Калада рәхәт тормыш
Хикәя .Дәвамы.
Укулар башланып берәр ай
укыгач институтта ачык ишекләр көне үткәреләчәген
белгерткән игьлан элделәр.
Бу, төрле эш урыннарыннан
үзләренә эшкә чакырулар
буенча буласы икән .Менә бит
дип уйлады Әнәс бу игьлан
янында басып торганда.Мин
әти - әнием белән сөйләшеп,
эшкә кереп ,читтән торып укып бетерү бүлегенә күчеп
укый алам бит дип фикер йөртте.Башта булып үтсен әле
бу ,,Ачык ишекләр "көне дип
түземсезлек белән шул көнне
көтеп алды .
Бу көнне институтта укулар
кыскартылган режимда гына
үтте .Монда бик күп җирдән
завод - фабрикалардан да
эшкә чакырып килүчеләр бар
иде.Әнәс шулар арасыннан
үзенә туры килердәен карап
йөрде һәм тапты да кебек.
Нәкь менә ул теләгәнчә хисапчы кирәк булган берничә эш урыны бар икән.
Шулар арасында бүгеннән үк
тә эшкә урнашып эшли башлау мөмкинлеге булган
МедИнструмент заводына
исәп - хисап эшләре буенча
бер кадр кирәк .Ул аларга
озак көттерми җавап бирәсен
әйтеп гариза калдырды.Үзе
бүген үк авылга кайтып китәргә уйлап Зәйтүнә янына
тулай торактагы бүлмәсенә керде .Ул аңа үзенең уйларын сөйләп биргәннән соң ,мин хәзер авылга кайтып китәм .Әти - әнием белән сөйләшеп килергә .Иртәгә мин укуга берничек тә өлгерә алмаячакмын син аңлатма
язып кертә алмассыңмы икән матурым диде ул аңа.Ярар ,
ә нишләп әле кисәк кенә син
шундый карар кабул итәргә
булдың соң дип тә сорамый
булдыра алмады Зәйтүнә сөйгәненнән .Мин инде бу
турыда күптән уйланып йөри
идем матурым.Менә инде
әйбәт кенә урнашып эшләп тә
китә алсам ,бу бит безнең икебез өчен дә яхшы булачак.
Эш урынының тулай торагы
булу инде үзе үк яхшы .Торыр
урын эзләсе юк.Эшләп укучы
яшьләр хәзер бик күп.Бу әле
армиягә барганчы ук эш урынын булдырып китү һәм
шулай ук эш стажың җыела
тору дигән сүз дә .Тагын иң
яхшы ягы ,мин калада яшәп
калачакмын .Я матурым ,син
мондый мөмкинлекләрдән
риза түгелмени ? - дип кабат
сөйгәненә сорау бирде.
Мин ни дип әйтә алыйм инде сиңа ,үзе теләгән елан
ите ашаган диләр бит әле
борынгылар .Дәлилләрең
бик саллы билгеле ,тик барып
чыксын гына инде диде кабат сөйгәненә карап.
Әнәснең болай атна уртасында кайтып керүенә бераз аптырап калган әнисе :
балам бер - бер хәл булмагандыр бит диеп сорамый булдыра алмады.
Әти кая соң әле күренми диде
Әнәс әнисеннән әтисен өйдә
күрмәгәч.Кибете дә ябык ,
чөнки инде эш сәгате чыкты
дип тә өстәп куйды.Әле генә чыгып киткән иде ,ишек алды
яки абзар - кура тирәсендә
генәдер хәзер керер диде
әнисе улына .Ни булды соң шулай ашыгыч дип борчыла
ук башлаган иде инде әнисе
ишектән әтисе дә күренде.
Инде өсләрен салырга өлгергән иде Әнәс тә ,әтисе
дә өстендәге сырмасын салып чөйгә элде .Көзге көн
кичке якта болай да салкын
төшкәндәй була бит ул.
Я диде әтисе дә ,ничек әле улым болай вакытсыз кайтып
килдең ? Берәр тәгаен гына
ашыгыч эшең килеп чыкмагандыр бит диде. Әти
мин сезнең белән киңәшкә
кайттым бит әле диде Әнәс
озаклап сузып тормый гына.
Бүген безнең институтта
,,Ачык ишекләр " көне булды.
Анда төрле җирләрдән эшкә
чакырып килгәннәр иде диде.
Мин шунда үземнең укыган
белемем юнәлешендә булган
хисапчы кирәк эш урыны таптым һәм ул урынга эшкә
кереп эшләү теләгем бар.
Ә укуны читтән торып укып
бетерү бүлегенә күчеп ,укып
бетерәчәкмен диде .Хәзер
шулай эшләп укучы яшьләр
бик күп дип тә өстәде.Я ,сез
нинди киңәш бирерсез дип
әтисе белән әнисенә карады.
Аннары үзенең алга таба булган планнарын да әйтеп
бирде .Дааа...диде әтисе сузып кына .Киңәш дигән
була ,ә үзе инде барысын да
уйлап бетергән .Хаттә гаризасын да язып куйган.
Бәлкем инде бер очтан өйләнеп тә җибәрерсең ә улым диеп көлеп җибәрде азактан .Тулай торагы да бар
дисең бит.Бәлкем яшь парлар
дип бүлмә дә биреп куярлар.
Хәзер бит калада тулай торакларда шулай бүлмә алып яшәүче яшь кадрлар бик күп диеп сөйләшәләр диде әтисе улына.Менә бу
идея ичмасам ,ә нишләп дип
әле өйләнмәскә әтием.Әйдә
Яңа елга гөрләтеп туй ясыйк.
Сез риза булсагыз мин риза
дип әти - әнисенең күзләрен
маңгайларына менгерде.
Менә сиңа мә әнисе .Менә
сиңа мә ,әле,тәгаен генә күз атып йөргән кешем дә юк бит
дигән улыбыз өйләнәм дип
тора бит ә ...
Өйдә сөйләшүләр тыныч кына үтеп китте .Бер юлы ике
куянның койрыгын тотты булып чыкты бит инде бу .
Әгәр өйләнәм диеп кайтса да
әти - әнисе каршы булмаячак
икәне билгеле булды .Ул иртән җыенып кире калага
китеп барды .Ул инде дөрестән дә укырга барып
җитешмәде .Аның инде хәзер
башка эшләре дә күп иде.Ул
инде читтән торып уку бүлегенә күчү артыннан йөри
башлады .Укуында өлгерешенең яхшы булуын исәпкә алып ,аның бу теләгенә каршы төшүче булмады .Икенче көнне үк ул
үзе эшкә керергә тиешле заводның бухгалтериясен эзләп китте .Анда кадрлар
бүлегенә кереп үзенең эшкә
урнашырга теләге барлыгын
әйтте һәм институттан биргән
документларның күчермәсен
аларга бирде .Әле укып бетермәгәнгә күрә аның дипломы юк иде .Аны тикшереп карау шарты белән
өч айга эшкә алдылар.Һәм
бүген үк тулай торакка урнашып ,өлгерә алса иртәгәдән эшкә чыгарга кушып исәп - хисап бүлегенә
эш урыны белән танышырга
дип җибәрделәр.
Әнәс уйлаганча монда өч -
дүрт кенә хисапчы түгел иде шул .Монда зур гына бүлмәдә
унлап өстәл артында төрле
яшьтәге хисапчылар эшләп
утыралар иде .Ул кереп исәнләшкәч аңа күрше як бүлмә ишегенә күрсәтеп җибәрделәр.Монда теге бүлмәдән кечерәк һәм хисапчылар да өч кенә кеше
утыра иде һәм дүртенче өстәл
артындагы урындык буш
иде .Аны исәнләшеп кергәч
һәм ни йомыш белән йөрүен
сорагач ,таныш булыйк сез
менә шушы өстәл артында
эш урыныгызны кабул итәрсез диде бер өлкән генә
ханым .Монда ул иң өлкәне
иде .Ярар ,рәхмәт диеп Әнәс
аннан эшенең нидән гыйбәрәт икәнен сорады .
Теге ханым аңа бик теләп аңлатып бирде .Әле син энем
башта эшеңнең барлык нечкәлекләренә төшенү өчен
барлык кәгазьләр белән танышып чыгарга туры килер.Аңламаганын сорарсың ,аңлатырбыз диде.
Әнәс өлгерә алсам иртәгәдән эшкә чыгарга диеп уйлыйм
диеп ,саубуллашып чыгып китте .Аннан тулай торакка
урнашырга китте .Ярый әле
тулай торак коменданты үз
урынында иде .Ул әллә ничек
сәер генә итеп Әнәскә карады да ,я ничә көнгә керәсең инде
ул эшкә диеп сорады .Ә ник
алай диеп сорыйсыз дип комендантның сорауына сорау белән җавап бирде Әнәс .Бу урынга инде әллә
ничә яшь белгеч килеп китте.
Никтер эшләп китә генә алмадылар ,шуңа соравым
диде дә ,Әнәскә кайсы бүлмәгә урнашасын күрсәтеп
бирү өчен алып китте.
Бу ике кешелек кенә зур булмаган икенче каттагы бүлмә иде .Дүрт бүлмәгә бер
бәдрәф һәм бер уртак кухня.
Бу озынча сузылган коридор
буйлап тезелгән бүлмәләр булып чыкты .Әле Әнәс урнашасы бүлмә буш булып ,
анда кеше кергәнче бер үзе
генә яшәп торасы булып чыкты .Әнәс моңа бик шат
иде .Әле ияләнеп беткәнче үзе генә яшәп торуына .Ул
монда урнашып ачкычын кулына алгач ,үзенең уку урынындагы тулай торактагы
урынын бушатып тапшырып
китү өчен институт тулай торагына китте .Шунда сөйгәне янына да керәсе бар бит әле .Үзенең яңалыкларын
да җиткерәсе бар .Бер көндә
күпме эш эшләнде бит диеп сөенде ул үзенең эшенең гел уңай килеп торуына сөенеп.
Ул килгәндә тулай торакта
комендантка әйтелгән булган
икән инде , аның моннан китүе турында .Шулай инде ,
читтән торып укучыларга тулай торактан урын бирмиләр икәнен аңа инде әйткәннәр иде .Менә ул килеп
комендантны күреп әйберләрен тапшыргач ,
,,ходунок " дигән кәгазьгә кул куйдырып уку бүлегенә китте.
Әле аның аннан да башка бу уку йортында көндезге бүлектә укымавына имзалар куйдырып ,читтән торып уку бүлегенә күчеп китүе турындагы кәгазьләргә имза
куйдырасы бар иде .
Бөтен эшләрен бетергәч кенә Әнәс Зәйтүнәсе янына керде .Менә сиңа мә ,бүген генә бу тулай торакта үз кеше
булган Әнәсне ,инде хәзер
Зәйтүнәсе янына да паспорт
белән генә кертеп җибәрде
вахтада утыручы иң яраткан
таныш апасы .Ул бит аңа улым диеп кенә йөри иде
югыйсә .Менә бит ничек икән.
Һәркемгә үз эш урыны кадерле .Бу апаның да шулай
ук эш урынын югалтасы килмәве күренеп тора иде шул.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 6