Бүген район хакимиятенең актлар залында атналык планлаштыру киңәшмәсе узды.
“Намус” агрофирмасы директоры Эмиль Кәшәфетдиновка авыл хуҗалыгы тармагында нәтиҗәле хезмәте һәм 40 яшь тулу уңаеннан район башлыгының Мактау грамотасы тапшырылды. Агрофирманың игенчелек юнәлешендә нәтиҗәле эшләвен дә билгеләп үтелде.
Район башлыгы узган атналарда булып узган чараларга нәтиҗә ясады. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин мөхтәсибәт тарафыннан 2023 һәм 2024 елларда башкарылган эшләр һәм дини юнәлештә үткәрелгән чаралар белән таныштырды.
Әмәкәй авыл җирлеге башлыгы Илнара Шакирянова авыл җирлегенең эшчәнлеге хакында сөйләде.
Киңәшмәдә шулай ук урамнарның чисталыгы, чүп үләннәрен чабу, күп фатирлы йортларның подвалларына су керү мәсьәләләре, балаларның мотоцикл, электр самокатларында куркыныч хәрәкәт итүләре хакында да сүз барды, алдагы эш атнасына планнар билгеләнде.
Фәридә Гайнетдинова.
📸 Фотолар - район хакимиятенең матбугат хезмәтеннән.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев