Мәтрүшкәләр жыйсам, әнкәм моңы
Сызылып кына килә исемә.
Айлы кичтә йолдызларга баксам--
Моңлы дулкын сибелә йөземә.
Урман аланында куе үлән,
Юлыктык без пешкән жиләккә.
Тын гына бер жыр жырлады әнкәм-
Моңлы жиләк тулды чиләккә.
Бакчаларга чыкса назлы итеп,.
Сыйпый иде яшел яфракны.
Үзе әкрен генә жырын сузды-
Бакча моңлы иде шул чакны.
Зәңгәр күзләрендә тирән сагыш
Бик еш ала иде чагылып.
Тормыш яралары калгандыр шул,
Йөрәгендә тирән сызылып.
,,Кояшкай, жиркәй, гөлкәйләр"-диеп
Әйтә иде иркәләп сүзне.
,,Кызыкаем, улыкаем"— дияр иде,
Һай,яшьләр томалый бит күзне.
Төшләремә ешрак керче ,Әнкәм!
Жырлап берәр моңлы жырыңны?!
Тезләреңә башкаемны салыйм,
Алты яшькә синнән зур булсам да,
Юат әле,Әнкәм, кызыңны.
Иртә киттең өзеп моңыңны.
Зәйнәп Зәкиева.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев