Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (8)
– Мин барысын да беләм, – диде Җәүһәр. – Телисең икән – бүген аңа китә аласың. Тотмыйм мин сине. Тик кеше балаларын үстерергә көчең җитәрме соң? Берәү генә түгел, өчәү бит... Аларга сөяркә түгел, ата кирәк...
Җәүһәрнең ирен ятларга бирәсе килдеме әллә? Чоры нинди иде. Сугыш дигән афәт ирләрне үләттәй кырды. Авылга Шәрәфетдин кебек исән-сау кайткан ничә ир булды икән? Тол хатыннарны гаепләмәде ул. Хәер, ни дип гаепләсен соң? Иремне кызыктыралар дипме? Ә менә сугышка рәнҗеше зур иде. Сугыш сәламәтлекне, гаиләне, бәхет, өмет кебек төшенчәләрне, аннан әхлакны какшатты.
Көндез үк иренең Сылубикәгә кагылганын белә иде ул. Кичне шомланып көтте. Шәрәфетдин арып-талып соң гына кайтып яткач та, ишекне эчке яктан йозакка бикләде. Ачкычын мендәр астына салды. Нигә болай эшләде соң? Беркая да китә алмассың, юлың бикле, дияргә теләдеме? Юк. Мин барысын да беләм... Китүеңне теләмим, диясе килде. Ярты төннән соң гына аны ак болытлар канат асларына кыстырып киттеләр. Озак йөзде ул. Тик минут эчендә болытлар канатсызга әверелделәр, Җәүһәр Сылубикәнең капка төбенә егылып төште... Сызланып күзләрен ачты. Ачык тәрәзә өлгеләрен җил кага, ире янында юк иде... Яланаякларын идән салкыны өшетте. Салкынлык җанына ук үрмәләде. Хатын ишеккә табан атлады. Анда гаепсез йозак эленеп тора иде. Яңадан караваты янына килде. Мендәрен кузгатып ачкычны кулына алды. Аны түргә кадәр атып бәрде дә янә тәрәзә янына юнәлде. Ачык тәрәзәдән өстәлгә, идәнгә сап-сары яфраклар коелган, алар ай яктысында муенсадан чәчелеп киткән, эшкәртелмәгән тонык гәрәбәләргә охшап калганнар иде. Кайчандыр, яшь чакта, Шәрәфетдин аңа нәкъ шундый эре ташлы муенса бүләк иткән иде. Ул озак кына иртәләгән көзгә төбәлеп торды. Йөзе җыерылмады, иреннәре хәрәкәтләнмәде. Күз яшьләре генә тып-тып тамдылар да тамдылар. Алар сап-сары яфраклар өс-тендә таң чыкларыдай җемелдәштеләр...
Таң белән ире шыпырт кына капка келәсен күтәрде. Өйгә кереп тормады. Ашыга-ашыга атын җикте, тиз-тиз капкаларны киереп ачты. Печән түшәгән арбасына чумып, ишегалдыннан кызу-кызу чыгып китте. Капкаларны ябарга да онытты хәтта...
Җәүһәр ниндидер бер эчке рәхәтлек, дәрт белән аның ат җигүен бизәкле тәрәзә пәрдәсе тишегеннән күзәтеп торды. Аннан чыгып, шар ачык калган капкаларны япты. Күршеләрне күреп, баш кагып кына исәнләште, шунда иреннәрен тешләп каната язды.
Кичен ире соң гына, балалары йоклап беткәч кенә кайтты. Бер сүз дә дәшмәде.
– Чәй ясап китеримме? – дип сорады хатын.
– Салкын су эчтем, – дип җаваплады ире.
Шуннан ир караватка килеп ятты. Бераздан ямьсез итеп гырлый башлады. Хатын аның йокысыз төненең көнгә тоташканын йөрәгенең тынычсыз тибүеннән дә сизенде.
Тышта тагын җил кузгалган. Калай түбәгә дәү алмагачтан тып-тып алма коела иде.
– Көз иртәләде, – диде Җәүһәр һәм сабыр гына тәрәзәне япты.
Ире икенче көнне дә соңгарды. Кайтып кергәндә халәте тартылган җәягә тиң иде. Хатын аның бер карашыннан ук бәхетеннән чиксез арганлыгын күрде. Күңелләр чишелеш көтә иде.
– Аш җылытыйммы? – диде Җәүһәр. Ул эчке күлмәктән, чал керә башлаган озын чәч толымнарын тез астына кадәр таратып ире каршында шактый басып торды. Барыбер дә йөзе сулыгып калган иде.
– Нигә дәшмисең? – диде ул иренә.
– Арыдым.
– Мин ял итеп кайткансың дип уйлаган идем тагын...
Җәүһәр ирен чите белән генә елмаерга тырышты. Ир аңа сәерсенеп карап алды. Менә хәзер бөтенесен әйтеп салачак дип көтте. Тик хатын дәшмәде. Сабыр гына караватка табан китте... Бераздан Шәрәфетдин дә килеп ятты. Бу мизгелдә алар бер-берсенә чиксез ят иделәр.
Ир төне буе боргаланды, авыр сулап куйгалады. Газапланганын сизеп ут йотты Җәүһәр. Тик бу мәхәббәт газабы идеме, тәмуг газабымы – шуны гына аңлый алмады.
Колак төбендә нидер шаулады, битенә салкынча җил бәрелде. Хатын сискәнеп торып утырды. Ире тагын юк иде... Тәрәзә дә, ишек тә шар ачык, бу юлы сап-сары яфраклар түргә кадәрле сибелгән иде.
Шәрәфетдин тагын таңда гына кайтты. Мич алдына кереп, чүмечтән йотлыга-йотлыга салкын су эчте.
– Нигә мине газаплыйсың болай? – диде хатын.
Шәрәфетдин сискәнеп китте.
– Эш чыкты... Бозауларны төнлә санадык... Сине уятып тормам бит инде...
– Мин барысын да беләм, – диде Җәүһәр. – Телисең икән – бүген аңа китә аласың. Тотмыйм мин сине. Тик кеше балаларын үстерергә көчең җитәрме соң? Берәү генә түгел, өчәү бит... Аларга сөяркә түгел, ата кирәк...
Ирнең күзләре шар булды. «Кем җиткерде микән?» дигән уй миен бораулады.
– Нәрсә сөйләгәнеңне колагың ишетәме синең? – диде дә төкеренеп чыгып китте.
Көне буена ул хатыны эшләгән якка аяк басмады. Кичен янә өйдә очраштылар. Ир телен йоткандай сүзсез булды. Шулай атналар үтте. Шәрәфетдин иңенә бер көлтә йөк күтәреп йөргән кешегә охшап калды. Күзләре кызарган, күз кабаклары шешенеп беткән чаклары булды. Җәүһәр бу хакта бүтән сүз кузгатмады. Ир китмәде...
Җәүһәр уй-хатирәләреннән арыныр өчен янә китабын кулына алды һәм өйдә япа-ялгызы булуының рәхәтен тойгандай кычкырып укып китте: «Сөләйман г-м: «Әй байгыш, ни өчен бодай ашамыйсың?» – дип сорады.
Ябалак: «Адәм г-м бодай ашап җәннәттән чыкты, мин дә хурлыкка төшәрмен дип куркам», – диде...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев