Бала күңеле анада. Повесть (10)
Печəн эшен бер атнада төгəллəдек. Ярты гектар чамасы печəнлекне апа белəн əнкəй бер көн эчендə чабып, соң гына кайттылар. Арыганнар. Əл дə бакчадан бəрəңге казып алып, юып, казан астына ягарга чыбык-чабык кертеп куйган идем. Əнкəй бəрəңгене пешерергə салып, самавырын терелтте. Апа сыер саварга чыкты...
(Дәвамы.)
Ул əлеге өстəл кырына килеп баскач, уполномученный
башын күтəреп күз агы белəн карый да алдындагы
кəгазьгə төбəлə.
– Йə, Фатыйма Фиркаевна, ничə сумга языласыз?
– Иптəш уполномуч, беркайдан да акча табар əмəлем
юк. Шулай да бер илле сумга язылырлык инде.
– Бик аз, – диде Шəрəй Барыевич. Аннан ачу белəн кыч-
кырды: – Бик тə аз. Бер өч йөз дисəң, килешергə дə була.
Ул да күп түгел...
– Мин ел ярым бер эш тə эшли алмадым, авырдым.
– Хезмəт минимумың тулмаганмы?
– Авыргач, ничек тулсын?
– Сезнең йөзегезгə язылган: ялкау, симулянтка сез.
Сезнең кебеклəрне судка бирергə кирəк.
Əнкəй ничектер каушап кала, күзеннəн яшьлəре бəреп
чыга. Шулчак Фатыйма апа, урыныннан күтəрелеп:
– Иптəш уполномученный, ни сөйлисез сез? – диде
нəфрəтлəнеп. – Фатыйма Фиркаевна авырып егылганга
кадəр алдынгы сарык караучы булды. Бəрəннəрне бала-
лары кебек тəрбиялəде. Берничə ел йөз сарыктан йөз
иллегə якын бəрəн алуга иреште. Бу безнең район өчен
рекордлы күрсəткеч иде. Кызганычка каршы, ул коточкыч
чиргə тарыды. Энесе сугыштан кайтып, больницага
урнаштырмаса, аның гомере өзелүгə җитешкəн иде. Ике
ай ярым больницада ятып, өченче көн генə терелеп кайт-
ты. Балигъ булмаган өч бала өйдə үзлəре генə яшəде.
Колхоз аларга, булдыра алганча, ярдəм итте. Балалар
əнкəлəрен сау-сəламəт каршы алды.
Колхоз рəисе Галимҗан Басыйрович футбол тубы кебек
түгəрəк башын кагып куйды:
– Дөрес, булдыра алганча ярдəм иттек.
Əхтəм бабай, тирəн уйга баткандай, башын иебрəк
əкрен генə урыныннан торып:
– Фатыйма сеңлекəшнең хəле турында адашы бригадир
Фатыйма Шəфыйкова иптəш бик дөрес сөйлəде, – дип
сүзен башлады. – Ел ярым балалар кулына калып, авы-
рып яткан ул. Больницада врач Василий Садофьев үз
методы белəн һəм яңа дару кулланып, аны аякка бастыр-
ган. Бу район өчен генə түгел, республикабыз өчен дə зур
вакыйга. Кичəге район гəзитендə бу хакта бик ачык язган-
нар. Чөнки моңа кадəр сөяк туберкулезын бер врач та
дəвалый алмаган.
Фатыйма сеңелкəш, больницадан сəламəтлəнеп
кайтуың белəн котлыйм, балаларың бəхетенə,
колхозыбызның ныгып, баеп китүе өчен көчегезне, тырыш-
лыгыгызны жəллəмəссез дип уйлыйм. Белəм, əлегə тор-
мыш хəлегез мөшкел. Шуңа күрə заемга үзегез əйткəн
суммага язылуыгызны яклыйм.
Милиция инспекторы Шəяхмəтов:
– Килешəм, Əхтəм Вəлəхмəтович, – диде.
Шəрəй Барыевич эндəшмəде. Аның йөзендə киеренке
җитдилек саклана иде. Күңелендə əз генə миһербанлык
галəмəте булса, бəлки, үзенең дорфа мөнəсəбəте өчен
үкенү хисе кичерəдер.
* * *
Фатыйма апа “Кызыл яр” колхозында 1941-45 елларда
бригадир булды. Халкыбыз коточкыч авырлыклар кичер-
де ул чорда. Аеруча авыл кешелəре. Алар
налог белəн заемнан тыш, ит, сөт, йомырка һəм башка
салымнар түлəде. Күп гаилəлəр ачлыктан интекте,
үлүчелəр булды. Кешелəр хəлсез, йончу. Əмма колхозның
бетмəс-төкəнмəс эшлəрен башкарырга
кирəк иде. Һəм башкарды Фатыйма апа. Йөзəрлəгəн гек-
тар җирлəрне сөрдертте, иген үстерде, малларга азык
əзерлəтте... Ул җитəклəгəн беренче бригада һəрвакыт
алдынгылар исəбендə булды. Аны тыңладылар, яратты-
лар. Ничек кенə гаҗəп тоелмасын, берəү белəн дə ачула-
нышмады. Бу үзе бер феномен иде.
Фатыйма апа 1945 елның җəендə эшеннəн китəргə бул-
гач, күплəр, шул исəптəн безнең əнкəй дə, бик үкенде. Күп
гаилəлəрнең дусты иде ул.
Эшеннəн китүенең җитди сəбəбе бар иде. Безнең Тау
асты урамындагы өе бик искергəн, җиргə сеңеп бара иде.
Фатыйма апа Аръяктан (авылны урталай бүлгəн тирəн
чокырның икенче ягын шулай атый идек) өй сатып алган-
мы, əллə берəр туган-тумачасыннан калганмы – шунда
күченде Фатыйма апа. Ул анда “Туры юл” колхозының
əгъзасы буларак, белүемчə, җитəкчелеккə үрелмəде, ə
уңган гади колхозчы булды.
Авылыбыз Фатыйма апаны онытмый. Аның сугыш вакы-
тындагы хезмəте фидакарьлеккə, батырлыкка тиң дип
уйлыйм. Мəчетебезгə аның исеме бирелүне шул чор
белəн бəйлим һəм табигый хəл дип кабул итəм.
21
Печəн эшен бер атнада төгəллəдек. Ярты гектар чама-
сы печəнлекне апа белəн əнкəй бер көн эчендə чабып, соң
гына кайттылар. Арыганнар. Əл дə бакчадан бəрəңге
казып алып, юып, казан астына ягарга чыбык-чабык кер-
теп куйган идем. Əнкəй бəрəңгене пешерергə салып,
самавырын терелтте. Апа сыер саварга чыкты...
Төн уртасында гына ашап-эчеп йокларга яттык. Бу
вакытта энем күптəн əвен базарына китə торган иде.
Бүген безнең белəн тамак туйдыргач кына мендəргə ауды.
Печəн ике көн ярым кипкəннəн соң бəлəкəй арба белəн
ташый башладык. Арбаның тəртəлəре арасына апа
“җигелде”. Ике яктан əнкəй белəн мин “мичəү атлары” бул-
дык. Йөк башына энемне утырттык.
Өч көн буе ташыган печəнебез абзарның кыек асты
түшəменə кереп бетə язды. Калганы күршелəр абзары
белəн безнең ихатаны бакчадан аерып торган читəн поч-
магына күбə булып өелде.
Шул күбə башына соңгы күтəрəм печəнне салгач, əнкəй
сəнəген җирдə кадады да апага эндəште:
– Кызым, иртəгəдəн əрəмə буйларыннан, акланнарын-
нан печəн чабарга чык. Бəлəкəй арба белəн тагын өч йөк
кайтса, печəн кышка җитəр. Бер ат йөге салам да кирəк
булыр. Иртəгə ял итəм дə уракка чыгам. Син чапкан
печəнне кичлəрен барып алырбыз.
– Ярый, əнкəй, – диде апа. – Зирек борыны əрəмəсенең
уң як буенда əйбəт кенə печəнлек бар иде. Шунда барыр-
мын.
– Əйдəгез, керик, – диде əнкəй. – Кичке чəйне əзерли
башлыйк. Озакламый көтү кайтыр.
Əнкəй колхоз бүлгəн мəйданның печəнен ташып алган-
нан соң бер көн ял итте дə уракка чыкты. Мин энем белəн
аны урамда каршы алдык. Ул Хəмидə əби, Мөшəрəфə,
Маһира җиңгилəр белəн кайтып килə иде. Энем аңа
каршы йөгерде. Ике телеграф баганасын үтеп, əнкəйнең
иелебрəк җəйгəн колачына барып керде. Əнкəм аны арка-
сыннан сөеп, ниндидер сүзлəр əйтте, аннан җитəклəп,
Хəмидə əби белəн сөйлəшə-сөйлəшə безнең якка атла-
дылар. Үзлəре тəңгəлендə Маһира җиңги, аннан
Мөшəрəфə җиңги торып калдылар. Əнкəй белəн Хəмидə
əби, безнең капка төбенə килеп җиткəч тə, сөйлəшүлəрен
дəвам иттелəр.
– Фатыйма Фатыйма инде, ул үз телəге белəн китə. Аңа
үпкə юк, дүрт-биш ел буе бик əйбəт эшлəде, һəркем белəн
уртак тел тапты. Ə менə яңа председательне нигə эшеннəн
бушатырга?
Əнкəй, гаҗəплəнеп:
– Бушаталар, димени? – дип сорый салды.
– Шулай дип абыең сөйлəде. Сөйлəшү бик каты булган.
Кемнəрдер, колхоз милкен тарата дип, жалу биргəн.
Башта аңа шелтə генə бирергə уйлаганнар. Ə ул эшендə
калырга риза булмаган. “Кешелəрнең үтенечлəренə колак
салмый, күзле бүкəн шикелле утыра алмыйм. Авылым
кешелəренең исəнлеген-саулыгын кайгыртып, үзлəре
үстергəн игеннең һичьюгы яртысын хезмəт көненə бүлеп
биреп, тук яшəүлəрен телим”, – дигəн.
“Бу кеше җитəкчелеккə ярамый, партиянең политикасын
аңламый, аңларга да телəми”, – дип, эштəн бушатырга
булганнар. Менə шулай, килен.
– Бездə адəм рəтле кешене эштə озак тотмыйлар инде
ул, – диде əнкəй.
Партия, политика кебек сүзлəрнең нəрсə аңлатканын
төшенеп бетмəсəм дə, хəтеремə нык сеңеп калды. Хəер,
бу сүзлəрне телдə еш əйлəндерəлəр иде.
Əнкəй колхоз рəисен эштəн алганнары өчен дə, аеруча
адашы Фатыйма апаның бригадирлыктан китəчəге өчен
дə күңеле əрнеде. “Адашым Фатыйма кебек башка брига-
дир булмас инде”, – диде ул. Аның əйткəне чынбарлыкка
туры килде.
Апа сепаратордан сөтне аертып кайтты. Əнкəй, ашык-
кан кебек, самавырга күмер өстəде.
– Хəзер кайный, – диде ул. Аннан казанның капкачын
ачып карады. – Кайный, тиздəн бəрəңге дə пешə...
– Бик ашыкмасак та була инде, əнкəй, – диде апа.
Əнкəй аңа каршы:
– Юк, кызым, ашыгырга кирəк. Иртəнге рəттə бераз урып
калыйм. Бəлки норманы үтəп кайтырмын, дим.
Озакламый сəке өстенə җəелгəн ашъяулыкка агач кош-
табак белəн буын бөркеп торган бəрəңге килеп утырды.
Аның янында сөтле чəй белəн ике стакан һəм чатнаган
чəшке. Кайнар бəрəңге белəн өч стакан чəй эчсəң, тамагың
бөтəйгəн кебек була. Əнкəй шулай тукланып, табыннан
тору белəн эшкə ашыкты.
Апа, чалгы күтəреп, Зирек борыны əрəмəсе буена печəн
чабарга китте. Мин энем белəн өйдə калдым. Ул, уянып,
торып утыру белəн: “Кая əннə?” – дип сорады. Мин: “Эшкə
китте, озакламый кайта”, – дидем. Энем тынычланды. Аны
юындырып, бəрəңгене кайнаган сөт белəн ашаттым да,
тышка чыгып, күтəрмəгə утырдык. Көн җылы, күтəрмəгə
кояш төштəн соң гына төшə. Күлəгə, рəхəт.
Энем тагын нəрсəдер əйтə башлаган иде, капкада
почтальон апа күренде. Ике бите əрлəннеке кебек каба-
рып тора, кечкенə почык борынлы, зур соры күзлəре
тишəрдəй булып карый.
Почтальон апа капканы ачып керү белəн:
– Əнкəгез өйдəме? – дип кычкырды.
– Эштə, – дидем.
– Сезгə извещение бар. Абыегыз əнкəң исеменə акча
җибəргəн. Менə шул извещение белəн əнкəң почтадан
барып алсын. Аңладыңмы? – дип, миңа дəфтəр кəгазеннəн
калынрак, төсе уңган катырга кисəге бирде. Елмаебрак: –
Югалтма, югыйсə əнкəң акчасыз калыр, – диде.
Соңгы сүзлəрен ул шаяртыбрак əйтте бугай. Аның
елмаюыннан, күзлəренең серле очкынлануыннан шуны
аңлагандай булдым.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 2