Татарлар юкка чыккан төбәктә...
Әйе, заманында татарлар хуҗа булып яшәгән, милли тормыш гөрләп торган, әмма бүгенге көндә татарлар юкка чыккан төбәкләр бар. Түбән Новгород өлкәсенең көньяк-көнбатышына урнашкан Болдино районы әнә шундыйлардан. Без ирем белән анда инде бер тапкыр булып, тарихи татар эзләрен барлап йөргән идек, шул уңайдан, "Болдинода татар эзләре... " дип аталган язмам да дөнья күрде. Әйе, шагыйрь Александр Пушкинның нәсел утары булган Болдино-Елболдино да, аның крепостной крестьяннары яшәгән Кистенево-Тимәш авыллары да заманында татар авыллары булган. Элеккеге карталарны карасаң, бу тирәдә татар атамалы авыллар шактый. 1792 елгы картада бу төбәктә Кече ( Яңа) Әхмәт, Кадыйр, Юсуп, Зур Әхмәт, Анас, Адаш, Тимәш, Шагай, Сакма, Сарга, Нугай авыллары күрсәтелгән. Дөрес, ул вакытта ук инде алар православ руслар, дип язылган, ягъни, авылларның исемнәре калган, ә татар үзе юкка чыккан. Әлбәттә, бу төбәктә күч- күч булып утырган татар авыллары беркая да китмәгән, ә ихтыяри- мәҗбүри чукындырганнан соң халкы әкренләп урыс милләте составына күчкән. Югыйсә, хәзерге Түбән Новгород өлкәсендә заманында ике йөздән артык татар авылы булган бит, ә хәзер нибары 34 калган. Кайберәүләр моны көчләп чукындырулар вакытында татарларның башка урынга күчеп китүләре белән аңлаталар. Әйе, аерым кешеләр качып та киткәндер, әмма йөзләгән татар авылы алай кубарылып чыгып китә алмаган, фаҗигале язмышы белән килешеп, туган җирендә калган, урысның телен дә, динен дә алырга мәҗбүр булган. Һәм бу чукындырылган татарлар, берничә буыннан соң, урыс чолганышында, урыс арасында эреп юкка чыккан... Бу - тарихи факт, юкка гына танылган галим Лев Гумилев, "Каждый второй русский - потомок крещенных татар", дип язмаган бит инде!
Шул татар эзләрен барлап, менә без хәзер тагын татарсыз Болдино якларына барып чыктык. Болдино районының төбәк тарихын өйрәнү музее Молчаново авылына урнашкан икән, анда безне краевед Анатолий Пыхонин каршы алды. Ул шушы музейны булдыру өчен бөтен көчен куйган, еллар буе төбәктән берәмтекләп тарихи экспонатлар җыйган фидакарь шәхес булып чыкты. Аның беренче сүзләре үк безне гаҗәпкә калдырды.
- Урыслар элек монда булмаган бит, алар бирегә Иван Грозныйга ияреп кенә килгән, элек монда татарлар һәм мордвалар яшәгән, - диде ул. - Мин шәҗәрәләр белән шөгыльләнәм. Безнең төбәктән чыккан барлык дворяннарның да диярлек нәсел тамырлары татарларга барып тоташа.
Аның сүзләрен раслагандай, музейның беренче залына Болдино төбәгеннән чыккан дворян нәселләре язылган стенд куелган: Ахматовлар, Беклимешевлар, Мамаевлар, Апраксиннар, Языковлар, Аникеевлар, Чебышевлар, Кочуби нәселе һәм башкалар... Музейдагы мәгълүматтан күренгәнчә, Языковлар нәселе 1360 яки 1387 елларда Алтын Урдадан чыккан, нәсел башында Янгули ( Җангали) морза Язык торган. Аның улы Захарий Алексеевич, чукынганнан соң, Языков фамилиясе белән атала башлый. Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, дворян Ахматовлар нәселеннән тарихчы Лев Гумилевның әнисе, шагыйрә Анна Ахматова чыккан. Дворян Беклимешевлар нәселеннән князь Дмитрий Пожарскийның әнисе Ефросинья Федоровна һәм генерал- фельдмаршал Михаил Кутузовның анасы Анна Илларионовна чыккан. Бу татар нәселеннән чыккан урыс дворяннарының барысы да диярлек төбәктәге урыслашкан крепостной татарлар белән идарә иткән.
Әйе, татар кая киткән, дип аптырыйсы юк. Байлыкларын югалтмас өчен, мишәр морзаларының бер өлеше чукынган, аларның кул астындагы хокуксыз татарлар да шушы аянычлы язмыш белән ризалашырга мәҗбүр булган. Дөрес, бу дворян татар морзалары тормышта юкка чыкмаган, кайберләре зур дәрәҗәләргә дә ирешкән, әмма бу телеңне, динеңне, милләтеңне бирү, башканыкына алыштыру бәрабәренә булган. Гади халыкны, чукынган татарларны исә мондый дан- дәрәҗәләр көтмәгән, алар башта крепостной крестьяннар булып, аннан соң бер хокуксыз кол булып, байларга бил бөккән. Төбәктәге татар авылларында да хәл җиңелләрдән булмаган, әмма алар динебезне һәм телебезне, нәтиҗәдә, милләтнең үзен саклап калганнар, аларга Аллаһның рәхмәтләре булсын!
Музейда татарлар белән бәйле экспонатлар юк, чөнки районында татар авыллары булмагач, татарлар яшәмәгәч, монда аларның тарихы да юк инде. Ә урыс арасында эреп юкка чыккан татарлар дөньяга хәзер алар күзе белән карый, алар булып яши, аларны тәкъдим итә. Бу район үзенең геройлары, хезмәт батырлары, зыялылары белән аерылып тора, алар татар күзе, татар йөзе белән, диварлардан томырылып безгә карап тора... Без бу тарихны белергә, аннан гыйбрәт алырга, башкаларга да җиткерергә тиеш...
Бу төбәк тагы нәрсәләре белән билгеле соң? Музейдагы экспонатлардан күренгәнчә, бу тирәләрдән 1552 елның җәендә Явыз Иван Казан өстенә үткән. Степан Разин восстаниесе, канга батырылып, монда бастырылган, корбаннар арасында татарлар да күп булган. Емельян Пугачевны, аяк- кулларын богаулап, мондагы Сембер трактыннан Мәскәүгә алып киткәннәр. Бу юллардан, Кырымнан кайтканда, Әби патша да узган... Һәм, әлбәттә, Пушкинның монда булып, талантлы әсәрләр иҗат итүе... Авыл музееның унбер залында болар турында күп мәгълүмат бирелгән.
Без бу музей белән алга таба да хезмәттәшлек итәргә булдык. Анда татар тарихыннан кала барысы да бар, авыл өчен бик бай музей! Безнең тырышлык белән, бәлки татар тарихын да күрсәтә алырбыз әле, ин шәә Аллаһ!
Фәүзия Бәйрәмова-Аймал,
язучы, тарих фәннәре кандидаты.
4.09.24.
Түбән Новгород өлкәсе.
Нет комментариев