Бердәнберем, дияр идем... Хикәя (4)
Иң кыены – Лилиянең телефон аша Илдар белəн сөйлəшкəнен ишетү. Андый чакларда палатадан чыгып тора Чулпан. Коридордагы кушеткада урын буш, шунда көтə. Кайчагында эчтəн генə Илдарга ачулана. Алай дисəң, ул да ике ут арасында.
(Ахыры.)
Лилия башта шул Илдар белəн генə
сөйлəште сыман. Табиб, шəфкать
туташларын да сүзсез генə тыңлый
иде. Чулпан бер тапкыр əйтеп куйды:
“Җаныгызга урын тапмаганда
көндəлек язасызмы əллə?”
Чулпанның барлык тəкъ димнəрен
кирелəнеп кенə үти иде Лилия. Ə бу
юлы каршы килмəде. Көн саен нидер
яза башлады. Чулпан аңлады: Лилия
күңе лендəгесен кəгазьгə күчерə иде.
Беркөн эшендə аврал булып,
хастаханəгə бара алмый калды
Чулпан. Иртəгəсен əбəт вакытында
ук Лилия янына ашыкты. Коридорга
килеп керүе булды, каршына шəф-
кать туташы килеп чыкты: “Кайда
йөрисез, хəле кискен начарланды
бит...” Чулпанның күз аллары
караңгыланып китте. “Бераз яхшыра
башлаган иде бит”, – дип пышылда-
ды. Аннан доктор да чакырып кисəтте:
“Сезнең сүзгə ышанып кабул иттек, ə
Үзегез...”
Əллə шəфкать туташының кинəт
ташлануыннан, əллə докторның
кисəтүеннəн, əллə инде чарасызлык-
танмы, Чулпан үкси башлады.
...Лилиянең йөзенə сары төс кергəн,
күзлəре төссезлəнə төшкəн.
– Куй, Чулпан... – диде сабыр гына.
– Гафу ит, Лилия. Мин шундый
вəгъдəсез... – Гаҗизлəнү, газаплану,
өметсезлек иде Чулпанның тавы-
шында.
Лилия тəү тапкыр Чулпанга күтə-
релеп карады. Карашында курку
катыш ялвару иде аның.
Ике хатын инде хəзер ачыктан-ачык
үкси иде.
Шулай күпме утырганнардыр –
Чулпан Лилиянең тавышыннан
сискəнеп куйды.
– Башкача болай җебе мибез, яме?!
– Лилия Чулпанга учын суза, ə анда
– балдак:
– Ал, Чулпан, сиңа минем кечкенə
бүлəгем.
– Эх, Лилия, мин бит мондый бал-
дакка лаек та түгелмен.
– Чулпан... Булганы булган инде. Иң
авыр чакта янымдасың, бөтен
серлəремне белеп беттең...
Хастаханəдə озак тотмыйлар шул.
Əгəр дə чыгарсалар, Лилия районга
кайтып тормас, үземдə генə калыр,
дип план корды Чулпан. Монда табиб-
лар табуы да җиңел, даруларын да.
Лилия, мондый тəкъдимне ишет-
кəч, моңсу гына елмайды:
– Үземə кайтырга насыйп булмас
микəн?..
– Юк, Лилия, мин бит ныгынганчы
гына, димен...
Ни гаҗəп – соңгы вакытта алар
бер-берсенə иялəште сыман. Чул пан
Илдарга да шылтыратмый, диярлек.
Лилия, гадəттə, “əйе” белəн “юк”тан
артыгын əйтми иде, ачылып китеп
сөйлəшə башлады. Һава торышы,
йорт эшлəре, мода, бизəнү-төзəнү...
Көлешеп тə алалар. Беркөнне кичен
тəрəзə ачып куйдылар: Лилиянең
урамга чыкканы юк, шəфкать туташ-
лары бик йөрмəгəндə саф һава сула-
сын. Палатага яшь бөре, яфрак исе
тулды.
– Илдар шундый кичлəрне яра-
та, – диде Лилия.
Чулпан дəшмəде. Икесе дə əлеге
вакытта Илдар турында уйлый,
икесенең дə күңеле тартылганы –
Илдар иде.
Сизеп тора: Лилия авыр чирле
вакытында да ир хатыны булып кала
– таяныр, ышаныр кешесе бар.
Чулпан гомер буе берьялгызы.
Киресенчə, кемдер килеп ярдəм кулы
сузса, аптырап китə ул. Нинди генə
авыр мəсьəлəне дə үзе генə хəл итеп
өйрəнгəн. Башкача булганы да юк.
Лилиядəн көнлəшкəн чаклары да
җитəрлек иде. Юк, Илдар хатыны
булганы өчен түгел – ə гомумəн, ир
хатыны булганы өчен. Лилия үзе
аңлый микəн – юк микəн никадəр
бəхетле булуын.
Чулпан ныклап төшенə алмады:
Лилия азакка тиклем аның кемлеген
белдеме, сиздеме? Үзенең сорыйсы
килгəн чаклары булмады түгел,
булды, тик ничек итеп сорасын соң...
Тирə-яктагылар аны Лилиянең кыз
туганы буларак кабул иттелəр. Бер-
берсенə бөтенлəй охшамаганнар да
бит инде. Төс-башлары. Холыклары.
Чулпан салмаграк, сабыр булса,
Лилия кискен иде. Уйлаганын кисте-
реп əйтə. Чулпан башта эчтəн уйлап
йөри, кеше ни əйтер, ди... Тик менə
шушы төс-башлары, холыклары
белəн бер-берсенə охшамаган ике
затны нидер берлəштерə иде бит.
Ихласлык, самимилекме? Эчке бер
зыялылыкмы? Яңалыкка омтылыш-
мы? Боендырыксызлыкка телəкме?
Ярамсаклана алмаумы? Бу сыйфат-
лар икесенə дə хас.
Хастаханəдə китапханə бар. Лилия
шунда йөрер булып китте. Коридор
озын, Чулпан аны җитəклəп озата
бара. Китапханə ярлы гына.
Китаплары да күбрəк дини əдəбият,
хатын-кыз романнарыннан гый барəт.
– Телефоннан гына укыр идең.
– Юк, кəгазь китап укыйсы килə.
– Аш-су, кулинария буенча китап-
лар бар. Лилия, синең яраткан
ризыгың нинди?
– Алма штруделе, тик миңа ашарга
ярамыйдыр инде.
– Нишлəп ярамасын?
Чулпан аш-су əзерлəргə ярата яра-
туын, тик менə азык-төлек
пешергəннəн соң күпме җыештыра сы
була, табак-савыт юасы... Аннан соң
бер башына əллə ни əзерлисе дə
килми. Лəкин монысы – башка очрак.
Интернеттан рецептлар өйрəнде,
инструкциядəн карап, духовканың
режимнарына төшенде. Пешергəч,
үзе дə аптырап китте – тəмле. Лилиягə
ошарга тиеш.
Тик ул көнне Чулпан хастаханəгə
бара алмады. Танышлары бер чарага
чакырдылар.
Килə алмавы хакында кисəтергə
дип шылтыратты Лилиягə. Тавышы
аеруча боек иде хатынның:
– Сөйлəшəсе сүзлəр бар иде,
Чулпан.
– Иртəгəсен иркенлəп килəм,
Лилия.
Иртəн-иртүк, эшкə тиклем үк хаста-
ханəгə юнəлде. Карават буш иде.
Күршедəге хатын битараф кына
əйтеп куйды: “Китте ул”. Əйберлəрен
җыештырган иделəр инде. Ə
көндəлек?
* * *
Көн артыннан көн үтте, айны ай ал-
маштырды. Күрешергə җай чыкмады
түгел, булды күрешкəн мəл лəр. Эш
буенча күрешкəндə бер-берсенə ни-
дер исбатлап маташтылар. Ватсаппта
(əл дə шул ватсапп бар инде) “Хəерле
көн”, “Кар ява мы?”дан ары китмəде.
Цюрупа урамында очраклы
рəвештə генə очраштылар кебек.
Чулпан ничектер ятсына сыман.
Илдар да каушабрак калды.
– Хəллəрең?..
– Ярыйсы инде.
Илдар əйтеп куйды:
– Кайтмыйсыңмы соң, Таулыярда
да эш табылыр иде.
Эш, дип... Ни гомер ялгызлыктан
котылырга телəп тə, инде килеп, шул
рəвешле телəгенə ирешермен, дип
көтмəгəн иде Чулпан. Аннан бу очра-
шулар аларга күбрəк шатлыкмы,
əллə инде кайгы-хəсрəт алып килде-
ме? Очрашмасалар, ничек булыр иде
икəн?
– Мин бит Лилияне алыштыра
алмам. Туганнарың да кабул итəрме-
юкмы... Район өчен дə мин ят кеше.
– Алыштыра алмам, дип. Ну, син
бит – икенче... Синнəн башка берəү
дə кирəкми миңа. Уйлап кара əле...
Беркөнне Илдарның водителе
килде. Төбəп Чулпанга килгəн. Лилия
хастаханəдə чакта да Вəкил-
не еш очратты Чулпан. Аларның
Илдар белəн мөнəсəбəтлəрен дə
белеп тора инде ул.
– Илдар Илгизович шул эш дип
кенə яши инде. Иртəн җиделəргə үк
килə. Яраталар аны. Тик ялгызына
авыр... Кайтыр идегез?
* * *
Идарəлек алдында бер кызыл
машина тора.
Монда эшлəүчелəр, гадəттə, маши-
наларын арткы ихатага куя. Урам
якта машина калдыручылар юк кебек.
Чулпан бу якка ничек килеп чыгуын
үзе дə ни аңлый, ни аңлата алмас тыр
сыман. Уянды да, тыныч кына маши-
насына утырып, чыгып китте. Теге
балдак тынгылык бирми иде аңа.
Тапшырырга кирəк.
Яңа гына яңгыр явып киткəн иде,
əллə инде һаман явамы? Тагын шул
яңгыр. Эш көненнəн соң халык йорт-
ларына таба ашыга. Ишектəн чыга-
лар да көлешə-көлешə саубуллашып
таралышалар... Кызык икəн ул
читтəгелəрне читтəн карап тору.
Тəрəзəлəрдə утлар да бер-бер артлы
сүнə.
Бер генə бүлмəнең тəрəзəлəрендə
ут күренмəде. Чулпан менə шул утны
көтə. Алдан шылтыратмады, килгəч
– телефонга шылтырату барып
җитмəде. Күпме шулай утыргандыр,
кулына яңгыр тамган сыман булды.
Яңгыр түгел, күз яше. Яңагыннан
сызылып төште дə кулына тамды.
Бер тамчы, ике...
Илдар күрмəде түгел, күрде таныш
машинаны. Төбəк буйлап команди-
ровкага чыккан иде. Кайткан якта тау
юлыннан төшкəндə алга күз салды:
калкулыклар арасыннан юлның
дəвамы боргалана. Ə анда – моннан
берничə километр ераклыкта – кызыл
машина. Чулпанның Илдардан башка
барыр кешесе дə юк инде бу якларда.
Күз алдыннан соңгы ел ярым
эчендəге вакыйгалар тезелешеп
узды. Шатлыгы да, кайгысы да. Тулы
бер тормыш.
...Көндəлек Илдарның эш өстəле
тартмасында иде. Соңгы язма-
ларының берсендə болай дип язган
Лилия: “Илдар, синең бəхеткə, өметең
бар əле. Эчкерсез җан ул. Югалта
күрмə аны”.
Фото: freepik.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев