Предыдущая публикация
Әнкәй, әнкәй, диеп уянамын,
Сызылып якты таңнар атканда.
Керче төшләремә диеп ялварамын,
Синең кәнәфигә кичен ятканда.
Әнкәй, әнкәй, сине юксынып,
Өзелә бит минем үзәгем.
Төзәлмәслек, тирән салынган яраларга,
Түзсен генә инде йөрәгем.
Әнкәй, әнкәй, сине генә уйлап,
Үтә минем һәрбер көннәрем.
Тәрәз төпләрендә елда шау чәчәктә,
Утыралар әле синең гөлләрең.
Әнкәй, әнкәй, синең җылы кочагыңны,
Бик сагындым, килә тоясым.
Үткәннәргә, әти әниле, әбиле чакка,
Килә минем һаман кайтасым.
Бик тиз үтеп китте гомер,
Истәлек булып калды мизгелләр.
Инде күпме еллар үтсә дә,
Тыныч түгел минем күңелләр.
Гусман Валиуллин
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2