Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (11)
Шул көнне аңа Гөлназ шылтыратты. Ул гадәттән тыш шат иде. – Син бурычыңны түләргә җыенасыңмы? – диде салкын һәм кырыс тавыш белән. – Әллә судлашканны көтәсеңме? Гаризаны язып куйдым. Соңгы кисәтүем.
Көннәр үтә торды. Телефон кыңгыраулары ешайды. Фәрзәния ары чапты, бире чапты, нәтиҗә күренмәде. Башта дусларын, аннан туганнарын, инде дә килеп, таныш-белешләрен йөреп чыкты. Уенга керергә атлыгып торучы бер генә зат та очрамады. Киресенчә, җүләрсеңдер, дип сүктеләр үзен. Шулай инде, кеше аркасындагы йөк башкаларга җиңел тоела, дип уйлады хатын.
Көннәр үтте дә үтте. Гөлназның шылтыратулары ешайды:
– Вакытын югалткан – малын югалткан, – диде ул. – Нишләп йоклап ятасың син. Нишләп әз генә дә кымшанмыйсың?
– Күпме кешегә әйтеп карадым, берсе дә кушылам дип тормый.
– Пешмәгән...
– Туктале, Гөлназ, караңгы төннән соң барыбер якты көн килә ич. Бәлки, безнең акчаларны кире кайтарып бирерләр.
– Бирерләр, көт. «Уенга үз теләгем белән керәм», – дип кул куйганыңны оныттыңмыни?
Телефон Фәрзәниянең иң явыз дошманына әверелде. Йөрәгенә умарта күче ябырылгандай тоелды. Төн йокыларын качырды. Шунда танышының өмет уты ягып җибәргән мизгеле исенә төште.
– Бик бай дустым бар дидең ич, әйдә шуңа барыйк, – диде икенче көнне Гөлназ шылтыратканда.
– Хе, акылың алтын икән, – дип көлде тегесе. – Аңа өметләнмә. Бүтән шәһәргә күченгән ул. Адресын да белгән кеше юк...
Көннәр үтте дә үтте. Газеталарда әлеге пирамидага бәйле хәбәрләр күренә башлады. Әнә, оештыручыларның берсенә һөҗүм иткәннәр, ди. Егетнең аягына атып бер дипломат акчасын чәлдергәннәр дә суга төшкән балтадай юкка чыкканнар, ди...
Көннәр үтә торды. Ә көннәрдән бер көнне ул, җанында кайнаган нәфрәтен тыя алмыйча, мәдәният йортына юнәлде. Кешеләргә: «Акылыгызга килегез, мине алдадылар, сезне дә алдыйлар бит», – дип әйтәсе килгән иде. Тик уен оештыручыларның хәбәрсез югалуларын ишетеп һушсыз калды.
– Ялганчы угры булыр, ялкау йокычан булыр, ди... Сездә дә шулай әйтәләрме? – диде аңа каравылчы агай.
Көннәр үтте. Бәласе артыннан казасы иярә дигәндәй, шушы атналар эчендә доллар бәясе өчләтә артып куйды. Фәрзәниянең ун меңлек бурычы утыз меңгә әйләнде. Шул көнне аңа Гөлназ шылтыратты. Ул гадәттән тыш шат иде.
– Син бурычыңны түләргә җыенасыңмы? – диде салкын һәм кырыс тавыш белән. – Әллә судлашканны көтәсеңме? Гаризаны язып куйдым. Соңгы кисәтүем.
– Бу айда эштә премия дә вәгъдә итәләр, әз-әзләп түләрмен инде, – диде Фәрзәния.
– Миңа әз-әзләп кирәкми. Фатирыңны сатып түлә. Аннан әз-әзләп җыеп фатир алырсың...
Хатын өнсез калды. Үзе дә сизмәстән, шапылдатып тиз генә телефон трубкасын куйды.
– Нишләргә соң? – диде ул. – Йә, нишләргә инде миңа? Ихлас күңелдән аның догалар укыйсы, Ходайдан ярдәм сорыйсы килеп китте. «Бисмилла, бисмилла» дип кабатлады эчтән генә. Күзләрен кыса-кыса, маңгайларын җыера-җыера уйласа да, башка берни дә исенә төшмәде. Догалар аны янә әнкәсенә тоташтырды. Югыйсә, апалары Фәрзәнияне гел кисәтеп торалар: үлсәң – үл, яман хәлеңне әнкәйгә сиздертәсе булма, диләр. Син генә аның чәчләрен агарттың, диләр. Тик ятим яшәп буламыни? Әнисе исән чакта бала ятим буламыни? Ул ашыга-ашыга әнкәсе йортына атлады. Җирдән калкып торган карт имән тамырына эләгеп сөрлегеп китте. Ачуы килеп тибеп җибәрмәкче иде дә, аягын гына авырттырды. «Чытырдап ябышкан», – дип уйлады эчтән генә. Үзенең дә кая булса да шулай чытырдап ябышасы килде.
– Тагын ни булды? – диде Җәүһәр карчык, кызының тәмам төссез кыяфәтен күреп. – Чирлисең мәллә?
– Алдадылар, әнкәй.
– Кем? Ничек?
– Бурычка батырдылар... Егерме мең акча кирәк миңа.
– Егерме мең? Кемнән, ни дип алдың шуның кадәр?
– Уенга керттеләр.
– Уенга? Кәрт уены түгелдер бит?
Карчыкның күзләре күлмәк сәдәфләредәй түгәрәкләнделәр. Ул кызына якын ук килеп басты.
– Юк инде...
Ана үзен кулга алырга тырышты, тавышын калтырата-калтырата сорау бирде:
– Ә ник баштарак минем белән киңәшмәдең?
– Борчыйсым килмәде, әнкәй. Үзем дә сизми калдым мин...
Карчыкның эчке ярсуы барыбер тышка бәреп чыкты. Яулыгын әле чиште, әле бәйләде. Аннан сандыгы янына китте.
– Үлемтеккә дип җыйганым... Тынычлап үләргә дә бирмисез бит, – дип сөйләнде. – Хәзер үк үләргә язмасын берүк.
– Түләрмен, әнкәй.
– Түләрсең бик. Саташып йөрмәсәң, түләрсең...
Фәрзәния авыр, салкын сөенеч белән сөенде. Сумкасындагы бер төргәк кәгазь аның җанын әле җылытты, әле өшетте. Шушы Гөлназны мәңге күрмәскә иде... Тизрәк котыласы иде бу бурычлардан...
Аяк атлаган саен юлда сап-сары яфраклар кыштырдады. Үзләре матурлар, үзләре үлеп баралар дип уйлады Фәрзәния. Бәлки, көч-куәт биргән җиргә шулай бурычларын түлиләрдер. Ә мин әнидән һаман үзем бурычка алам...
– Фәрзәния апа-у!
Хатын тавыш иясенә төбәлеп карап торды.
– Танымыйм бит, – диде ул.
– Танымыйсыздыр, – диде яшүсмер малай, – мин дә Сезне карточкадан гына күргәнем бар. Зөлхәбирә карчык оныгы мин.
– Нәрсә? Нинди хәбәр китердең? – диде хатын, үз-үзен белештермичә.
– Әбекәй чирләп тора. Сезне чакырды...
Фәрзәниянең җанында оялу, курку тойгылары бергә кушылды. Кинәт йөрәге ярыла язды. Өйгә дә кереп тормыйча, Зөлхәбирә карчыкка йөгерде.
«Әнкәй генә сизмәсен иде», – дип пошынды.
Зөлхәбирә карчык ишек ачылуын да, аның түргә үзе янына үтүен дә сизмәде. Лимондай саргайган йөзен кымшатмыйча, эчкә баткан күзләрен түшәмгә төбәп ята бирде. Алгы бүлмәдән хатынның үзен каршылаган килен килеп чыкты. Пышылдап кына кунакны аш бүлмәсенә чакырды. Каенанасының юрганын тарата төшеп япты, аякларын төрде. Фәрзәния якынаеп караватка иелде.
– Чирләп киттеңмени, Зөлхәбирә апа, – диде ул. – Тышта шулкадәр матур, әйдә, терел тизрәк...
Карчык кинәт елмаеп куйды.
– Арыдым инде мин. Бик күп яшәдем. Көзен дә, язын да күрдем. Күп эшләдем... Арыдым... Аннан тирән итеп сулыш алды да:
– Шулай да дөньядан туйган кем бар, – дип өстәде.
Фәрзәния чүттән генә:
– «Мин», – дип әйтеп салмады. Тел очында аңлаешсыз авазлар биеште:
– М-м-м-ин... бурычымны китергән идем, Зөлхәбирә апа...
– И-и рәхмәт төшкере, – диде карчык, хәзер син аны, кызым, киленгә тапшыр инде. Ходайга шөкер, сүзеңдә тора беләсең. Әнкәң Җәүһәргә охшагансың...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1