КУҢЕЛДӘ ТОРГАН - ИЗГЕ БУРЫЧ. (6чы өлеш)
Хәнифә узе белән ала торган, узенә кирәк дип санаган әйберләрен төйни башлады, сабын + тастымал кебек әйберләрен төпкәрәк урнаштырып, азыкныңда, юлда бозылмый ашап барырлык булганын, егетләрне дә ашатырлык итеп әзерләргә булды. Куп кенә итеп, йомырка пешереп салды, алдан тазартып салып куйган, ике тавыгын кыздырып алды, ул болай озагырак саклана иде бит, икмәкнедә, икәусен зур табада пешкәнен болай гына пакетка салып алса, чөнки магазинныкына караганда, озаккарак саклана - бозылмый ул, узең басып пешергән икмәк, калганын сухари ясап, мичтә киптереп алды. Аңа инде егетләр, Хәнифә апа без узебез ашарга хәстәрләрбез дисәләрдә, ул ана кеше бит, аның янында 4 ир - ат, алар нәрсәне дә булса оныта торган халык, эштән сорап кына китәләрдер әле, һәр бересенең уз балалары гайләсе бар, Хәнифә шуңада, ныклап әзерләнде, ул бик аңлап житмәсәдә куңеле ни куша шулай эшләде. Бу арада эче пошып торганыда каядыр юк булды, әнисе дә төшенә кермәде буген, кызының чынлап торып ерак юлга чыгуына, фатихасын - ризалыгын бируе булды ахрысы бу, ниһаят тынычланды карчык та. Хәзер шул якларга барып, улын эзләп табырына шул кадәрем иманы камил, чын куңелдән ныклап ышана иде Хәнифә, башкача төрле булуы мөмкин тугел, юк. Ул аның исәнлеген белеп, аны аякка бастырып, узе белән алып кайтырга өмет тотып юлга чыга бит. Ходай Тәгаләнең ярдәменә ышана ул, гомере буена сизеп яшәде. Буген йоклап булырмы, юкмы ул узедә белми. Кошларын, дөньясын урап кайтканчы Найләнең карап торачагына ныклап ышанып юлга чыга ул, узенең нигә шулай тәвәкәлләп еракка баруын авылдашлары аңламаслар дип уйлый - курка иде ул, килендәше дә, иренең туганнары да каршы төшәр дип тә уйлады. Юл озын, азырак черем итеп алу кирәктер дип башын терәугә, ничектер узе дә сизмәстән кузләре йомылып йоклап киткән, бу арада куңеле тыныч булмагач,төннәре гел йокысыз утә иде, беренче төн уз өендә, уз тушәгендә йокысы - йокы булып, беренче таң әтәче кычкыруга уянып китте Хәнифә. Соңга калмасам ярый, егетләр минсез китеп куймасын дип баш очындагы сәгатенә урелеп карады, вакыт бар иде әле, чәй эчеп алгач, чыгып бакчаларына кереп, тавыкларына бодай сибеп, су утырткач, барлык дөньясына, йортына куз йөртеп чыкты, тиз генә кузенә төшкән яшләрен кульяулыгы белән сөртеп алды да, менә тагын елап торам имеш, Аллаһы боерса улым белән икәуләшеп исән - имин кайтып житәргә язсын ! Дөньялар тыныч торсын дип, шәп - шәп атлап өенә керде. Кулына зур чемоданын, рюкзагын асып, ишеген бикләде дә, ачкычын Найлә генә белгән урынга яшереп куюга, капка ачылып китеп Найләнең гәудәсе куренде, ул барысында аңлап алды, сизенә иде ул Хәнифә апасының уен, ничә ел дәверендә килеп йөреп тә, узләрен укыткан шундый изге куңелле укытучы апасының холык - фигылендә өйрәнгән иде инде яшь хатын. Ничектер сизенеп буген иртәрәк килде, менә бушка булмады, алган йөген кутәрешеп алып барып озатып калыр ул аны, икеседә бер суз дәшми генә, һәр бересе узенең уен уйлап, сельсовет бинасы янына килделәр. Халык байтак кына жыелып, сельсовет биләмәсе башлыгы, изге юл теләп, яугирләргә тапшыра торган әйберләр салынган коробкаларны егетләр ташып салуга, менә безнең Хәнифә апа да, егетләр белән , госпиталгә юллана, узенең изге сәфәренең азагы безнең белән исән - сау курешугә кайтып калсын дип, Хәнифәне кочаклап алды, Хәнифә авылдашларына карап башын гына какты да, егетләр янына тыныч кына кереп утырды. Авылдашлары беләләр иде инде, авыл жирендә хәбәр озак сакланмый, тиз тарала бит.
Тик аның бу адымга баруына барысыда ихтирам белән карады. Хәнифә әнисе өйрәткәнчә, узенең юлга чыкканда укый торган догаларын әкрен генә укып алды, егетләр моны ишетеп, тын калдылар, һәрбересе эчтән генә апаларына рәхмәт укып бардылар. Менә туган авыллары да артта калып, зур юлга чыктылар. Алда бөтмәс - төкәнмәс урманнар, елгалар, бер курмәгән чит яклар көтә иде аларны утәчәк юлларында. Аларның куңелен тик бер уй, өмет алга әйдәп торды. Сугышның тиздән жиңу белән бөтеп, ир - атларыбыз исән - сау гайләләренә кайтып керсен, кукләребез аяз, илебезгә куптән көткән тыныч бәхет килсен дигән теләк иде барысында да . Чөнки узләренең авылыннан да бик куп егетләр китеп, гәудәләре генә кайтып ятты авылыбыз зыяратына, купмесе әле һаманда шул кан коешта йөри, кемнеңдер туганы, кемнеңдер куршесе шул Украинада барган сугышта. Егетләр бер генә дә туктап тормый һаманда алга бардылар, бик кыска гына вакытка, узләренең йомышы белән генә туктап - туктап алдылар. Олыгайган апаларына карап, аның бер дә зарланмыйча шул ерак юлларны бергә алар белән утәргә риза булып бергә китеп баруы да, аларга көч өсти иде. Апалары аларга узе белән булган төрле кызык истәлекләрен, төрле дәвердә узе укыткан балалар белән булган хәлләрне сөйләп барып, юлның озынлыгы да сизелмәде егетләргә, алар бер бересен алыштырып, рульгә утырып ял иттереп бардылар . Хәнифә узе белән алган йомыркаларын тазартып, кыздырган тавык ите белән сыйлады егетләрне. Хәзер кеше икмәкне магазиннан алганга курә, алар укытучы апаларының мич эчендә пешергән авыл икмәген нык яратып ашадылар, киптергән сухарилары белән чәй эчтеләр, болар барысыда юл өстендә машинада китеп барганда башкарылды, алар ашыгып тиз көннәрдә кабат әйләнеп кайтырга дигән уй белән юлга чыкканнар иде бит. Әлегә барысыда имин генә булып бара, юлларда да тыныч, узләредә гәудәрендә йончу тоймыйлар иде, апаларыныңда хәлен гел сорап кына тордылар, Хәнифә узедә, узенә куз генә тимәсә ярар иде дип теләп барды, өйдә тик утырып давлениесе кутәрелә торган иде, әле куңеле кутәренке, бер кырыда борчымаганга узенә аптырап торды, әнисе аңа төшендә әйтте бит, синең яшәешең шушы сәфәреңә бәйле дип, аның әйткән сузләре дөрес булган бит. Менә Ходайның хикмәте,тагында бер кабат Хәнифәгә узенең барлыгын, көдрәтен сиздерде бит. Әнисе дә әтисен шулай өметләнеп көтеп алган бит, ышанып, менә тормыш кабатлана тугелме соң тагында, аларның гайләсендә дә .
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3