Олы юлның тузаны (16)
Кайчандыр урамда киеп йөри торган галуш, чабата табаны да тимәгән, фәкать күн читек һәм тула оек яки ак йон оекбаш җылысын гына тойган мәчет идәне хәзер нәҗесләнгән. Кибеттән аракы алып чыгып, эчәр өчен урын юк икән — ташландык мәчет. Бер очтан йомышыңны да үтисең. Җайлы!
Тик аңа кабат суга чумарга туры килмәде. Петр пылт итеп үзе калкып чыкты. Балык астыннан калыкты да, шешенгән бармаклары белән кабалана-кабалана подвал ярына ябышты, югары үрмәләде, әмма менгән саен шуды да төште, шуды да төште. Аны өзлексез очкылык тота иде Тракторчы егет арканны чиште дә, элмәк ясап, әледән-әле аның муенына төбәп ыргытты. Элмәк аның саен Петрның су үсемлекләре ябышып беткән шома пеләш башыннан шуып ычкына торды. Ул балыкның тәңкәләренә ябышырга кирәклегенә төшенде булса кирәк, бармак битләрен тәңкә читләренә кисә-кисә, ниһаять өскә менеп җитте, балыкның койрыгына хәл алырга сөялде. Күрәсең, аны коткаруга балык та үз өлешен кертергә уйлады, койрыгы белән җиңелчә генә селтәнеп, Петрны туп урынына югарыга чөеп ыргытты. Ахыры хәерле очланды тагын. Петр су тулы агач кисмәккә барып төште. Очкылык тотуы бетте, ул карлыккан тавыш белән җырлап җибәрде. Тик шундук туктап, җиргә сикереп төште. Хатын-кызлар, тавык йоны йолыккан кебек, аның тәненә кадалып калган бал корты укларын чүпләргә кереште. Петр, кулларын йодрыклап бутый-бутый:
— У-у, канечкечләр! — дип кычкырынды.
Әллә бал кортларын, әллә хатын-кызны тирги, — Чаныш аңламады. Яңаклары шешеп кабарынган, калын күз кабаклары күзенә ишелеп төшкән. Петрга дөнья яктысын күрсәтер өчен, бер ир аның күз кабакларын шырпы белән терәтеп куйды. Петр киемнәренә ябышты, тик ни күлмәгенә, ни чалбарына сыймады. Өстенә арыш капчыгы яптылар. Халык гүләвен елганың аскы ягыннан килеп чыккан вертолет гөрелтесе басып китте. Ул яшел төстә, кызыл йолдызлы, иләмсез зур, күрер күзгә үк көчле иде. Елга буенча аның күләгәсе шуып үтте. Шул ук вакытта үр кашына кара “Волга” килеп туктады. Аның кешеләре ашыкмый гына чыктылар, бер кавым умарталыкка карап тордылар да, дәрәҗә саклап кына түбән юнәлделәр. Лейтенант белән участок милиционеры бал кортлары тузгыткан халыкны яңадан балык белән ике арадагы күренмәс иминлек сызыгы артына тезделәр. Моннан Чаныш яңа кешеләрнең башлыклар икәненә төшенде. Алар подвал читенә төшеп бастылар.
— М-да, — диде аларның иң дәрәҗәлесе.
— Әллә акула инде?— диде икенчесе.
— Балык, действительно, балык! — Патша балыгы бу, — диде балык заводы директоры.
— Патша балыгы дисең инде? Яхшы балык/ Күпме тартыр икән? — диде башлыкларның өлкәне. Директор эчке кесәсеннән кәгазь кисәген чыгарды да карашын өстән аска, аннары астан өскә йөгертеп алгач:
— Мин монда чамалап караган идем, Даниил Афтандилович. Болай, барысына да җитәрлек шикелле, — диде.
— Барысына да дисеңме? Барысына да ярамас.
