Сыерчык моңы. (Хикәя)
Хәсәннең гашыйк булып, төннәр буе уйлап, янып-көеп йөрүе Зөбәрҗәт өчен булды. Тик сөюен генә Зөбәрҗәткә аңлата алмады.
Хәсән карт күзләрен ачты да караңгылы-яктылы өенең түбәсенә карады. Үзе дә сизмәстән, иреннәрен чапылдата-чапылдата түбә такталарын санап китте. Бер, ике, өч... Аңарда йокыдан уянып, күзләрен ачкач, түбә такталарын санау гадәте бәләкәйдән калган. Бу гадәтне һаман ташлый алмый.
Түбә такталарын санап беткәч, тынычланып киткәндәй итте. Әкрен генә түшәгеннән калкып, идәнгә, караваты янына җәелгән сарык тиресенә басты. “Аллаһка шөкер, бүген дә исән-сау уянырга насыйп булды”, дип сөйләнеп куйды. Барып ут кабызды. Өй эче ялт итеп яктырып китте. Шулвакыт тышта әтәч кычкырган тавыш ишетелде. Хәсән карт колагын тәрәзә ягына борып туктап калды. Әтәч кычкырамы? Колакка бераз ката башлаган карт, иртәнге тынлыкта сарай эчендә кычкырган әтәч тавышын ишетте. Көндез генә нишләптер колагы бераз томалана да куя. Әйтерсең әйбер тыгып куялар. Әле колагы ишеткәнгә, елмаеп куйды. Йөзендәге елмаюны бетерми генә, көзге каршына килде. Озак кына үзенә карап торганнан соң, агарган чәч, сакал-мыегын сыйпап куйды. Бүген матурланырга кирәк, килеп чыгулары бар дип сөйләнеп плитә өстендәге комганын алып, тышка чыкты. Иртәнге саф һава, аның битенә кагылып, борынын кытыклап, күкрәгенә кереп тулды. Комганын җиргә куйды да офыктан кызарып көн ачылганын күзәтә башлады. Ишетәсеңме, дигәндәй, әтәче тагын кычкырды. Әтәч тавышын карт ишетсә дә, офыкка карап уйга батты. Әйтерсең дә үз гомерендә беренче тапкыр таң атуын күрә. Ул һәрвакыт иртә торды. Аның кебекләрне, кояш белән бергә тора, диләр.
– Тор, улым, тор! Кояш күтәрелгәнче җирне сөреп куярга кирәк.
Бу әтисенең тавышы. Әтисе Хәсәнне шулай уята. Кичәгедән соң, йокысы бик килсә дә, иркәләнеп ята алмый. Әтисенең әйткән сүзе – алар өчен закон. Ул бервакытта да ике кабатламый. Күзен ачкач, түбә такталарын санап алды да, сәкедән туганнарын уятмаска тырышып, салкын идәнгә басты.
Бишле лампа яктысында әнисе тимер мичтә бәрәңге кыздыра. Бу аларга, басуда ашар өчен әзерләнә. Бәрәңгенең тәмле исе өйгә таралган. Хәсәннең авызына сулар килә. Бик ашыйсы килсә дә, рөхсәтсез алырга ярамый. Киндер ыштанын киеп, тышка чыкты. Берничә хәрәкәт эшләп алгач, чиләктәге салкын су белән юынып алды. Тирә-якны кызыл-алсу төскә манып таң атып килә. Озак карап тора алмады, әти көтәдер, дип өйгә керде. Ул керүгә әнисе чәй әзерләп куйган.
– Кил, улым, тамагыңны ялгап ал, – диде кереп килгән улына. Әтисе ишек төбендә чабата бавын рәтли.
Кичәге яңгыр Хәсәннең бөтен өстен чылатып, пычратып бетергән иде. Чабатасы күтәртмәле булса да, яңа сөргән җирдә тиз генә чылана да куя. Яңгыр яуса да, алган алны бетермичә кайтырга ашыкмадылар. Баязит улының өшегәнен күреп кызганса да:
– Бирешмә, егет кеше нык булырга тиеш,– дип дәртләндереп куйды. Кайткач, өшегән улын күреп, әнисе үләннәр салып чәй эчерде. Шулай да төнлә тәне бераз кызып ятты. Үләннәрнең файдасы тигәндер, күрәсең, иртән ул үзен яхшы хис итеп уянды.
Хәсәннең башка малайлар кебек яланга чыгып уйныйсы килә дә бит, юк, булмый. Әтисенә иптәш, ат куарга кеше кирәк. Шуңа күрә уен турындагы уйны онытырга туры килә...
Хәсән карт ачылып килгән офыкка карап, моннан сиксән ел элек сабан сөреп йөрегән чагын искә төшереп торды. Үзенең ун яшьлек чагын сагынуданмы, кызгануданмы күңеле тулды. Күзләрен челт-челт йомгалап алды. Әтәченең көчле итеп, “кикирикүк”, дип сөрән салуына сискәнеп китте. Ай, Аллаһ, дип җиргә куйган комганын үрелеп алды да бәдрәфкә атлады. Өенә кереп, юынып алгач, электр чәйнегенә су салып кайнатырга куйды. Су кайнап чыккан арада, көзге каршына утырып, бәләкәй кайчы белән сакал-мыегын тигезләп чыкты. Ул килүгә матурланып торырга кирәк!
Чәй эчеп алгач, өстенә бәйрәм көннәрдә генә кия торган ачык зәңгәр күлмәген, яшьләрчә тегелгән чалбарын киеп алды. Битенә, муенына одеколон сиптереп җибәрде. Менә шулай, дип яктырып килгән көнгә карап, тәрәзә каршына килеп утырды. Шушы тәрәзәдән юл буеннан үткән машиналар күренеп тора. Һәр машинаны күз карашы белән озата торды. Берсе дә килеп туктамады.
Шулай утыра торгач, төш вакыты җитте. Көткәне килмәгәнгә, күңелсезләнеп, тышка чыкты. Ярыйсы гына күтәрелгән кояш Хәсән картның күзен чагылдырды. Маңгаена кулын куеп, юлны күзәтте. Хуҗаларын күреп, янына әтәче белән тавыклары җыелды. Тавыкларына карап алды да, сезне онытканмын, дип сөйләнеп чоланга кереп савыт белән бодай алып чыгып сипте. Тавыклары янында йөресә дә, “теп-теп-теп”, дип чакырып куйды. Ашагыз, ашагыз, кошкайларым, дип аларның бодай ашаганнарын карап торды. Бераздан, урамга чыкты. Сөйләшергә дә кеше юк бит, ичмасам, дип уйлап кына куйган иде, янына тормозларын сызгыртып, җиңел машина килеп туктады. Машина тәрәзәсен ачып, кара күзлек кигән урта яшьләрдәге ир:
– Дед, в райцентр еще далеко? – дип сорады.
– Нет, сынок. Уже близко, прямо езжай, балам. Хәерле юл сезгә, – дип өстәде.
– Рәхмәт, бабай,– диде шофер зур авызын җәеп, елмаеп. Машина ничек килгән, шулай китеп тә барды. Хәсән карт кына машина югалганчы карап калды.
Көткән машина килмәгәч, аның бөтенләй кәефе кырылды. Нәрсә эшләргә белми, бер урында таптанды. Шундый көткән иде бит. Хәтта төшендә дә күреп калгандай булды. Урамда басып торудан файда чыкмасын аңлап, ихатасына керде. Тибенеп йөргән тавыкларын санап алды. Бары да исән икән. Яз башында ике тавыгы әллә кая булды. Нәрсәдер тотып ашады шикелле. Белә алмады. Бакчасына кереп, бәрәңгеләргә күз салды. Яфрак астындагы сары тап булып колорадо кортының күкәйләрен күргәч: “Мәлгүньнәр, газаплыйсыз бит”, дип сөйләнеп, бармак очлары белән сытып чыкты.
Карарга хәле булмаганга, ул бәрәңгене күп чәчми. Кул белән чәчеп, күмеп, чыгаруы авырга төшә. Җитмәсә, суган, кишер дә үстерә. Пенсия акчасы таратучы кыз:
– Бабай, үстереп интекмә, барын да үзем алып килермен,– дип караган иде.
– Юк, кызым, кулымда көч барда үстерәм әле. Кулдан килми башлагач, үзеннән-үзе чәчелми калачак. Әйтүеңә рәхмәт, балам, игелек күр.
Туксан яшьлек картның һаман да эшләргә дәртле булуына аптырап та, гаҗәпләнеп тә куйган иде кыз.
Хәсән карт яшәп яткан авылны авыл дип атап та булмый. Авылда берүзе яши. Кайчандыр егермедән артык йорты булып, гөрләп торган авыл иде. Урам тулы бала-чага, яшь-җилкенчәк. Мәктәбе булмагач, яшьләр чыгып китү ягын карады, карт-коры үлә торды. Берничә ел элек ике карчык яши иде, алар да мәрхүм булды. Авыл нигезен саклап Хәсән карт калды.
Карчыклар үлгәч, районнан әллә кемнәр килеп, трактор белән авыл урынын тигезләп, басу итәргәме, башка нәрсә төзергәме уйлаган иделәр. Карт каты торды.
– Мин сезгә авыл нигезен корытырга юл куймаячакмын,– дип каршы чыкты.
– Бабай, без сиңа районнан менә дигән фатир бирәбез, берүзеңә яшәве авыр булачак бит, – дип әйтеп карасалар да, аның җавабы әзер иде:
– Бу минем туган нигезем, туксан ел гомерем шунда үтте. Ата-бабам шунда җирләнгән, мин беркая бармыйм. Әгәр дә яхшылык белән аңламасагыз, Президентыбызга барачакмын. Мин фронтовикны кире борып чыгармас, – дигәч, килгән кешеләр бер-берсенә карашып алдылар да, туксан яшьлек карт озак яши алмас, дип кайтып киттеләр. Хәсән карт авыл урынын корыталар, дип шәһәрдә яшәп яткан авылдашларына хәбәр җибәрде. Шул елны ук, туган нигезебезне корытмыйк, шәһәргә дә якын, асфальт юл, урыны матур, дип туып-үскән урыннарына дача сала башладылар. Хәсән карт әй сөенде инде.
– Рәхмәт, балалар, рәхмәт, – дип шатланып, йорт салучыларга кулыннан килгәнчә ярдәм итеп йөрде.
Бер-берсеннән күреп, биш-алты йорт күтәрелеп тә чыкты. Аның сул яктагы күршесендә яшәгән Кәрим яшьтәшенең улы пенсиягә чыккач, йорт салып җибәрде.
– Шәһәрдә дүрт стена эчендә гомер үтте, картаймалы көндә авылда, туган нигездә яшәп үләргә кирәк. Шуннан әнием дә авылны сагына, бик еш искә ала,– дип аңлатты Рифат Хәсән картка ни өчен авылга кайтырга теләвенең сәбәбен. Рифатның “әни” дигән сүзе Хәсән картны дәртләндереп җибәрде. Ничә еллар аны күргәне юк. Ире үлеп киткәч, берүзенә яшәве авырлашкач, шәһәргә, улына яшәргә киткән иде ул. Зөбәрҗәт, Зөбәрҗәт, син һаман шулай чибәрме? Яшь вакытта авылда иң чибәре син идең бит. Барыбыз да сиңа гашыйк булып, авыз суларын корыта торган идек.
Хәсәннең гашыйк булып, төннәр буе уйлап, янып-көеп йөрүе Зөбәрҗәт өчен булды. Тик сөюен генә Зөбәрҗәткә аңлата алмады. Колхозлашу елларында Баязит картны кулак итеп, җирен, атларын тартып алып, Себергә кудылар. Ә гаиләсенә, балаларына кулак баласы, дошман баласы дигән мөһер сугылды. Ул чакларда, кулак баласы авылның иң чибәр кызына өмет итә ала идеме соң? Улыннан Зөбәрҗәтнең авылны сагынуы турында ишеткәч, яшь чактагы хис-тойгы уянып киткәндәй итте. Үзенең яшен онытты. Егетләрчә дәртлек белән аның авылга кайтуын көтте.
Рифат өен салып бетергәч, күрсәтергә әнисен алып кайтты. Кайтачакларын алдан белгәнгә, Хәсән карт төннәрен йоклый алмый, уйланып, яшьлегенең һәр минутын искә төшереп ятты. Иртүк торып киенде, ясанды. Урамга машина килеп туктагач, түзмәде, урамга чыкты. Сиксәнне узган булса да, Зөбәрҗәт матурлыгын ташламаган иде. Һәрхәлдә Хәсән картка шулай күренде.
– Саумы, Зөбәрҗәт, – дип аның бәләкәй кулларын үзенең көрәктәй кулына алды.
– Саумы, Хәсән. Син һаман бирешмисең, – диде карчык бөгелә башлаган билен турырак тотарга тырышып.
– Тырышам инде. Сине күрәсем килде.
Шул кайтканнан бирле бер ел инде Зөбәрҗәт авылга кайтканы юк. Хәсән карт көн дә диярлек көтә. Чирләп киткән икән дип тә ишетеп калды. Бер кайтканында Рифатка:
– Әниеңне авылга алып кайт, авыл һавасы кирәк аңа, – диде.
– Көзгелеккә бөтенләй кайтырга уйлап торабыз, өйнең эше бетте, – диде Рифат Хәсән картка йорт тирәсенә күз-колак булырга кушып саубуллашканда. Менә шуннан бирле Зөбәрҗәтнең кайтканын көтә. Ул кайтса, авылга яңадан җан керер, элекке хәленә кайтыр төсле.
Бакчада йөргән Хәсән карт машина тавышын ишетеп калгандай булды. Кулларын сөрткәләп алды да урамга ашыкты. Юл буенда кая барырга белми торган ике кешене күрде. Алары картны күргәч шатланып, аңа таба килә башладылар.
– Исәнме, бабай, беркем дә юк икән, дип аптырап калган идек, – диде хатын кеше үзбәк акценты белән. Янында торган үзбәк түбәтәе кигән ир:
– Әссәламегәләйкүм, – дип картка ике кулын сузды. – Без Үзбәкстаннан кайткан идек. Үзебез төп Башкортстанныкы. Кайтуын кайттык, барып төртелергә урын юк. Гражданство булмагач, беркая алмыйлар. Бу авылда яшәп торырга, кыш чыгарга буш йортлар бар дигән иделәр, шуңа килдек, – дип аңлатты. Хәсән карт башта, үзбәкләр генә җитмәгән иде, дип уйлап куйган булса, үзебезнең кеше икәнен белгәч, шатланды.
– Дөрес әйткәннәр, бар, ана, – дип уң як күршесен күрсәтте. – Ул йортта Әсма яшьтәш яши иде. Мәрхүм булганына да ике ел булып киткән. Искергән инде, төзәткәләп алырга туры киләчәк, – дип сөйләнеп ир белән хатынны үз артыннан ияртте.
– Мин тегендә төзүче булдым. Минем исемем Тимерҗан, хатынныкы Саҗидә.
– Хәсән бабагыз булам.
Яңа хуҗалар йорт-кураны карап чыккач:
– Бераз ремонтлаганда, яшәрлек. Кышкылыкка утын кайдан алырга була икән?
– Озакламый миңа пенсия китерәчәкләр, ул кыз барын да белә. Акчаң булса, хәзер ярып китереп, өеп бирәләр. Ул ягы әйбәт.
Авылга яңа кешеләрнең килүенә Хәсән карт сөенде. Аңа сөйләшергә кеше булды. Тимерҗан да бик тырыш кеше булып чыкты. Тиз арада йорт-кураны төзәтеп тә алды. Җебеп, җимерелеп барган морҗаны яңартып төште. Район үзәгенә барып ун тавык, әтәч алып кайтты. Хәсән картның әтәче авылдагы яңа әтәч белән ярыша-ярыша кычкырырга кереште.
Сентябрь башларында Рифатлар да кайтып төште. Зөбәрҗәт карчык үз авылына кайткач хәлләнеп китте. Әйтерсең, авыл һавасы чирләрен сыпырып алып ташлады. Хәсән карт аны үзләренең яшьлеге, гомере үткән урман, елга буена алып барды. Гомере буена әйтә алмаган үзенең сөю сүзен шунда әйтте.
– Ачуланма, Зөбәрҗәт, үлгәнче әйтеп калырга тиешмен. Нишлим соң, йөрәгемдә гел син булдың. Ирең исән чакта әйтмәдем, ярамый иде. Азак шәһәргә алып киттеләр. Өч хатын алып карасам да балаларым булмады. Бәлки, сине уйлап яшәгәнгә булмагандыр?
– Балаларың булмады шул. Бүгенге көндә берүзең яшәмәс идең. Әнә, улым, мине ташламый, рәхмәт аларга.
Өч күрше бер-берсенә кунакка йөреп, кышны уздырды. Кояшлы, матур, җылы яз килде. Хәсән карт җимерелеп беткән иске сыерчык оясы урынына яңаны ясады да, Рифатның улыннан кәртәсендә үскән тирәгенә куйдырды.
Язгы иртәдә сыерчык сайравына Хәсән карт атылып дигәндәй тышка чыкты. Яңа ояда яшь сыерчык моңлы итеп көй суза иде. Шатлыктан ике күзенә яшь җыелды. Чолан тактасына терәлә биреп, дөньясын онытып, сыерчыкның моңлы җырын тыңлады ул.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2