Калада рәхәт тормыш
Хикәя .Дәвамы.
Әнәсләр бригадасының эше
ай ярым дигәндә генә тәмамланды .Менә бүген соңгы рәт кирпечләрне тезеп
эшкә йомгак ясыйсы гына калды .Аннан инде комиссия
килеп эшләрен кабул итеп аласы гына кала .Болай да
прораб яннарыннан китеп тә
тормады дисәң дә ярый .Ул
кайсыбер җирләрендә өйрәтеп кенә калмыйча үзе дә булышкалап йөрде әле яшьләргә .Үзе җор телле ул.
Уйнап - көлеп сөйләшеп тә
яшьләргә эшләргә дәртләндереп йөрде .Менә инде аерылыр сәгатьләр дә
җитә диеп тагын бер генә
куплет җыр сузып алды ...
Сез китәсез инде ,без калабыз ...
Сез китәсез ерак җирләргә...
Без калабыз туган илләрдә...
дип сузып Сара апа Садыйкованың ,,Җидегән чишмә " дигән җырының кушымтасы иде бу .
Яшьләр нишләптер берсе дә
кушылмады аның җырына.
Исләрендә ныграк калсын әле бу прораб агай дигәннәрдер бәлкем .Әнәснең
бер кушылырга исәбендә дә бар иде ,тик ул да тыелып калып ,күңеленнән генә җырга кушылды .Бик моңаймагыз әле агай диделәр аңа яшьләр .Бездән
соң ,башкалар килгәч тагын шулай бергәләп эшләрсез Алла боерса диде бер телдәррәк егет .Ияләнеп беткән идем шул инде сезгә
диеп елмайды прораб агай
да .Бүген ашханәдә сезнең
өчен бәйрәм оештырылачак
дип ,алда торган серне дә ачты үзе аларга .Сезгә колхозның агитбригада кыз
һәм егетләре концерт та күрсәтәчәк .Иртәгә иртәнге
ашны ашагач үзегезне алып
килгән колхозның автобусы
сезне илтеп тә куяр Алла
боерса диеп ,ә хәзер әнә колхоз рәисе дә районнан
тагын ике комиссия кешесе
эшегезне кабул итәргә килә
диеп алар янына якынлашып
килүче рәисне йөртә торган
УАЗ машинасына төртеп күрсәтте .Яшьләр утырган җирләреннән кубып ,кайсы кая таралыштылар .Эш коралларын җыештырасы
бар иде әле аларның .Менә
машина алар янына диеп әйтерлек килеп туктады да
аннан дөрестән дә колхоз
рәисе һәм аннан башка тагын
ике кеше төште .Аларны инде
эш барышында яшьләрнең күргәннәре бар иде .Эш башлаган гына вакытта алар
монда булып киткәннәр иде инде .Шуңа да яшьләр хәзер үзләрен иркен тоттылар.Алар
биргән сорауларга да төгәл генә итеп җавабын да бирә
белделәр ,тик алай артык
җәелеп тугарылып та китмәделәр .
Комиссия аларның эшен уңай бәяләде .Иртән колхоз
идарәсенә кереп үзләренә
тиешле хезмәт хакларын алырсыз диеп саубуллашып
китеп тә бардылар .Алар киткәч прораб та ,яшьләр дә
шатлыкларыннан иркен сулап куйдылар .
Прораб агай алдамаган булып чыкты .Дөрестән дә алар өчен чын банкет оештырганнар иде ашханәдә.
Ашау да ,уен - көлке дә ,җыр -
биюләр дә бар иде монда.
Агитбригада кызлары һәм
егетләре ут чыгардылар гармунга биеп .Алар яшьләргә дә тик кенә утырып карап кына торырга да
ирек бирмәделәр .Аларны да
биергә дәштеләр .Җырларга теләкләре булучыларны җырларга чакырдылар .Әнәс
инде Зәйтүнәнең матур җырлавын белә иде .Шуңа
күрә ул ,әйдәгез әле Зәйтүнә
җырлавын сорыйк диеп үзе
үк кул чаба башлады .Аңа
кушылып калганнар да элеп
алды .Зәйтүнә дә ялындырып
тормады, гармунчы янына барып колагына гына нидер
пышылдады .Шул арада гармунчы да әкерен генә
,,Зәңгәр кыңгыраулар " , -
җырын уйный башлады.
Аңа кушылып үзенең моңлы һәм салмак кына йомшак тавышы белән Зәйтүнә җырлый башлады .
Кырда йөргән чакта кыңгырау гөл
Бүләк иткәннәрең истә гел ...
Бары да бер тынга суларга да
курыккандай тын калып җыр
тыңлый башладылар .Менә
ул тавыш ,менә ул моң диештеләр барысы да ул җырны тәмамлагач һәм гөрләтеп кул чаптылар.Әле
тагын берәр җыр җырлавын
үтенгәннәр иде дә ,ул тыенкы
гына тавыш белән ...җитеп торыр ,башкаларга сүз бирик
диде .Аннары инде кем шигырь сөйләде ,кемдер җыр
җырлап ,күмәк уеннар белән
кичләре бик күңелле үтте.
Барысына да зур рәхмәтләр әйтеп таралыштылар бу бәйрәм кичендә катнашучы
авыл яшьләре дә.
Төнге күктә йөзгән айга карап әле бу төндә дә озак йөрделәр Әнәс белән Зәйтүнә
Аларга карап йолдызлар да
елмаялар иде сыман .Төннең
җылылыгы да көн кызуын
үзенә сеңдереп калган сыман
җылы иде .Алар авылның буа буйларына төшеп ,төнге бака
тавышларына сокланып тыңлап тордылар .Бу вакытта
алар Зәйтүнәләрнең тау кырыена урнашкан авылын
да искә алдылар .Шулай ук
ямь - яшел камышлар белән
уратып алынган бит аларның
авылы күле дә .Тик анда бакаларны да уздырып чикерткәләр сайраша .Алар
скрипкачылар ансамбльен
хәтерләтә дип искә ала Әнәс.
Алар таң беленә башлагач кына үз урыннарына кереп
яттылар .Арыганнар күрәмсең бөтен кеше дә татлы йокыда иде инде.
Яткач та Әнәснең колагына
әкерен генә әйтерсең сөйгәне
җырлап тора иде .Ул аның
җырлавын ишеткән әһәң белән йоклап китте .Иртән аны иптәшләре уятты .Әй ,
төнге ябалак ,таң атып бетте.
Тор инде вакыт булыр диеп
көлештеләр аннан .Көлсеннәр
аның исе дә китми.Чөнки аның сөйгәне янында .Менә
бу иң зур бәхетләрнең берсе
иде әлеге минутта аның өчен.
Ул ялт кына сикереп торды.
Аннан уңга - сулга берничә тапкыр кулларын селтәп алды да юынырга диеп тышка чыкты .Инде су мичкәсе янында беркем дә
калмаган ,барысы да юынып
беткәннәр икән.Менә бит нинди иркенлек .Ул биленә кадәр рәхәтләнеп юынды.
Аннан яхшылап сөртенеп ,
чиста киемнәрен киенде.
Аларны бүгенге иртәдә танырлык та түгел ,барысы да матур итеп киенгән ,әле
кызлар иннек - кершәннәрен
ягарга да онытмаганнар булып чыкты .Нинди рәхәт
бүгенге иртәдә .Аларга бераз
ямансу да булып китте.Инде
монда эшләгән дәвердә алар
бертуганнардай якынаеп та
беткәннәр иде .Менә инде
таралышыр вакытлары да
якынлашып килә .Хәзер монда исәп - хисапны алгач ,
аларны үзләренең вакытлы яшәү урыны ...тулай торакка
илтәчәкләр һәм шуннан һәр
берсе үзләренең авылларына
ялга таралачак .
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев