Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (3) Мөселман кануннары буенча мәетне өйдә озак тотарга кушмыйлар, ә аларның читтән кайтыр туганнары да юк – шуңа күрә ул әнисен икенче көнне үк җирләп тә куйды. Бу – авылда ихтирамлы карчык иде – зиратка кеше күп килде, әлбәттә. Бабасы Мәүлетбай да монда. Зираттан кайтып «өчен» укыткач, картлар таралды, янда бабасы гына калды. – Инде нишләргә уйлыйсың? – дип сорады. Киявенең авылдан чыгып китәргә исәбен белгәч, сәбәбен, хатыны белән икесе арасында ни булуын сорашты. Хөснулла әйтмәгәч, иягенә таянып бик озак утырды, аннан әрнеп, елардай булып үгетләргә тотынды. – Карт көнебездә нигә әбиең белән безгә кайгы саласың? Хатыныңны кемгә калдырасың? Аны нигә алып китмисең? Тормышыгыз авыр булса, акча белән ярдәм итәрбез... Ләкин Хөснулла эндәшмәде. Бабасы җәл булса да, карарыннан кире кайтмады. Абына-сөртенә, дигәндәй, Мәүлетбай чыгып китте. Иртәгәсен Хөснулла барлы-юклы бар малын сатты да, өйнең тәрәзә-ишекләрен аркылы-торкылы такта белән каплап, авылдан чыгып китте. Яшь бит әле ул – бары егерме җиде тулды. Балалык хыялы да сүнеп бетмәгән. Бәлки, аның бәхете көтәдер... Ләкин шәһәрдә аны беркем дә көтеп тормый икән. Таныш-фәләне дә, туган-тумачасы да юк. Бәхете, «крестьяннар йорты» дигән иске кунакханәдә бер карават бирделәр. Бу аның өчен беренче уңыш булды. Чөнки кунакханә хәлләрен һәркем белә... Менә шулай урнашты да, иртән иртүк торып, эш эзли башлады. Нинди генә оешмага барса да: – Пропискаң бармы? – дип сорыйлар. Кайдан булсын инде?! Башны аска иеп чыгып китәргә генә кала. Шулай атна чамасы йөрде – эш чыгара алмады. «Әллә кире кайтыргамы», – дип уйлый башлаган иде, күзенә бер белдерү чагылды. «Хәрбиләштерелгән янгыннан саклау частена шоферлар кирәк. Башка шәһәрдән яки авылдан килүчеләр прописка һәм гомум торак белән тәэмин ителә», диелгән иде анда. Шатлыгыннан кычкырып җибәрә язды ул. Шундук күрсәтелгән адрес буенча йөгерде. Аны бернинди тоткарлыксыз эшкә алдылар, гомум торактан урын бирделәр. Бу – икенче уңыш иде. Эш ошады Хөснуллага: бер тәүлек эшлисең дә, ике тәүлек ял. Вакытны кайда куярга белгән юк. Шуңа күрә һич кичекмичә егет институтка әзерләнергә булды. Магазиннан тиешле китаплар алып кайтты, укырга тотынды. Шунысы шатландырды, бернәрсә дә онытылмаган. Әйтерсең, бу формулалар, кагыйдәләр кичә генә үтелгән!... Шуңа күрә ул авиация институтының кичке бүлегенә һич кыенлык күрмичә барып керде. Дөрес, кайбер кичне укырга барып булмый – чираттан тыш дежурда булырга туры килә. Ләкин аның урынына атнасына дүрт ял туры килә бит!... Шулай итеп, Хөснулла белем диңгезенә чумды. Камиләне исә үзенең йөрәгеннән тартып алып ташларга, онытырга булды. Баштарак бу максатына ирешкән кебек иде. Чөнки мәхәббәттән нәфрәткә бер генә адым, – диләр бит. Элекке хатынына карата анда бары тик нәфрәт кенә яшәде. Кызыгы шул – шушы нәфрәт аңа укырга, бөтен кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итте. Хөснулла институтны тәмамларга, кеше булырга тиеш! Белсен азгын җан кемнән көлгәнен, кемне югалтканын!... Шулай өч ел вакыт үтеп китте. Йөрәк яралары бөтәште, элекке үпкәләр онытылгандай итте һәм... элекке хатыны аның исенә төшә башлады. Йөрәк чәчәге, аның беренче мәхәббәте бит! Ничек итеп аны бөтенләйгә күңелдән чыгарып ташламак кирәк?! Аннан, теге хәлне өч кешедән башка беркем дә белми. Аларның кинәт аерылышуы бөтен кеше өчен көтелмәгән хәл булды... Алар исә һаман законлы ир белән хатын... Судта каралмаган. Хөснулла хәзер аны көн дә исенә төшерә башлады – иртә дә, кич тә. Бергә машинада йөргәннәрен, беренче башлап яшәп алып китүләрен хәтерли. Ничек икән ул анда? Һаман шунда эшлиме, яңадан иргә чыкмаганмы? Беләсе килде. Гомумән, авылда нинди яңалыклар бар? Киткәннән бирле беркем белән хәбәрләшкәне юк. Туган ягында аның кайда яшәгәнен һәм эшләгәнен дә белмиләр. Хат язарга иде... Тик кемгә язсын инде Камиләдән башка – анда башка якын кешесе юк. Җавап бирсә бирер, бирмәсә юк... Ни булса да, язмыш булыр. Җавап бирмәсә, яңа тормыш турында ныклап уйларга кирәк... Ләкин атна үтүгә хат урынына Камилә үзе килеп төште. Нарядтан гына кайтып, юынып, киемен алмаштырып, китапларга тотынган гына иде, ишек ачылып китте дә хатыны пәйда булды. Ул башта күзләрен тутырып иренә карап торды, шуннан кычкырып елап җибәрде дә: – Хөснулла, гафу ит, – дип муенына сарылды. Хөснулланың үзенең дә күңеле тулды, иркәләүгә сусаган йөрәге шатланып тибә башлады һәм үзен-үзе белештермичә аны кочагына алды, иреннәре аның иреннәре белән кушылды. – Башкача беркайчан да миңа хыянәт итмәссеңме? – дип сорады ул. – Юк, юк!... Беркайчан да! Бердәнбер хатамны кичер, – диде Камилә сулкылдый-сулкылдый. Хөснулла аның битләреннән, күзләреннән кат-кат үпте. Шуннан шатлыклы итеп елмайды, хатынын күтәреп караватка илтеп утыртты. Бу – тулысынча гафу итү иде. Иртәгәсен хуҗаларга китте, хатыны килүен әйтте. Әлбәттә, гаҗәпләнделәр, – моңарчы бу турыда аның сүз кузгатканы булмады. Хәтта хатыны барын-югын да белмиләр иде. Эшендә ул яхшы исәптә. Шуңа күрә аның үтенечен игътибар белән тыңладылар, тулай торактан бер бәләкәй генә бүлмә бирделәр. Алар кабат бергә гөрләшеп яшәп киттеләр. Хатыны әлеге дә баягы магазинга сатучы булып керде, ире исә шунда эшләвен дә, укуын да дәвам итте. Озакламый, бу хәбәрне алган Мәүлетбай килеп җитте. Торган бүлмәләреннән ул бик канәгать булып калды. Үзе тиз генә шәһәргә чыгып бер бәләкәй телевизор алып керде. — Өй котлап миннән бүләк!... Суыткычны Хөснулла әллә кайчан үзе алып куйган иде. Тормыш өчен тагын ни кирәк?! 3 Институтны ул кызыл диплом белән тәмамлады. Инде балалык хыялын тормышка ашырырга күп калмады — бер заводта конструкторлар бюросында урын да тапты. Тик элекке эшеннән китүе кыен булды. Чөнки бу бит хәрби часть, монда да хәрби кануннар хакимлек итә. Шулай да бик озак икеләнгәннән, соң аны җибәрергә булдылар. Яхшы күңелле кешеләр җитәкчелек итә иде монда. Ә бәлки үзе әйбәт хезмәт иткәнгәдер? Ничек кенә булмасын, озакламый заводка күчте. Бүлектә сигез кеше. Начальниклары илле яшьләр тирәсендә, бөтен гомерен шушында үткәргән. Тәртип болай: ул һәр сотрудникка ниндидер детальнең (Хөснулланың шатлыгына каршы, бу заводта самолетларның кайбер частьларын эшлиләр иде) конструкциясен сызарга бирә һәм срок куя. Калганы синең кулда. Синнән эш барышын сораган, тикшергән кеше юк. Тик күрсәтелгән вакытка сызымны бир. Беренче заданиене алгач та Хөснулла эшкә тотынды. Әйтергә кирәк, куанып, канатланып тотынды. Ничек тә өлгертергә, соңга калмаска! Ул беркемгә игътибар итмәде, беркем белән кызыксынмады, башын күтәрми эшләде дә эшләде. Һәм әйтелгән срокның яртысында заданиене үтәп, шатланып начальнигына илтеп бирде. Ә башкаларның эшенең әле очы-кырые да юк. «Мактар инде, молодец дияр, яшь булса да сезнең борыныгызга чиртте, дип иптәшләренә төрттереп тә куяр әле...» — башында шундый уйлар. Ләкин начальник эндәшми-тынмый гына сызымны алып карады да, башын күтәрми генә: — Ы-һым... сиңа беренче тапкырга җиңелрәк эш биргән идем шул. Бар, гуляй, — диде. Хөснулла аңламыйча, һаман аның каршында басып торды. — Нәрсә, катырып куйдылармы әллә. Бар кит! — начальник ризасызлык белдерде. — Башка задание юкмыни миңа? — дип сорады Хөснулла. Җавап кыска булды: — Кеше белән бергә алырсың!... Яшь сотрудник күңелсез генә урынына барып утырды, иягенә таянып уйга калды: «Нәрсәне ошатмады соң әле хуҗа? Сызымым дөрес булмадымы? Алай булса, әйтергә тиеш иде. Бу турыда эндәшмәде. Берәр килешмәгән сүз сөйләдем дисәң — беркем белән дә әңгәмәләшкәне юк... Нинди гаебем бар соң? Әллә бу кешенең, гомумән, холкы шулаймы?...» Серне бер иптәше чишеп бирде: — Азнакаев бит әле, син? — диде ул төшке ял вакытында аның янына килеп утырып.— Үз хатаңны аңладыңмы? Менә сиңа мә! Барсыннан алда сызымын эшләп бирде һәм... хата?! Ни сөйли бу? Күршесе аның йөзенә карап көлеп куйды. — Аптырадыңмы? Баштарак мин дә аптырый торган идем. Ә һич тә катлаулы нәрсә юк монда. — Ул кулын Хөснулланың иңбашына салды. — Белүеңчә, бу конструкторлар бюросы дип атала. Без моңарчы дөньяда булмаган әйберләрнең конструкциясен сызабыз. Һәм атлаган саен яңа задание... Һәр заданиене эшләргә күпме вакыт кирәк булырын беркем дә белми. Нормасы юк бит... Тиз генә эшләрмен дип уйларсың, ә ул һич чишелмәс башваткыч булып чыгар. Срокны исә хуҗалар белән берлектә безнең шеф билгели һәм, әлбәттә, ул ничек тә күбрәк вакыт сорап алырга тырыша. Чөнки срогында үтәмәсәң — выговор, ә бәлки эштән очырып төшерүләре бар... Ә инде график буенча эшләсәң — озакмы, тизме — сиңа почет, сиңа — премия! Төшендеңме? Теге чыгып киткәч, Хөснулла башына суккан кебек исәңгерәп торды. Димәк, башка конструкторлар кулларыннан эш килмәгәннән түгел, вакытны юри сузалар... Моны начальниклары да белә, тик белмәмешкә, күрмәмешкә салыша... (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (4) Моңарчы ишетмәгән, белмәгән, күрмәгән бу хәлдән яшь хезмәткәрнең уйлары буталып бетте. «Нинди фәлсәфә бу? Ничек тә азрак, акрынрак эшләргә, тик почет, премиядән калмаска! Эшләгәнгә салышып тик утыр, ләкин эндәшмә, баш калкытма, өстәл артыннан чыкма...» Азнакаев үзенең үткән тормышын күз алдына китерде. Әллә моңарчы да шулай идеме? Юк, авылда халык бер караңгыдан икенче караңгыга чаклы тир түгеп, берсеннән-берсе уздырырга тырышып эшли. Ялкауларны, җилкуарларны кеше исәбенә дә кертмиләр. Кичәге иптәшләрен, янгын сүндерүчеләр командасын исенә төшерде. Нинди эчкерсез, бер-берсенә тугры кешеләр! Чын мәгънәсендә берсе өчен икенчесе утка керә. Хәер, анда башка төрле кеше эшли дә алмый. Янгын эченә кергәндә, кирәк булса, арттагылар һәрчак сине коткарырга әзер, дип уйлыйсың бит... Шул сиңа батырлыкка көч бирә... Ә әгәр анда да ничек тә ашыкмаска, ут сүндерү срогын озайтырга дип хезмәт итсәләр, ни булыр иде?! Юк, юк! Моны күз алдына да китерергә мөмкин түгел. Гомумән, анда искиткеч халык! Алар Хөснуллага һәрвакыт ярдәм кулын суздылар, хәтта аны кеше иттеләр, дисәң дә хата булмас: пропискага керттеләр, эшкә алдылар, башта тулай торакта койка, аннан аерым бүлмә бирделәр. Шунда институт бетерде, партия сафына керде. Мең рәхмәт сезгә, дуслар!... Икенче заданиене алганда начальник ничектер серле итеп елмайгандай итте. — Монысын да үз вакытында үтәрсең дип уйлыйм. Хөснулла тагын аптырады: ничек инде, монысын да?... Тегесен бит ул вакытыннан алда эшләде... Нәрсә соң ул «монысын да». Шулай ук алдан эшлә дигән сүзме, әллә?... Һәм, ниһаять, Хөснуллага барып җитте. «Да» кушымтасын алып ташларга. «Монысын үз вакытында үтәрсең, дип уйлыйм», — диде. Ягъни, тагын алдан эшләп минем башны каңгыртма... Ләкин Азнакаев андыйлар нәселеннән түгел. Ул тиешенчә эшләячәк, заданиене графиктан алда үтәячәк һәм башкаларны да үз артыннан әйдәячәк... Көндезге ял вакытында ул читләтеп кенә иптәшләре алдында сүз кузгатты: Нәрсә, җәмәгать, моны да шулай ук ай буена сузабызмы инде?... Башта беркем дә эндәшмәде. Бераздан гына теге күршесе, беркатлы кыланып, сорауга каршы сорау белән җавап бирде: — Нәрсәне әйтәсең? Хөснулланың ачуы кабарды: — Нәрсә турында икәнне бик яхшы беләсең... Күпме күз буяп утырырга уйлыйсыз, дип сорыйм. Бу бит ун көнлек эш!... — Кемгә ничек бит... — Кул кушырып утырган юк шикелле. — Син булдырасың да ул... Яшь чак, гайрәтле чак, — диештеләр иптәшләре аңа каршы сүлпән генә. — Ярый, юкны сөйләмәгез... Барыгызның да кулыннан килә. Мин үзем исә кулдан килгәнчә эшләячәкмен, сездә дә намус үлмәгәндер әле... — Ну бәйләнәсең дә син әй, — диде күршесе. Башкалар эндәшмәде. Шулай да Хөснулланың кәефе күтәрелеп китте. Эндәшмәсәләр дә аның сүзләре йөрәкләренә барып җитәргә тиеш. Барыбер арттан иярәчәкләр. Әйе, иярерләр, иярми булмаслар. Бер төрле мәктәптә, институтта укып, төрле тәрбия алган кешеләр бит барыбыз да. Ул чакта инде күрербез, нишләр икән бюрократ начальник... Йә безнеңчә эшли башлар, йә инде китәргә гариза язар. Китсә соң, китә бирсен, эш өчен яна торган берәр сәләтле яшь кешене куярлар... Шушы уйлардан соң Азнакаев бигрәк тә дәртләнеп эшләде һәм детальнең катлаулы булуына карамастан, срогыннан бер атна алда сызымны начальнигына илтеп бирде. Теге башын да күтәрми заданиенең үтәлешен тикшереп чыкты да, читкә алып куйды. Йөзе караңгы, чырае сытык иде аның... Аның урынына Хөснулланың күңеле шат. «Ярый, ярый, картлач, хафалан. Менә күрерсең, минем арттан тагын берәрсе эшен бетерер... Шулчак нишләрсең?...» Тик... берәү дә аның артыннан сызымын күтәреп начальникка йөгермәде. Барсы да соңгы көндә бик канәгать булып, шау-гөр килеп, бик зур эш башкарган кешеләрдәй заданиеләрен тапшырдылар...Начальник аларга графикны өзмәгән өчен рәхмәт белдерде. Азнакаев гарьлегеннән шартлый язды: нинди кешеләр болар?! Юк, җиңел генә алдырып булмый икән боларны. Партия җыелышында күтәрергә кирәк бу мәсьәләне! Һәм Хөснулла шулай эшләде. Чираттагы җыелыш заводта хезмәт җитештерүчәнлеген күтәрүгә багышланган иде. Докладчы — партком секретаре — цехларның эшенә анализ ясап, һәр эшчене, һәр мастерны тәнкыйть итте, ә конструкторлар бюросы турында ләм-мим!... Шуннан сүзне Азнакаев алды. — Мин монда яңа кеше, бүлектә яшь хезмәткәр, дип башлады ул сүзен. — Шулай да сизәм конструкторлар бюросында да җитешсезлекләр бар. Без анда барыбыз да коммунистлар, ләкин бөтен коллектив бердәм булып заданиене кыска срокта, сыйфатлы итеп эшләргә тырышмыйбыз. Юк кына эшне дә тартабыз-сузабыз. Минемчә, безнең бүлек эшне тизләтсә, цехлар да продукцияне вакытында бирерләр иде... Аның чыгышы апкышларга күмелде. Иртәгәсен бюро начальнигы кыска гына киңәшмә үткәрде. — Кичә, — диде ул җитди генә, — Азнакаев бик матур итеп сөйләде, безнең файдаланылмаган резервларны ачты. Рәхмәт аңа. Безгә чынлап та оборотларны арттырырга кирәк. Һич кичекмәстән! Бүгеннән үк! Менә әле генә аның чыгышына нигезләнеп яңа задание алдым. Бик җаваплы һәм катлаулы ул. Шуңа да мин аны үзебезнең яшь, инициативалы сотруднигыбызга ышанып тапшырам. Срогы да кыска, ләкин ышанычны аклар, дип уйлыйм... Иптәшләре бер-берсенә карап елмаеп алды. Хөснулла аны-моны абайламый, алны-артны карамый эшкә тотынды. Ә детальнең конструкциясе ифрат катлаулы булып чыкты. Ул моңа кайсы ягыннан тотынырга да белмәде. Көн дә сменадан калып эшләде, ләкин файдасыз эш һич ырамлы бармады. Җитмәсә, атлаган саен начальниклары килеп: — Азнакаев, сынатма, график якынлаша ! — дип янган йөрәккә ялкын өстәп китә. Ниһаять, ай бетәр алдыннан гына эзгә төште Хөснулла. Тагын бер атна вакыт булса, мөгаен заданиене тулысынча үтәр иде... Ул инде заводтан кайтмый башлады. Ике-өч кенә сәгать утыргычта черем итеп ала да тагын сызымнарга тотына. Ә иптәшләре? Кайсы ачыктан-ачык көлә: Ташла, Дон-Кихотланма, барыбер өлгертмисең, — ди. Кайберләре җәлләп куя: — Их, егет, үзеңне-үзең бетерәсең бит... Ләкин, ничек кенә тырышмасын, Хөснулла сызымны вакытында тапшыра алмады. Аңа приказ белән шелтә бирделәр. Җитмәсә, шеф: — Алай ярамый, иптәш Азнакаев. Бер төрле сөйләп, икенче төрле эшләү килешми. Бүген син барыбызның да йөзенә кара яктың... Менә тагын бер срочный заказ. Моны өзсәң — шелтә белән генә котыла алмассың... — дип янап куйды. Бу заданиене инде Хөснулла курка-курка алды — әгәр бик катлаулы булса?! Чынлап та тиз генә чишәрлек мәсьәлә булмады бу! Тегеләй дә, болай да... Юк, баш җитмәле түгел. Бөтен бүлек белән киңәшләшеп эшләсәң дә таманга килер иде, мөгаен. Әлбәттә, билгеләнгән вакытка задание үтәлмәде... Шушы «хурлыклы» факт уңаеннан шеф бүлек сотрудникларының җыелышын үткәрде. — Иптәшләр, — диде ул. — Без яшь белгеч Азнакаевны, тәҗрибәсе булмаса да, үзебезнең бюрога алдык! Конструктор (бу сүзгә басым ясады) итеп! Өйрәнер, үз өстендә эшләр, ниһаять, иптәшләре белән киңәшләшер, дип уйладык... Ә ул бу вазифага бик җиңел карады, безнең бюро — заводның йөрәге икәнен онытты. Үзенең җилкуарлыгын күрсәтте һәм... нәтиҗәдә ике айның графигын бозды. Буш куык булып чыкты бу Азнакаев, аңа — позор! Андый кешегә безнең коллективта урын юк!... Начальник урынына утырды. Бу сүзләр Хөснулланың йөрәген утлы күмер булып көйдерде. Менә бит ничек килеп чыкты?! Гаепләүчедән үзен гаепләнүче ясадылар да куйдылар. Ак эт бәласе кара эткә, дигәндәй... Ләкин ул өметен бөтенләй өзмәде: бергә эшләгән иптәшләре бар бит әле, алар ким-хур итмәс, якларлар!... Аның ничек эшләгәнен беләләр дә инде... Һәм менә сотрудниклар сүз ала башлады. Тик, Азнакаевның гаҗәпләнүенә каршы, аны беркем якламады, барсы да шефның сүзен куәтләде, Хөснулланы эшкә салкын караганы өчен тәнкыйтьләделәр... «Өнемме бу, төшемме!» дип утырды ул. Начальниклары, ярый инде, аңлашыла, аны эштән куарга тырыша, чөнки гомум күренешне боза... Ә иптәшләре? Тилебәрән орлыгы ашаганнармы әллә?... Күзгә карап акны кара итеп сөйлиләр... Бу һич аның башына сыймады... Азактан шеф коллективны «Азнакаевны цехка мастер итеп күчерү» турындагы директорның приказы белән таныштырды... Барсы да чыгып китте. Тик Хөснулла гына исен-акылын җыя алмыйча утыргычында утыра бирде. Бераздан бүлмәгә теге күршесе әйләнеп керде. — Син егетләргә ачуланма инде, — диде ул. — Алар башкача булдыра алмыйлар... Азнакаев тагын аңламады: — Ничек инде?... — Безнең хуҗа каршы әйткәнне җене сөйми. Ә кемнең бу эштән китәсе килсен: тир түккән юк, ә хезмәт хакы яхшы, премиясе дә килеп тора... — Соң эштән үзен куарга кирәк!... — Куарсың!... Бөтенесе аны яклаячак... Аңа каршы чыгу — җилгә каршы төкерү белән бер! — Бергәләп тотынсак, барыбер җиңәр идек. — Күмәкләп тотынсак та, вакыты белән берәм-берәм эштән чыгарып ташлар иде. Чөнки анда — көч!... Шуннан иптәшләрчә, аркасына сугып алды. — Ярый, хафаланма! Син беренчесе дә түгел, соңгысы да... Менә сиңа мә!... Бу инде Азнакаевны стенага терәп ату белән бер булды... Бик авыр кичерде моны Хөснулла. Ул, ниһаять, алдан уйлап, план корып үзен төп башына утыртканнарын аңлады. Теге соңгы заданиенең бөтен бюрога дип бирелгәнлеген дә шунда гына белде. Ачудан, гарьлектән, йөрәк януына түзә алмыйча аракы алып кайтып эчте. Хәтта бер генә түгел, ике өч көнгә китте шикелле эчүе. Азнакаев уйлана башлады. Без инде сыйныфсыз җәмгыять төзедек, дип һәр чатта кычкырабыз. Янәсе, бездә эчке дошманнар юк! Дөрес түгелдер бу, бардыр. Югыйсә, нишләп шулкадәр тәртипсезлек, башбаштаклык булсын, ди. Нәрсәгә тотынсаң, шул җитешми, магазинына керсәң, алырга әйбер юк. Адәм көлкесе, бөтен чүп-чарны чит илдән ал инде. Нәрсә, без аны эшли алмыйбызмыни?! Русиядә талантлар беткәнме әллә? Безнең халык японнан, яки шведтан кимме?! Һич тә юк! Бары тик бездә әнә шул талантларга аяк чалучы күп. Илебездә тигезлек бит! Ягъни эшләсәң дә акча бирәләр, эшләмәсәң дә. Шулай булгач, нигә әле тир түгәргә, баш ватарга?! Хезмәт хакы килеп тора... Тик кайберәүләр аяк астында буталмасын, мыекны чуалтмасын гына... Башкадан акыллы булырга, алга чыгарга тырышкан кешеләр безнең калыпка сыймый... Менә аның үзен генә ал: ул бит эшне алга җибәрергә тырышты, ә ни килеп чыкты? Үзе гаепле! Өстәлдәш күрше аңлатып караган иде бит, булышма, бернәрсә кыралмыйсың дип. Ышанмады, тыңламады. Янәсе, безнең шушы заманда да дөреслек җиңмәгәч?! Җиңде, ди... Шулай да кайда соң ул дошман? Кем ул? Кем аңа балалык хыялларын тормышка ашырырга ирек бирмәде, кем аның башына сукты? Начальнигымы? Завод директорымы? Яки барсы да бер юлымы? Хөснулла белми иде. Ләкин шунысын яхшы төшенде: берсе дә аңа ярдәм кулын сузмады. Сузмау гына түгел, бәлки рәхәтләнеп көлеп читтән карап торганнардыр... Хөснулла төшенкелеккә бирелде, әз-әзләп төшергәли башлады. Кайгысын аракы белән басарга тырышты. Шулай берничә ел вакыт үтте. Инде яңа вазифасына күнегеп тә китте. Эшчеләр белән уртак тел тапты (тапмый, ул үзе дә кичәге эшче бит). Рационализаторлык эшенә бирелде, уйлап табучы булып китте. Берничә авторлык таныклыгы алды. Бары тик кичен, эштән кайтышлый әле бер дусы, әле икенчесе белән эчеп кайтты. Шулай да моны заводта белмәделәр. Эше әйбәт бара бит. Хәтта «Азнакаевны цех начальнигы итеп куялар икән», — дигән сүз дә йөри башлады... (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (5) IV Камилә Хөснуллага яратып чыкмады. Дөрес, ул яратам, дип уйлаган иде. Машинада бергә утырып йөрү, кичләрен клубтан кочаклашып кайту, яшьтәш кызларының шундый таза, матур егет белән очрашуына көнләшүләре аның башын әйләндереп җибәрде. Үзен бәхетле тойды, ярату шулдыр, дип уйлады. Шуңа да туй күлмәген кияргә ашыккан иде. Ләкин болар барсы да яшьлек мавыгуы гына булган. Өйләнешкәч, иртүк торып ашарга әзерләргә, ирне эшкә озатырга кирәк булды. Әзме-күпме мал да игътибар сорый. Ләкин иң авыры — Хөснулланың авыру әнисен карау иде. Аңа тегене бир, моны суз. Аны юындыр, керләрен тазарт. Гомумән, берничә айда ялкытты бу тормыш. Бары эштә генә җанына ял таба торган булды. Чөнки анда бөтенләй икенче хәл. Магазинга әле бер кеше керә, әле икенчесе. Күбесе яшь егет, урта яшьтәге ир-ат. Берсе дә аңа ягымлы сүз кушмый китми: — Чибәркәй, анавыны бир әле! — Синең кулларыңнан алыр өчен генә килдем... — Хатының шулай чибәр булсын иде... — Мондый чибәрләр кайда үсә икән? Кулын гына бер тотсам да, риза булыр идем... Көне буе шулай. Ә Камиләгә бу ошый, эри дә китә. Шуннан үзенең аз сүзле, басынкы ирен чагыштырып карый. Башкалардан ничек калыша Хөснулласы!... Камилә тормышны, кешеләрне белеп бетермичә кияүгә чыккан шул. Күрде дә капланды бит. Ә егетләрнең асылы туп-тулы булган икән... Кергән, сүз кушкан ир-атларның иң әрсезе Рәмис булды. Кияүгә чыгып ике-өч көн үткәч тә, ул уенлы-чынлы елмаеп: — Их, Камилә, чак кына ашыктың. Минеке булырга тиеш идең бит, — дигән булды. Камилә дә югалып калмады: — Алма пеш, авызыма төш дип ятмыйлар аны. Кем өлгер — шул ашый, — дип җаваплады. Ә теге серле генә карап куйды да әйтеп ташламасынмы: — Әле дә соң түгел!... Һәм чыгып китте. Берничә көннән тагын керде аның янына, тагын елмайды, икеле-микеле сүзләр сөйләде. Ә бер чак: — Бүген Хөснулла эштән кайчан кайта? — диде. — Ул ни ярты төнсез кайталмый инде. Ерак бит, — дип җавап бирде Камилә. — Алайса, кайнанаң йоклагач, ихатагызга чыгып кер әле! — димәсенме. — Ни өчен? — Чыккач белерсең. Әйтер сүзем бар... Камилә көне буе аптырашта йөрде: нишләргә? Чыгаргамы, юкмы? Әллә, кайткач, Хөснуллага сөйләргәме?... Үзе соңгы уйны шундук куып җибәрде: юк, юк, кирәкми. Башта ни өчен чакырганын белергә кирәк. Аннан гына... Югыйсә бер тиенсезгә ике туганны дошманлаштыруың бар... Ул чыгарга булды. Ихатага чыгу белән Рәмис аны кочаклап алды да үбәргә тотынды. — Белсәң иде минем яратуымны, — дип пышылдап аның муеннарына кайнар тынын өрде. Үзе дә аптырады Камилә, нишләптер карышып тормады, тегеңә сырышты да куйды. Өйгә кергәндә исә дер-дер калтыранды, йөрәге дөп-дөп итеп типте. Үзенең ире алдында зур җинаять эшләгәнен аңлады. Ләкин нишләптер, үкенү тойгысын сизмәде. Бары тик кайнанасы сизүдән, тавыштан курыкты. Ләкин, бәхетенә каршы, ул изелеп йоклый иде. Хөснулла да эштән кайтты да аны-моны абайламый караватка ауды. Камилә иртәгәсен дә, аннан соң да Рәмис янына чыкты. Моннан ул бер кызык тапты. Романтика! Хөснулла аларны тотканчыга кадәр дәвам итте бу очрашулар. Ләкин ире аны куып чыгарып шәһәргә китү белән күрешүләрен, туктатты. Кеше сизүе бар. Югыйсә аның нигә аналарына кайтканын да, Хөснулланың авылны нигә ташлап китүен дә беләчәкләр. Ул чагында инде халык арасына чыгам, димә. Күзеңне чокып ташларлар... Әйе. Яшь вакытында кеше сүзеннән курка иде әле Камилә... Шулай авылда эт койрыгыннан төз булып йөрде ул. Һәм менә ире белән яңадан ярәштеләр. Син дә мин яшәделәр алар шәһәрдә. Тормыш, мөгаен, шулай дәвам итәр иде, ләкин торгка начальник урынбасары итеп бер яшь ирне куйдылар. Чибәр иде теге. Авызы тулы алтын теш, сызылып кына киткән мыек, һәрчак пөхтә итеп киенә. Менә шул ир атлаган саен Камиләгә чәчәк китерә башлады. Барлык яхшы, дефицит товарларны да аның магазинына бирде. — Син бер үк, ялгыш сүз әйтеп, аны куркытып читкә җибәрә күрмә инде, — диделәр эшнең кая барганын сизгән иптәш кызлары. — Ул чагында план тутырырлык та товар бирмәс, премиядән дә колак кагарбыз... Шулай булгач, Камилә ничек каршы булсын инде? Бер кич ресторанга чакырган иде — риза булды... Хөснулла кинәт хатынының соңлап кайта башлавын исләп калды. Көн саен сәбәп: йә кичен генә товар китергәннәр, йә ОБХСС тикшергән — магазин бит, йә җыелыш булган, йә бергә эшләгән иптәш хатынына барсы да кереп, туган көне белән котлап, берәр рюмка эчеп чыкканнар. Саруы кайнады Хөснулланың, ләкин берни эшли алмады — һәр сәбәбе дә нигезле, гафу итәрлек. Дөрес, бу соңга калуларның юкка түгеллеген аңлый иде, ләкин тотылмаган — бур түгел!... Бер тапкыр Камилә ярты төн уртасында гына кайтты. Ә Хөснулла әйбәт кенә салган иде, аны-моны уйлап тормады, бөтен ачуы белән хатынының яңагына сукты да җибәрде. Тегесе: «Үтерә!» — дип чыгып йөгерде. Озак та үтми, өйгә ике милиционер килеп тә керде, аның кулларын бәйләп алып чыгып ябык машинага ыргытып та бәрделәр. Ул КПЗда кунды. Аны иртәнчәк тә чыгармадылар. Чөнки Камилә иртүк яңак сөяге сынганлыкка врачтан справка алып китереп биргән. Кичкә таба милиция начальнигына алып килделәр. — Эшләрең начар, — диде теге, справкасын күрсәтеп, — ике ел!... Хөснулла бөтенләй коелып төште. Менә сиңа, мә! Ике ел! Күрәсе башкайлары бар икән! Ач, ялангач балалыгы, шатлык күрмәгән үсмер вакыты гына җитмәгән, инде якты дөньядан аерып таш капчыкка япмакчы булалар... — Нишләргә соң миңа? — дип сорады Хөснулла елардай булып. — Эштә ни әйтерләр, мин бит коммунист! Милиция начальнигы кырт кисте: — Эш турында оныт — анда кәгазь җибәрдек инде. Алдагы көнең турында уйларга кирәк... — Соң?... — Коткарса, хатының гына коткара ала, — диде теге урыныннан торып. — Үтенеп сора, гаризасын кире алсын. Югыйсә, син гаепле. Көнләшеп суктым дигәнгә ышанмаячаклар, аны тотмагансың... Уйлады, уйлады да, Хөснулла хат язды: «Камилә, мине гафу ит, мәхәббәтем хакына. Башкача һич тә җәберләмәм, коткар!» Ләкин аның сүзенә карап хатыны йөгереп килмәде. Өч көн дә үтте, бер атна да, ун көн дә. Инде өметен өзә башлаган иде, аны кабат теге бүлмәгә алып керделәр. Камилә шунда утыра, ләкин иренә кырын карап кына куйды. — Йә, — диде полковник, — килешәсезме? — Мин ни риза инде, — диде Хөснулла. — Ә мин түгел! — Камиләнең боздай салкын тавышын ишеткәч, йөрәге бөтенләй үкчәсенә үк төшеп китте: «Бетте болай булгач...» Ләкин теге дәвам итте: — Башкача миңа тырнак белән дә чиртмим, дип миңа язу бирсен башта... — Әйе, әйе! — Хөснулла тиз генә утырып язып та алды. Хатыны кәгазьне җентекләп укып чыкты, сумкасына салып куйды. Аннан гына дүрткә бөкләнгән икенче язу чыгарып милиция начальнигына бирде. Полковник укыды да папкасына салып куйды. — Ярый, алайса, китәргә мөмкин. Ләкин башкача безгә эләкмә. Югыйсә, мәрхәмәт көтмә, — диде ул Азнакаевка. Ир белән хатын тышка чыктылар. — Бир әле бер яртылык, — диде ире. Хатыны эндәшми-тынмый акчаны чыгарып бирде. Хөснулла магазиннан шешә алып чыкты. Кайткач эндәшми генә аны икәүләп эчтеләр. Иртәгәсен заводка китте. Монда Азнакаевны коточкыч хәбәр көтә иде: эчеп сугышкан өчен аны партиядән чыгарганнар һәм эштән бушатканнар. Бөгелде дә төште Хөснулла. Ничек! Нишләп алай? Нигә аны көтмәгәннәр, үзе белән сөйләшеп тә тормаганнар? Судсыз-нисез карар чыгарырга кемнең хокукы бар?... Нинди мәрхәмәтсез, аяусыз кешеләр эшли монда?... Җаныгыз юктыр сезнең, ата-инәгез юктыр!... Менә шулай, шәһәр аны искиткеч каты җәберләде. Балачак хыяллары челпәрәмә килде. Ул кассадан барып тиешле акчасын алды да тагын магазинга китте... Ә берничә көннән хатынын үгетләп, күндереп, шәһәр уртасындагы менә дигән фатирын ташлап, туган авылына кайтып китте Хөснулла. Бикләп, ташлап чыгып киткән өенең ишеген яңадан ачып керде. (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (6) V Камиләгә уңай туры килде — сөйләшеп куйган шикелле, магазинда урын буш иде. Ике-өч көннән ул үз эшенә чыкты. Ә менә Хөснулла нишләргә, кая барып башын тыгарга белми озак кына йөрде. Дөрес, ул да кайту белән колхоз идарәсенә барды. Ләкин рәис белән сөйләшү берни дә бирмәде. — Дипломың нинди, кайда эшләдең? — дип сорады Көмешбаев. Аның заводта эшләгәнен белгәч, башын чайкап торды һәм: — Һөнәрең буенча эш табып булмас шул, — диде. Азнакаевның күңеле сүрелә төште. Шулай дә өмете бөтенләй өзелмәде. — Ә бәлки башка берәр урын бардыр? Кинәт рәис җанланып китте: — Әйдә, арендага җир ал! Әйткәндәй, бездә хәзер папка тотып йөрүчеләр бетте — барсы да арендада... Аннан, син бит механизатор! Хөснулла сүрән генә елмаеп куйды: — Биш былтыр бит аңа... Хәзер инде җирне ничек сөрергә дә онытканмындыр... — Алай мөстәкыйль эшли алмагач, әлегә берәр звенода эшләп тор. Крестьян эшен исеңә төшергәч, бу турыда кабат сөйләшербез — Көмешбаев торды. Азнакаев та аягүрә басты: — Ә урын бармы соң? — Рәмис бригадасына бер механизатор кирәк. Хөснулла дертләп китте. — Ә тагын? — Башкача юк. Ул да аламы-юкмы әле. Теләсә кемне якын җибәрми... Конторадан бөтенләй кәефе кырылып чыкты Азнакаевның. Инде нишләргә! Шул адәм актыгына барып ялына буламы соң?!. Башка җирдән эзләргә кирәк. Бәлки, район үзәгендә буш урын табылыр? Барып-кайтып эшли бит әле кеше. Автобус йөреп тора. Бер өйрәнсәң, нәрсәсе бар аның? Ләкин эш анда да табылмады. Кайсы оешмага гына барма — файдасыз. Хәтта заготконторага да кереп карады — тире җыярга да риза иде — юк. Ә шофер, тракторчы турында сорарга да кирәкми. Поселок зур түгел, завод-фәлән юк. Бәләкәй оешмаларны арендага алып беткәннәр. Нинди уңмаган кеше соң?! Шәһәргә барды — шәһәр якты чырай күрсәтмәде, инде туган җирендә ике кулына бер эш юк... Район үзәгеннән кайтты да, тагын эчәргә сабышты. Моны ишетеп, Мәүлетбай килде: — Кияү, болай ярамас бит. Хатыныңны, безне адәм мәсхәрәсенә калдырасың. — Ә нишләргә тиеш мин? — Сорап тора тагын!... — Мәүлетбай кулларын җәеп җибәрде. — Эшкә урнашырга. — Соң, бабай, эш юк бит! — Рәмистә бер урын бар диләр түгелме? — Юк, аның янына бармыйм... Моңарчы тик кенә тыңлап утырган Камилә ачынып сүзгә кушылды: — Күпме минем җилкәдә утырырга уйлыйсың? Җитмәсә, аракы сорыйсың... Кешедән оялырга кирәк... Әзмәвердәй ир бот күтәреп ятсын әле... Болай булгач, эш зурга китә. Димәк, Рәмискә баш ияргә туры килә. Хәер, аның белән пычакка пычак килеп сугышканы, сүзгә килешкәне юк. Булган хәлне ул үз күңелендә, теге үз күңелендә йөртә. — Ярый, мин риза, — диде, ниһаять, Хөснулла. Иртәгәсен ул тиешле бригаданы эзләп китте. Кичтән көн болытлы гына булып торса да, иртәнгә кояш чыгып, бөтен дөньяны нурга күмде. Май ае Хөснулла өчен елның иң ямьле чагы. Озын кыш буе өзелеп, сагынып көткән яшел үләннәр хәтфә юрган булып ята. Чикерткәләр «чикерт», «чикерт» итеп сикерешә, кошлар сайрый. Еракта ишетелгән трактор тавышы исә күңелгә шулчаклы якын, изге бер моң булып ишетелә. Әйе. Шушы тавышларны ишетеп үсте, яшәде, шуларга куанды. Туган җир дигән нәрсә шулдыр инде. Ничәмә ел аерылып торды бит ул шушы басулардан. Сагынмады түгел, сагынды. Кадерле әнкәсенең, әби-бабаларының каберләре шушында бит. Ләкин бигрәк хурлык белән китте шул туган ягыннан. Ирләр өчен иң зур хурлык. Шуңа күрә авылны онытырга тырышты. Чөнки авыл белән бергә, «келт» итеп теге төн исенә төшә. Ләкин язмыштан узмыш юк икән. Менә ул тагын туган туфрагында, җитмәсә, дошманы булган Рәмискә ир горурлыгын тапап, ялынып эш сорап бара. Басуның теге башыннан трактор күренде. Чәчүлекләрне эшкәртә иде ул. «Көтим, килеп җитәр әле», — дип Хөснулла чирәмгә утырды. Трактор чынлап та бераздан аның турына килеп җитте дә туктады. Кабинадан елмайган булып кулын чүпрәккә сөртә-сөртә Рәмис килеп чыкты. — Кем утыра, дисәм... Кайтуың белән! — Саумы? — Алар берни булмагандай күрештеләр. — Нинди җил ташлады? — диде Рәмис, сигаретын чыгарып. — Мә, син дә берне көйрәт. — Шәһәр тузаны туйдырды, — дигән булды Хөснулла бик исе китмәгәндәй — Ни әйтсәң дә, туган җир бит, тарта. — Әлбәттә. Югыйсә без ятар идекмени монда?! Ә болай тырышабыз, тырматабыз. Юкны бар итмәкчебез... Ә син эшкә кайда бармакчысың?... Хөснулла тәмәкесен суырып бераз эндәшми торды. — Кайда барасың инде. Бөтен җирдә аренда бит! Менә сиңа киңәшкә килгән идем... — Алай икән... — инде Рәмис тын калды. Азнакаевның эш сорап килгәнен шунда ук аңлады. Тик Хөснулла өчен генә түгел, аның өчен дә көтелмәгән, четерекле хәл иде бу. — Ә синең һөнәрең нинди соң? — диде ул бераздан. — Инженер-конструктор! Рәмис көлеп җибәрде: — Ну, син әй... Колхозда андый эш бармыни?! Үзенең шулай кимсенеп утырганына Хөснулланың ачуы кайный, ләкин сиздерми, башка чара юк. — Беләм дә, — дигән булды кирелеп. — Арендага җир алмакчы булган идем, тик Мөнир Мөдәрисович башта бераз иске һөнәрләреңне, җир исен хәтереңә төшер, ди... Ничек тә бәһасын төшермәскә тырышты, туры гына итеп үзеңә ярдәмче итеп ал, димәде. — Апай-й икән... — Тынып калдылар. Кемнең нервысы ныграк? Кем сүзне беренче булып башлар? Рәмис аңлады: теге башкача эндәшмәячәк, соравы билгеле. Хөснулла читтә йөреп кайткан кеше, ә ул хуҗа, димәк, сүзне ул дәвам итәргә тиеш. Шуңа күрә: — Миндә бер урын бар да... — диде. — Беләм. Шуңа күрә килгән идем. — Тик... Заманалар үзгәрде бит. Хәзер нык көч салып эшләргә туры килә. Менә без мең ярым гектар җир алдык — барлыгы унике кеше. Элек илле дүрт иде... Так што, бер караңгыдан икенчесенә чаклы... — Беләсең, мин эштән курыкмыйм... — Алайса килештек. — Рәмис урыныннан торды. — Иртән сәгать алтыда очрашабыз. Шушы трактор синеке булыр. (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (7) VI Моторлар тигез генә гөрли. Самолет пассажирларны тирбәтеп-тирбәтеп кенә алып бара. Күп кеше йоклый. Тик райком секретаре Айнур гына, бүген иртүк торуына карамастан, күзен дә йома алмый. Чөнки күңеле тыныч түгел. Яңа гына булып үткән партия өлкә комитетының пленумы турында уйланып кайта. Анда бер мәьсәлә тикшерелде — республиканың иртәгәсе! Ничек һәм кайчан халык мәнфәгатьләрен тулысынча тәэмин итүгә ирешергә! Докладчының һәм чыгыш ясаучыларның төп фикере шул булды: хуҗалык исәбенә, арендага күчкәч, хезмәтне оештыруның прогрессив формаларын куллангач, эш шактый алга китте. Ләкин әле һаман канәгатьләнерлек түгел, бигрәк тә ит, сөт, халык хуҗалыгы товарлары җитешми! Шуннан, ораторлар, сүз куешкан шикелле, торгынлык чорын — ул заманда эшләгән хуҗаларның тетмәсен тетеп алып киттеләр. Янәсе, бөтен бәла аларда! Шуларның аяк чалуы аркасында республика менә шушы көнгә калып, бөлеп беткән. Менә бит дөньялар кая китте. Нәрсә бу — партиянең таркалуымы, әллә бары үз файдасы, бүгенге көн өчен генә яши торган җитәкчеләр килдеме? Ничек кенә булмасын, Айнур Солтанхуҗинның күңеле тыныч түгел. Юньлелек белән бетмәс, ахыры. Ул үзен ышанычлы кулларда булмаган, ватык корабта йөзгәндәй хис итте. Самолеттан төшкәч, Айнур халык арасында Мәүлетбайны күреп калды. Түбәтәйдән, әйбәт киемнән. Кайдан кайтып килә бу? Райком секретаре аның янына барды: — Саумы, абзый! Нинди сәфәрдән? — Ә, без ни, мәчеттән! — диде Мәүлетбай. — Мәчеттән? — Солтангуҗин телсез кала язды. — Анда нишләп йөрисең? — Бәй, Айнур энекәш, мәчеткә нигә барганнарын белмисеңмени? — Шулчаклы җиргәме? — Үзебездә булмагач ни... Әнә, ресторан ачканчы, мәчет салсагыз, эчкече хулиганнар кимрәк булыр иде. Ярый, энем, синең үз юлың, минем үземнеке... Менә сиңа мә!... Шаккатып карап калды Айнур карт артыннан. «Күпме атеистик лекцияләр укыла, динне танымаска өндибез, ә Аллага ышанучылар арта бирә. Нишләп алай? Дин әһелләренең кешене ышандыра алуларының сере нәрсәдә? Гомумән, дин үлемсезмени?...» «Һич кичекмәстән Мәүлетбай янына барып сөйләшеп кайтырга!» — дип карар итте Айнур. Һәм менә ул «Алга» колхозында. Идарәгә кергәнче, басуларны әйләнеп чыгарга, арендаторлар белән очрашырга булды. «Беларусь» тракторын күреп, машинасын шунда юнәлтте. Трактор туктады, кабинадан Рәмис сикереп төште. — Саумысыз, Айнур Мөхетдинович! — Саумы, Рәмис! Теге сигарет пачкасын чыгарды, Солтангуҗинга сузды. Ләкин райком секретаре баш тартты: — Гомергә авызга алганым юк! Сиңа да ташларга киңәш итәм! — Дөрес, — диде Рәмис ютәлләп. — Зыяныннан башка файдасы юк! Быел уракны гына тәмамлыйм — шырпысы ние белән күккә чөям мин аны... Алар эш хәлләренә күчте. — Ниләр үстерәсең? — Төрлесеннән: кукуруз да, чөгендер дә, бодай да, хәтта карабодай да... — Оһо, күп тармаклы икән? — Бер культураны гына чәчсәң, отылуың бар. Ә болай... берсе уңмаса, икенчесе, дигәндәй... Аннан чәчү әйләнешен саклыйбыз. — Ничек, уңыш булачакмы соң? — Ару гына өмет итәбез. Җиргә дә тиешенчә тәрбиясен бирәбез. — Күрсәтмә бирүчеләр булмагач, кыен түгелме? — дип сорады Айнур. Рәмис көлеп куйды. — Баштарак чынлап та кем килер, нәрсә әйтер, дип көттек. Ничәмә еллар буе өйрәнелгән бит. Ә хәзер ни — рәхәт! Үзем баш, үзем түш... — Шулай да, син бит агроном да, инженер да түгел. Белмәгән нәрсәләр килеп чыга торгандыр. — Ансыз булмый, китапка күз салырга мәжбүр итә бу аренда. Хәтта читтән торып укырга керергәме әллә, дип тә уйлап куям... Институтына көч тә, вакыт та җитмәс инде, ә менә техникум мишәйт итмәс иде. — Әйдә укы, үзең өчен бит! — Дөрес, — арендатор тагын көлеп куйды. — Миндә югары белемле берәү бар инде. Файдасы әлегә аз. Элек механизатор иде дә, шәһәрдә йөреп оныта төшкән. — Кем ул? Рәмис Хөснулла турында сөйләп бирде. — Ничего, теләге булса, кабат өйрәнер, — диде Солтангуҗин һәм җитди темага күчте: — Син коммунистмы әле? — Әйе. — Коммунист буларак, нинди җәмәгать эше алып барасың, партия җыелышларында катнашасыңмы? — Юк! — диде теге, сигарет төпчеген бөтәрләп — Җыелышка да йөрмим, поручениене дә үтәмим. Взносны хезмәт хакыннан тотып калыгыз, дип гариза яздым — бөтен эш шул! Райком секретареның бит мускуллары тартышып куйды: — Син нәрсә, взносны да үзең түләмисең, җыелышка да йөрмәгәч. — Ә кайчан йөрергә? — Тракторчы кызып китте. — Икмәк үстеримме, җыелышка йөримме? — Икесен дә эшләргә! — диде Солтангужин. — Юк шул! Икесен дә булмый! Әгәр чынлап та уңыш алам дисәң, бер караңгыдан икенчесенә тиклем эшләргә кирәк. Көн дә! Ялсыз! Ә төнен, гафу итегез, ял итәргә кирәк, җитмәсә хатын да бар!... — Аннан әкрен генә өстәп куйды: — Җыелышларда йөреп ач-ялангач калдык та инде. — Җитте! — Айнур да ярсыды. — Партия җыелышына сүз тидермә. Анда катнашу — коммунистның изге бурычы! Ләкин Рәмис исе китми генә кепкасын киде дә: — Партиягә, коммунист булуыма һич каршы түгел, ләкин җыелышка йөрергә вакытым юк! Минем өстә мең ярым гектар җир! Мин аннан икмәк, мал азыгы алырга тиеш! Һәм бу минем үзем өчен генә кирәк дип һич уйламыйм. Ә ләчтитне, әнә, эшсез кешеләр сатсын! Шулай диде дә райком секретарен чиктән тыш аптыратып, тракторына утырып китеп тә барды. Әйе! Бу — тормыш куйган яңа бер проблема иде. Чөнки Рәмис дөресен сөйли бит: ул хәзер арендатор, үз эше өчен үзе җавап бирә. Хәтта, тырышып эшләмәсә, ул «яна», банкротка әйләнә! Шуңа күрә һәр минутын эшкә файдаланырга мәҗбүр! Икенчеләй караганда, уставта каралганча ул, партия әгъзасы буларак, җыелышка йөрергә, гомум колхоз мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга, җәмәгать эшләрен башкарырга тиеш! Уйланасы, киңәшләшәсе, хәл итәсе мәсьәләләр бар әле. Солтангуҗин идарәгә тукталып, колхоз рәисе Көмешбаевны, партком секретарен алды да Мәүлетбайларга китте. Мәүлетбай ак ыштан кигән дә, аякларын сузып, караватта дисбе тартып утыра иде. Керүчеләрне күрде дә өстенә тиз генә одеал ташлады. — Керергә ярыймы, Мәүлетбай абзый? — Кунаклар бар түгелме, әйдә, түргә узыгыз ! — диде ул, торып киенергәме, ятаргамы белми. Айнур аны тынычландырды. — Борчылмагыз, Мәүлетбай абзый, утырыгыз... Йә, сәламәтлек ничек? — Начар, энем. Баш коршау суккан кебек чатный — үтерә генә... — Больницага барганың юкмыни? — Район больнисына барганыем да ул! Файдасы булмады. — Күптән авырыйсыңмы? — Сигез ай була инде. — Апай-й, озак икән... Ә мәчеткә нишләп барып чыктың? — Шагали алып китте. Сәвабы була, ди бит... — Йә, файдасы бармы соң? — Авыртуы бетмәде, шулай да ничектер җиңел булып китте. Әллә кеше арасында булганга. Монавыны санап утырсаң да онытылып китәсең.— Мәүлетбай дисбесен күрсәтте. — Мөмкин булса, тагын барам, Аплаһы боерса. Анда үзеңне бөтенләй икенче кеше итеп тоясың. — Ә колхоздан килеп хәлеңне беләләрме соң? — Райком секретаре сорашуын дәвам итте. — Юк, ялга чыгуыма ике ел ярымнан артты — ишекне ачкан кеше дә юк. Без ни, пенсионерлар, кемгә кирәк?! Солтангуҗин мәгънәле итеп колхоз председателе белән партком секретарена карап алды, тегеләр кып-кызыл булды. Менә бит эш нидә! Баягы соравына җавап тапты Айнур! Кеше алын-ялын белми, көн дими, төн дими колхозга җанын бирердәй булып эшли дә, пенсиягә киту белән онытыла. Ул инде берәүгә дә кирәк түгел! Чөнки аннан бүгенге көнне җәмгыятькә файда юк. Безгә бүген эшләгән кешеләр, ит, сөт, күмер, нефть биргән кешеләр кирәк. Бөтен игътибар аларга! Ә пенсионер ни, пенсиясен алсын да, шуны ашап ятсын. Аның, янәсе, кайгысы да, мохтаҗы да, шулай ук күңел-йөрәге дә юк! Ә күңел дигәнең бар икән. Тик, ялга чыккач, аңа җылы өрүче, азык бирүче юк. Кеше үзен тормыш диңгезенең ярына чыгарып ташланган, бер нәрсәгә ярамаган йомычка итеп тоя. Ә дин әһелләре шул йомычканы табып алалар да җан өрәләр, аны кеше итәләр һәм рух биреп халыкка алып чыгалар. Алар бер-берсе белән аралаша, бер-берсенең кайгысын уртаклаша, җитмәсә, мәчеткә йөреп, теге дөньядагы «бәхетле урынга юл сала...» Тагын бер уй килде Солтангуҗинның башына. Ялга чыгу белән кеше больница юлын таптый башлый. Ни өчен? Күрәсең, бу вакытта ул тәмам таушала, туза. Күп вакытта авыруларны дәваларга соңга калына! Димәк, кешене сәламәт чагында карарга, профилактика ясарга кирәк. Айнур күптән түгел гәзиттә бер ветеринария профессорының мәкаләсен укыган иде. Анда сыерларны әледән-әле диспансер аша үткәрергә кирәк, дип язылган иде. Ягъни лазаретка күчереп төрле яктан сәламәтлеген тикшерергә. Ә нигә әле кешеләр белән шулай эшләмәскә?! Ике-өч елга бер халыкны көчләп булса да больницага сал да, төрле яклап тикшер, кирәксә — дәвала! Ул чагында бюллетень алучы да сирәк, кешенең картлыгы да сәламәт булыр. Пенсиягә чыккач та дөбердәтеп яшәр иде. — Ярый, Мәүлетбай абзый, — диде ул бераздан. — Моннан ары колхоз җитәкчеләре яныңа килеп хәлеңне белеп торырлар... Ә авыруыңа килгәндә, мин Уфа белән сөйләшермен. Бәлки, барып дәваланып кайтырсың. Терелмәс чир түгелдер. Ә мәчетне... мәчетне үзең карарсың. Мәүлетбай аларны рәхмәтләр әйтеп озатып калды. — Оят түгелме? — диде райком секретаре тышка чыккач, ачу белән. Колхоз председателе дә, партком секретаре да башларын түбән иде. (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (8) VII Райком секретареның бүлмәсенә шәп-шәп атлап район советы башкарма комитеты председателе килеп керде. Күренеп тора: йөзе борчулы, хәтта ачулы. «Лап» итеп урындыкка килеп утыруы ук аның нәрсәдәндер канәгать түгеллеген күрсәтеп тора иде. — Ни булды? — диде Солтангуҗин түземсезлек белән. «Әллә районда бер-бер ЧП булганмы?» — Җитәкчеләр тәмам тәртәдән чыктылар...— теге кулларын җәеп җибәрде — Бер генә мәсьәләне дә тавыш-тынсыз уңай хәл итәм димә... — Йә, әйтеп бет, сузма... — Көмешбаев РАПОга акча күчерүдән баш тарта. — Нишләп? — Бу райком секретаре өчен дә көтелмәгән хәбәр иде. — Артык мактап, бозып ташладык шикелле үзен... Райондагы бер көтү халыкны ашатырга колхозның артык акчасы юк, ди. Эш шунда: РАПО хуҗалыклар исәбенә яши. Һәр колхоз, һәр совхоз ел саен аңа шактый акча күчерә, сүз шул турыда бара иде. — Ярый, мин үзем сөйләшеп карармын, — диде Айнур бераз уйлап торгач. Райсовет председателе чыгып киткәч тә, ул телефоннан «Алга» номерын җыйды. Трубканы Көмешбаев алды. Солтанхуҗин башта колхозда эшләр барышын, хәл-әхвәлләрен сорашты, аннан РАПОга акча күчерү мәсьәләсенә күчте. Теге райсовет председателенә әйткән сүзен дөресләде: — Бу мәсьәләне идарә утырышында тикшердек. Районга шулкадәр акча күчергәнче, колхозга тагын берәр белгеч алыйк. Нишләсәләр дә, ичмасам, күз алдында булырлар... Югыйсә, кемгә, ни өчен түләгәнне дә белмибез бит, диләр... Солтангуҗин аны бүлдерде: — Соң районда авыл хуҗалыгы белән җитәкчелек итә торган бер оешмасыз булмый бит инде... — Ә райсовет? — Аңа эш болай да җитәрлек. Аннан, РАПО аның карамагында ла инде... Көмешбаев йомшара төште: — Анысы бәлки шулайдыр да, тик РАПОда бигрәк кеше күбәйде... Аппаратны кыскартабыз дип кычкыралар да, сиздермәстән генә штат арттыралар... Ачуым да килмәгәе, мин эшләгән вакыт белән чагыштырганда коллективлары хәзер ике-өч тапкырга артты шикелле... Райком секретаре ризалашкандай булды: — Монысы, мөгаен, дөрестер... Ләкин син тагын бер тапкыр уйла әле... Бу мәсьәләгә кабат кайтырга туры килер... Ул башка хуҗалыкларның җитәкчеләре белән киңәшләшеп карарга булды. Ләкин алар алдан сөйләшеп куйганмы — барсы да «Алга» колхозы рәисе сүзен сөйли... Инде районда авыл хуҗалыгын оештыру буенча киңәйтелгән киңәшмә җыйдылар. Анда колхоз, совхоз, РТП, «Сельхозхимия», май заводы һәм авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртүче башка предприятиеләрнең җитәкчеләре, белгечләр катнашты. Көн тәртибендә бер мәсьәлә: РАПО бүгенге таләпләргә җавап бирәме, юкмы? Сөйләүчеләр бик күп булды. Кайсы яклады, кайсы мондый оешма районда бөтенләй кирәкми, диде. Ләкин күпчелеге бу органны камилләштерү, җыйнаклау ягында булды. Нәтиҗәдә киңәшмә РАПОны бетереп аның урынына җәмәгать башлангычында совет төзеде. Һәм шул совет каршында бәләкәй генә аппарат булдырырга карар итте. Ул агрономнан, зоотехниктан, инженердан, бухгалтердан, экономисттан, машинисткадан һәм бер шофердан тора. Элекке утыз биш урынына җиде кеше калды. Әлбәттә, ветеринария станциясе, җир төзү, токымчылык предприятиесе кебек дәүләт оешмалары монда керми — алар үзалдына яши. Шушы җиде кешелек төркемгә агрономны өлкән итеп билгеләделәр. Аларның бурычы — илдә булган алдынгы тәҗрибәне өйрәнү, аны советка куеп тикшерү һәм хуҗалыкларга шул тәҗрибәне куллануда ярдәм итү. Группа тулысынча советка буйсына, колхоз, совхозларга боерык бирү хокукы юк. Аларның коралы — тәкъдим итү һәм ышандыру! Советның председателе итеп Көмешбаевны сайладылар. Ул кыска гына вакытта үз колхозчылары алдында гына түгел, районда да ихтирам казанды. Эшләгән эше дә җитәрлек шул! Алты-җиде елда бөтен малчылык биналарын яңартты, фермаларда менә дигән малчылар йорты, ашханә, мунча, профилакторий булдырды. Урамнарга асфальт түшәтте, ике катлы мәдәният сарае, торак йортлар салдырды, машиналарны, тракторларны җылыга күчерде. Колхоз районда беренче булып аренда ысулын куллана башлады. Иң мөһиме — җирләре ашлыкны мул, сыерлары итне, сөтне күп бирә башлады. Инде бу яңа вазифаны да уңышлы башкарыр, дип ышаныч күрсәттеләр Көмешбаевка. VIII Хөснулла авыл эшеннән тәмам бизгән икән. Аның өчен иртәнге биштә тору үлем белән бер булды. Ләкин башка чара юк: тора, арлы-бирле генә капкалап ала да, күзен тырнап басуга китә. Үзе бара — күзләре йомык, дигәндәй. Тракторын кабызып, басуны бер-ике урагач кына йокысы тәмам ачыла. Ләкин кичкә таба җаны арыганын сизә. Эсседә көне буе тузан йотып йөрүе җиңел түгел шул. Шәһәрдә икенче төрлерәк иде. Янгын сүндерүче булып эшләгәндә дә, дежурга киләсең дә «тревога» көтеп ятасың. Заводта да сәгатендә килдең, сәгатендә киттең... Яңгыр да юк, кояш та, эчәсең килә икән — якында гына сап-салкын газлы су. Сөйләшәсең килә икән — тирә-ягың тулы кеше. Кеше рәхәтлеккә тиз өйрәнә икән. Ә монда ни озын көн буе бер үзең. Әллә нигә бер килеп Рәмис кенә эшеңне тикшереп китә. Ә болай — авыз ачып сүз әйтергә җан иясе юк. Хет җил белән сөйләш! Аннан, кичкә таба аяк-куллар, җилкәләр кургаш коеп куеган кебек авырта. Бөтенесенә төкереп, ташлап кайтып китеп караватка тәгәрисе килә. Ләкин ярамый! Рәмис каравыллап кына тора. Аннан, эшләве үзе өчен бит — сер бирмәскә тырыша. Шуның аркасында эчүен дә ташлады: вакыт юк! Дөрес, кайчак тамагы кыткылдап куя, ләкин яланда аны кайдан аласаң?! Ә кайткач ни, аның кайгысы бармы? Тизрәк аварга гына! Бер көнне исә Рәмис үзенә ял алды. Әллә айга бер. Әллә өч айга. Бу — Хөснулла өчен бәйрәм кебек булды. Иртәнчәк соңгарак калып барды, көндезен дә ял итә-итә эшләде. Ә кичен сәгать тугызларда ук тракторын сүндерде. — Җитте! Ичмасам, кайтып адәмчә ятыйм. Бүген тамакны чылатсаң да ярар. Югыйсә бу буржуй эшләтеп бөкерене чыгарта. Ул шулай уйлап, күтәренке күңел белән сызгыра-сызгыра кайтыр юлдан атлады. Ләкин ике-өч йөз метр үттемме-юкмы, каршыга килүче Рәмискә тап булды: — Син кая болай? — диде теге. — Мин ни, иртәрәк кайтып мунча кермәкче идем. Рәмис кояшка күрсәтте: — Ә моның кайда икәнен күрәсеңме? Хөснулланың ачуы килә башлады: — Күрсә соң? Ул миңә начальникмыни? — Әйе, — диде бригадир. — Ул крестьяннарның барсына да хуҗа. Ул батмыйча, арендатор басудан китми. — Мин нәрсә? — Хөснулла шартлардай булды. — Көн саен кояш белән торырга, кояш белән ятарга мин ишәкмени? — Әһә-ә, димәк без ишәкләр! Димәк, синең кебек җилкуарларны ашаткан без ишәк, ә? — Рәмис зәһәрләнде. — Ничәмә ел җирдән качып безнең ипине череттең! — Мин үз икмәгемне эшләп ашадым! Ә завод өчен мине битәрләмә — без эшләгән машиналарда йөрисең. Бригадир мыскыллы көлеп куйды: — Әйтәм җирле адым саен ватыла... Шул син ясаганга икән. Хөснулла ни дип җавап бирергә дә белмәде. «Аның урынына мин төннәрен кеше хатыннары белән уйнаш итмим», — димәкче булган иде дә, кабат эндәшмәде. Кулын гына селтәде дә, үз юлыннан китеп барды. Ләкин аның кәефе тәмам кырылды. Өенә йөзен кара болыт баскан көе кайтып керде. Хатынының: — Нишләп болай иртә? — диюенә каршы да җавап бирмәде. Бары: — Юынгычка су салыр идең ичмасам, — дип тавышын күтәрде. Юынып-сөртенгәч, Камилә өстәл әзерләгәнче, тышка чыкты, келәттә яшергән яртысы бар иде — бер стакан аракы эчте. Аннан кереп ашады да яңадан ихатага чыкты. Коймага терәлеп уйга калды. Нишләп әле аңа гел аркылы килә? Бу тормыш аның өчен түгелме әллә? Менә аңа озакламый кырык та тулыр. Ә аның ни юньле эше, ни юньләп төпләнгән урыны, ни адәм рәтле йорты юк. Болай гына, барсы да вакытлыча... Әйтерсең да тагын каядыр барасы, ныклап урнашасы бар... Шәһәр дә аны кабул итмәде, туган авылына да яңадан үз кеше булып китә алмый. Ә кайда төпләнә торган урын? Шушында түгелмени?! Бу бит аның туган җире, ата-ана җире! Әнә, кордашлары, элекке дус-ишләре ничек ныгынганнар. Шушы җиргә хуҗа булып, нык басып иркенләп йөриләр. Апарның бүгенгесе өчен дә иртәгәсе турында да уйланасы юк!... Ә бит аның да нинди зур, бөек хыялы бар иде!... Самолетлар төзергә! Космос корабларының конструкцияләрен ясарга, аларны кыярга. Юк, барып чыкмады! Беренче адым ясаганда ук анавы күз буяучы начальник балалык, яшьлек хыялларын тупас итеп таш бәреп ватты, алай гына түгел, аягы белән менеп таптады. Ул Хөснулланы көндәш итеп күрде, шуңа да тизрәк котылырга тырышты. Аның завод директоры белән баҗалар икәнен Хөснулла соңыннан гына белде бит. Ярый, шулай да булсын, ди. Ләкин бит хөкүмәтебез директорга шул заводны ышанып тапшырган. Димәк, заводның эше өчен ил алдында ул җаваплы! Әйе! Соң, шулай булгач, нигә яшь, тынгысыз, хезмәт сөючән инженерны яклап күтәрү урынына аны куып чыгарырга ярдәм итте? Ә каешланып беткән, производство түгел, ә үз тынычлыгы өчен күбрәк уйлаучы бюрократны завод өчен шундый әһәмиятле булган конструктор бюросының җитәкчесе итеп тота, ә? Бу турыда күп баш ватты Хөснулла һәм нәтиҗә ясады: димәк, заводта эш яхшы барса да, урталыкта булса да, аны талантлы кешеләр әйләндереп алганмы, тәрилкә тотучылармы — завод директоры барыбер хезмәт хакын ала, машинасына утырып йөри, магазинның арткы ишегеннән керә. Чөнки ул — партия шәһәр комитеты секретареның дусы! Бу турыда Хөснулла әллә кайчан ишеткән иде. Менә бит мәсьәлә кайда! Ниндидер бер ныклы бәйләнгән төен килеп чыга. Бар, аны өзеп кара?! Ә өзәргә кирәк иде. Хәер, кем өзсен — барсын да шулай ипләп кенә заводтан куып торгач. Ярый, анысы бер хәл! Мондагы тормышны ничек тә җайларга кирәк бит. Ә шулай Рәмисләрдән әрләнеп-битәрләнеп йөрергә кайттымыни? Кешедән кимме, үзенә сүз китермичә эшләмәслекме? Әйе, болай булмый! Дөнья көтәргә ныклап тотынырга! Аның да арбадан төшеп калган малай түгел икәнлеген күрсеннәр. Иртәгәсен ул сәгать биш тулмас борын ук торып эшенә китте. (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (9) IX Урак өсте җитә башлагач, районнан килеп, магазинның эшләү графигын үзгәртеп киттеләр. Сатучы аны иртүк ачарга да сәгать унберләрдә ябарга һәм кичен тагын җидедә ачып ут алганчы сатарга тиеш. Ягъни, халык басуга киткәндә дә, кайтканда да магазин ачык булсын! Ә көндезен ябык торса да ярый. Шулай итеп, Камилә дә кичен бик соң кайта башлады. Кайчак ире белән бергә, ә кайчак аннан да соңрак. Ярый әле кичкелеккә эшкә киткәнче ашарга әзерләп куя — Хөснулла кайтып ашый да ята. Ә бер көн исә, хатыны төн уртасы тугач та өенә атлап кермәде. Ире аптырап тышка чыкты: әллә бер-бер хәл булдымы? Тышта инде караңгы тәрәзәләрдә ут юк, авыл йокыга талган. Арлы-бирле этләр өргәләгәне генә ишетелә. Ул урамга колак салды: кеше сөйләшкәне, аяк тавышы ишетелмәсме? Юк! Бөтен җир — тып-тын! Хөснулла ни уйларга, ни эшләргә белми, хатынының эш урынын урап кайтырга булды. Әллә кинәт ревизия килеп соңга кадәр эшлиләрме? Кайчак шулай була торган иде. Ләкин магазинда гул юк иде. Шуңа күрә Азнакаев анда барып җитәр-җитмәстән туктады да кире борылырга уйлады. Тик аңа кинәт тавыш ишетелгәндәй булды. Ул сагайды, әллә нишләп эченә ут йөгерде. Кем булыр анда — берәр каракмы әллә? Шулчак әкрен генә ишек ачылды да аннан як-ягына карана-карана бер ир кеше чыгып шылды. Аның гәүдәсе Хөснуллага таныш кебек тоелды. Тукта, Рәмис түгелме соң? «Ах, сволочь! Тагын арага кергән! Юк инде, бу юлы мин синең муеныңны, сындырмый туктамам», — дип артыннан йөгермәкче булган иде, магазин ишеге тагын ачылды һәм аннан Камилә чыгып ишекне шартлатып бикләп тә куйды. Ире каршына атлады. Хөснулла бизгәк тоткан кебек калтырана. Йодрыклар төйнәлгән, күзләре ике куз булып яна. — Сука! — диде ул селтәнеп. — Үтерәм! Ләкин теге куркырга уйламады да: — Мә, сук! — дип кукыраеп каршына килде. — Тик минем кесәдәге язуыңны онытма. Башыңны төрмәдә черетермен. Моны ишеткәч, Хөснулланың өстенә салкын су койган кебек булды. Ул күтәргән кулын кире төшерде. Ә Камиләсе аны уздырып төкрекләрен чәчә-чәчә кычкырырга тотынды. — Хәчтрүш, кулыңнан бернәрсә килми, магазинга папироска кергән һәр кешедән көнләшкән була тагын: Җир чокучы конструктор. Самолет, имеш. Әнә, тракторың очып китмәсен... — Һәм борылып әтиләренә таба китеп тә барды. Хөснулла тукмалган эт кебек