— Искә алырмын. Әлбәттә, искә алырмын, — дип, директор кәгазь кисәгенә текәлеп, читкәрәк китте. Тракторчы егет Ринат арканны яңадан тракторына бәйләгән иде инде. Ул Чаныштан:
— Тарттырыргамы? — дип сорады.
— Вакыт инде, олан. Югыйсә кибүе бар Бакчы, кояш ничек кыздыра.
— Кояш — кояш инде ул. Монда кайберәүләрнең күзе бик нык кызды бугай инде.
— Син аларга карама. Хәерле сәгатьтә — тарттыр әйдә.
Ул арада вертолет үрдән читтәрәк — тигез люцерна басуына төшеп кунды. Чаныш үр кашында барысы да бер төсле пөхтә, куе зәңгәр костюм кигән кешеләрне абайлады. Алар өчәү иде. Аларга һичкем илтифат итмәде. Күрәсең, теләмәгәндә күзгә-башка ташланмаска өйрәнгән болар.
— Объект урынын квадратка билгеләп куй,— дип боерды Беренчесе Икенчесенә. Тегесе, янына элгән планшетын ачып:
— Объект эзләү координатына туры килә, — диде.
— Ә сез кешеләрнең күрсәтмәләрен әзерләгез, — диде Беренче Өченчегә.
Планшетын ябып куйгач, Икенче күн сумкасыннан озын объективлы фотоаппарат чыгарды да суында кояш чагылган подвалга төбәде.
— Әмма бу — балык, — диде ул гаҗәпләнеп һәм аптырап.
— Балык?! Объект түгелмени?
— Бәлки без эзләгән объекттыр. Ләкин бу — балык. Зу-ур балык!
— Озынлыгы? Икенче уйлап-нитеп тә тормастан ачык, ышанычлы тавыш белән:
— Әгәр ул блиндажның... ягъни подвалның түр стенасына кадәр кереп төртелгән булса, — жиде дә илле, — диде.
— Тоннаж? Ягъни авырлыгы?
— Койрыгының рәвешенә караганда, бу балык осетрлар семьялыгыннан — кырпы балыгы. Тәненең ноль дә җитмеш биш тыгызлыгын озынлыгы белән чагыштырмада алсак, биш йөз, алты йөз тирәсендә. Хәер, ялгышуым да ихтимал, без моны үтмәдек. — Рапортны тулы дип саныйм.
— Шаһитлардан сорау алыргамы? — дип сорады Өченчесе.
— Отставить! —диде Беренче һәм — Машина янына! — дип боерды. Чаныш аларның үр кашыннан юкка чыкканын күреп калды. Соңрак гөрелдәп күтәрелгән вертолеттан Беренче рация буенча каядыр:
— Объект табылды,— дип тапшырды. — Рәвеше һәм үлчәме водолазремонтчы Сидоров хәбәр иткәнгә туры килә. Су асты көймәсе дигән версияне кире кагам. Шәхсән үзем алган мәгълүматлардан чыгып, хәбәр итәм М-130 баржасы астында шлюз аша үткән билгесез объект чынлыкта осетрлар семьялыгына кергән кырпы балыгы булып чыкты. Әйе. Белуга, Боря. Евгений. Леонид. Усман. Григорий. Анатолий. Эзләүне дәвам итәргә күрсәтмә булырмы? Прием! Бераздан Беренче наушникны колагыннан алды.
— Нәрсә? — дип сорады Өченче.
— Отбой, егетләр! — диде Беренче һәм тирән итеп сулады да сигарет кабызды, арган кыяфәттә утыргычына җайлап утырды. — Хәзер минем нәрсә теләгәнемне беләсезме, егетләр?
— Исәннәрнең теләге — яшәү. Калганы килә дә китә,— диде Икенче.
— Ә кофе юк, — диде Өченче.
— Ә мин менә нәрсә телим, егетләр, барлык су асты көймәләренең балыкларга әйләнеп бетүен. Әлеге подвалдагы шикеллеләргә. Ә барлык снарядлар, пуляларның ияксез балыкларга әверелеп бетүен. Мин аларны суалчан җимле кармакларга каптырыр идем дә, җепкә тезәр идем. Менә булыр иде яшәү дисәң дә яшәү! Ул ияксез балыкларның нинди тәмле икәнен беләсезме сез, егетләр? Кырпыларың бер якта торсын.
V
— Степа, синең кабер караңгылыгы дигәнне ишеткәнең бармы?
— Әйткәнем дә бар. Тагын кабер тынлыгы диләр әле. Нигә искә төшердең?
— Болай гына.
— Болай гына түгел. Кемдер кабердә булган да, чыккач, ни күргәнен, ни ишеткәнен сөйләгән дисеңме?
— Шулай. Ә кабердән чыккан кешеләр бар бит ул.
— Кабердә калганнары күбрәк туган, — диде Солтан аны үртисе килеп.
Алар инде кычкырып сөйләшми, көлми иде. Тавышларын склеп яңгырашына көйләделәр. Әйтерсең лә авыл клубыннан кайтышлый кызлар озатып куйганнар да, өйләренә кереп ятар алдыннан капка төбендәге эскәмиягә килеп утырганнар һәм айсыз төндә тын гына аны- моны сөйләшәләр. Йолдызлы күк урынына — склепның кирпеч гөмбәзе, эскәмия урынына — кара табут. Менә-менә кузгалырлар, әз-мәз көч салсалар, көчәнсәләр, ташны кузгатып юл ачарлар һәм берни булмагандай тыныч кына кайтып китәрләр сыман. Куучы, ашыктыручы юк. Сөйләшеп бетерсеннәр инде, бер тартып җибәрсеннәр. Кая ашыгырга? Степан кесәсеннән кармаланып сигарет кабы алды. Солтанның кулын капшап табып, бер сигаретны аңа бирде. Ут кабызганда Солтан каш астыннан иконага карап алды һәм сандугачның оясында утырганын күрде.
— Шушылай утырабызмы инде?
— Ашыктырма әле. Тегендә дә йөгереп туйган. Гомергә бер ашыкмый торган җиргә эләктек. Кумыйлар.
— Тиздән куарлар.
— Кем?
— Полковник. Дөресрәге, мәет исе. Үзең әйттең ич.
— Әйе, яшьти. Тизәккә орынма — сасысы чыгар дигәнне онытканбыз.
— Хәтәррәге дә бар. Мне возмездие и аз воздам.
— Ишеткән бар. Тик моның ни икәнен безгә мәктәптә өйрәтмәделәр ич.
Солтан:
— Аның каравы хәзер сабагын алабыз. Белмимнең башы авыртмый — дип кенә булмый ул. Полковниктан үч алуыңа канәгатьме инде?
— Нигә мин генә? — дип сорады Степан ризасыз тавыш белән. — Без диген!
— Яхшы... Без полковникны хөкем итмәкче идек. Ә ул бездән үч ала! Безнең белән бергә, әнә. табигатьтән — сандугачтан. Чыкмасак, ул безнең белән кала. Ә бер заманны монда керерләр дә күрерләр: безне, оясында кипкән сандугачны.
— Син шуңа исәп тотасыңмыни әле? Юк инде, яшьти. Кешесенә туры килмәдең. Моның ишене генә кичергән.
— Мин башкага исәп тотам. Кемдер табутны тотып китергән бит?.. Кешеләр ияртеп килер әле. Килмәсә, башкалар эзли башлар. Энә түгел ич без. Көймәңне табарлар, учак урынын күрерләр. Чамаларлар.
Степан сигарет төпчеген табут капкачына басып сүндерде. Сигарет кабын штормовка кесәсенә тыкканда кулы пәкегә юлыкты.
