Калада рәхәт тормыш
Хикәя .Дәвамы.
Менә алда җәйрәп яткан ялан кырлар башланды.
Әле Әнәс үзе мондый ачык
даладай җәелеп үсеп яткан
иркен тигез кырларны китаплардан укып кына беләгәнгә күрә, ул як - ягына карап сокланып барды. Алар
яшәгән җирләрдә вак таулар
елгачыклар белән вак - вак
кишәрлекләргә бүлгәләнгән
иген кырлары гына.Ә монда
әйтерсең иген кырлары офыкка барып тоташкан .
Менә килеп тә җиттек диде
автобус хуҗасы бер кечерәк кенә авылга килеп кергәч.
Сез алай аптырап калмагыз
әле яшьләр .Зур булмаса да
бик тату һәм кунакчыл безнең авыл .Менә үзегез
дә күреп инанырсыз әле мин
әйткән сүзләргә.Сезнең өчен
инде мәктәп бинасында тулай
торак оештырылган .Ярты ягы кызлар өчен ,ә яртысы
егетләр сезгә .Ашауларыгыз
колхоз ашханәсендә булыр.
Көнгә өч мәртәбә ашау каралган .Урын - җир инде
шунда .Юынырга цистерна белән су китерелгән булырга тиеш .Ничек итеп эшлисез ,
хөрмәтегез дә шулай булыр
диеп ул аларны үзләре торачак мәктәп бинасы янына алып килеп туктады.
Анда аларны колхоз рәисе
белән тагын бер - ике белгеч
көтә иде .Рәиснең яңа УАЗик
машинасына карасаң ,бу
кечкенә авыл булса да ,алай
төшеп калганга ошамаган
дип фикер йөртте Әнәс үз
аңы белән .Алар автобустан
төшеп ,әйберләрен алгач рәис
алар белән күптәнге танышлары сыман гади генә
итеп исәнләште һәм барыгыз
да татарлармы ,рус телендә сөйлисе түгелме диеп тә сорап куйды .Төркемдә бар
да татарлар иде .Менә хет үз
телебездә генә аралашу мөмкин икән яхшы - яхшы диде ул яшьләргә карап.
Аннары үзе янында торган
бер иргә күрсәтеп ...менә бу
иптәш безнең колхозның
төзелеш буенча прорабы була
инде сезнеңчә дип ,ә икенчесен завхозы диеп таныштырды .Эш мәсәләсен
аңлатырлар ,эшкә түләү сметасы идарәдә исап - хисап
бүлегендә .Ничек сыйфатлы итеп эшлисез ,түләве дә шулай булыр диеп кисәтеп
куярга онытмады рәис елмаеп .Ә хәзер урнашыгыз.
Юынып, ашханәдә ашап алып
бүгенгә юлдан килгәч ял итеп
иртәгәдән җиң сызганып эшкә керешерсез дускайлар диеп ,саубуллашып китеп тә
барды .
Яшьләр , шау - гөр килеп мәктәп бинасына кереп үзләренә дигән урыннарны сайлап, карават һәм дә тумбочкаларга әйберләрен
урнаштырып бетереп урамга чыктылар.Малайлар ягында
да ,кызларның үзләре өчен дә бочка белән су китерелгән.
Рәхәтләнеп чын авылча итеп
яши башлаулары шушында
ук күренеп тора иде инде.
Шулай да яшьләрнең күңеле
көр .Яшьлек үзенекен итә бит
инде ул .Алар күмәкләшеп
колхозның ындыр табагында
урнашкан ашханәсенә киттеләр .Аларга прораб дип
таныштырган ир - ат үзе
алып барып юл күрсәтте.
Ашап чыккач төзелеш буласы
эш урыныгызны да барып карап килербез диде ул юкка
вакыт әрәм итүне кирәк санамыйча.Иртәгә иртәдән эшкә керешербез Алла боерса.Мин үзем шушы авылда туып үстем .Авылым
үзенә тартып кайтарды уку
беткәч дип сөйләнеп тә куйды прораб дигәне үзе белән таныштырып.
Тыштан җыйнак кына булып күренгән ашханә эчтән
шактый зур ,иркен иде .Ашау
өчен стена буйлап чалышма
аякларга такталар кагып
ясалган озын өстәлләр иде.
Ике яклап шулай ук такта
эскәмияләр куелган .Өстәл
өстенә җыйнак кына итеп шакмаклы клеенка җәелгән.
Чын авылча иде монда бар
нәрсә дә .Төркемдә күбесе
авылда туып үскән егет -
кызлар булгач ,алар моңа бик
гаҗәпләнмәделәр дә .Һәр
авыл үзенчә ,булдыра алганча яши бит инде диеп
кенә фикер йөрттеләр.
Әле эш урыннарын карап йөреп ,алар көннәренең үтеп
китүен сизмәделәр дә .
Кич клуб дигәннәрен дә карап
киләсе килүчеләр табылды.
Алар белән бергә Әнәс белән
Зәйтүнә дә чыктылар .Саф
һавада бер иркен сулап йөреп
кайту иде теләкләре .Авыл
кечкенә дигәннәр иде ,алай
бик юкка чыгып кечкенә түгел икән үзе .Авыл уртасына салынган клубта
егет - кызлар шактый күренә.
Алар ят егет - кызлар килеп
кергәч бер кавым тынып
калгандай булдылар да алар
белән танышу өчен яннарына
килеп таныш булыйк шушы
авыл яшьләренең кичке
идарәсенә рәхим итегез дип
шукланып таныштылар.
Кичке уен бик күңелле иде
бу авылда .Инде күп кенә җирләрдә япон такталарына,
яки магнитафон тартмаларын
эшкә җиккән чорда ,әле бу
авыл яшьләре арасында гармун тартучы егетләр дә күп икән .Кич буе гармун тынып тормады .Кызлар да
егетләр дә рәхәтләнеп парлап
та ,ялгыз гына да аяклары
талганчы биеделәр .Әнәс белән Зәйтүнә дә ялындырып
тормадылар .Алар төрле уеннарында да катнашып
күңелле итеп кичләрен үткәрделәр.
Җәйге төн бик кыска шул инде ул .Алар да клубтан кайткач саф һавада алга таба
яшәргә планнар кордылар.
Укуларын бетергәч бергә калада калып эшләү иде бит
Әнәснең теләге .Ул әле дә
шул теләк белән яна .Менә
моннан кайткач берәр җирдә
вакытлыча эшләп карау теләге дә юк түгел аның.
Әтисе район тирәсендә генә
булса да урнашып карарсың,
тору урының да апаңнарда
булыр дип тә әйтеп караган
иде .Кая ул .Әнәснең бу турыда ишетәсе дә килмәде.
Юк ,диде ул әтисенә .Мин үз
юлымны үзем табарга тиеш.
Менә күрерсез әтием ,мин
бала чактагы хыялымны барыбер тормышка ашырачакмын дип карарын
катгый итеп әйтте .
Әле Зәйтүнәнең әти - әнисе
ни әйтер тагын, кызларын
калада калдырырга риза
булырлармы юкмы билгесез.
Укырга рөхсәт бирделәр бит ,
ә нишләп эшләргә рөхсәт
бирмәсеннәр ,бирерләр дип
юатты ул Зәйтүнәне .Алар
офыкта таң беленә башлагач
кына кереп йокларга яттылар.
Яттылар дигәч тә Зәйтүнә
яткач та тиз генә йоклап китә
алмады .Аңа Әнәснең үзенә
шулкадәр ышаныч белән карап ,киләчәккә корган планнары шаккаттырды.
Менә бит нинди ихтыяр көченә ия икән аның Әнәсе.
Амин инде аның уй - хыяллары тормышка ашса
иде Алла боерса диеп ул эчтән генә әбисеннән өйрәнгән догаларын укый -
укый ,тирән уйларына чумып
йоклап китте.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3