башын аска иеп өенә таба атлады. Хурлык! Нинди хурлык! Кеше генә ишетмәгән булса ярар иде. Хәер, ишетсә, инде куркасы, яшерәсе калмады. Бу соңгы тамчы! Кире аны өенең тупсасын атлаттырасы түгел. Ә күңелдә бушлык, йөрәк әрни. Ул кайтты да башын тотып урындыкка утырды. Нишләргә? Кая барып бәрелергә? Юк! Бу башны куяр урын юк! Серен сөйләргә, киңәшләшергә әти-әнисе үлгән, шәһәргә киткәч, барлык дусларын югалтып бетте, туган тиешле Рәмис бар иде — ул да әнә битенә төкерде. Хөснулла торды да хатыныннан яшереп куйган яртысын чыгарды. Эчте. Аннан уйга калды. Нәрсә диләр әле: кеше үз гомерендә агач утыртырга, елан үтерергә һәм йорт салырга тиеш. Хөснулла боларның берсен дә эшли алмады — йорты да әтисеннән калган иске, үзенә һәйкәл булырлык агач та утыртмады (ул үзенчә моны бала дип аңлый), янында еланнар булды, аны чактылар, ә ул берсен дә үтерә алмады. Шуннан Кавказ мәкален исенә төшерде: егермедә акыл булмаса — көтмә, киләчәктә булмаячак, утызда хатының булмаса — көтмә, киләчәктә булмаячак, кырыкта акчаң булмаса — көтмә, киләчәктә булмаячак. Хөснулланың акчасы да, хатыны да юк. Хәзер инде акылы барына да шикләнә башлады. Өчнең бере дә булмагач, ул нинди ир соң? Алай дисәң, балалыгы авыр булса да, тормышы әйбәтләнә башлаган иде бит! Камиләсенә үтеп киткәндә сокланмаган кеше юк иде. Ул да башта ире өчен үлеп кенә торды. Колхозда эшләгәндә абруе да бар иде. Шулай булгач, нишләп соң дөньясы җае белән генә бармады: кем гаепле? Хатынымы? Әйе, бөтен бәла баладан башланды шикелле. Нишләп ул аны ташлатырга риза булды әле? Камиләне тыңлатып була идеме соң?! Хәзер бит йортта хатын-кыз хуҗа. Алар ни теләсә, шуны эшли. Камилә иренең сүзенә колак та салмады. Тагын да — өстеннән йөрүе! Бу инде бөтенләй авылда булган хәл түгел. Элек хатыннар ирнең күз карашыннан курка торган иде. Кайчан дөнья шулайга әйләнеп китте соң әле? Заманы шулаймы, әллә аларга хокукны артык шаштырып бирделәрме? Кара инде, ир өстеннән йөри, ә син берни эшли алмыйсың! Эшләп кара! Әнә бит, бер генә суккан иде, ябып та куйдылар. Чак кына статья чәпәмәделәр. Кем чыгарган мондый законны? Ярый, сугарга ярамасын да, ди, хәтта малга да селтәнергә кушмыйлар. Алайса башка чара каралсын иде. Югыйсә хатын үзенең ире өстеннән көлеп, мыскыллап башка берәү белән йөри — аңа закон да юк, канун да. Их-х, беренче тапкыр киткәч, кире кавышмаска иде шул. Үзе башлал хат язды бит. Ә тегесе ни, килеп тә җитте, гафу ит, дип муенына да асылынды. Ул исә эреде дә төште. Чөнки ярата иде шул, өзелеп. Шуңа күрә икенчесендә дә гафу итте. Алай гына да түгел, сукканы өчен үзе гафу үтенде. Хәер, баш имәсә утырта иде бит Камиләсе. Аннан соң, хатыны аңлагандыр, дип уйлаган иде. Кайда ул?! Бөкерене гүр генә төзәтә, дип юкка гына әйтмиләр инде. Ә эшендә? Заводта эшләп тә теләгән теләкләренә ирешә алмады. Кулыннан да, башыннан да килә иде бит аның. Монысын ул теләсә кем алдында исбат итә ала. Бүген дә. Биреп карасыннар иде аңа кабат конструкторлык вазифасын. Юк шул. Бала чаганы алдаткан кебек, бер бирделәр дә, шундук тартып та алдылар. Җәмгыятькә кирәкмәде ул. Кайсыдыр гәзиттә Хөснулла үзе кебек бер кеше турында «таләп ителмәгән талант» дип укыган иде. Шул дөрестер инде. Хәзер, әнә, гаиләсе дә, яраткан эше дә юк. Иртәгәсен ул эшкә соңлап барды. Рәмис аны кара тавыш күтәреп каршы алды. — Син нәрсә, күпме минем нервыны сынарга уйлыйсың? Җитте, бу сиңа колхоз да, завод та түгел! Аренда! Эшләсәң дә, эшләмәсәң дә акча алырга өйрәнеп беткәнсең, җилкуар! Моннан соң күземә күренәсе булма! Хөснулла ачуы белән ачкычларын җиргә ыргытты. — Мә, сволочь, ал! Миңа тавыш күтәрәсеңме әле?... — Ул трактордан сикереп төште дә тегеңә каршы бара башлады. — Кичә башыңны бәреп ярмаган өчен рәхмәт әйт. Камилә өчен мин сине! Бригадирның йөзе ап-ак булды. Чөнки буйга озын булса да, көч-гайрәт ягыннан Хөснулладан кайтыш иде. — Ни сөйлисең син, Хөснулла? — диде ул, артка чигә-чигә. — Монда Камиләнең ни катнашы бар? Эшлә әйдә, мин бит юри генә, соңга калганга гына әйтәм. Хөснулла ныграк зәһәрләнде: — Эх-х, Камиләнең катнашы юкмыни?!. Юри генә әйттеңмени?! — диде дә Рәмиенең ияк астына тондырды. Теге очып барып төште. Азнакаев тагын бер сугарга уйлаган иде дә, кулын гына селтәде — җиткән! Ул борылып авылга таба китте. Йорт күңелсез, ягымсыз иде. Буш өйнең тупсасын атлап керде дә идән уртасына барып утырды. Инде нишләргә? Кая барырга? Шул вакыт сәламләгән тавыш ишетелде: — Саумы, кияү! Башын күтәреп караса — алдында Мәүлетбай тора. Ишек ачылганын, аның кергәнен дә сизмәгән Хөснулла. Җавап булмады. Бабасы караватка барып утырды. — Ни булды тагын, кияү? — диде ул. — Кызыңнан сора! — Йә, хода! — Мәүлетбай көрсенеп куйды.— Нигә адәм көлдерәсез, нигә юньләп тормыйсыздыр инде?! Шушы иркен дөньяга да сыймагач. Хөснулла йодрыгы белән идәнгә сугып алды: — Тагын элекке хәлен кабатлады бит! Бабасы әрнеп ыңгырашты. — Үзеңне дә әйтер идем инде. Бер хатынга да баш булалмагач. Әллә дөмбәсләп карыйсыңмы, кияү? Бәлки, шуннан басылыр, ә? — Ул Хөснуллага өмет белән карады. Азнакаев бераз дәшми утырды. Шуннан: — Файдасы юк, — диде. — Шуның аркасында менә шушы көнгә калдым бит инде. Икесе дә тын калды. Тынлыкны Мәүлетбай бозды: — Нишләргә уйлыйсың соң? — Белмим! Киявеннән юньле җавап ала алмагач, башын аска иеп, бөкрәя биреп, Мәүлетбай тышка атлады. Хөснуллага гына түгел, аңа да нык кыен иде. Нинди тормыш бу? Бүген генә түгел, мондый сорау аның башында еш туа. Хәтта «нигә яшәдем» дип тә уйлап куйганы бар. Чөнки яшь чагында, көч барда ул бары тик колхоз эшен белде. Иртән торып чыгып китте дә, кара төннә генә кайтты. Хезмәткә намуслы караш аның миенә ана сөте белән сеңгән. Шуңа күрә ул үзенең вазифасына башкача карый алмады. Көн-төн колхоз дип янды. Ә нәтиҗәсе нәрсә? Бәхетсез картлык. Әйе, әйе! Бәхетсез! Чөнки ул өйләнгәндә ярату дигән нәрсәне белмәде, өйләнергә кирәк — өйләнде. Йортны, малларны карарга, бала тудырырга яраган — булды. Һәм ул ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәт нәкъ шулай булырга тиеш, дип аңлый да. Яшь чагында да юньләп сөйләшмәде хатыны белән, әле дә. Өйдә ялгыш килеп кергән ике кеше яши, диярсең. Бернинди якынлык юк, бернинди үзара аңлашу. Җитмәсә, кызы өчен дә ачуы килә хатынына. Бәбәй тугач та аңа тапшырган иде — бала ничек үсә, аңа ни кирәк, ни җитми — сорашып та карамады. Ә ана кеше, киресенчә, Камиләне ифрат яратты. Үзе авырлыкта үскән иде — кызының һәр теләген үтәргә тырышты, аңа һич каршы килмәде. — Әле тегене алып бирде, әле моны. Нәтиҗәдә бары тик үзенчә генә яшәргә өйрәнгән, үзе турында зур уйлаучан эгоист үсте. Дөрес, яшь чагында эшкә уңган иде. Моны Мәүлетбай соңыннан аңлады аңлавын, ләкин терсәк якын да, тешләп булмый. Ичмасам, күңел юатырга оныгы да юк бит. Тискәре кыз аны шушы бәхеттән дә мәхрүм итте. Шуның белән уйнап көн үткәрер, күңелсез уйларын таратыр иде. Йә, ярый, хатыны да, кызы да эшкилмәгән булсын ди, ә үзе, үзе нәрсәгә иреште соң? Шушы яшькә җитеп, ни акчасы, ни почеты юк. Гомер заяга үтте, ахыры, заяга. Моңа кем гаепле, кем? Үземе, әллә башка берәр кешеме? Шушындый кургаштай авыр уйлардан ул барган җиреннән туктап калды. Йөрәге чәнчеп алгандай итте. Аның, беренче тапкыр, аягы өенә тартмады. (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (10) X Мәүлетбай чыгып киткәч тә әле, Хөснулла идән уртасында утыруын белде. Аның башында төрле уйлар кайнаша иде. Атасыз бала чагын, авыру әнисен күз алдыннан үткәрде. Хөснулла белә-белгәннән бирле ул түшәктә булды. Тышта уйнап, күңелен күтәреп кайта да, өйгә кереп, әнисенең ыңгырашуын ишеткәч тә, боегып, җитдиләнеп китә торган иде... Ә шулай да балачак — күңелле чак, ваемсыз чак инде. Иртәгә ни булырын, ниләр күререңне уйламыйсың да, күз алдына да китермисең. Үскәч, балигъ булгач, кирәкне бирә икән дөнья. Кинәт аның исенә үсмер чактагы бер хәл төште. Күрше авылга кунакка барган иде. Кичке уенга чыктылар. Шау-гөр килеп, яшьләр уйный. Гармун, дәртле җыр тавышы, тыпырдап биюләр. Шундый күңелле!... Шулчак авыл башыннан берәү йөрәкне өзеп җырлап җибәрде: Әнкәй мине тугачтын да Ак биләүгә биләгән. Ак биләүләргә биләгән — Бәхете булсын, димәгән... Ниндидер аяныч тавыш белән җырлаган иде ул кеше. Күрәсең, эченә сыймаслык кайгысы булгандыр. Бу җыр Хөснулланың да хәтеренә уелып калды. Күңеле төшкән, кәефе кырылган чак булды исә, эченнән генә шул җырны көйли иде. Менә әле дә уйламаганнан соңгы сүзләре искә төште: «бәхете булсын, димәгән...» Әллә соң әнисе чынлап та аңа бәхет теләмәгәнме? Югыйсә, бер кешегә шулчаклы кайгы килер идемени?! Тукта! Нишләп әле әнисе аңа бәхет теләмәсен, ди. Әнисе алдында гаебе бармыни аның?... Хөснулла балалык елларын, яшьлеген тагын барлап чыкты.— Юк, ул аны беркайчан да рәнҗетмәде... Алайса аның шушы бәхетсез язмышы өчен кем гаепле? Кем? Уйлады, уйлады, ләкин гаепле кеше табылмады. Кинәт ниндидер эчке бер тавыш аңа: «Син үзең, син гаепле», — дип эндәште. Хөснулла сискәнеп китте: ничек инде мин? Кеше үзенә-үзе дошманмыни? Ләкин теге тавыш һаман «син, син», дип кабатлады... Хөснулланың маңгаеннан салкын тир бәреп чыкты. Ул үзен кая куярга, нишләргә белмичә, торып басты да ишекле-түрле йөри башлады: нишләп ул гаепле? Нәрсәдә аның гаебе?... Менә аңың зиһене ачыкланып китте һәм хаталарын аерымачык итеп күз алдына китерде! Шуннан ул үз-үзе белән бәхәсләшә, үзен аяусыз рәвештә сүгә, йөрәген камчылай башлады. Теге тавыш аңа: — Нигә син хатыныңның гаепле икәнен беренче тапкыр белгәч тә, аерып икенчене алмадың? Камилә сине башта гомергә бапасызлыкка дучар итте, аннан, мәсхәрәләп, өстеңнән көлде... Хөснулла җавап эзләде. — Соң мин аны үлеп ярата идем! Минем өчен аннан да чибәр, аннан да ягымлы кеше җир йөзендә юк иде бит. Аның сөлектәй буе, нечкә биле, ап-ак түгәрәк йөзе теләсә кемне әсир итәр... Аннан, аерыл, дип әйтүе генә җиңел. Йөрәк җепләрен өзәргә, кеше алдында оятны күтәрә алырга күпме көч кирәк!.. Миндә булмады андый көч!... — Менә, күрдеңме? Димәк, син йомшак! Моңа беркем дә гаепле түгел. Син бит хатыныңны бер генә түгел, ике тапкыр гафу иттең. Ә кеше ике тапкыр ялгышмый. Икенчесендә ул эшне уйлап, ни белән бетәрен белеп башкара... Ярый, монысы шулай. Сиңа заводта бинахакка партия җәзасы бирделәр. Нигә авызыңны ябып калдың?... — Соң мине бит беркем дә көрәшергә өйрәтмәде. Мин генә түгел, барыбыз да, башка суксалар да, арттан типсәләр дә, эндәшмәскә өйрәнгән идек бит инде... — Син үзең өчен генә җавап бир... Шушы җәзаны инкар итәргә, үзеңнең дөреслегеңне исбат итәргә тиеш идеңме?.. Нигә җавап бирмисең? Шул-шул... Ул гына түгел, сине эштән куып чыгаргач та эндәшмәдең дә, бюро начальнигы белән директордан башка дөнья беткәнмени?... Югарыдагы инстанцияләргә мөрәҗәгать итәргә иде... Койрыгына бассаң, елан да чага, ә син — кеше!... — Соң, завод директоры партиянең шәһәр комитеты секретаре белән дус. Барыбер аны якларлар иде... — Алдашма! Син