Предыдущая публикация
Наилә Аюпова
"Кочаклашки" ясыйк әле,
Бер кызык булып калсын,
Якын кешеңне кочаклап
Кулларың арып талсын.
Күңелләргә җылы тулсын,
Дәртләнеп типсен йөрәк,
Үзегез белеп торасыз
Йөрәккә сөю кирәк.
Оныкларымны кочаклыйм,
Күңелем китә эреп,
Алар да кысып сөяләр
Матур сүзләргә төреп.
Бабай чират көтеп тора-
Кочаклат әле, диеп.
Нинди күңелле яшәве
Бере-береңне сөеп.
Мәләвез. 2020.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы посмотреть больше фото, видео и найти новых друзей.
Комментарии 41
Дәртләнеп типсен йөрәк,
Үзегез белеп торасыз
Йөрәккә сөю кирәк. --- Любовь -смысл жизни...Найля, спасибо за такие позитивные строчки!
Супер!!!.., и понимаешь, что Это Отношение не показуха...
а стиль Жизни- И
На Всю Жизнь!!!
Будьте Здоровы, Счастливы и Так же Любимы!!!
Бер-- берсен хормэт иткэн парлар --кубрэк булсын иде.