— Оһо! Исән булсак, яшибез әле! — дип кычкырды ул.— Менә хәзер кабыз шырпыңны, кызганма. Солтан шырпы сызды. Степан табылдыгын күрсәтте. Ачылмалы, нык пәке. — Граф Монте Кристо безнең белән чагыштырганда пүчтәк ул! — Степан кепкасын салып, склепның таш идәненә бәрде, штормовкасын табутка җилпеп салды һәм шырпы сүнгәнче, күлмәк җиңнәрен сызганып өлгерде. — Монте Кристо таш капчыгын кашык сабы белән тишеп чыкканмы әле? Ә без. Без болай итәбез, парин. Шырпыңны кабызмый тор. Яме? Солтан аның пәкесен шыртлатып ачканын, ком, кирпеч ватыкларын кыштырдата-кыштырдата читкә юнәлгәнен ишетте, тик нишләгәнен белә алмады. Дусты мыш-мыш килде, нәрсәдер чатнады, шартлаган аваз ишетелде. — Кабыз, — дип боерды Степан.
— Да будет свет!
Солтан тагын шырпы сызды. Аның янына Степан килеп басты да утка чыра очы тыкты. Кабер җанланды, стенада тонык күләгәләр биешә башлады. Степан чыраны икона тактасыннан телеп алган икән. Хәзер ул йөзтүбән, баш сөягенә авышып ята иде. Солтан аны тупсасыннан каерылган ишеккә охшатты. Аның киң, янып күмерләнгәндәй кара тактасы арттан ике аркылы борыс белән беркетелгән. Калҗаймасын диптер инде. Әйе, йөзтүбән ята. Әйтерсең лә Божья Матерь, кочагындагы яшь баланы дөньядагы һәммә хәвефтән саклап, кешеләр кылырга ихтимал булган барлык хәтәр гамәлдән аралап, шул ук вакытта үзенә карата кылынган мәсхәрәләүдән оялып, хурланып, булган эшне кире кайтарып алалмаслыгын җаны-тәне белән аңлап, кешеләргә аркан борылып яткан иде. Ә идәндәге баш сөяген үз хәленең фәкать үлемгә генә тиң икәнен белгертеп кочкан сыман. Әкрен кыштырдау ишетеп, Солтан карашын янга күчерде, сандугачны, аның елтыравык күзен күрде. Ул посарга, яшеренергә теләгәндәй оясына елышкан. Чит карашны өнәми, өрексә дә, оясын ташларга җыенмый, аны йөрәк җылысы белән генә түгел, тәне белән дә сакларга әзер иде, күрәсең. Чыраны Солтанга биреп, Степан пәке белән кирпеч араларындагы каткан измәне кырырга, сыдырырга тотынды.
— Иконаны юкка телдең, — диде Солтан.
— Барыбер коргаксып кына ята. Ярдәме тисен, — дип, ул пәкесен кепка белән төреп тотты.
— Нигә алай итәсең?
— Сөял чыгудан куркып түгел. Ялгыш киселеп китмәсен дим.
— Баш беткәндә чәч кайгысы төштеме?
— Һи. баш! Бу стенаны теш белән кимереп булса да чыгабыз аны.
— Лом белән күпме вакыт тиштек әле?
— Бер сәгать тирәсе. Пәке белән бер тәүлеккә җыелыр, шәт. Әз- мәз җир казып менәсе.
— Ә ник елга ягын тишмибез?
— Анда таш бит. Динамит белән дә алдырырлык түгел. Ике сменалап эшләрбез. Аренда шушы була инде ул! Түләве ни тора: хезмәт хакы түгел, баш хакы, ә? — дип көлде Степан.
— Менә шушы тугыз кирпечне уйсак, җитәр, сыярбыз Ике каттан — унсигез кирпеч. Тугызы миңа, тугызы сиңа.
— Керештек алайса, — дип килеште Солтан.
— Кашынма! Башта җитәрлек итеп чыра теләргә кирәк әле. Солтан тигез генә, төтенләмичә диярлек янган чырага карады. Күңеленнән Степанның тапкырлыгы белән килеште, әлбәттә. Ләкин кемнәрдер изге санаган, алдына тезләнеп ярлыкаулар сораган иконаны чыра итеп телү ниндидер җан иясен тереләтә тунау, каезлау, тураклау белән бер шикеллерәк тоелды аңа. Дусты иконаны телә иде инде. Тактаның җепселләре туры иде ахрысы — җиңел, тигез ярыла. Аркылы чөйләп кагылган агачлар турысында Степан пәкенең очын эшкә җигә, ул урында чыраны каерып телә. Чыра телемнәре зыңлап аерыла да, таш идәнгә ава. Коры зың, чиста зың, моңлы зың. Ничәмәничә гасырлар буена дөньяның ыгы-зыгысын, кайгы-шатлыгын, күрешү-хушлашуларны, ярлыкау-каһәрләүләрне, ярату-нәфрәтләрен, туу-үлүләрне сүзсез баккан Божья Матерьның күңел кыллары телгә килә дә, Степанның резин итеге янына өелә баралар шикелле. «A-а! Нинди көчлеләр без! — дип уйлады Солтан үз-үзен мыскыл итәсе, хурлыйсы килеп. Ә Степанга:
— Куркыныч кешеләр без! — диде — Иконаны чырага телдек, сумала белән казан гына җитми.
— Алары нәрсәгә тагын?
— Оятыбыз белән вөҗданыбызны салып кайнатырга.
— Икона телгәнемне өнәмисеңмени? — диде Степан Масленников каш астыннан сөзеп карап һәм җиңе белән маңгай тирен сөртеп.
Ул тирләгән, аның тузан кунган битендә тир эзләре, борын яфракларында кызгылт кунык, чәче чуалган, тузгыган. — Алайса калыйк шушында. Оятыбыз белән вөҗданыбызны учлап. — Ул стена каршына барып басты да билгеләгән кирпечләре арасында пәкесен йөртә башлады. — Ә син авыл уртасындагы ташландык мәчетегезне бел. Хәрабә! Адәм көлкесе! — диде мышный-мышный. — Ә икона —ул җанны коткарыр өчен. Менә, коткарсын хәзер безнең җаннарыбызны!
Ничек каршы төшәсең? Дөресе шул, каһәр! Кайчандыр урамда киеп йөри торган галуш, чабата табаны да тимәгән, фәкать күн читек һәм тула оек яки ак йон оекбаш җылысын гына тойган мәчет идәне хәзер нәҗесләнгән . Мәчет — искелек калдыгы, бетте-китте! Үз хөкемен алган, тормыштан сызып ташланган. Һичнинди исемлектә тормый. Ничек сүтеп ташланмаган, бульдозерлар җимермәгән әле. Авыл уртасында тора, байгыш. Пошынучы, уфтанучы юк. Карт-корыны искә-өскә алган кеше юк. Каршысында гөлт иткән культура йорты, китапханә, колхозның ике катлы идарә бинасы, кибет, ерак түгел мәктәп. Культура заманы, гыйлемле кешеләр чоры. Артка әйләнеп карарга вакыт юк. Киләчәк ашыктыра. Яшисене яшәп каласылары килә. Бар җирдә киләчәк буыннар хакына тырышырга өндәгән язулар. Кибеттән аракы алып чыгып, эчәр өчен урын юк икән — ташландык мәчет. Бер очтан йомышыңны да үтисең. Җайлы! Җир өстендә нәрсә бар, ни булачак — һәммәсе кешеләрнеке. Тимә, миңа! Минеке! Күк йөзенә багу бетте, җир асты да куркытмый. Алланы күргән кеше юк. Барлык Аллаларны колхоз председательләре, фирка секретарьлары алыштырып бетерде. Кибетләрдә ризык, күңелләрдә ышаныч кына бетте. Әнә икона. Сурәтнең яртысы юк инде. Су парга әйләнә, ташлар ком булып уала, кеше туа да үлә. Яки киресенчә: пар су була, комнар таш була, кешедән кеше туа. Ә ни кала? Кемнәрнеңдер рухын яктырткан икона хәзер кабер эчен яктырта! Каберләр болай яктыртылса, дөнья караңгыланмасмы соң?
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев