Зөлфә Фәйзетдинова — Балачак дустыма
Балачак.
Безнең табигатьнең кышкы матурлыгын әйтеп, сөйләп бетерә торган түгел. Бөтен тирә-юньне каплаган ап-ак кар юрган Җир-анабызны саклап, җылытып тора. Кышкы сафлык күңелләргә күчә. Туган якның салкын һавасын рәхәтләнеп сулап, без җаныбызга әйтеп бетергесез шифа, ләззәт алабыз. Уйлар, бөтерелеп, гамьсез балачагыбызның иң кадерле, иң татлы, инде башка әйләнеп кайтмас мизгелләре аша үтә.
Әти-әни канаты астында узган бу кадерле мизгелләрне хәтер аша үткәреп, аеруча зур җылылык белән искә аласың.
Туганнардан калган иске пәлтәләр белән йөрсәк тә, балачагыбыз иң рәхәт, тыныч заманаларга туры килде. Кышкы уеннар бигрәк мавыктыргыч булып истә калган. Җепшек көннәрдә, карны тәгәрәтеп, кар бабайлар ясау гадәткә кергән иде. Кечкенә кар йомарламнары ясап, бер-береңә атып уйнаудан да кызыгы юк иде инде! Тидерә алсаң, син - батыр, син - мәргән! Бер- беребездән кача-кача кар атыша идек.
Аһ, ул онытылмас еллар! Иң маҗаралысы - инешнең ялтырап торган боз өсте булгандыр, мөгаен. Су буенда үскән агачлардан шәбрәк кәшәкә таягы сайлап, күпер өстендә каткан ат тизәген шайба урынына йөртеп, хоккей уйный идек. Трактор як-якка эттереп киткән каты кар кисәкләреннән "капка" ясап куябыз. Менә китә уен, кызу бәрелеш! Шулай итеп, өйләргә караңгыланганда гына кайтып керәбез. Бозга каткан пәлтә итәкләре, итекләрне күргәч, әти-әниләр, ачулану урынына рәхәтләнеп көләләр иде.
Чаналарны өстерәп, тауга киткән чаклар да еш булды. Агачларны сарган сыкы-бәслар әкияти дөньяны хәтерләтәләр иде. Барасың шулай хыялланып... Менә без яраткан озын тау! Инде син барып җиткәнче, кайберәүләр шуып туйган булалар. Ләкин яңа төркем килгәч, кайтасы киләме соң! Тотынабыз шуарга! Чаналар кырыйга китеп, кар көртләре эченә чума Баштанаяк карга баткан өсләрне кагып төшереп, янә шууны дәвам итәбез. Кәеф күтәренке, бер- беребезгә карап елмаешабыз. Шактый вакыт үткәч, туңудан хәрәкәте акрынайган гәүдәләрне өстерәп, өйләргә юнәләбез. Күңелле итеп сөйләшә-сөйләшә, өйләргә кайтып җиткәнне сизми дә калабыз.
Ләкин кыз балага туган йортта озак яшәү мөмкин түгел шул. Аның урыны башка. Бу турыда да бераз әйтеп алыйм әле. Туып ускән Ташлы-Елгамны калдырып, яңа тормыш башларга Урта Шөн авылына күчәргә туры килде. Туган йортым бусагасын атлап чыгып киткәндә, башым әйләнеп, күз алларым караңгыланып китте. Сиздермәскә тырыштым. Хушыгыз, мине кадерләп үстереп, олы юлга чыгарган әти-әнием, җылы өем, чанада шудырган карлы тауларым, җиләк җыйган басуларым! Гомерем буе мине озата барып, якты хәтирәләрен генә калдырган балачагым! Алда мине яңа тормыш үрләре, олы сынаулар көтә....
Әлхамдүлиллаһ, сыналдык, сынатмадык. Тормыш алга куйган киртәләрне җиңеп, бүгенге көн ыгы-зыгысы белән яшибез. Ара-тирә балачакта бергә уйнап үскән дусларны очратып торам. Хәлләрне белешәбез, сөйләшәбез. Күбесе мәрхүмнәр инде. Исән чакларның кадерен белеп яшик, якын дусларым! Балачакның хәтере әйбәт аның - ул барысын да барлый, якты хәтирәләрне кабат искә төшерә. Бу җырымны сезгә багышыйм , балачак дусларым! Исеме дә
Балачак дустыма.
Зөлфә Фәйзетдинова көе һәм сүзләре.
Очам сиңа карлар булып,
Кунып шаян җилнең иңнәренә.
Урап кайтыйк әле балачакны,
Кар атышып уйныйк бергә-бергә.
Кушымта
Киләм әле яннарыңа,
Ак бураннар булып уралырга.
Син дә, әйдә, йоклап ятма,
Төренеп җылы мамык юрганыңа.
Кунам алсу бит очыңа,
Син яраткан энҗе карлар булып.
Бер кузгатыйм әле хисләреңне,
Калсын күңелең җылы назга тулып!
Кушымта шул ук.
Тәрәзәңне шакыйм әле,
Син яраткан сары песнәк булып.
Искә алып гамьсез балачакны,
Йөрик бергә тауда чана шуып.
Кушымта шул ук.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1