Бердәнберем, дияр идем... Хикәя (3)
Шулай җəһəннəмнең аръягына китəсе килгəн чакларының берсендə, атналык ял алып, Истанбулга барып килгəн иде. Берүзе бармады – күптəнге танышы Кəрим белəн бергə очтылар. Шулай туры килде инде. Кəрим белəн җитди мөнə сəбəтлəрнең булуы мөмкин дə түгел – электəн булмаганны, бары тик юлдашлар гына.
(Дәвамы.)
* * *
Илдарга ничек бар шулай сөйлəгəн
иде килəчəк сəяхəте турында. Ул
башкачарак уйлагандыр. Ни дисəң дə
Чулпанны үзенеке, дип өйрəнгəн иде
бит инде. Сəяхəттə чагында да, аннан
соң да бəйлəнешкə чыкмады. Болай
да көн саен аралашмыйлар иде. Ə
хəзер инде ни үзе шылтыратмады, ни
Чулпанга җавап бирмəде. Җитмəсə,
кайткач, Чулпан авырып китте.
Температурасы күтəрелде, тавышы
карлыкты. Күзлəре сүнде, күз
төплəренə кара күлəгə кунды.
Акклиматизация, дигəн булдылар.
Чынлыкта исə үзенə карата битараф-
лыкны кичерə алмады Чулпан. Үзе
соң алай итмəс иде бит. Билгеле инде
– мин-минлеге ничек кенə көчле бул-
масын, ул бит – хатын-кыз, таяныр
нокта эзли.
Гомумəн, көйсез хатын булмаса да,
холык күрсəтергə бик мөмкин Чулпан.
Мəсəлəн, төбəкара видеоселектор
киңəшмəсе вакытында махсус
рəвештə Илдарның ачуын китерде
сыман. Тегесе башкаланыкылар
бирəчəк барлык сорауларга да əзер
иде, тик Чулпан өстəмəлəрен дə
əзерлəгəн булган шул. Җавап бирүен
бирде, тик барыбер чыгырыннан
чыкты Илдар. Эштəн соң, ярсып,
башкалага юнəлде. Төн уртасында
килеп керде дə Чулпанны җилтерəтеп
алып уятты. Хəер, хатын йокламаган
да булган бугай. Тик барыбер болай
кискен борылышны көтмəгəн иде.
Дер-дер калтырый, еларга да иткəн
сыман. Лəкин күзлəренə яшь килми,
күз яшьлəрсез генə шыңшый.
Чулпанның курку һəм каушау,
рəнҗеш тулы карашы Илдарның
җанын кисеп керде. Сүзсез генə
кочып алды. Якын иде аңа Чулпан.
Кем өчендер – гел Чулпан Азатовна,
буй җитмəслек, сүз үтмəслек ханым.
Аждаһа. Шайтан таягы. Аның менə
шулай үпкəле караш белəн кемнеңдер
күзенə карап торуын башларына да
китерə алмыйлардыр. Тик ничек кенə
каты, кырыс булмасын – ул да игъти-
бар, назга мохтаҗ. Таныш тəн, чəч
исе, таныш миң, алкалар... Уч
төплəре, маңгае уттай кайнар иде
Чулпанның. “Температураң бар сыман...”
Бер сүз дə дəшмəм, инде сөйлəш-
мəм, дигəн иде дə Чулпан, тик
дөньяда синең хакта уйлаган кеше
булуын белү – үзе үк бəхеттер ул.
Əллə теге соры март кичендə
Илдарны очрату хакына гына исəн
калдымы икəн...
* * *
...Илдар көтмəгəндə шылтыратты.
Көтмəгəндə, дип, соңгы вакытта аны
көтмəгəн чагы да юк инде Чулпан ның.
Ирнең тавышында ниндидер шөбһə
сизсə дə, əллə ни игътибар бирмəде.
Иртəгə килəбез, диде Илдар.
Больницага. Хатыны белəн килəчəк.
Тик шерелергə.
Чулпан моның ише көтелмə-
гəнлеклəргə өйрəнгəн булса да, җаны
куырылып китте. Илдарның болай
кызганыч хəлдə калганын күрергə дə,
ишетергə телəми иде.
– Кемгəдер əйтергəме?
– Əйтсəң, яхшы булыр иде.
Илдар көне буе Лилияне озатып
йөри алмады – кире Таулыярга кай-
тырга кирəк. Таныш-белеш тə эш
ташлап китə алмый. Чулпан гына
һəрчак бəйлəнештə иде. Ул гомер буе
вазыйфалы эштə шулай күнеккəн
инде: ни-нəрсəгə җавап лылык алды
исə, азагына кадəр җиткерергə тыры-
ша. Телəсə-телəмəсə дə Чулпанны
чакырырга туры килде. Чулпан башта
“Ничек? Мин?” дип каршы килгəн иде
дə, Илдарның катгый талəбенə каршы
тора алмады: башка килер кеше юк
əлегə. Берүзен калдырып та китə
алмыйм. Бигрəк хəлсез.
...Шундук таныды ул Лилияне.
Əлегə тиклем күрү түгел, аның турын-
да уйларга да телəге юк иде бит.
Берəү булса, социаль чел тəрлəрдəн
фотоларын булса да эзлəп табар
иде. Юк, кызыксынмады. Белеп тора
иде инде Илдарның гаилəсе булуын
да, уллары авариядə һəлак булгач,
тəрбиягə ир бала алуларын да.
Чулпан коңгырт чəчле, зəңгəр күзле
булса, Лилия кара чəчле, кара күзле.
Лилия зифа озын буйлы – Чулпан
буйга түбəнрəк. Чулпан боларын бер
күрүдəн үк искə алды.
“Бүген сезнең янда булырмын.
Рөхсəт итсəгез”. Лилия баш какты.
Кем, дип сорамады. Хəер, аңа хəзер
янына кем килсə дə барыбер кебек.
Тирə-яктагыларга битараф иде ул.
Иң кыены – коридорда чират көтеп
тору. Министрлыктамы, башка оеш-
мадамы... Хастаханəне əйткəн дə юк.
Кайчагында өч тиенлек кенə мəсьəлə
белəн дə сəгатьлəр буе ишек төбе
сакларга мəҗбүр булуың бар. Вакыт
əрəмгə китүдəн дə бигрəк, мескенлəнү
җанга тия. Чулпан хастаханə юлын
озак таптады. Кайчагында чират та
булмаска мөмкин. Тик доктор кабул
итми. Курка-курка гына ишекне ачсаң,
көлешə-көлешə чəй эчəлəр. Монда
алай түгел иде түгеллеккə. Тик бары-
бер йөрəгеңне учыңа салып көтəсең
чиратыңны.
Башкалага килгəнче азрак булса да
өмет бар иде əле: бəлки, районда
куелган диагноз дөрес тə түгелдер,
бəлки, мондый гына чирдер, җиңел
котыла торганы гына. Лəкин монда да
районда куелган диагнозны раслады-
лар. Дүртенче стадия. Кире кайтарып
җибəрергə дə уйлаган иделəр.
Операция ясауның файдасы юк.
Монда аны кем карар... Яшь кенə
докторның ваемсыз гына əйткəне
Чулпанның бəгыренə тиде. Соңгы
вакытта алай ярсыганы юк иде əле –
интектереп йөртмəгез, имеш.
Чəмлəнеп тагын танышларына шыл-
тыратырга ке реште. Ичмасам, азрак
булса да гомерен озайтырга мөмкин
бит, салыгыз клиникага. Мин ярдəм-
лəшермен.
Ике кешелек палатага урнаштыр-
дылар Лилияне. Бер урын буш.
Чулпан тиз генə савыт-саба хəс-
тəрлəде, башка вак-төяген... Инде
генə китим дигəн иде, төн җитеп килə
иде инде – Лилиянең телефон заряд-
нигы онытылып калган икəн.
Тоткарланырга, төнгə кадəр калырга
туры килде. Сүзсез генə утырдылар.
Чулпан телефонына текəлə андый
чакта. Ə монда үзенең телефоны да
сүнəм-сүнəм, дип тора... Табиб лардан
белде – хатын моннан бер ел элегрəк
авырый башлаган булыр. Өстеннəн
ниндидер авыр йөк төшкəндəй булды
– димəк, алар Илдар белəн очраша
башлаганчы чир элəктергəн инде ул.
Димəк, Чулпан гаепле дə түгел сыман...
Илдарның район белəн хастаханə
арасында өзгəлəнүен күрү авыр иде
Чулпанга. Таулыярында эш муеннан
ашкан, башкалада да əл лə ни хəленə
кереп тормыйлар. Ба ры сына да вакы-
тында өлгерергə кирəк. Монда да
ышанычлы кешесе – шул Чулпан гына. Аннан килеп,
авыру карап өйрəнмəгəн бит ул, күп
нəрсəнең тəртибен дə белми ир-ат.
Əллə соң берəр ярдəмче табарга
микəн, дигəн иде. Чулпан, хаста-
ханəгə үзем йөриячəкмен, мəшə-
катьлəрне дə үз өстемə алырга
тырышырмын, бəргəлəнмə, зинһар,
дип ышандырды. Шулай итеп, көн
саен больницага барыр булды.
Нишлəргə тиеш дип таба, шуны
башкара иде ул. Җитешмəгəн дару-
ларны эзли, өс киемнəрен алмашты-
рырга ярдəм итə. Эшендə никадəр
усал булса, хас таханəдə Чулпан
юашланып кала. Санитаркаларына
тиклем өнə милəр кебек аны.
Ниндидер сорау белəн мөрəҗəгать
итсə, тыңлап бетəр-бетмəс, доктор-
дан сорарсыз, дилəр. Күрше палата-
дагылар да ачуланып ка-
рый – бизəнеп, хушбуй сибеп кил-
мəсə ни булган.
Дүртенче стадия, дип, юкка гына
əйтмəгəннəрдер инде. Башта, хас-
таханəгə кереп дəвалана башлагач,
Лилия матурланып, яхшырып китте.
Тамагына да ашый башлады. Тик, чир
бер элəккəч, аннан тиз генə котылыр-
мын, димə... Лилия биреш мəскə
тырышса да чир аны эчтəн ашый,
кимерə. Күңеле бутала, еш кына хəле
дə бетə. Җитмəсə, ютəл дə төште.
Организм бер хəлсез лəнгəч ни...
Билгеле, хəлсез чакларында
Лилиянең Чулпанны гына түгел,
башка бер җан иясен дə күрəсе
килми. Хəер, болай да əллə ни якты
йөз күрсəтми ул. Ə бер көнне,
Чулпанны күргəч, ярсып, ачуланып,
тумбочка өстендəге барлык əйберне
сыдырып төшерде:
– Килеп йөрмəгез бүтəн! Озак кал-
маганын белəм бит инде!
Лилиянең тавышындагы ачу, күз
карашындагы нəфрəттəн Чулпанның
аңы томаланып калды.
Хəзер чыгып китсə, монда башка
аяк та атламаячак. Иплəп кенə
идəннəн пыяла ватыкларын җыеп
алды. Бармагыннан кан саркый. Үзе
пышылдап кына сөйлəнə:
– Сезнең урында үзем булырга да
əзермен мин. Болай да беркемгə дə
кирəк түгелмен. Мөмкин булса, кал-
ган гомеремне бирер идем. Күрəсең,
өстə башкарачак планлаштырылган-
дыр инде безнең язмышлар. – Аннан
əйтеп куйды:
– Ярар, Илдар белмəсен.
Лилия дəшмəде.
Идəндə таралып яткан пыяла ваты-
клары, кəгазьлəр, дару савытларын
җыеп азапланучы шушы хатынны
өзгəлəр чиккə җиткəн чак лары байтак
булды аның. Клиникага килеп
элəккəнче үк Илдарның үзеннəн
башка да кемедер булуын сизенгəн
иде инде ул. Башкачарак күзаллый
иде ул аны. Явызрак, усалрак булыр-
га тиеш иде ул хатын. Мəкерле. Үчле.
Чынбарлыкта башкачарак Чулпан.
Түзем. Ипле.
Лилия сизеп тора: гомере озак кал-
маган. Уйлыйсы килмəсə дə, башына
еш кына төште əлеге уй: үзе киткəч,
дөньясы кемгə калыр. Илдар... Юк,
Илдар ялгызы калмас, мөгаен.
Булмады түгел, булды бит күз
төшергəннəр. Илдары да мавыкмады
түгел. Инде килеп – Чулпан...
Чулпан чынлап ярата иде Илдарны.
Түрə булганы, кулындагы малы өчен
генə дə түгел. Лилиянең авырганын
белгəч, дуслары, хəтта туганнары да
читлəшкəндəй булды. Килеп хəлен дə
белмəделəр, телефоннан шылтыра-
тулар да сирə гəйде. Əллə онытты-
лар, əллə электəн үк битараф
булганнар. Чулпан гына калды янында.
...Əлбəттə, кайчагында, монда ни
эшлəп йөрим инде мин, дигəн уй
Чулпанның башына да килə. Бөтенлəй
чит-ят бит Лилия. Алай гына да түгел,
бер-берсен дошман күрергə тиешлəр.
Көндəшлəр. Башта Илдар хакына
йөри кебек иде. Аннан инде Лилиягə
дə өйрəнə төште. Ə чынлыкта исə бар
нəрсəне дə контрольдə тотасы килə
кебек аның. Барысы да ул язган буен-
ча булырга тиеш.
(Дәвамы бар.)
Фото: freepik.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев