Акча исе. Повесть (6)
…Сəфəргали картның башына “келт” итеп бер фикер килмəсə, бу көнен дə уйланып, хəвефлəнеп үткəрер иде əле. Тагын керде алачыгына, тагын ачып карады. Таң алды төшедəй эреп юкка чыкмаганнармы, янəсе. Юк, тезелешеп яталар. Тик ятмыйлар, ачкан саен, алачык эченə кырку ис таратып, картның борынын кытыклап яталар. Менə шушы мəлдə килде карт башына əлеге акыллы фикер. Чын акча түгелдер болар, ялган акчалардыр.
(Дәвамы.)
Ай саен почта хезмəткəре кулына китереп тоттырган пенсия
акчасыннан мондый ис килми, лəбаса. Əлеге бандитлар
басканнар-басканнардыр да, бүлешə алмый, бер-берсен
дөмектергəннəрдер… Димəк, хафаланып изаланасы юк,
тотарга да мунча миченə ягарга!.. Əйе, яндырырга!.. Əйдə,
көллəре күккə очсын. Тукта əле, чын акча булып куйса?
Шушы кадəр байлык күккə очамы?..
Икенче көн таң белəн Сəфəргали карт Ырынбурга
барып килергə җыенды. Бу карар карчыгын аптырашта
калдырды. Ни булды соң бу картына? Ике көн инде үзенə
урын табалмый. Йокысы йокы түгел. Остаханəсенə бер
керə, бер чыга. Шакылдаганы да ишетелми. Мыегы да
гадəттəгедəн артык тырпайган…
– Ырынбуры нигə кирəк булды инде сиңа, əтисе? Ул
турыда бер дə сөйлəшмəгəн идек бит əле…
Ни дисен?
– Хəзер бит, əнисе балта, чүкеш белəн мəшəкатьлəнү
чоры үтте. Юньле генə инструментлар хəстəрлəргə иде:
электр пычкысын да, электр ышкысын да, боравы белəн
шөреплəрен дə… Веранда башын ябарга, мунча идəнен
алыштырырга… – дип хəйлəлəргə туры килде.
– Нигə, аларны Тукмаклыда гына алып булмыймыни?
– Тукмаклыда – тукмаклыча, Ырынбурда – ырынбурча…
Сиңа нəрсə алып кайтыйм?
– Миңа хəзер ни кирəк. Ходай булганын киеп туздырыр-
га язсын. Хəер, ишегалдында өстерəргə берəр аяк киеме
алып кайт. Хəзерге кəлүшлəрнең бер дə рəте юк. Бəлки,
чын үзбəк кəлүшенə юлыгырсың.
...Өчкуяннан Ырынбурга сəгать ярымлык юл. Машиналар
чебен урынына кайнашкан шушы юлда анда барып кайту
кыен эш түгел. Автобус тəрəзəсеннəн дала манзарасын
күзəтеп бара торгач, Сəфəргали карт яшьлек хатирəлəре-
нə дə бирелеп алды. Унынчыны бетеп киткəн иде ул
армиягə. Хыялы – хезмəтен тутырып кайту да, Ырынбур
авыл хуҗалыгы институтының механизация бүлегенə
керү. Нигə Ырынбур, нигə Уфа түгел? Юл йөрү чыгымна-
рын исəпкə алып. Артында əтисе юк. Каһəрле сугышта
ятып калды. Кошчылык фермасында эшлəп йөргəн
əнисенең дə исəнлеге чамалы. Тик, хезмəт итеп кайткач,
əлеге планына үзгəреш кертергə туры килде. Əнисе
бөтенлəй аяктан егылды. Урта мəктəпне тəмамлап кына
йөргəн Зөлəйхасына өйлəнде. Аларны ташлап институтка
китсенме? Кашыкка салып йотарлык Зөлəйхасын кем
карамагына калдырып? Гыйльван аның тирəли бөтерелми
микəн дип, төннəрен ут йотып уздырсынмы? Белем алу
телəген механизаторлар курсы белəн чиклəргə туры
килде. Юк, Сəфəргали карт үкенеп яшəмəде. Əле дə
үкенми. Аны бит заманында тракторчылар бригадасы
җитəкчесе итəргə дə маташып карадылар, гараж мөдире
вазыйфасын да тəкъдим иттелəр. “Юк, – диде. – Миңа бит
мулла үзе Сəфəргали – бөек сəяхəтче исемен биргəн.
Нишлəп конторда счет төймəсе тартып утырырга тиеш
мин?” – “Туктале, нинди сəяхəтче буласың ди инде?
Авылдан чыкканың юк дип əйтерлек. Җəен, кышын йə
комбайн, йə трактор кабинасында тузан йотасың”. “Тузан
йотмасаң, ипи ашамыйсың ул, энем. Сəяхəтчелеккə
килгəндə инде, басуларда минем ничəмə ничə чакрымнар
узганны чамалыйсыңмы? Кырык елда җир шарын өч тап-
кыр урап чыкканмын. Вəт!”
Шəһəрнең “Яшел базар” янəшəсендəге иң зур универ-
магын сайлады ул. “Универмаг” дип элек кенə атыйлар
иде, хəзер кыегына ат башы хəтле утлы хəрефлəр белəн
“Гипермаркет” дип язып куйганнар. Эченə кергəч тə исе
китте. Дүрт катын тоташтырып эскалатор йөреп тора,
йөзəрлəгəн бүлеклəрендə ни генə сатмыйлар!.. Барысы
да бар, тик үзбəк кəлүше генə юк. Ырынбур хəтле
Ырынбурга килгəч, буш кул белəн кайтып булмый бит. Ул
эш кораллары рəте буйлап үтте. Монда да нəрсə генə юк:
пычкысымы, ышкысымы, боравымы, кыскычымы. Хəтта
сабаны белəн кар көрəгечен дə куйганнар, бетон болга-
там дисəң, болгаткычы да бар. Сəфəргали картның алар-
ны карап йөрүе аптыравыннан түгел, андыйлар
Тукмаклыда да бар. Нəрсə алса, үзенə карата сатучылар
күңелендə шик уятмас?..
Дрель булгач, дрель. Яхшысын сайлады, тишек тишəргə
генə түгел, шөреп борырга да җайланган. Кассага килде,
кесəсеннəн əлеге биш меңлекне чыгарып, аппарат артын-
да утырган яшь кенə, чибəр генə кызыкайга сузды.
– Доченька, вот на старости лет электродрель решил
приобрести…
Кыз күтəрелеп картка карады, ягымлы елмайды,
үзебезчə дəште.
– Дөрес эшлисең, бабай. Агачны кул боравы белəн
бораулау чоры үткəн инде. Моның белəн хет агачны, хет
кирпечне, хет тимерне…
Картның суынып барган эченə җылы кереп киткəндəй
булды. Кыз акчаны нишлəптер яктыга куеп карыйсы итте.
Ялганмы, түгелме икəнен алай да белеп була микəнни?
Юк, аның белəн генə чиклəнмəде, касса аппараты
янəшəсендə утырган балалар уенчыгы кебек кенə бер
механизмның ярыгына тыкты. Анысы шыгыр-шыгыр
иткəндəй булды, яшел күзе янды, акчаны икенче ярыгын-
нан китереп чыгарды. Яшел күз – ул уңай бəһа, светофор-
дагы кебек. Карт шуны аңлады, җиңел итеп тын алды,
кулъяулыгын чыгарып тире агып төшеп барган маңгаен
сөртте, мөлаем кызның елмаюына елмаю белəн җавап
бирде.
– Менə, бабай, сдачасы. Исəн-сау кулланыгыз.
Гипермаркетның азык-төлек бүлегенə кереп, кəнфит-
прəннек, кибеттəн чыккач, базар рəтлəрен үтеп,
үзбəклəрдəн өрек-чиклəвек сыман тəм-том алды.
Сатулашканда бер үзбəк картының аягына күзе төште.
Ялкылдап торган читек кигəн, читек өстеннəн – тегесеннəн
дə болайрак ялкылдаган галош. Чын үзбəк кəлүше!
Зөлəйхасының хыялы! Сəүдəгəр күңеле сизгер була бит
ул.
– Нəрсə, əкə, минем читек-кəвешемə күзең төштеме
əллə?
– Читегеңə түгел, кəвешеңə… Сат…
– Була ул, əкə. – Үзбəк хəйлəкəр елмайды да,
капчыкларының берсеннəн пар галош китереп чыгарды.
Күрəсең, өрек сəүдəсе белəн генə чиклəнми, үз иленнəн
тормыш кирəк-ярагы да китерə.
– Ике пар алырга мөмкинме, кордаш? – Сəфəргали
картның күңеленə үзенə дə бик ошап киткəн уй килде: –
Бер пары – абзар арасында кияргə, берсе – урамга чык-
канда…
– Хет ун пар ал.
...Дөньялар үзгəреп киткəнче, Өчкуян урамнары да
шаулап-гөрлəп тора иде. Халыкның эшлесе эшенə бара,
эшеннəн кайта, йомышлысы, төрле йомышларын үтəп,
авыл Советы, колхоз идарəсе, райпо кибетлəре, хастаханə
тирəсендə чуала, балалар бакчасы белəн мəктəптə тə
үзлəренчə кайный. Хəзер тормыш сүлпəнлəнде. Урамга
төнен түгел, көн үзəгендə чыксаң да, кеше күрермен димə.
Ə шəһəрдə икенчерəк. Элек ничек чебен урынына кайнаш-
салар, хəзер дə шулайрак. Картлары – картлар инде.
Яшьлəренең кием-салымына, үзлəрен тотышына заман
үз үзгəрешлəрен керткəн. Егетлəре-кызлары төрле
сурəтле футболкадан, ботлары, очаларына сылашып тор-
ган джинсы чалбардан, колакларына радиоалгычмы, маг-
нитофонмы җебе тыкканнар, кулларында кесə телефоны.
Сөйлəшер, танышыр, сөешер генə чаклары, берсенең
берсендə эше дə юк сыман.
Автовокзал янəшəсендəге эскəмиядə автобус көтеп
утырганда, карт бер гаилəгə игътибар итте. Яшь хатын
кашыкка салып йотарлык чибəр, ир – торганы белəн
баһадир, яңа туган балалары коляскада. Анысының авы-
зына имезлек каптырып куйганнар да икесе дə əлеге
смартфон атлы уенчыкка текəлгəннəр, аннан əллə нəрсə
эзлилəр, табалар да булса кирəк, кашлары җимерелеп тə
киткəли, елмаеп та алалар, бер-берсенə, йə сабый балага
елмаю юк, уенчыкка елмаялар.
Əллə яшьлəрнең күбесенең өйлəнə, кияүгə чыга алма-
ганына, өйлəнешкəннəрнең күбесе аерылышуына шушы
заман уенчыклары да гаепле микəн?
Менə шундыйрак тойгылар кичереп кайтып барганда,
Сəфəргали карт бүген үзенең ярыйсы ук куркыныч адым
ясаганын исенə төшереп, дертлəп куйды. Алып килгəн
акчасы ялган булса? Сатучы кыз аны полиция кулына
тапшырса? Алары җинаять эше кузгалтса?.. Аннары
исбатла аларга үзеңнең хөкүмəт җинаятьчесе фальшиво-
монетчик түгел, ə хезмəт ветераны, орденнар кавалеры
Сəфəргали Шəяхмəт улы Байтимеров икəнлегеңне…
7
Зөлəйха карчык карты алып кайткан күчтəнəчлəргə,
үзбəк кəлүшенə куанды, əмма күңелендə туа башлаган
шигеннəн арына алмады. Нидер булды аның картына,
гомердə булмаган хəл, ниндидер серен аңардан яшерə.
Бозавын ихатага алып кайтып япкач, малларын көтүдəн
каршылагач, Зөлəйхасы сыер саварга утыргач, тагын
кереп биклəнде алачыгына. Шакылдаган тавыш та чыгар-
мады… Карты берəр нəрсə ишетепме, белепме, аптырап-
мы кайтса, карчыгы үз гомерендə аның авызыннан серне
тартып алганы булмады. Бар уй-фикерлəре, шиклəре,
икелəнүлəре уртак булды. Ə бу юлы?..
Карт, остаханəсенə кергəч, ишек келəсен элгəч, йомыч-
ка өеме астыннан əлеге тартманы чыгарды, бераз уйла-
нып торды, курка биребрəк, чылтлатып, алтын ялатылган
ике йозакны ачты. Кулына килеп кергəн акчалар сихер
белəнме, əллə башка бер галəмəт белəнме юкка чыкса,
бəлки, җиңел итеп тын алган булыр иде. Юк! Яталар, син
дə мин тезелешеп яталар, бар алачык эченə, бəлки əле,
алачык эченə генə түгел, бар йортына, бар авылгадыр да,
ят ис чыгарып, яталар. Карт бер капка көндез тотынылган
хəрам акча урынына үзенең хəлəл биш меңлеген тыкты,
уйланыбрак торгандай итте дə кейсны япты, кире урыны-
на яшерде. Карчыгы сыерын савып бетеп кенə тора иде,
күрмəде, сизмəде, дигəн уй белəн алачыгының ишеген
биклəп алды. Хатын-кыз җир астында елан күшəгəнен дə
сизə икəнлеген яхшы белсə дə, үзен-үзе тынычландырган
булды.
Аның бу төне дə йокысыз үтте. Илле миллион! Аның
карамагында!.. Дөнья тарихында реаль шəхеслəрнең,
китапларда əдəби геройларның байлык артыннан
ничегрəк куулары турында хəбəрдар ул. Мəктəптə укыган-
да Гогольнең “Үле җаннары”н өйрəнгəн иде алар. Чичиков
атлы бəндəнең помещиклардан үлгəн крепостной
крəстиəннəр сатып алып йөрү тарихы исендə. Кешелəрне
алдап акчаларын алуның дүрт йөз ысулын белгəн Остап
Бендер маҗараларын да кышның озын кичлəрендə
Зөлəйхасы белəн бергə көлə-көлə укыган иделəр.
Зөлəйхасы гомер буе авыл китапханəсендə эшлəгəч,
алар укымый кем укысын инде.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1