Укыдык күрше авылда.
Көзен яңгыр,кышын буран,
Чыккан ачы давылда.
Беркайчан да бирешмәдек,
Каршы искән җилләргә.
Чөнки без тату яшәдек,
Туып-үскән жирләрдә.
Без укыган шул мәктәптән,
Күпме белгечләр чыккан.
Укытучылар,язучылар,
Очучы һәм төзүчеләр,
Табиблар,шәфкать туташы,
Һәм дә тәрбиячеләр.
Эшкуарлар,хисапчылар,
Пешекчеләр,сатучылар,
Китапханәче,тегүчеләр,
Шагыйрьләр,рэссамчылар.
Узешчән сәнгать остасы,
Данлыклы нефтьчеләр.
Күбесе колхозда калып,
Алдынгы булып эшли.
Савымчылар,терлекчеләр,
Көтүләр көтүчеләр.
Комбайнчы,тракторчы,
Игеннәр игүчеләр.
Иккән игеннәрне ташып,
Машина йөртүчеләр.
Чәчү беткәч,һәр ел саен,
Сабантуйлары була.
Төрле чарада катнашып,
Һәркем бүләкләр ала.
Кичен клубларга чыгып,
Бергә бәйрәм итәләр.
Халыкка чыгыш күрсәтеп,
Бердәм дөнья котәләр.
Фәридә Шаймуратова сүзләре.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев