Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (9)
– Ни йомыш дисең инде, бала? – Акча кирәк иде...
– Бәрәч, Фәрзәния, син түгелме соң? – дип каршылады аны Зөлхәбирә карчык. – Әйдә, әйдә, түрдән үт, кызым.
– Мин шул, – диде хатын үтә дә зәгыйфь тавыш белән. – Үтеп торырлык вакыт юк, Зөлхәбирә апа, йомыш белән генә кагылуым.
– Ни йомыш дисең инде, бала?
– Акча кирәк иде...
– Күп кирәкме соң?
– Ун мең тәңкә.
– Бик күп икән шул, бик күп икән... – диде карчык, калтырана-калтырана. Ул Мәрьям ана күз яшьләреннән тезелгән дисбесен тартып әйләнеп чыкканчы Фәрзәниянең күзләренә төбәлеп торды. Аннан, бер бөртек борчуын һәм дә бер олау шикләрен сиздермичә, хатынга эндәште:
– Үлемтеккә дип җыйганым бар иде дә соң... Шуны бирсәм генә инде. Ахирәтем хакына бирми була димени...
Карчык хатынның каршысына ук килеп басты.
– Җәүһәр хакына бирми була димени инде, – диде кабатлап – Ул бит минем балаларымның кендек әбисе. Кырда, урак урганда таптым бит мин аларны.
Карчык бәхетле елмайды да сүзен тагын дәвам итте:
– Әниең кебек мәрхәмәтле зат дөньясында юк, бала. Сез, яшьләр, безне бәбиләгәч тә иркәләнеп ятканнар дип уйлыйсыздыр. Икенче көнне үк кырга, эшкә йөгерүебезне белмисездер. Ә Җәүһәргә рәхмәт. Ул минем өзелгән гомеремне ялгады. Соңгы улымны авыр тудырдым. Җеп өзәрлек хәлем булмады. Өзлеккән идем мин. Җәүһәр аулаграк урынга арыш саламы түшәр иде дә мине шунда яткырыр иде.
– Рәис күренсә сызгырырмын, урагың яныңда булсын, – дияр иде. Ә үзеннән лычма тир агар иде. Ике кеше өчен урак урып кара әле син...
Зөлхәбирә карчык калтырана-калтырана акча төргәген Фәрзәниягә сузды.
– Җәүһәр хакына бирми була димени? Үлемтеккә дип җыйган идем, балам. Тик мин күчеп киткәнче тотмассың инде, яме. Балаларымны борчымаска иде бит. Болай да тормышлары җиңелдән түгел. Тегеләй тарталар, болай сузалар, бичаракайларым... Җитмәгәч җитми инде, нишлисең...
Карчык төргәкне Фәрзәния кулына тоттырды да аркасыннан кагып куйды:
– Сине иркәләделәр, әйе, иркәләделәр. Шулай, иркәләми ни... Алтынчы дистәне ваклаганда дөньяга китер дә... Апа-абыйларың таралышып беткән иде бит инде. Хәбәрләре бармы соң? Хатлары киләме?
– Шылтыратып торалар, – диде Фәрзәния, акча саный-саный.
– Исән-сау булсалар шул инде. Безгә башкасы кирәкми.
– Рәхмәт, Зөлхәбирә апа, – коткардың, – диде Фәрзәния, кош тоткандай сөенеп.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев