Киңәшмәдә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү начальнигы Айгөл Зарипова, район Башлыгы Альберт Хуҗин, мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре, җитәкчеләр катнашты.
Иң элек конференциядә катнашучыларга район мәдәният йорты каршында эшләнгән күргәзмә тәкъдим ителде. Биредә "Остазлар аллеясе" эшләде, шулай ук укытучылар династияләре, балалар бакчалары эшчәнлеге, район мәктәпләрендә булдырылган медицина сыйныфы, агросыйныф, энергосыйныф, Кама математика үзәге белән танышырга була иде.
Пленар утырышның башында район Башлыгы Альберт Хуҗин бермандатлы Азнакай округы буенча депутатлыкка кандидат Алмаз Фәритов белән бергә "Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит" акциясе кысаларында күпбалалы гаиләләрдәге егет-кызларга сертификатлар тапшырды. Районыбыз халкы "Мәгариф" милли проектының "Балалы гаиләләргә ярдәм" федераль проекты кысаларында узучы мондый акцияләрдә ел да актив катнаша. Утырышта 2024-2025 уку елына көтелгән үзгәрешләргә, 2023-2024 уку елындагы нәтиҗәләргә игътибар бирелде, алар алдагы елларныкы белән чагыштырылды. Олимпиадаларда яулаган җиңүле урыннар күләме, бердәм дәүләт имтиханнарында җыйган уртача балларның артуы ачык күренде. Бу, әлбәтта, укытучыларның һәм укучыларның тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Утырышта район мәгариф идарәсе җитәкчесе Лилия Хәбибуллина, укытучылар, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының өстәмә белем бирү начальнигы Айгөл Зарипова, район башлыгы Альберт Хуҗин чыгышлары тыңланды.
Киңәшмәдә бертөркем мәгариф хезмәткәрләренә "РФнең мәгариф отличнигы", "ТР мәгариф һәм фән өлкәсе отличнигы", "Мәгарифтәге казанышлары өчен", "ТРның мактаулы остазы" күкрәк билгеләре, РФнең һәм ТРның Мактау грамоталары, район Башлыгының, район мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Бәйрәмдә дәүләт йомгаклау аттестациясендә югары баллы нәтиҗәләр әзерләгәннәре өчен бертөркем укытучы район Башлыгының премияләре белән бүләкләнде. Районыбызга кайткан ике яшь укытучыга шулай ук акчалата бүләкләр тапшырылды.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев