КУҢЕЛДӘ ТОРГАН - ИЗГЕ БУРЫЧ ! (10чы - өлеш)
Хәнифә урынына яту белән йоклап киткәнен сизмидә калган, хәтта кызларның, шым гына яныннан утеп китеп, узләренең йоклаган урыннарына барып ятканында сизмәгән. Тик ниндидер сак кына сөйләшкән тавышларны ишетеп калганын исли иде ул. Ул инде иртән уянуга кызлар йоклаган урыннарын жыеп, узләренең эш урынына киткәннәр иде. Монда барлык жирдәдә хәрби дисциплина икәне куренеп тора иде. Хәнифәгәдә кофе һәм булочканы өстәлдә калдырганнар, димәк иртәләрен булмәдә генә ашап китәләр. Хәнифә урынын жыеп, юынып килугә, кофе әзер булгач эчеп алды, шул арада Никита ишек кагып килеп керде, һәм исәнлек кушкач кулындагы халатын может вам подойдёт дип Хәнифәгә бирде дә.
- Давайте пойдём в палату к тяжелораненным, должны принести им завтрак, их надо будет покормить нам.
Алар палатага килеп керугә, барысыда Хәнифәгә борылып карады, ах мать пришла дип кычкырып жибәрделәр. Стена буенда яткан бер егет кенә кузгалмады, ята бирде. Шул арада иртәнгә ашарга китерделәр, тарелкаларда солы боткасы, чәй, икмәк һәм алма бирделәр. Хәнифә иң беренче теге тик кенә яткан егет янына утыргыч куеп килеп утырды. Караса ул егетнең кузләре һәм авызы гына ачык калдырылып, тулысынча башы марля белән уралган иде. Саклык белән генә Хәнифә калак белән егеткә ботка ашата башлады. Икмәк кисәгендә ваклап каптырды, чәйдә эчереп алгач, авызын салфетка белән сөртугә, егет чын куңелдән рәхмәтен белдерәсе килептер инде, Хәнифәнең кулын тотып алып кысты, иреннәре генә нидер әйтергә теләп кыймылдасада, Хәнифә аны аңламады . Азак Никита сөйләве буенча гына аның беркемедә булмавы, детдомда ускәне, һәм бик куп яралары аркасында, аны врачлар яши алмас дисәләрдә, Ходай гомерен биргәч менә яши - тамагына ашый, димәк аягына басуга өмете бар әле бу баланың дип уйлап куйды Хәнифә. Тик бер кемедә булмый ятимлектә усептә, бер рәхәт ана назы курмәгән бу егеткә шундый ачы язмыш туры килуенә эче әрнеп китте, кузенә яшь тулды Хәнифәнең, тик ул яшьләрне курсәтергә ярамый иде аңа монда. Ул тиз генә кесәсеннән кульяулыгын чыгарып кузләрен сөртеп алды. Медсестра кызлар азак сөйләве буенча бу яшь солдатның тулысынча бите янган булып чыкты, танк шартлагачта эчендәге ут ялкынында берсе янып улгән, ә бу егет котылып калсада, аны янган танк эченнән егетләр сөйрәтеп чыгарып жиргә салганчы санитарлар килеп, беренче ярдәм курсәткәнче, куп канын югалткан булган ул. Бер ниндә жан әсәре булмагач, аны улгән дип уйлап, машинага сала башласалар, ыңгырашып куйган, тиз ярдәм машинасында госитальгә алып килеп житкәнче, кадерле минутлар югалу сәбәпле, бер генә агзасыда калмагандыр теткәләнмәгән - яраланмаган, егетнең куп тән өлеше янган булып чыкты, кузенәдә - башына да операция ясап кертугә, бер ай гомер утеп киткән, азырак көч кереп аякка басса, аны Мәскәугә госпитальгә озатырга уйлыйлар икән. Өмет бар, тамагына ашый бит, иншаллах дип уйлап куйды Хәнифә һәм утыргычын аяклары яралы урта яшьләрдәге солдат янына куйды да, калак белән ашатырга торса, ул кыенсынып китте ахрысы, я сам диюгә Хәнифә аның суз әйтергә дип ачкан авызына солы боткасын каптырыпта куйды, икеседә көлеп жибәрделәр, ашап бөткәнче шулай куңелле итеп Хәнифә куңел кутәрерлек сузләр сөйләп кенә боткасын ашатып бөтерде дә, булки кисәге белән чәен эчеругә, куңеле кутәрелеп киткән солдат :
- Ну мать, ты нас откормишь скоро толстыми будем дип, Хәнифәнең кулларын тотып битенә тидереп алды. Аның янында гына яткан икенче егет, яңа гына бер аягын төптән ук кырку сәбәпле, кузгалмый ятып, куңел төшенкелегенә бирелеп яткан солдатта, Хәнифәне куреп, аның олы яшьтә булуына карамастан, нинди ерак жирләрдән килеп аларны тәрбияләп йөруе өчен, узенәдә оят булып китте һәм ул куңелендә ниндидер яшәугә көч - өмет уянуын тойды. Иртән аларның янына кереп Никита буген аларны караячак апаның, ерак Башкириядән улын эзләп килеп чыгуында, аның озак вакытлар балаларга тәрбия бируе, укытучы булып эшләуе турында да әйткәч һәм бу апаның аларның палатасына тәгәенләнуе турында әйткәнгә курә, барысыда Хәнифәгә кызыксынып, зур ихтирам белән карадылар.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев