Акча исе. Повесть (2)
Мəмдүдəсе, гадəттəгечə: – Кайттыңдамы, əтисе? Хəзер самавырым кайнап чыгар, рəхəтлəнеп утырып чəй эчəрбез, – дип каршы алган икəн.Хəлиулла, кызып китеп:– Синең бетмəс чəеңə төкерим мин, – дип сүгенгəн дə, төтен борхытып утырган самавырны торбасы-ние белəн бəрəңге бакчасы артындагы буага чыгарып аткан, имеш.
(Дәвамы.)
Хəзер инде ул Ырынбурдан арзан товар ташый алмый,
икенче төрле кəсеп тапкан. Хаҗəтлəре төшкəн авылдаш-
ларына процентка акча биреп тора. Меңне алдың икəн,
бер ай эчендə мең ярым итеп түлисең. Рəсəй банклары
халыкны талау буенча дөньяның барлык башка иллəре
банкларын узып киткəн. Сəфəргали карт гəзит тə укый,
телевизор карый, бу турыда бик тə хəбəрдар. Бурычлыдан
ун процент та түлəтəлəр, егермене дə, вакытында түли
алмаса, “пени” атлы штрафын да салалар, хəтта “коллек-
тор” атлы бандитларын җибəрəлəр. Лəкин хəтта алар да
Тозкүз Гыйльванга җиткерə алмый. Аларның проценты
еллап исəплəнə, Өчкуян банкирыныкы – аена илле,
димəк, елына – алты йөз. Мең алып, бер елга суздың икəн
– чыгар кəшилүгеңнəн җиде меңеңне!.. Авыл халкы намус-
лы бит ул, аны бернинди “коллектор” белəн куркытуның
кирəге калмый.
Сəфəргали картның ул яктан иманы камил. Əлегə бер-
кайчан да Гыйльванга йомышы төшкəне юк. Төшмəячəк тə!..
Көтү куып кайткач та өенə кермəде əле ул. Карчыгы ут
алачыгында “чыж” да “пыж” нидер əзерли, алачыкның
ачык ишегеннəн тəмле ислəр бар ишегалдына тарала.
Əйткəне бар иде бит инде, иртəн ашказаннарны яңа
үткəрелгəн каймаклы чəй белəн дə ризалатып була, нигə
мəшəкатьлəнəсең, дип. Юк, күп еллар механизатор ирен
иртəн басуга коймак-кыстыбыйлар белəн сыйлап
җибəрергə, кичен итле аш белəн каршы алырга күнеккəн
шул ул. Хəлиулла мəрхүмнең ялкау Мəмдүдəсе кебек
түгел. Иртəн – чəй, төшкелеккə – чəй, кичен тагын чəй.
Көне буе тузан йотып, җир сөреп кайткан иреңне шулай
каршы алып кара əле. Хəтта юаш Хəлиулланы да чыга-
рыннан чыгарырсың. Мəмдүдəсе, гадəттəгечə:
– Кайттыңдамы, əтисе? Хəзер самавырым кайнап чыгар,
рəхəтлəнеп утырып чəй эчəрбез, – дип каршы алган икəн.
Хəлиулла, кызып китеп:
– Синең бетмəс чəеңə төкерим мин, – дип сүгенгəн дə,
төтен борхытып утырган самавырны торбасы-ние белəн
бəрəңге бакчасы артындагы буага чыгарып аткан, имеш.
Өчкуян халкы бу күңелсез дə, мəзəк тə вакыйганы һаман
онытканы юк. Ничек онытсыннар инде? Үткер күзле, чəчəн
сүзле Вəлит Мəмдүдə белəн Зөлəйхага арнап такмак та
чыгарган бит: “Хəлиулла Мəмдүдəсе чəй эчə дə “пес” итə,
Сəфəргали Зөлəйхасы йон эрли дə эш итə”. Теге бичə
ялкаулыгын ташлады микəн, юк микəн, анысы Сəфəргали
картка караңгы. Чөнки Хəлиулланың бакыйлыкка күчүенə
инде байтак еллар узган. Ə бит алар яшьтəшлəр иде.
Сəфəргали картның да вак-төяк чирлəре юк түгел. Бер
акыллысы əйткəн ди бит:
– “Җитмешкə җиткəндə иртəн бер җирең дə сызламый
икəн – димəк, син үлгəнсең…” Март аенда җитмеш алтысы
тулып, җитмеш җидегə китте, əлегə, Аллаһга шөкер, үз
көнен үзе күрə, үз дөньясын үзе көтə.
Əнə бит каз, үрдəк бəбкəлəре дə йокыларыннан торып
чыккан, бар ихатаны тутырып шаулашалар. Аларның
тагарагына кичтəн əзерлəп куелган болгауны салырга,
тыкрыктагы чирəмгə чыгарырга… Озакламый Уфада көн
күргəн кызы белəн кияве кайтып төшəр. Озакка түгел,
алар эшле кешелəр, бер-ике көнгə генə. Аның каравы
оныкалары Эмилияне – əбисе белəн бабасы карамагына
калдырып китəрлəр. Күңелле булачак! Бəбкəлəрне
Җəмилəлəре татар өчен ят исемне алар санга сукмый
карар, көннəр буе шулар белəн мəш килер. Былтыр кайт-
канында:
– Бабай, алар гел генə минем арттан ияреп йөрилəр,
мине мамалары дип думают, наверное, – дип нəтиҗə
чыгарган иде.
– Инкубатор бəбкəлəренең əнилəре юк шул, кызым,
күрəсең, шулай уйлыйлардыр, – дип елмайды карт.
Əтисе белəн əнисе Җəмилəне алып киткəндə:
– Бəбкəлəр уже выросли, хəзер алар мине əнилəре дип
не думают, – диде. – Тик һаман арттан калмый иярəлəр…
– Хəзер кемнəре дип уйлыйлар икəн соң?
– Сестралары, диптер…
Көлештелəр. Быел инде биш яшен тутырып кайта.
Əбисе, бабасының куанычы, юанычы булып кайта. Ай-ай
ярым торса, бəбкəлəрне дə карашыр, татарчага да
юньлəбрəк өйрəнер, бабасы белəн бергə бозауларын да
каршы тауга чыгарырлар.
Быел сыерлары соң, май ае очланып килгəндə генə,
бозаулады. Шуңа күрə бозауны əле ихатадан чыгарганна-
ры юк. Печəн уртларга өйрəтə генə əле аны карт. Үлəннең
иң йомшагын, иң хуш ислесен урак белəн урып капчыклап
алып кайта да, кечкенə көлтəлəр бəйлəп киртəгə элеп куя.
Ике атналык бозау кинəнеп чемченə. Менə əле дə муенын
сузып картның чалбарына кыстырылмаган күлмəк итəген
ялмарга чамалый. Əнисенə охшап, аклы-көрəнле булып
дөньяга килгəн бозауның карт җилкəсен сыйпый, колак
араларын кытыклый.
Дөнья ямьле, яшəү тəмле. Җир шарын, аның байлыкла-
рын бүлешеп бетə алмый кыйкылышкан, алтын дип, акча
дип аналарын сатып җибəрергə əзер бəндəлəр чукынып
кына китмилəрме…
Сəфəргали картның таралып-таркалып барган уйларын,
ут алачыгыннан килеп чыккан Зөлəйхасының яңгыра-
выклы тавышы бүлде.
– Əтисе, кер инде, чəем кайнады, коймагым пеште…
2
Өчкуян авылының исеме җисеменə туры килми, авылы
зур, исеме кечкенə. Туры китерик, дипме инде, заманында
колхозны “Победа-Җиңү” дип атаган иделəр дə ул. Ху -
җалыкның гөрлəп яшəгəн, даны республикага яңгыраган
заманнары да булды. Алары инде хəзер өлкəн буын
өчкуянлылар өчен онытылып барган төш кебек, яшьлəр
өчен – əллə чын, əллə фантазиягə бай картлар уйлап
чыгарган риваять кенə. Узган гасырның сиксəненче елла-
рында купкан агулы давыл бер колхозны гына таркатып
калмады бит, тоташ СССРны юкка чыгарды. Сəфəргали
картның шифоньердагы кешелеккə кия торган костюмы
түшенə тагылган Хезмəт Кызыл Байрагы, “Почет билгесе”
орденнарын, “Хезмəт батырлыгы өчен” медален бик үк
санга сугучы юк. Урыс тəресе итеп эшлəнгəн хəзерге
заман орденнарын да бит җир сөреп икмəк үстергəннəр
түшенə түгел, җир байлыгын, ил байлыгын талап, милли-
ардларга хуҗа булганнарның түшлəренə тагалар.
Əйе, Өчкуян – зурдан əкренлəп кечерəя барган борынгы
авыл. Уңай ягы шул, авылның бирге очына ярты гына
чакрым булыр, олы юл үтə. Аннан арырак – тимер юлы.
Ике юл авылга җитмəс борын кисешə. Кисешкəн
төшлəрендə хəтта шлагбаум белəн каравылчы будкасы
да куелган. Төп героебыз башыннан үтəчəк маҗаралар
Өчкуянның географик торышы белəн бəйле булмаса.
Юкса бəлки, җентеклəп тасвирламас та идек.
Сəфəргали бер кулына зур капчык төреп алып, икенче
кулына урак тотып авыл очына чыкты. Аның печəнлеге
ерак түгел, əмма гəтне дə (олы юлны халык элеккечə
шулай атый), тимер юлны да аша үтеп чыгарга кирəк. Җəй
башланып кына тора əле, болындагы үлəннең чыгышын
да чамалар, бозавына күчти дə алып кайтыр. Хəленнəн
килгəн дə булыр иде, җиңел автомобиль алмады ул.
Көннəр буе, ал-ял белми, трактор, комбайн кабиналарын-
да селкенə, төнен машина руленə утырсынмы? “ДТ-54”,
аннары – “ДТ-75” тракторлары, “СК-3”, “СК-4”, “Дон – 1500”
комбайннары… Колхозда иң беренче булып “К-700”не
үзлəштерде. Һай, аның куəте, аның тизлеге! Газга ныграк
бассаң, “Москвич”, “Жигули”ларың бер яктарак торсын!
Хəзер инде олы юлда “Жигули” түгел “Волга”сы да юк. Гел
берсеннəн-берсе текə иномарка. Тизлеклəре дə…
Куышып, узышып, əллə кая ашыгалар, əллə кая чабалар,
юл аша чыгарлык түгел. Карт, берəр аралыгы булмас
микəн, дип, көтə бирде. Озакламый, чынлап та, ерактарак
машиналар агымының очы күренгəндəй булды. Күрəсең,
шлагбаумны ябып, поезд үткəрəлəрдер. Инде дə кыза
башлаган асфальтка аяк басарга чамалаган иде, бер
эскерттəй ак джип, “выжт” итеп килеп туктап, аның юлын
бүлде. Машина ишеге ачылып китте, аннан чəче-башы
тузган, футболка-джинсысы тиргə манчылган аюдай
гəүдəле бер урыс сикереп төште. Чын мəгънəсендə – аю!
Аюдай бандит!.. Җитмəсə, сул кулы белəктəн түбəн ашы-
гыч кына уралган, бинт аша каны саркып чыккан.
Карт куркаклардан түгел, шулай да шөбһəгə төште.
Таларга уйлый түгелме соң аны бу юлбасар? Көпə-көндез.
Нəрсəсенə кызыксын? Капчыгы белəн урагын тартып
алсынмы? Тик ул картка һөҗүм итмəде, хəтта көчəнеп
елмайган да булды, əмма күзлəре боздай салкын иде.
– Как зовут тебя, старик?
Картның ачуы килде.
– Безнең Өчкуянда тəүдə кешегə сəлам бирəлəр.
– Хəл-əхвəл сорашып торырга вакыт юк, кабаланам…
– Ярар, Сəфəргали абзыең булам мин, Сəфəргали Байтимеров.
– Сафар… Сафари… Ладно, пусть Сафари. К тебе,
мужик, большая просьба. Вот кейс… – Теге, кабинасыннан
уртача зурлыктагы чемодан кебек нəрсə алып, картка тот-
тырды. – Спрячь подальше, никому не рассказывай, нико-
му не показывай, не сегодня, так завтра заеду. Только не
вздумай меня облапошить. Голову тебе отверну! Если в
целости сохранишь, долю отстегну…
Нишлəсен карт? Ярдəмгə мохтаҗларның үтенечен кире
кагып өйрəнмəгəн ул. “Отверну”сыннан курыкканнан,
“отстегну”сына кызыкканнан түгел, əнə шул гадəтенə
тугрылык саклап:
– Ладно, – диде. – Онытма, Мин – Сафари түгел,
Сəфəргали Байтимеров, авылның бу як очыннан бишенче
йорт. Пятый дом, аңладыңмы?
Карт аңына килгəндə, теге машина күздəн югалган иде
инде. Ни булды соң бу? Əллə күзенə генə күрендеме?
Алай дисəң, кулында əлеге чемодан. Кеше-кара күргəнче
анысын яшерергə кирəк. Ул кейсны тиз генə капчыгына
тыкты. Ул арада машиналар агымы тагын да көчəйде.
Юлы уңмасына ышанган карт инде борылып кайтып
китəргə җыенган иде, тормозын сызгыртып, тагын бер
машина килеп туктады. Кап-кара тəрəзəсе төшə бирде.
Аннан өлгергəн кабактай йомры, такыр итеп кырып алын-
ган бер баш күренде. Тегесе дə бандит, монысының
аңардан да текəрəк бандит икəне күренеп тора. Бу нинди
көн булды соң əле? Нишлəп бандитлар Сəфəргали карт-
ны үз иттелəр?..
– Ты давно стоишь здесь, мужик?
Безнең авылда кешегə тəүдə сəлам бирəлəр, дип
əйтергə уйлаган иде, əйтмəде. Андыйларга ана сөте
белəн кермəгəнне, тана сөте белəн керми инде ул. Шулай
да:
– Яңа гына килдем, – дип җавап кайтарды.
– Белая “Тойота”, номер – три семерки, московский
регион, проехала?
– Мин – авыл карты, сезнең иномаркаларыгызда, номер-
ларыгызда, регионнарыгызда не разбираюсь. Юк,
күрмəдем.
Теге “кабакбаш” ямьсез итеп сүгенде, карт ягына карап
“лач” итеп төкерде дə, сүндерелмəгəн машинасының
газына басты. Анысы ач арысландай үкереп алга ыргыды.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1