Предыдущая публикация
Ялгыш кына кайчак зарлансам.
Ниләр генә бирмәдең син миңа,
Гомер хәзинәмне барласам...
Гомер бирдең миңа. Матур гомер.
Сынауларын бирдең җитәрлек.
Җанга газиз якыннарым булды.
Барсына да шөкер итәрлек.
Бирә бардың миңа тиешлесен,
Өлешемнең миңа насыйбын.
Зиһен бирдең, фигыль бирдең миңа,
Ризык бирдең, бирдең кәсебен.
Төзәткәлә мине ялгышканда,
Бәхетемне кайчак әз күреп.
Ала күрмә, зинһар, биргәнеңне.
Бара күрче мине кичереп...
Физәлия Дәүләтгәрәева
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2