Акча исе. Повесть (7)
Кышкылыкка чəшке тун, юк, чəшке генə дə түгел, “шиншилла” атлы күсе тиресеннəн тегелгəн тун алып җибəрерлəр. Иң бай олигархларның бичəлəре шиншилла тун кия икəн, дип, гəзиттə укыган иде ул. Аягына бернинди көзгелəрдəн калышмый ялкылдап торган француз итеклəр. Бот төбенə җитə язганнары… Шиншилла тун киеп, башына гади дебет шəл ябынып йөрмəс бит инде. Ак төлке тиресеннəн тегелгəн бүрек тə юнəтергə туры килер. Карчыгының җитмеш яшенə бүлəк иткəн алкасы гади алтыннан гына, кечкенə, матур колакларына бриллиантлы алкалар алып тагу да мишəйт итмəстер. Боларына да ун миллионнан ким чыкмас… Менə сиңа кырык миллион. Калган уны инде Уфадагы балаларына.
(Дәвамы.)
Ə хəзерге караклар? Нинди юллар белəн кешелəрне,
хөкүмəтне талап баюларын тасвирларга хəтта Гоголь,
Салтыков-Щедрин, Ильф, Петровларның да фантазиясе
җитмəс иде. Нинди генə кыйтгада тумасыннар, нинди генə
миллəттəн булмасыннар, нинди генə ысуллар кулланма-
сыннар, аларны бер сыйфат берлəштерə: ничек тə зур
байлыкка ия булу, кеше ирешмəгəнгə ирешү, кеше кылан-
маганны кылану, бар дөньяны аптырату.
Сəфəргали Байтимеров бай яшəмəде, əмма тартып-
сузып та көн күрмəде. Байлыкка омтылдымы ул? Юк,
андый нəрсə аның ике ятып бер төшенə дə кермəде.
Гомумəн, нигə кирəк ул андый максат? Кешенең ике тама-
гы юк. Бүлə елгасы аръягына бернəрсə дə алып китеп
булмый, кəфенгə төрəчəклəр дə озатачаклар. Əлеге
“геройлар” да бит кабуын-капканнар, йота алмаганнар.
Чичиковны фашлыйлар, Остап Бендер да бəллүр хыялы
Рио-де-Жанейросына барып җитə алмый, румын чик сак-
чылары тарафыннан таланып, миллионыннан яза. Алары
алар инде, əллə булганнар, əллə булмаганнар? Хəзерге
Русиянең иң күренекле буры Березовский нинди язмышка
дучар булды? Лондондагы фатирында əллə буылып, əллə
агуланып тончыкты…
Сəфəргали карт байлык артыннан кумады, байлык
эзлəмəде, байлык аны үзе эзлəп тапты. “Бирəм дигəн
колына – чыгарып куяр юлына” – шушы була микəн? Бу –
Аллаһ эшеме, əллə шайтанныкымы?.. Ничек кенə булма-
сын, ул бит берəүне дə алдамады, берəүне дə таламады.
Көтмəгəндə кулына килеп кергəн бар байлыкны үз
мəнфəгатендə файдаланса?..
Əйтик, яңа йорт салды ди. Бер катлы гына түгел, хəзер
ике катлы белəн дə əллə кемнəрне көнлəштерə алмассың
– өч катлыны. Алдына мəрмəрдəнме, граниттанмы бага-
налар куеп, баганалар өстенə бакыр рəшəткəле “терраса”
атлы мəйданчык урнаштырып, “Рублевка” атлы авылда
яшəгəн Мəскəү байларыныкына охшатып. Əнə, əллə əнисе
яшендəге, əллə əбисе үк чаклы Алла Пугачевага өйлəнгəн
кəмитче Максим Галкин җиде катлы итеп төзеткəн. Шул
йортын фазенда дип тə, коттедж-фəлəн дип тə түгел,
замок, ягьни дə кальга дип атаган. Сəфəргали карт
андыена ук үрелмəс, өч катлы тыйнак кына коттедж
Зөлəйхасы белəн икесенə таман гына булыр. Йə, төзетте
ди, җəйге ямьле иртəлəрнең берсендə йокысыннан торып,
террасага чыгып басты ди. Күңелендə əлеге шул җыры:
“…Элеп куйдым читəнгə. Күзем төшсə, күңелем төшми
синнəн башка бүтəнгə”. Ул арада, көмеш чилəген тотып,
сыер саварга Зөлəйхасы килеп чыкты ди. Нигə көмеш?
Соң, миллионер бичəсе була торып, гади калай чилəк
тотып йөрмəс бит инде. Менə дигəн карагайдан буралган
абзарга чаклы да җəяү бармас, Ырынбур гипермаркетын-
дагы кебек эскалатор эшлəтеп куярга туры килер. Ярар,
шушы дөньяны коруга байлыгының егерме миллионы
китте ди.
Сəфəргали карт, маллары астын тазартып, бозавын
тауга чыгаргач, чөкердəшə-чөкердəшə, иртəнге чəй, юк,
чəй түгел, кофе эчəлəр. Аннары киенеп-ясанып чыгалар
да төймəсенə басмастан үкереп кабынырга торган салам
эскертедəй зур джипка утырып, гулəйт итеп кайтырга
Тукмаклыга, йə Ырынбурның үзенə үк сыпырталар. Тукта,
бəлки, иномарка джип алганчы, трактор гына алыргадыр?
Алдында – көрəк, артында соскы, тагарга – арбасы, саба-
ны, тырмасы, чалгысы, ургычы. Үзе дə бозавына урак
тотып үлəн урып йөрми, авылдашларына да ярдəм итə.
Тозкүз Гыйльваннан башкасына… Əмма тракторга утырып
Ырынбур белəн Уфага барып булмый бит. Димəк, икесе дə
кирəк!.. Тагын – ун миллион…
Үзенə əлеге кием-салымы да ярар. Түшенə орден-
медальлəре тагылган кəчтүме бар, кышын кияр туны бар.
Ə менə Зөлəйхасын баштанаяк затлы киемнəргə
төрендерергə кирəк булачактыр. Җəйгелеген Сəфəргали
карт анык кына күз алдына китерə алмады. Кышкылыкка
чəшке тун, юк, чəшке генə дə түгел, “шиншилла” атлы күсе
тиресеннəн тегелгəн тун алып җибəрерлəр. Иң бай
олигархларның бичəлəре шиншилла тун кия икəн, дип,
гəзиттə укыган иде ул. Аягына бернинди көзгелəрдəн
калышмый ялкылдап торган француз итеклəр. Бот төбенə
җитə язганнары… Шиншилла тун киеп, башына гади
дебет шəл ябынып йөрмəс бит инде. Ак төлке тиресеннəн
тегелгəн бүрек тə юнəтергə туры килер. Карчыгының
җитмеш яшенə бүлəк иткəн алкасы гади алтыннан гына,
кечкенə, матур колакларына бриллиантлы алкалар алып
тагу да мишəйт итмəстер. Боларына да ун миллионнан
ким чыкмас… Менə сиңа кырык миллион. Калган уны инде
Уфадагы балаларына.
Сəфəргали карт кибеткə чəй-шикəр алырга китеп бар-
ган карчыгын күз алдына китерде: башында – ак төлке
бүрек, өстендə – шиншилла тун, аягында бот төбенə җитə
язган французский итеклəр… Авылның бар бичəлəре
тəрəзəлəренə капланган, көнлəшүлəреннəн йөзлəре
бозылган. Күз алдына китерде дə, үзе дə аңгармастан,
кеткелдəп көлеп җибəрде.
Зөлəйхасы уянды, авыз эченнəн мыгырдангандай итте
дə, картын тагын диванга куып җибəрде.
Болар барысы да – йоклый алмый изаланып ятканында-
гы буш хыяллар. Карчыгы белəн аның үзенə ни кирəк?
Берни дə кирəкми. Хəлəл көчлəре белəн корган дөньялары
түгəрəк. Уфадагы балаларына кирəкме?
Юк. Кызы Таңсылу троллейбус йөртə, кияве Зəбир
то рак-коммуналь хуҗалыгында тир түгə. Машиналары
бар, фатир зурайткандагы ипотекаларын түлəп
бетерделəр. Хəзер үз балаларына ярдəм итəлəр. Əлеге
ун миллионны аларга тамызса, ни эшлəрлəр? Зəбирен
бөтенлəй эчкече үк дип əйтеп булмый, əмма кунакта-
фəлəндə рюмкага башы белəн төшеп бара. Җилдəн
килгəн акча аны бөтенлəй сəрхүшкə əйлəндермəсме?
Картның исенə кинəт кенə сугыштан соңгы елларда бул-
ган бер вакыйга төште. Тукмаклыда революциягə чаклы ук
төзелгəн спирт заводы эшли иде. Бик кирəкле чималны
тимер юл белəн илнең төрле почмакларына озаталар.
Ырынбурга ул чакларда тимер юл юк, ат җигеп ташыйлар.
Егерме чилəк сыешлы тимер мичкəне ничек Бүлə елгасы
əрəмəлегендə төшереп калдырганнардыр: арбалары
ватылыпмы, эчепме, сугышыпмы – анысын шайтан гына
белə. Гайнəви атлы авылдашлары тапкан, арбага ничек
төягəндер, йортына алып кайтып, келəтенə биклəгəн.
Иртəн кереп чөмереп ала икəн, төшен дə керə икəн, кичен
дə. Колхоз склады мөдиренең гел генə салмыш йөрүенə
Өчкуян халкы күнегеп тə киткəн. Хуҗалык мөлкəте кулын-
да бит. Шул байлыкның кечкенə өлешен тамагына тамыза
икəн, колхоз бөлмəс əле, янəсе. Озакламый келəттəге
эчемлекнең тəмен аллы-артлы үсеп килгəн өч малай да
белеп алган. Алар да булыша икəн əтилəренə. Бу
гыйльлəнең азагы ни белəн беткəнен Сəфəргали карт
юньлəп хəтерлəми. Малай гына иде бит əле ул чакта.
Гайнəви инде күптəн мəрхүм, аның уллары да дөньяда
юклар. Гомумəн, нəселлəре корыды Хисмəтовларның.
Юк, əлеге хəрəмнең бер генə тиенен дə үз файдасына,
балалары файдасына тотынмас!
Ə кем файдасына тотынырга бу акчаны? Авылы, туган
төягенең берəр ертыгын ямаса, дөрес булыр. Əйтик, Бүлə
елгасы аша күпер. Елгалары җəен чалбар балагын
күтəреп тə кичеп чыгарлык. Көзге яңгырларда, язгы таш-
кыннарда кулга өйрəтелмəгəн яшь айгырдай ажгыра.
Колхозның бер өлеш кырлары аргы якта. Язын чəчүгə
техника, орлык, ашламаны егерме биш чакрым урап чыга-
ралар. Күпме эш, күпме мəшəкать! Колхоз рəисе Сафин,
Ходай авыр туфрагын җиңел итсен, заманында күпер
төзетте. Бөрҗəн якларыннан карагай бүрəнəлəр ташытып
төзетте. Тик елга Бөрҗəн карагайларын да санга сукмады,
биш-алты елдыр түзде, аннары, чыгарыннан чыгып, теге
карагайларны Ырынбур якларына агызып алып китте.
Хəзер инде колхоз юк. Елга аръягындагы басуларны
фермер Фəткулла гына эшкəртеп маташа. Ул да, Бүлəнең
холкын белгəнгə күрə, анда бодай белəн арыш икми,
көнбагыш кына чəчə. Ул эш инде Бүлə ярларына кайткач,
соңлап кына, башкарыла. Уңышы күпме буладыр, анысын
ул үзе генə белə, җир туңып кырпак төшкəч кенə җыеп ала.
Сəфəргали картның бу эшлəрдə кайгысы юк дисəк,
дөрес булмас. Əмма аны, аны гына түгел бар авылдашла-
рын, борчыган нəрсə – зиратның су арьягында булуы.
Монда тəү килеп төплəнгəн карт, бер атып өч куян алуы
белəн мактанган аучы Галиəхмəт, үз йортын Бүлə аръя-
гында төзегəн булган. Аның янəшəсендə башка
кардəшлəре дə. Тик яши-яши текə ярның ел саен ишелə
барып йортларына якынлашуыннан хəвефлəнгəннəр дə,
җайлап Бүлəнең бирге ягына күченеп беткəннəр. Ə ата-
бабалар күмелгəн зират аргы яктагы калкулыкта торып
калган.
Бу дөньядагы мəшəкатьлəреннəн авылдашлары җəен
арынса, мəрхүмне кичүдəн чыгаралар, кышын – боз
өстеннəн, язын-көзен инде əлеге егерме биш чакрым
урап… Күршелəрдəн оят! Җирдə егерме беренче гасыр
хөкем сөрə бит! Төп йортына кайтканда, əрвах шулай
күршелəр күпереннəн урап кайтырга тиешме? Курамшин
нидер хəстəрлəп маташа, булса кирəк, тик бер дə нəтиҗəсе
чалымланмый…
8
Сəфəргали карт Курамшин кабинетының ишеген шакы-
ды, “керегез” дигəнне көтми, ача бирде. Түрə анда берүзе
генə түгел иде. Мəктəп директоры белəн төкəтмə өстəл
артында кара-каршы утырып алганнар, бирелеп китеп
гəплəшəлəр. Шыгырдап ишек ачылуга икесе дə карашла-
рын картка юнəлтте. Карт аларга комачауламас өчен
ишекне кире ябарга уйлаган иде, тик кабинет хуҗасы
керергə чакырып кулы белəн ишарə ясады.
– Саулармы əле, егетлəр… – Əйе, үз күреп “егетлəр” дип
эндəште, “Сəүбəн Сəйдəшевич”, “Габит Сабитович” дип
эндəшсə, əңгəмəсенең бик тə рəсми килеп чыгарын чама-
лады. Хəзер инде бабай корына кереп барган “егет”лəрнең
йөзлəре яктырып китте. Алар бит икесе дə – заманында
Сəфəргали мəктəбен үткəн җитəкчелəр. Сəүбəне уңыш
җыю чорында Сəфəргали комбайнында штурвальный
булып йөрде. Ул, урта мəктəпне тəмамлап, Уфага авыл
хуҗалыгы институтына киткəч – Габите. Сəүбəне зоотех-
ник булып авылга кайтты, озак та үтми аны комсомолның
райком секретаре итеп үрлəттелəр. Заман җиллəре ком-
сомолны партиясе белəн бергə каядыр очырып алып
киткəч, кире авылга кайтты. Габите дə, пединститут
тəмамлагач, əллə кайларга чыгып китмəде, туган
мəктəбендə балаларга урыс теле һəм əдəбияты укытты,
менə байтак еллар инде директор булып эшли. Начар
эшлəми, Өчкуян урта мəктəбе районда алдынгылардан
исəплəнə.
– Сезгə комачауладым, ахры, егетлəр.
– Юк, юк, Сəфəргали абзый, – диештелəр икесе дə.
Мəктəп директоры урыныннан торды. Хакимият башлы-
гы каршысындагы шул урынны Сəфəргали картка тəкъдим
итте. Үзе чыгу ягына юнəлгəн Гайсаровны:
– Тукмаклыга бергəлəп барабыз, Габит Сабитович. Зав
РОНОсы белəн дə чəкəлəшəбез, кирəк икəн район башлы-
гына да бергə керəбез, – дип озатып калды. Аннары, карт
ягына борылып:
– Сволочьлар! – дип сүгенде.
– Кемнəрне шулай бик каты сүгəсең, Сəүбəн
Сəйдəшевич?
– Кемнəрне булсын, тегелəрне инде, – Курамшин уң
кулының имəн бармагын түшəмгə төбəде.
– Районда утырганнарнымыни?
– Аларын да. Өстəн нинди фəрман төшə, йөз илле про-
центка җиткереп үтəү өчен тирелəреннəн чыгарга əзерлəр.
Имеш, оптимизация. Оптимизация
түгел бу, язучы Марсель Сəлим əйтмешли, яптимизация.
– Нигə, мəктəпне ябарга итəлəрмени, Сəүбəн энем?
– Ябуын ук япмыйлар, тугызьеллык мəктəпкə калдыр-
макчылар.
Имеш, өлкəн сыйныф укучыларын, автобуста йөртеп,
район үзəгендə укытачаклар. Бу бит балаларны җирдəн
аеру, туган төбəгеннəн биздерү!.. Өчкуян мəктəбе – рай-
ондагы иң беренче урта мəктəплəрнең берсе.
Тугызьеллыкка калдырырлар, аннары – башлангыч, анна-
ры инде ябуга да чират җитəр. Мəктəп булмагач, авыл
буламыни? Болай да яшьлəр авылдан китеп бетеп бара…
– Яптырмаска кирəк, Сəүбəн Сəйдəшевич.
– Менə шул турыда киңəш кордык та инде Гайсаров
белəн. Йə, ярар, Сəфəргали абзый, ниндидер йомышың
бар булса кирəк? Əйт… Урыслар бит: “Соловья баснями
не кормят”, – дилəр…
– Йомыш дип… Йомыш та түгел инде ул, Сəүбəн энем,
авыл халкының уртак хəсрəте. Бүлə аша күпер булыр
микəн берчак, булмас микəн, диюем. Безне дə аргы якка
аткарырга күп калмаган. Максимовка аша урап алып
чыгарсыз микəн?
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2