аннан да югарыга мөрәҗәгать итә ала идең. Бу синең пешмәгәнлегең, принципсызлыгың, аннан килеп, аракы белән дуслашуың аркасында булды. Хәмер белән харап туганлаштың бит! Ул сиңа эшне, вазифаны алмаштырды. Шуның аркасында син үзеңә-үзең ышанмый башладың. — Монысы дөрес... — Нигә тавышың акрын чыга? Дөрес икәнлеге ап-ачык, бөтен кешегә билгеле. Тагын да, нишләп син арендада эшли алмадың? Синең трактордан китүең Камилә белән Рәмис өчен генә түгел бит!.. Сиңа озын көн буе эшләве авыр булды. Син авырлыктан курыктың, чөнки шәһәрдә сәгатьле эштә, җылы бүлмәдә кәгазь сызып утырып, басуда тир түгүдән бизгән идең. Син — ачыган ялкау!... Менә шулай, үзенә-үзе суд ясады Хөснулла һәм үзен бар яктан да гаепле итеп тапты. Ниһаять ул бер карага килеп, ишек бавына тотынды. Караңгы төшкән иде инде. Тәрәзәләрдән урамга көлтә-көлтә булып яктылык сибелә. Еракта, үрге очта, адашкан сарык бәрәненең кычкырганы ишетелде, кемдер атта чабып үтте, күрәсең, көтүгә илтәләр. Кайдадыр эт өрде, кемнеңдер казлары каңгылдады. Җылы, тыныч... Азнакаев авыр сулап куйды да кычыткан үскән ызан буйлап бәрәнге бакчасын үтте һәм, череп ава башлаган киртә аша сикереп чыгып, урманга таба атлады. Түбән очта гармун уйнап җибәрделәр. Җыр тавышы ишетелде. Яшьләр клубка бара шикелле. Ләкин атлаган саен ул тавыш ерагайды, бераздан бөтенләй ишетелми башлады. Бөтен тирә-як тып-тыныч. Юл бодай басуына килеп керде. Әкрен искән җилгә башаклар шыбырдашты. «Кайда барасың, Хөснулла, кайда?» — дигән төсле булдылар. Ләкин аларга игътибар итмәде; Басуны үтеп, урман сукмагына борылды. Борынга төрле үлән, агач исе килеп бәрелде. Күктә болытлар куергандай булды. Йолдызлар сирәк, тонык булып ята, Агачлардан шыбыр-шыбыр нәрсәдер коела, үләннәр кошмы-җәнлекме йөргән шикелле кыштырдап куя. Шулайдыр. Монда көндез дә, төнен дә тормыш дәвам итә. Хөснулла ниндидер шырлыкка килеп керде. Күзгә төртсәң дә бернәрсә күренерлек түгел, Шулай да түмгәкләргә, егылган агачларга абына-абына алга барды. Менә бер яланга килеп чыкты. Болытлар ничектер сыегайган төсле тоелды, ай яктысы күренде. Төсмерләп, ул бер ташка барып утырды. Ләкин шундук торып китте. Тирә-ягыннан карманып коры утын, чыбык-чабык җыя башлады. Ал арны китереп өйде һәм шырпы сызып җибәрде. Корыган яфракларга ут шундук кабынды. Ялкын һәр агачны ялмады. Азнакаев тагын бер кат үткән тормышын исенә төшерде, әнисен, бала чактагы дусларын, заводны, бигрәк тә янгын сүндерүчеләр командасындагы иптәшләрен искә алды. Учактан акланга төрле кыяфәттә күләгәләр төште. Алар ут януына карап бер үсте, бер тәбәшәкләнде. Әйтерсең, кемнәрдер чүкәеп-чүкәеп бии иде. Ниһаять, агачлар янып бетте. Бары куз гына искән җилгә кызарып калды... — Вакыт! — диде Хөснулла. — Хуш, дөнья!... Ул кесәсеннән алдан әзерләп салган бауны тартып чыгарды. Бер башына аягы белән басып, икенче башыннан ике кулы белән тотып тартып карады. Канәгать булды. Бау нык, өзелерлек түпел. Шуннан якында гына торган каен башына менеп китте. Бер юан гына ботакны сайлады. Бауның бер очын муенчак итте дә, икенче башын нык итеп бәйләп куйды. Күккә карады — аны кара болыт басып алган иде. Ай да, йолдызлар да күренми. Учак булган үрынга күз салды — аның да кузлары сүнгән, кап-кара булып тора. Башка күзләр нәрсә юк — ул муенчакны башы аша киде дә, аякларың ычкындырды. Элмәк шундук муенын буып алды, аның тыйы кысылды, һава җитмәүдән йөрәге әчетә башлады. Күзләре менә-менә чыгып китәрдәй булып авыртты. Муеныннан бау түгел, әҗәл буып алганын аңлады Хөснулла, һәм кинәт аның яшисе килә башлады. Нишләп әле ул үз теләге белән якты дөньядан китә?.. Моның белән нәрсә исбат итә, кемгә үч итә? Камиләгәме? Ул ыжламаячак та, бәлки, көлеп кенә куяр, яшәргә дә кулыннан килмәде бит аның, дияр. Рәмискәме? Анысы да, бәлки, сөенер генә... Инде рәхәтләнеп, икесе шатланышып, көлешеп һаман бергә фәхишлек кылырлар... Ә ул бу вакытта җир астында черер. Инде таң атуын да башкача күрмәячәк, кошлар сайравын да ишетмәячәк... — Юк, моңа юл куярга ярамый. Ничек тә яшәргә, бу элмәктән котылырга!... Ул әҗәл белән көрәшә башлады. Куллары белән бауны бушатмакчы булды. Юк, булдыра алмады. Канат буйлап менгән кебек куллары белән бауга тотынып өскә күтәрел мәкче булды — көче җитмәде. Аның тыны бөтенләй кысылды, күз аллары караңгыланды, секунды-секунды белән сулышы югалды. Хөснулла һава күбрәк кермәсме дип телен авызыннан чыгарып салындырды. Ләкин файдасыз. Аның бу дөньяда соңгы секундлары җитте. Ул җан ачуы белән селкенергә, бәргәләнергә тотынды. Шул чак агачка бәйләнгән элмәк бушап китте шикелле, сыгылган ботактан бау шуып ычкынды. Азнакаев аска тәгәрәде һәм башы белән баягы ташка килеп бәрелде. (Дәвамы бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (11) XI Менә ул һушына килде. Аңа ни булды, кайда ята? Бернәрсә хәтерли алмады. Күзләрен ачты: көнчыгышта аксыл томан булып яктылык сызыла. Күктә берничә генә йолдыз җемелди. Димәк, төн белән көннең кул бирешкән чагы! Озакламый таң атачак. Хөснулла кузгалмакчы булды, ләкин калкыткан башының авыртуына түзә алмыйча кире җиргә салды. Ул битен, чәчләрен, яңак сөякләрен кулы белән сыйпап карады. Аның кулы сылашып торган сыекчага буялды. Азнакаев бармакларын күзләренә якын китерде — алар канга баткан иде. Шуннан гына Хөснулла кичке хәлләрне исенә төшерде. Аның йөрәге «жу» итте: әгәр бау ычкынмаган булса?! Әлеге минутта шушы агачта аның үлек гәүдәсе асылынып торыр иде бит... Тәне чымырдап куйды. Әллә куркудан, әллә чирканудан үзендә ниндидер көч тоеп, торыр китте. Тизрәк өйгә кайтырга, кеше күргәнче, юынырга, адәм рәтенә керергә. Урманның сирәгрәк җирен төсмерләп, ул кайтыр якка омтылды. Башы, муены авыртты, ләкин игътибар итмәскә тырышты — алпан-төлпән булса да авылга таба атлады. Ә тирә-якта кош-корт бәйрәм итте: сандугачлар сайрады, бер куактан икенчесенә сикереште, урман эченнән әллә нинди кошлар тантаналы тавышлар бирде. Туачак таңга шатлана иде алар. Тормыш дәвам итә бит. Хөснулланың да күңелендә ике тойгы: берсе — исән калу шатлыгы. Чөнки үлеп карады, үлемнең мәртәбә түгел икәнлеген аңлады. Шушы якты дөньядан китү — ахмаклык бит! Бәхетенә, исән калды! Югыйсә шушы иртәнге тормыш тантанасын башкача күрә алмас иде бит! Икенче тойгы — гарьлек, үз-үзеннән чиркану. Йә инде, нинди көнгә барып җитте бит, хәтта үзенә-үзе кул салды. Ир кеше өчен моннан да хурлык, түбәнлек бармыни?!. Бер көчсезне яклап яки дөреслек өчен, азатлык өчен җанны бирергә була. Ә инде үзеңнең пешмәгәнлегеңнән дөнья кую? Тфү! Андый кешене гадәттә күмәргә дә килмиләр бит. Менә нинди хәлгә җитте самолетлар төзергә хыялланган Хөснулла! Ул бу җирдән ничек тә ераграк китәргә, йортына кайтып ятырга, онытырга тырышты. Бәхетенә каршы, аңа беркем дә очрамады. Кичәгәчә бәрәңге бакчасы аша гына ихатасына үтте һәм өенә керде. Ут яндырмады — чөнки яктырган иде инде, утсыз да күреп була. Ул көзгегә карады: аның башы, күз төбе шешкән иде, муенында бау эзе кызыл балдак булып беленеп тора. Хөснулла тиз генә башын, битен, муенын юды да, ишекне бикләп, караватка менеп ятты... Өч көн тәгәрәде ул. Бер уяна, бер йоклап китә. Әле саташа, әле мие аекпанып китә. Йә исән калганына сөенә, йә кылган эше өчен үзен-үзе күралмый өзгәләп ташлардай була. Шушы вакыт аның бөтенләй ашыйсы килмәде, бары тамагы кипте: торды да су эчте, торды да су эчте. Өч көнгә бер зур чиләк су җитте. Кемнәрдер килгәләп ишекне тартып карады — ләкин ул ачмады. Киресенчә, өйдә кеше барын сиздермәскә тырышты. Дүртенче көнне башының авыртуы басылгандай булды, беренче тапкыр карыны ачты. Азнакаев теләр-теләмәс кенә торды. Иң башта көзгегә барды — аны сакал-мыек баскан, ләкин шешенгән, кара янган җирләре кайткан иде. Ул чәй куеп эчте, аш салды. Аннан мунча ягарга чыгып китте. Атна дигәндә кеше рәтенә керде Хөснулла. Яра урыннары төзәлде, бары тик арлы-бирле башы гына шаулап куйды. Ләкин инде анысы, Шагали әйтмешли, хәер генә. Иң мөһиме — исән калды, рухи төшенкелек бетте. Хәзер инде алдагы тормыш, эш турында уйларга кирәк. Ул әйбәт кенә киенде дә колхоз идарәсенә китте. Көмешбаев аны якты чырай белән каршы алды. — Йә, нинди җил ташлады, арендатор? Хөснулла моңсу гына елмаеп куйды: — Минем кулдан килмәде бу эш. — Нишләп? — рәис аптырап китте.— Шушындый егетләр дә бирешкәч?! — Менә шулай килеп чыкты инде. — Азнакаев серне чишүне кирәк дип тапмады. — Соң, берәр сәбәбе бардыр бит инде дип төпченде Мөнир. — Кеше эшләмәслек эш түгел дә. Ләкин Азнакаев җавап бирмәде, башын гына аска иде. — Бәлки, үзеңә аерым җир алырсың? — дип рәис беренче тапкыр әйткән тәкъдимен кабатлады. Аннан, нидер сизенгәндәй итте шикелле. Инде аренданың нәрсә икәнен беләсең... Теләсәң, фермер бул. — Юк, булмый, — диде, аптырагач, Азнакаев. — Минем хатын белән эшләр начар. — Ә-ә! — Көмешбаев аңлады. — Булгалый-й... Үзе: «Ирне ир иткән дә хатын, хур иткән дә хатын»,— дип уйлап куйды. — Нишләргә уйлыйсың соң? — Белмим. Һәрхәлдә авылда калып булмый... — Ә күңелең нәрсәгә ята? — Самолетлар төзергә! Рәис көлеп җибәрде. — Бездә андый производство юк. Без икмәк үстерәбез, ит, сөт җитештерәбез. Кирәк булса, самолетны безгә җибәрәләр. Хөснулла үзенең юләр хәлендә калуын аңлады. — Ачык итеп әйтеп бирә алмадым шикелле, — диде ул уңайсызланып. — Мин — конструктор, заводта яңа самолетларның кайбер өлешләренә конструкцияләр төзедем. Башка машиналарны да төзеп булыр иде, мөгаен. — Кызганычка каршы, безгә конструкторлар да кирәкми. Безгә җирдә эшләгән, җир яраткан кешеләр кирәк. Азнакаев сүзнең беткәнен көтмичә торып ишеккә атлады. — Тукта әле, ашыкма, — Көмешбаев үзе дә сикереп торды. Кинәт аның башына бер уй килде. — Бәлки, кооператив ачарсың. Хөснулланың сүнеп барган өметләре тагын кабынды: — Нинди? — Ниндиме? — Рәис ияген тотып ишекле-түрле йөри башлады. — Менә нинди. Авыл хуҗалыгында әле һаман кул көче күп кулланыла. Чөнки ул — күп тармаклы. Анда исәпсез-сансыз операцияләр башкарыла. Заводлар әлегә һәр вак-төяк эшкә механизмнар эшләп чыгарып җиткерә алмый. Кайчан җиткерере дә билгеле түгел. Чөнки хуҗалыкта моңача булмаган тармаклар, эшләр килеп чыгып тора. Менә шуларга җиһазлар ясаганда шәп булыр иде. — Ничек итеп? — Бик ансат. Үзең шикелле тимер-томырга мөкиббән киткән, башлары эшләгән, куллары алтын егетләрне җыясың да «Стандарт булмаган Җиһазлар ясау» кооперативы оештырасың. Талантлы егетләр табылмый булмас. — Сез моны мөмкин дип уйлыйсызмы? — Хәзер бөтен нәрсә дә мөмкин. Азнакаевның күзләре очкынланып китте. Бу бит нәкъ ул теләгән, аның эше! Ләкин аның күңеле тагын сүрелде: — Башлап җибәрергә акча кайдан алмак кирәк? — Анысы өчен кайгырма. — Мөнир үзенең районда хуҗалыклар советы председателе икәнен әйтте. — Банктан ссуда алырга ярдәм итәрбез, урын да табарбыз. Тик колхозларга, совхозларга барып, аларның хаҗәтләрен белеп, заказны алардан аласыз. Кабинеттан Хөснулла канатланып чыгып китте. (Ахыры бар.)
    0 комментариев
    0 классов
    Наил КОТДУСОВ. Үзеңнән сора. Повесть (12) (Ахыры) XII Рәмис чынлап та ярата иде Камиләне. «Үсмер чагыннан ук күз атып йөрдем» — дигәне дә алдау түгел. Көләч йөзле, зифа буйлы бу кыз аның күңеленә һәрвакыт якын булды. «Үземнеке булачак», — дип уйлый торган иде күргән саен. — Тик чак кына үссен әле!...» Ләкин аның үсеп җиткәнен дә, кияүгә чыгарга Хөснуллага ризалык биргәнен дә сизми дә калды. Аларның туе мәҗлесенә чакырылгач, берчә аптырады, чибәркәйне эләктерә алмаганына берчә өзгәләнде. Ләкин аны ничек тә кулына төшерергә, дигән уеннан кайтмады. Хәтта Хөснулланың туган булуы да Рәмисне туктата алмады. Чөнки ул тумыштан көнчел, үзсүзле иде: нишләп әле шундый чибәр хатын аныкы түгел, ә Хөснулланыкы булырга тиеш? Менә ул теләгенә иреште: Камиләне ташлап, ире шәһәргә китте. Инде бернинди дә тоткарлык калмады. Ул — буйдак. Ә кеше сүзенә төкереп тә бирми Рәмис. Ләкин көтмәгәндә Камилә кәҗәләнде. Сәбәбен дә әйтеп тормыйча, очрашудан кискен баш тартты. Рәмис өйләнде. Баласы булды. Инде күңеле утырган иде — Азнакаевлар кабат кайтып төште. Аның йөрәге тагын урыныннан купты. Ул тагын уйланды, үтсә дә, сүтсә дә магазинга керде, күрешү турында сүз кузгатты, хәтта бала-чага урынына ялынды. Һәм Камилә яңадан риза булды. Рәмис ни, үзе хуҗа булгач, вакытын ничек тә тапты. Алар ике ай чамасы очраштылар. Һәм менә Хөснулла тагын китте, тагын Камилә үзе калды. Ләкин бу юлы инде Рәмис азат түгел иде. Хәзер ул кеше сүзеннән курыкты, гаиләсен ташлыйсы килмәде. Рәмис магазинны урап үтә башлады. Ләкин очрашу дилбегәсен хәзер үз кулына Камилә алды. Чөнки Рәмиснең үзеннән качарга уйлаганын шундук сизде. Ул инде теге вакыттагы иләс-миләс үсмер түгел, утны-суны кичкән тәҗрибәле хатын иде. Моңа чаклы «сине үлеп яратам» дигән кешенең бер көнне магазинны читләтеп урамның икенче ягыннан үтеп барганын күрде дә, йөгереп чыгып кул болгады. Рәмиснең борылып килүдән башка чарасы калмады. Югыйсә, Камиләнең урам тутырып кычкыруы да бар. Шул гына җитмәгән иде. Ул, кереп, ясалма итеп елмаеп исәнләште. Ә теге туп-туры: — Нигә качып йөрисең? — диде. — Юкны сөйләмә, нишләп качыйм, ди. Бары бу арада вакыт тар. Ләкин Камиләнең күзендә утлар уйнады. — Мине сантыйга санамакчы буласыңмы? Менә дигән ирдән аерттың да, койрыгыңны сыртка салмакчы буласыңмы? — Соң, минем дә гаиләм бар бит. Апарны ташлап, синең яныңа чыгып йөгерә алмыйм ла инде, — дигән булды Рәмис. Камиләнең йөзе катыланды: — Башта уйларга кирәк иде. Хәзер инде соң... — диде дә, тегенең дә кәефе бозыла башлаганын сизеп тавышын йомшартты. — Ярый, ярый, җебеп төшмә. Муеныңа асылынырга уйлаганым юк. Миңа айга бер очрашсак та җиткән... Ә бүген бер үк кил инде, бигрәк тә сагындым... — Ул кеше-фәлән күрмәсен дип тиз генә Рәмиснең кулын кысты да, магазинына кереп китте. Алар үзләренә генә билгеле урында очраштылар һәм мотоцикл белән урманга җилдерделәр. Бүгенге очрашуга Камилә ныклап әзерләнгән иде. Акланга барып туктагач та сумкасыннан алып ашъяулык җәеп җибәрде. Анда коньяк, пешкән тавык, хәтта икрасына кадәр чыгарып куйды. — Нинди бәйрәм бүген? — диде Рәмис авызын ерып. Хатын кешенең йөзе балкып китте: — Синең белән очрашу минем өчен зур бәйрәм. Соңгы вакытта сирәк тә киләсең. Әйдә, утыр. Ул ирнең биленнән кочаклап, янына утыртты. — Я, хуҗа бул, сал. Иркенләп бәйрәм иттеләр алар. Теге коньяк артыннан икенчесе килеп басты. Бик озак утырдылар. Кайтырга чыкканда караңгы төшкән, хәтта ай да, йолдызлар да күренми — болыт каплаган. Аның урынына боларның күңелендә кояш балкый иде. — И-и, дөньяда бер генә яшибез!... — Рәмиснең кәефе шәп, ул газны җәлләми басты. Ләкин, урман-яланны артта калдырып басу юлына кергәч кукуруз арасыннан кинәт бер әби килеп чыкты да, мотоцикл аны бәреп тә җибәрде. Ә шайтан арбасы үзе аумады — пассажирлар егылып төшмәде. Бары Камиләнең: — Туктатма, тизрәк... — дигән әче тавышы гына җилгә эләгеп калды. Бозау эзләп йөргәндә Мәүлетбайның карчыгын машина тапап киткән, дигән хәбәр иртәгәсен бөтен авылга таралды. Карты-яше Мәүлетбайларга хәл белергә җыелды. Әбине төнлә ашлык ташучы бер машина табып алып кайткан. Аның һушы бар, теле юк. Озакламый врач та килеп җитте. Көмешбаев та монда. Авыруның башы янында Мәүлетбай, аягы очында — Камилә. Аның йөзе ап-ак, иреннәре кысылган. «Бигрәк кайгыра, мескенең», — дип җәлләделәр аны хәл белергә килүчеләр. Врач тыңлады, күкрәгенә, аркасына суккалады да, рецепт язып кайтып китте. Авыру шундук биргән даруны эчте дә йоклап китте. «Иншалла, үтте ахыры», — дип таралышты халык. Һәркемне бер сорау борчыды: нинди машина бәргән? Милицияләр эзләнергә, сорашырга кереште. Ләкин нәрсәдән башларга, кайдан очын табарга белмәделәр — чөнки иртәнгә чаклы юлдан күп машина, ат үткән — урак өсте бит. Ә ичмасам бер шаһит булсачы! Камилә үзен ике ут арасында, алай гына да түгел, кызган табадагы балык кебек сизде. Беренчедән, әнисенең имгәнүендә үзенең гаепле булуы йөрәген әрнетте. Икенчедән, белә торып та, дөресен әйтә алмавына әрнеде — әйтсә, аның чит ир белән уйнаш итеп йөрүен бөтен авыл беләчәк һәм әтисе белән әнисен икеләтә авыр булачак. Ә әнисе аңа бигрәк җәл иде. Ул бит кызына бөтен йөрәк җылысын бирде. Аның өчен бер нәрсәне кызганмады, иркәләп кенә үстерде. Әтисеннән еллар буе ягымлы сүз ишетмәгән бала әнисенең кайнар кочагында яшәү тәмен белеп үсте. Һәм аның бөтен изгелекләренә менә ничек итеп җавап бирде. Кеше дип санарга хаклымы соң ул үзен?... «Гафу ит, әнием, сине имгәтеп ташлаучыларның берсе — синең кызың. Ләкин моны әйтә алмыйм... Үзең шулай итеп тәрбияләгәнсең мине», — дип өзгәләнде Камилә. Магазин ачылганын Рәмис зур түземсезлек белән көтеп, читтән күзәтеп йөрде. Үзе машина тавышы килдеме — сискәнеп китә. Менә-менә артыннан милиция килеп, алып китәр төсле тоелды аңа. Камилә халатын киеп өлгердеме-юкмы, ул аның артыннан ук килеп керде. Аның да йөзе кәгазь кебек ак иде. — Ничек? — диде ул тупсаны атлау белән. Сөяркәсе арты белән борылды да әйберләрне рәтләп, бер урыннан икенче урынга күчерә башлады. Рәмиснең түземлеге бетте: — Йә, әйт, үтермә. Ничек анда эшләр? Камилә аңа ачулы итеп карады. — Ату белмисең! — Әниемнең башына җиттең — менә шул. — Уф, беттем... — ир кеше ике чигәсенә тотынды. — Кем таптатканын сизмәделәрме? — диде ул бераздан. — Язмышың минем кулда! — Камилә тыныч кына, тәкәббер итеп әйтте дә кладовойга чыгарга атлады. — Камилә, үтермә, мәңге синеке булырмын! — Рәмис бөтенләй үз-үзен югалтып, прилавка аша сатучыга кулларын сузды. Ләкин Камиләнең күңеле таштай: — Башта бул, аннан сөйләшербез. Берничә көннән соң бөтен халыкны таң калдырып, Рәмис кызы белән хатынын кайтарып җибәрде. Алар суд белән аерылыштылар. Шулай ук Камилә дә ире белән тормавын законлаштырып куйды. Һәм алар — ике азат кеше, язылышып, яңа гаилә корып җибәрде. Тик капканның бигрәк мәкерлесенә эләккәнен тиз аңлады Рәмис. Яшь чагындагы теремек эшчән кыз түгел иде инде бу. Йорт эшләреннән тәмам бизгән. Мал турында сөйлисе дә юк. Әллә шәһәр бозган, әллә Хөснулланың малы юклыгы шулай иткән. Ничек кенә булмасын, эштән кайттымы, барсына да Рәмис йөгерде. Яшь хатын үзен саклап, чәчен-битен майлап телевизор каршында утыра бирде. Менә өзгәләнде, менә бәргәләнде Рәмис. Тегене чәйнәп ташлардай булды. Ләкин юк! Законын-фәләнен өйрәнеп кайткан Камилә! Тырнак белән чирт — тәпәч белән сукты, дип сөрән салачак. Һәм аңа ышаначаклар... Ә ташлап китә алмый — шундык кулга алачаклар... Моны яхшы анлый ул. Эх, нигә генә бәйләнде соң бу елан белән. Иренә хыянәт иткән хатында өмет бармыни?!. Элеккеге гаиләсен исенә төшерде, кызын сагынды. Бу турыда ачыктан-ачык әйтә башлады. Өйнең яме китте: көн талаш, төн талаш, Камилә ягыннан милиция белән янау! Камиләнең әнисе үлеп киткәч, Рәмис иркен сулап куйды. Озакка сузмый яшь хатынны аерып та җибәрде. Ләкин Камилә барыбер отылмады: Рәмиснең байлыгы күп иде, судлашып: яңа гына сатып алган өр-яңа машинасын үзенә яздырды. Теге кул гына селтәде: тик китсен генә. Яңасы табылыр. Исәнлеге булса, кулыннан эш килә аның. Шуннан, барып гафу үтенеп, ялынып-ялварып, кызы белән беренче хатынын яңадан алып кайтты. XIII Ел мул килде. Ашлыклар күперелеп, бәрәңге-чөгендерләр тәгәрәп уңды. Маллар да көр: итне дә, сөтне дә җәлләми бирәләр. Район хакимияте эшләгән эшнең бер йомгагы булсын, дип авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре көнендә районның эш казанышлары күргәзмәсен оештырырга булды. Бу эшкә барсы да ихлас тотынды. Һәр хуҗалыкка урын бүлеп бирделәр. Алар аны бер-берсе белән ярышып, матур итеп төзеделәр, буядылар, бизәделәр. Бер урында колхоз, совхоз үзәкләренең гомум күренешен чагылдырган фоторәсемнәр, икенче җирдә аларны тагын да үстерү буенча генплан күчермәсе, аннары соңгы елларда алынган уңышны, сөт савымын, ит җитештерүне күрсәткән таблицалар, хуҗалык алдынгыларының портретлары... Шунда ук иң күп продукция бирә торган маллар: сыерлар, сарыклар, дуңгызлар, сабантуйларда җиңгән атлар киртәләп куелган, киштәләрдә үзләре үстергән бөтен нәрсә: бодай, арыш, арпа, солы, үлән орлыгы, бәрәңге, чөгендер, кишер, помидор һәм башкалар. Күзеңнең явын алырлык. Бер рәт фермерларга, арендаторларга бирелгән. Хөснуллалар кооперативы да үзенә урын алды. Алар эшләп чыгара башлаган һәм ясаячак җиһазларының үрнәкләрен үзләренең павильоннарына тезеп куйдылар. Әлегә әйберләр күп түгел, ләкин бик кирәкле. Монда капчыкларны җирдән алып транспортка төйи торган күтәргеч, бозауларга группа белән сөт эчерергә имезлек, тизрәк үсеп чыксын һәм уңдырышлы булсын өчен орлыкларны электр тогы белән эшкәртүче машина, мал абзарларында дымлылыкны тиешле микъдарда тотучы автоматик прибор, егылган ашлыкны күтәрүче, орлыкны чәчкечкә бушатучы җиһазлар һәм башкалар. Хәтта кәбестә, помидор җыю машиналары да бар. Аларның экспонатлары янында кеше бигрәк күп. Һәркайсы мактый, сатып алып, үзләрендә эшләтеп караганнары рәхмәт әйтә. Яңа заказлар бирәләр. Шунда ук килешүләр төзелә. Күтәренке күңел белән чыкты Азнакаев күргәзмәдән. Соңгы берничә елда беренче тапкыр үзеннән-үзе канәгать булды. Ниһаять, тормышта урынын тапты, шикелле. Башына да, кулларына да килешкән эш булып чыкты бу. Автобус тукталышында икеләнеп калды ул? Кая барырга? Әллә авылга кайтып килергәме? Теге киткәннән бирле аның өенә бик кайтканы юк. Монда да әлегә тормышы әллә ни алга китәлмәде: тулай торакта карават — бөтен байлыгы шул. «Арбаның алгы тәгәрмәче кая тәгәрәсә, арткысы да шунда тәгәри, дип сөйлиләр иде, дөрестер инде...» Бу күңелсез уйлардан аның тәне өшеп, калтырап куйды. Дөнья тагын ямьсез, котсыз тоелды. Ноябрь ае гына булуга карамастан, көне дә ничектер караңгы, күңелсез иде. Җитмәсә, әче җиле үзәккә үтә. Чынлап та, кая барырга соң? «Ярый, автобус кайсы якка килеп туктаса, шунда утырып китәм», — дип карар итте Хөснулла, җилгә арты белән борылып. Кинәт машина кычкырткан тавышка сискәнеп китте ул. Караса — кырыенда «Жигули» тора. Руль артында — Камилә. — Әйдә, алып кайтам, — диде ул елмаеп — әйтерсең, алар арасында берни булмаган. Көтелмәгән хәлдән Азнакаев беразга аптырап, икеләнеп калды. Моны күреп, Камилә машинадан чыкты. — Йә, Хөснулла, үпкәңне оныт инде. Кайтыйк бергә җылы машинада. Авылга. Ләкин Хөснулла аңа нәфрәт белән карады да эре-эре атлап тулай торагына таба атлады. Камилә элекке иренең бөкерәйгән аркасына бераз карап торды да, иренен бүлтәйтте: «Харап, кем булып кыланган була, йолкыш...» Шуннан ят бер тавыш белән кычкырды: — Ялангач тугансың, ялангач үләрсең. Ачу белән ишеген «шап» итеп япты да, «Жигули» атылган ук кебек алга очты. Ләкин Хөснулла артына әйләнеп карамады. Аның адымнары инде нык, ышанычлы иде.
    0 комментариев
    0 классов
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
  • Класс
Показать ещё