Җир шары үз орбитасында иярченсез, ягъни, Айсыз калса, коточкыч фаҗигага дучар булачак икән.
Кыямәт көне киләчәкме?
Кыямәт көне турында балачактан бирле ишетеп килсәк тә, без аны акыл җитмәслек галәми бер фаҗига, күз алдына китереп булмаслык дәһшәт дип уйлыйбыз. Дөресрәге, уйламыйбыз, ә безгә кагылмый торган, ерак киләчәктә булуы ихтимал дип безне куркыту өчен уйлап чыгарылган гарасатлы бер әкият итеп чамалап, көндәлек мәшәкатьләребезгә чумып, тынычланып калабыз.
Коръәндә «Кыямәт» дигән махсус сүрә бар. Шуның кайбер аятьләренә күз салыйк әле:
5) Ләкин кеше дигән җан иясе алдан күрәчәгенә ышанмый;
6) – Кыямәт көне кайчан киләчәк соң? – дип көлгән була;
7) Күзләр камашыр;
8) Ай тотылыр;
9) Кояш белән Ай бергә укмашыр. Менә шул булыр Кыямәт көне.
10) Ул көн килгәч, адәми зат әйтер: - Бу дәһшәттән кая качып котылыйм?!
Менә бит хикмәт нәрсәдә икән: Кояш белән Ай укмашыр. Менә шул булыр Кыямәт көне. Димәк, Коръәнне иңдерүче Кодрәт Иясе Ай җисеменең кайчан да булса Җир тарту көченнән ычкынып, Кояш кочагына барып керәчәген күптән белгән.
Җир шары үз орбитасында иярченсез, ягъни, Айсыз калса, коточкыч фаҗигага дучар булачак икән. Җирнең утлы үзәк-төше хәрәкәтсез калып тораташка әвереләчәк. Аннары магнит сүрүе югалачак, ә инде Кояштан ургылучы зәһәр җил-давыл атмосфера катламын йотачак. Сулар – бөтен океан-диңгез-елгалар парга әйләнеп югалачак. Ә инде галәми радиация нуры Җир йөзен тереклеге сүнгән җансыз чүлгә әверелдерәчәк (Марс планетасы моңа мисал).
Америка астронавтлары Айга менеп, аның изге өслеген таптап йөргәннән соң, бер калкурак урынга кечкенә экран куеп калдыралар. Җирдән лазер нуры җибәреп, Айның ераклыгын төгәл үлчәү өчен эшләнә бу. Күзәтә торгач, Америка галимнәре көтелмәгән нәтиҗәгә киләләр: Ай орбитасы ел саен Җирдән 4 сантиметрлап (төгәлрәге 3,78 см) арага ераклаша бара икән. Гаҗәп бит, миллион еллар буе Планетаның яшәеш сагында торган Ай Җирдән китә бара! Бу бит коточкыч ачыш! Йөз елга – 4 метр, мең елга – 40 метр ара. Болай үлчәп барсаң, Кыямәт көненә якынча күпме калганын да ачыкларга мөмкин ич!
Космосны яуларга кызыгучы зур илләр киләчәктә Ай өслеген бүлешү турында хыялланалар. Әлбәттә, анда менеп затлы сарайлар сала алмаслар. Ә менә казылма байлыкларын умыртып казу, эшкәртү, җиргә ташу эшен комсызланып юлга салачаклар. Кытайлар хәтта Ай өстенә заводлар корып, байлыкны үз урынында эшкәртергә уйлыйлар. Мондый чорсызлыктан Айның авырлыгы кимергә һәм ул җиңеләеп үз орбитасыннан ычкынырга да мөмкин бит. Алтынга табынган кавемнән торган бертөркем магнатларның чорсыз нәфесе шулай итеп Айны харап итүе дә бар.
1958-59 елларда АКШта А 119 коды астында яшерен проект эшләнә. Бу проект буенча алар Ай өслегендә кечерәк атом шартлавы оештырырга тиеш булалар. Соңарак СССРда да академик Яков Зельдович тарафыннан Е3 проекты эшләнә. Максаты: шартлау мизгелендә Айдан күтәрелгән балчыкка спектраль анализ ясап, су бармы-юкмы икәнен ачыклау була. Бу проектлар төрле сәбәпләр аркасында тормышка ашмый кала. Шулай да... Американың НАСА белгечләре 1919 елда Айга ракета җибәреп, атом-төшсез генә, көчле шартлату оештыралар. Бу тетрәүдән соң Ай өслеге 7 сәгать буе тынычлана алмыйча дерелдәп тора...
Ай – бик нәзберек күк җисеме. Аңа саксыз кагылырга ярамаганлыгы турында бер генә галимнең дә чаң сукканы юк әлегә.
Коръән үзенең «Кыямәт» сүрәсе белән кешелеккә каян фаҗига килергә мөмкинлекне аңлатып, кисәтү ясаган: «Айга кагылмагыз! Айны саклагыз! Ай ул – Җир-Ананың яшәү маягы!»
Марсель Галиев.
Тулырак: https://shahrikazan.ru/news/torlese/xazerge-soiarkase-minnan-men-tapkyr-iamsezrak
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2