КУҢЕЛДӘ ТОРГАН - ИЗГЕ БУРЫЧ !
Әе, әлеге вакытта Хәнифәгә бик авыр иде . Алар улы салган өйдә аз гына торып өлгерделәр бит . Улы Себер якларында эшләп алган акчасына, бик зур булмаган йорт төзеде, Хәнифә узедә әйтә иде бит, өйләнгәч зурайтырсың улым, әле синең белән миңа житә аның зурлыгы . Ул аңлый иде бит, улының кәләшен газлы - сулы - туалеты барлык уңайлыкларыда булган йортка алып кайтасы килгәнен, озак кына укып йөру сәбәпле, ул бу эшләрне чак башкарып чыга алды . Хәнифә апа һаманда шул якында гына булган өенә барып, мичендә икмәк пешереп йөреде, кошларын ашата иде, узе гомер кичергән, Хәйдәре белән бергә тормыш көткән дөньясын сагына иде ул . Улының куңеле булсын, яңа йортта төпләнсен дип кенә кучте ул аның белән . Хәмитнең дә, һаманда утын ягып, урамнан су ташыган әнисен рәхәттә яшәтәсе, картайган көнендә барлык уңайлыклары да булган йортта курәсе килгән иде бит. Менә явыз сугыш, аның кадерләп кенә, яратып - сөеп, ялгыз устергән - укыткан улын алып китте, аның улы офицер, ул яшь кенә солдатларның командиры, узедә алардан бик купкә зур ла булмаган егет, мобилизациягә эләккәч, атасы белән бергә милициядә эшләгән иптәшләре, әниең ялгыз бит, әйдә юлларын табып була бит, сине алып калыйк дисәләрдә, риза булмады . Юк әнием минем рухи яктан көчле, ул мине аңлар ул, мин исән - имин йөреп кайтырмын дигәч, Хәнифә дә каршы килмәде, димәк шулай кирәк, улының утәр юлы, басар эзләре бар шул ерак илдә . Тик сугыш кына озакка сузылды, улыннан хәбәр юк, бер кабат кына кыскача ялга кайтып китте ул, әнисе янында калыргада булыр иде (башка баласы юк, Хәмиттән башка), юк кабат китте, азак кемдер аша гына ишетелеп калды, госпитальдә ятам дип ике туган агасына хәбәр иткән ул, тик әниемә әйтмә, таяк белән генә пока йөрим, бик сызланам . Аягы яраланып, төзәлә башлагач, бер айдан соң кабат кулына корал алып сугыш яланына кереп киткән . Сирәк кенә булсада туры килгәндә, әнисе белән сөйләшеп ала иде ул телефон аша, аларга бик элемтәгә керергә рөхсәт булмаганга курә Артыгын бер нәрсәдә белгертми иде улы аңа, тик ана сизенә иде бит, улы әнисе кайгырмасын дип әйтмәгән . Анда барыда әйбәт, ашаргада бар, кияргә киемедә ! Хәнифә апа, узләрен карап йөрегән соц.работник ашада, куршеләредә кереп хәлен белеп торгач, сугыш барган жирләр турында, андагы хәлләрне белеп тора иде. Ул телевизорга якын бармый, аны кабызмый - карамый иде ул, андагы сугыш - утерешләр аның йөрәк туренә утеп кереп, йокысы кача торган иде, менә буген нишләптер, кузләре авыртып уянды, кургән төшләредә тынычсыз иде аның, улыкае гына исән - сау кайтсын, аның газизен Ходай саклап йөретте бит моңа чаклы . Хәнифә апа, узенең иртән көндә укый торган догаларын укып алды, яткан килеш кенә .
Йөрәгемне учларыма кысып
Тик сыенам сиңа, бер Ходаем !
Солдат әнисе мин, ничек итеп
Ул явызлыкка каршы тораем !
Тик белми иде әле Хәнифә апа, алда аны нинди зур сынаулар көткәнен .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев