Икебезгә бер бәхет. Хикәя (4)
Гөлназ белән Айназ чит-ят кешеләр инде хәзер. Икесе дә усал, икесе дә горур, тәкәббер... Мин-минлекне бәреп вата алмаганлыктан, аларның тормыш сукмаклары икесенеке-ике якка аерылды. Икесе ике тарафта үкенә, ә гафу үтенергә берсенең дә көче җитми.
* * *
Ялгыз гашыйк – ярты кеше,
Ике гашыйк – бер бөтен.
Үзеңә тиеш «яртыны»
Табуы гына читен.
Ф. Яруллин
Айназ бүген йокыдан аерым бер кәеф белән уянды. Кичә булып үткән хәлләрнең төшеме, өнеме икәнен абайламый торды. Бу кадәр татлы мизгелләрнең төш кенә булуын теләми кыз. Диван читенә эленгән спортивканы күреп, Айназ кулларын чәбәкләде: «Бу – чын! Димәк, мин төшемне өнемдә таптым», – диде кыз, кыбырсып. Тәрәз аша кояш нурлары аның битләрен кытыклап, күп нәрсәләргә, яңа маҗараларга әйди. Кыз спортивканы тотып Гөлназларга чапты.
Гөлназ әле яңа гына йокыдан торган, битен юып маташа иде. Айназның болай сулуы кабып, очынып килеп җитүенә ул, кош тоткандай:
– Айгиздән хат килгән! – дип, шатлыгын уртаклашты.
Гөлназ Айназның абыйсын армиягә озатты. Хәзер Айгиздән килгән һәрбер хат, бер кәлимә сүз өчен ул җиде кат күкләргә менгән төсле сөенә. Кызлар сөенечләреннән, күкрәктән ургып ташыган хисләр бәйләмен тыя алмыйча, кысып кочаклаштылар. Бер-берләрен күз карашларыннан аңлаган бу ике дус өчен серләр дә уртак иде. Айназ кичә ниләр булганын бәйнә-бәйнә дустына «түкте». Гөлназ үзенең вакытсыз кереп, йокларга ятуы өчен бераз үкенде дә хәтта. Соңыннан кызлар Айгиздән килгән хатка тукталды. Сагынычлы сәламнәр белән сугарылган хатта һәрбер юл саен Гөлназга мәхәббәт аңлатылган. Кыз үзе дә еламсырап хатны кадерләп күкрәгенә кысты:
– Сагындым сине, җаным! Бик сагындым.
Сагыну – һәрбер кешегә хас хис шул. Җаны булган кеше ярата, ярата белгәне сагына да икән. Ләкин һәркем үзенчә. Айназ берничә сәгать кенә күрми торган Ришатын, ә Гөлназ ничә айлар зарыгып көткән Айгизен сагына. Ерак аралар белән сыналган сөю күзгә күренеп ныгый икән – чын мәхәббәт туа. Чакрымнар белән адым саен таушалган икән – димәк, бу үткенче бер мавыгу гына булган. Сагыну кешеләрне күзгә күренеп якынайта, бер-берләренең кадерләрен арттыра. Айгиз дә, меңләгән чакрымнарга карамастан, Гөлназның йөрәк тибешен, кайнар сулышын тоя. Ярату кешеләрне берләштерә. «Чәчләре чәчкә үрелгән» парларга ара ераклыгы киртә була алмый. Кайда гына, ничек кенә һәм кем белән генә булса да, уйлар сөйгәне тарафына оча. Галәм шулай яратылган. Ай Җирне шулкадәр яратмаса, кырыкмаса-кырык тапкыр әйләнеп-тулганыр идеме аның тирәли?! Җир йөзендәге һәрбер тереклек мәхәббәттән яралган шул.
* * *
Дусны дошман ясар өчен, Бер ялгыш сүздә җитә...
Ф. Яруллин
Бер ел сизелми дә үткән! Шушы гомер эчендә күпме кеше аерылышкан, күпмеләре кавышкан. Айназ белән Ришат һаман бергә! Гашыйклар таптамаган авыл сукмагы калдымы икән? Инеш буйлары, тыкрыклар, болын-урманнар аларның серен саклый. Хәтта мәһабәт карт имән, аларның вәгъдә шаһите, яшәреп киткәндәй булды.
– Имән кәүсәсе, имәннең корыч тамырлары һәм, йөрәгем белән ант итәм – мин гомергә синеке булачакмын, – диде Ришат сөйгәненә.
Айназ бөтен барлыгы белән аның кочагына ташланды да елап җибәрде. Болай гына... Үз бәхетенә үзе ышаныр өчен! Нечкә күңелле шул Ришатның Айназы, һәрбер кыерсытылган терек-лек, һәрбер сүзне җанына якын ала. Йөрәгенә бар Галәм сыйган аның! Бу көчле куллар гына аны язмышның кырыс чынбарлыгыннан саклап торадыр төсле. Имән кочагында баш калкыткан нәфис умырзая шикелле. Тормыш кануны шулай бит: бер нәфис җанга икенче бер көчле рухлы затны парлый. Ришат кызны кисәк кенә җирдән күтәреп алып, күккә чөйде:
– Яратам сине, Айна-а-аз!
Кыз егетнең сөюдән болай шашынуына аптырап, аны муеныннан каты итеп кочты. Ришат кулларындагы Айназ бүген бик бәхетле иде. Бар табигать, бөтен җиһан аның сөюе хакында белә. Яшереп тора белми ул аны Чын сөю шулай буладыр, бәлки.
– Карале, Ришат, әгәр кайчан да булса без аерылсак та, мин сине гомерем буе яратачакмын! Ишетәсеңме, гомерем буе?!
– Әй, җүләркәем минем! Кая китим инде мин синнән. Мизгел дә синсез тора алмыйм, гүзәлем. Син – эчәр суым, сулар һавам кебек мөһим. Син булганга мин яшим!
– Мин яратам сине, Ришат, гомергә, мәңгегә яратам...
– Айназ! Мин синеке. Теләсәң ни эшләт. Син минем бердәнберем. Мин өзелеп яратам сине! Җанымнан да артык күреп яратам.
Меңъяшәр имән гашыйкларның бәхетен ят күзләрдән аралап, яфракларын шыбырдатып куйды.
...Кичен алар тагын очрашты. Айнур белән Ришатның китәр көннәре якынлашканга күрә, алар бүген су буенда аерылышу учагын яктылар. Гөлназ да биредә иде. Тагын бик күп авыл яшьләре җыелды. Кызыклы әңгәмәләр дә, кичке уеннар да булды. Айназ Ришатка песи баласыдай сырпаланып изрәде. Бар табынның ямен җибәргән хәмер бераз соңрак пәйда булды. Берәм-берәм исерешә башлаган яшьләр арасында Айназ белән Ришат кына аек акылларында иде. Һәммәсенә ияреп эчәргә омтылган Гөлназны Айназ шунда ук шелтәли башлады:
– Эчмә, Гөлназ!
Әйткән мизгелдә генә читкә китеп торган стакан бер-ике минуттан тагын кыз кулына күчте.
– Эчмә инде, Гөлназ! Нишлисең соң син?! Кыз башың белән... ташла... Килешми.
Берничә шелтәле сүздән соң да эчүен дәвам иткән Гөлназга кызның сабырлыгы калмады. Ул Ришат яныннан җәһәт кенә сикереп торды да, Гөлназ кулындагы стаканны яшен тизлеге белән тартып алып, учакка ыргытты. Учак аны тиз арада ялмап алды. Дустының бу кыланмышыннан ярсыган Гөлназ теленә ни туры килә шуны кычкырырга тотынды:
– Кем соң син шулкадәр, миңа акыл өйрәтергә? Синең мондый дуслыгың миңа ни пычагыма кирәк? Синнән башка да өйрәтеп аптыратучылар күп. Олак миннән ераграк. Бу – минем тормыш! Ни телим, шуны эшлим! Ычкын күз алдымнан...
Үз колакларына үзе ышанмый торган Айназның күзләре дымланды. Сабый чактан бергә үскән, җаныннан артык кадерле кешесеннән мондый тузга язмаган сүзләр ишетү аңа әйтеп бетергесез авыр иде. Тау булса, ул да чыдамастыр, мөгаен. Минем тормыш, имеш... Айназ үзен уратып алган шакшы мохиттән качарга теләп, өенә таба йөгерде. Аның артыннан Ришат та кузгалды. Ниһаять, шелтәле сүзләрдән, кырын караштан котылган Гөлназ, аны-моны уйламыйча, эчүен дәвам итте.
Ришатның назлы сүзләренә дә җандагы боз эремәде. Нишләде соң Гөлназ? Үзен үзе белә башлаганнан бирле таныш дустыннан мондый түбән сүзләр ишетү күңелен телде. Гөлназның сүзләре Айназның башына аркылыга да, буйга да сыймады. Гүя кызга мең потлы таяк белән китереп ордылар! Фикерләр чуалды, хисләр-уйлар таралды, күңел белән йөрәк арасында ниндидер күзгә күренмәс кыл шартлап өзелде, бөтенлекнең чите кителде. Йөрәгенә үткен хәнҗәр белән китереп кадасалар да, бу кадәр үк әрнемәс иде, бәлки. Йөрәк түрендә сакланган хис бүген бер мизгел эчендә чәлпәрәмә килде. Кыйпылчыклары бәгырьнең иң авыртып сулкылдаган өлешен эзләп табып, мәңгелеккә кадалды. Кем гаепле соң? Яман гадәттән араларга теләп, упкыннан саклап калыр өчен шелтәләгән Айназмы? Әллә үзенең шәхси мәнфәгатьләрен дуслыктан югары куйган Гөлназмы?! Хәер, Айназ дәшмәгән очракта дуслык сакланыр иде. Әмма чын дуслык булыр идеме инде ул чакта? Дуслар бит алар маяк кебек, һәрдаим тугры юлга әйдиләр, бата башласаң, нур чәчеп дөрес юлны табарга булышалар. Зур газаплардан, мең бәладән йолып алалар. Бер-береңә яхшылык теләгән очракта гына дуслык туфрагы уңдырышлы була ала. Битарафлык – хисләрнең җимерелүенә таба ясалган тәүге адым. Түгелергә торган чиләккә бер тамчы су да җитә икән шул... Еллар буе ныгый килгән, сакланырга тиешле дуслыкны уйламый әйтелгән сүз җимерде. Әйе, кайчак сүз ярасы пычак ярасына караганда күпкә газаплырак шул! Еллар буе язылган дуслык романына бүгенге кичтә язмыш үзе хәлиткеч ноктасын куйды.
* * *
Җирне ак биләүгә төреп, карлар ява. Кешеләрнең кылган гөнаһларын үз аклыгы белән юарга теләп, җиһанны энҗе карлар күмә. Таныш таулар, таныш сукмаклардагы эзләрне үз сулышы белән өреп агарталар. Кеше язмышы да шулай. Ул гомере буе тәкъдиренә язылганнарны үзенең тормыш дәфтәренә күчерә. Тормышның караламасы юк. Кылган хаталарың да, ялгышларың да синең иңеңдәге фәрештәләреңә эш арттыра. Кемнәрдер үз юлында кайберәүләрне күрмичә таптап, сытып та үтәләр. Гади генә сәер кеше... Соңыннан беркадәр язылган тормыш романыннан берничә кешене бөтенләе белән сызып ташлый, дәфтәрнең ул битләрен ертып ыргыта. Хәтер дигәннәре генә кешегә буйсынмый... Бәлки шунлыктандыр, язмышлар кабатланмый, һәркемнең үзенә генә хас исем-фамилиясе булган кебек, язмышлары да үз исемнәренә мөһерләнгән. Без күрәсен кеше күрми.
Гөлназ белән Айназ чит-ят кешеләр инде хәзер. Икесе дә усал, икесе дә горур, тәкәббер... Мин-минлекне бәреп вата алмаганлыктан, аларның тормыш сукмаклары икесенеке-ике якка аерылды. Икесе ике тарафта үкенә, ә гафу үтенергә берсенең дә көче җитми.
...Бүген авылга Ришат кайтырга тиеш. Ерак араларны бар дип тә белмәгән сөю яшәтә аларны. Авылдагы соклангыч карашлар да гашыйклар тирәсендә. Казан тикле Казаннан кайтучы сөеклесен Айназ зарыгып, өзелеп көтә. Мәхәббәт көннәр белән дә, чакрымнар белән дә исәпләнми. Аны үлчәр өчен якты җиһанда бизмән юктыр кебек. Соңгы арада Айназ салкын тидереп мәктәпкә бармады. Тәмсез дарулар, әллә нинди үләннәр белән дәваларга тырышты аны әнисе. Айназ үзе
дә өйдә тәмам ялыкты, сыйныфташларын, дусларын сагынды.
Капка төбенә машина килеп туктады. Аннан Ришат төште дә, тәрәз төбендәге Айназны күреп, көрт ера-ера, аңа таба атлады. Кулларында җете кызыл, уттай янган җиде роза! Күзләр очраштылар, егет, сагынуын басар өчен, менә хәзер тәрәз аша кереп, кызның кочагында эрергә риза иде. Айназ тәрәзәдән кием шкафына атылды. Менә хәзер ул сөйгәне белән очрашачак! Менә хәзер алар янә бергә булачаклар! Кыз өстенә әтисенең бишмәтен генә төймәли башлаган иде, күрше бүлмәдән әнисенең:
– Чыгып йөрисе булма! Терелүең җиттемени? – дип тавыш бирүе аны сискәндереп җибәрде.
– Әнием! Соң, ул бит...
– Юк дигәнмен икән, юк! Әтиеңә зарлануым кирәкмәсә, тыңла кеше сүзен! Чык-мый-сың!
Каты әйтелде бу сүзләр. Айназ юмалап та, үпкәләп тә, елап та карады, тик әнисенең генә үз туксаны туксан иде:
– Чыкмыйсың!
Ничәмә-ничә чакрымнарны якын итеп, сөеклесен күрер өчен кайткан Ришат исә, тәрәз төбендә Айназны көтеп, тәмам гаҗиз булды. Ни уйларга да белмәде. Аптырашта калды егет, очынып, бер күрешү өчен тилмереп кайткан җиреннән канатлары каерылгандай тоелды аңар. Айназга карата зур ачу белән, ике дә уйламыйча, Казанына кайтып китте ул. Машинаның көпчәге сызгырып, капка төбенә төшеп борылды. Авылда аны сөеклесеннән башка берни дә тотмый, тимерне кызуында сугарга ашкынды. Айназга булган ачуы аның аңын томалап, бөтен тирәлекне күралмас дәрәҗәгә җиткерде. Башка килгән берсеннән-берсе тилерәк уйлар Ришатның миен кайнатты.
Айназ урамга буран басыла төшкәч кенә чыкты. Баскычтагы розаларны күреп кызның йөрәге янә сулкылдап куйды. Алар туңган. Таҗларында сакланган су тамчылары да инде күптән боз кыйпылчыкпарына әйләнгән, ләкин кыз аларны бик яратып һәм үз итеп үбеп алды. Чәчәкләр бер-берсенә бәрелеп зеңгелдәп куйды. Туңган гөлләргә җылы сулышын өрде Айназ. Өйгә алып кергәч тә ул аларны күз карасыдай кадерләп, суга утыртты. Бөгәрләнгән кәгазь кисәгендә шушы сүзләр чуарланган: «Айназ! Соңгы әйтер сүзең шушы булган икән, рәхмәт. Ничек кенә булмасын, мин сине барыбер яратачакмын! Бернигә дә карамастан... Синең Ришатың». Айназның әче, әрнүле күз яшьләре розаларга тамды, алар булып алар да, гаепле кеше төсле башларын түбән игән. Гүя чәчәкләр дә өзелгән очрашуга үзләрен гаепле тойды. Кыз янә тәрәз төбенә килде. Пыялада зур йөрәк сурәте, йөрәк эчендә Ришатның уч төбе. Айназ сөеклесенең учына тәңгәл килерлек итеп үзенең учын куйды, әйтерсең лә, шул мизгелдә Ришатның кул җылысы белән бергә йөрәк тибешен дә тойды.
– Мин яратам сине, Ришатым!
Өстәл түрендәге розалар иртәнгә инде шиңгән иде. Гашыйкларның очраша алмавына шулай көенде алар. Ришат үзе яратып Айназның кулына тоттырган очракта, һичшиксез, башкача булыр иде!
– Эх әни, әни... Аңламадың хәлемне! Аны күру үзе җаныма шифа бит. Бернинди дару да, үлән-төнәтмәләр дә Ришатны алыштыра алмый! Мин аның белән чирлим. Дәвасы да, агуы да анда. Ә син... Эх, әнием!.. Ник газапларга салдың син безне? Яратам бит мин аны...
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев