып алган күчтәнәчне
Кочагыма алып еладым.
Кояш белән бергә авылыма -
Әни- җаным, сиңа юл алдым.
Әле иртә. Әтәчләрдән алда
Әни торып камыр куйгансың.
Кичә алып куйган тәм-томнарны
Кәсәләргә салып өйгәнсең.
Кайттым әни, кайттым яннарыңа,
Мичләреңдә кайнар ут чакта.
Гафу әни, шул бер дилбегәне
Туктата алмый чаптым озаклап.
Ишекләрне ачып кереп киләм,
Әни тора миңа елмаеп.
“Кайтасыңны белдем, балам,- дисең,
Төшләремә кердең моңаеп".
Күзләреңдә әни йокысыз төн:
Минем кебек син дә үткәнсең.
Мине саклап кыя-давыллардан
Үз янына әни көткәнсең.
Энҗе Шәрифуллина.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев