Калада рәхәт тормыш
Хикәя .Дәвамы.
Әнәснең авылга кайткач та күңеле гел Зәйтүнәсе янында
калды сыман .Ул инде хәзер
ике авылны чагыштырып
карый башлады .Кечерәк кенә , тау астында урнашкан
Зәйтүнә туып - үскән авыл аңа матуррак булып исендә калды .Чөнки аларның авылы урамнарында бер дә
яшеллек юк дисәң дә ялган булмас .Зур авыл ,техника күп йөри .Урамда капка төпләрендә дә бер яшел чирәм әсәртәсе күрмәссең.
Утырткан агачлардан кала
билгеле .Әле урамда чәчәкләр утырткан кеше дә юк бит алар авылында .Көтү
киткәндә - кайтканда барын
да урам тулып кайтучы терлекләр ашап бетерерләр
иде мөгаен.
Ул да нәкь менә печән бүлгән көнне кайтып керде авылга.Алар авылында печәнне ел саен кишәрлекләп
терлеге булган һәрбер хуҗалыкка бүлеп бирәләр .Ул
я күмәкләп берничә кешегә була ,я бер - ике генә кешелек
кечкенә кишәрлекләр .Шунда
инде барлык кулына чалгы тота белгән ир - егетләрме яки ир - аты булмаган хатын -
кызмы барысы да үз кишәрлегенә ашыга .Яңгыры
гына явып бимазаламасын
иде инде дигән теләкләрен теләп авыл халкы печәнгә төшә.Ул иртә таңнан
чык белән чапкан печәннең
исе генә дә ни тора .Тизерәк
чабып бетерәсе килә инде һәммә кешенең дә .Ул көнне
печән әле чабылган көе покусында ятып тора һәм инде иртән кабат шулай чык белән печәнне әйләндерергә
гаиләдә кулына сәнәк тота
алган хатын - кызлар белән бала - чагалар да баралар
печәнлеккә .Әле чабылып бетмәгән булса ир - егетләр кабат үз эшләренә тотыналар.Кояш бераз күтәрелә төшеп кыздыра башлагач инде барысы бергә
җыелып өйдән алып килгән
ризыкларны уртак өстәлгә куеп ,ул әндри ашауның тәмен
Әнәс үз гомерендә дә онытмаячак.Ә әнисе ясап алып килгән әлүмин бидондагы салкын әйрән суын әле алар күрше агайлары белән кунакка кайткан чакларда да кызык
итеп ,еракта калган бала чак
истәлекләре итеп искә алып сөйләшәчәкләр .
Кулга уку бетергәннәренә
диплом алырга барган вакытта алар Зәйтүнә белән
бер көнне барырга сүз куешканнар иде .Һәм шулай
килделәр дә .Сагынышып очыраштылар алар .Шәһәр
урамнары буйлап йөрделәр.
Бер артык кыйммәт булмаган
ашханәгә кереп утырып ,ашап
та чыктылар .Әнәс үзе түләде
анда ашаулары өчен.Аның инде укыган вакытта да шулай сыйлаганы бар иде сөйгәнен.Инде бу юлы Зәйтүнәсе дә үзен иркенрәк
тотты,чөнки инде әти - әниләре аның Әнәс белән дуслыгы ныгый баруын белә
иделәр һәм бу дуслыкка каршы да түгелләр .
Әнәс инде үзенең алга таба
да укырга институтка керәсе
килүен әйтә килә иде сөйгәненә .Син ни уйлап бетердеңме соң инде матурым алга таба укырга баруың турында дип сорамый
кала алмады ул аннан.Үзем
уйладым да бит ,тик әтиләр
алга таба ничек тартырбыз икән диеп әле ризасызлык белдерделәр бит диде ул күзләрен аска төшереп.Ә син
соң үзең ,үзеңнең киләчәгең
турында ни уйлыйсың дип бу
юлы ныграк басым ясап кабат соравын кабатлады Әнәс.Син бит гомерең буе әти
әниеңне ,эне - сеңелләреңне карап ятарга җыенмыйсыңдыр матурым
диде ул аңа күзләренә туры карап.Зәйтүнә Әнәстән мондый катгый кискенлекне
көтмәгән иде ,бер тын берни
дәшми уйланып калды .Я ,ни
диярсең ?,- дип яңадан соравын дәвам итте Әнәс.
Матурым ...бу синең үзеңә
генә кагыла .Әти - әниең юк
дигән саен югалып бару ул
үзең утырган ботакны балта
белән чабып ыргыту белән бер.Син дә алга таба югары белем алып ,тормышыңда зур үрләр яулый алырдай талантлы ,тырыш кыз.Мин
сиңа болай гына, как арбада
утырып калырга рөхсәт итмәс идем диде .Инде хәзер
югары уку йортларында гаризалар кабул итә башладылар .Әйдә без дә
икебез бергә барып гариза калдырыйк .Имтиханнарга да
килербез ,шундый яхшы укуың белән авылда гади хисапчы булып калырга мин
сиңа юл куймам матурым диеп ул сөйгәненең кулларын
кулларына алды .Бу вакытта
Зәйтүнәнең күзләренә яше
тыгылып чак - чак кына елап
җибәрүдән тыелып калды ул.
Алар ашханәдән чыккач
икесе бергә Әнәс керергә теләгән югары уку йортына
киттеләр .Анда әле гаризалар
кабул итүче өстәлләрдә берничә укырга керергә теләүче егет - кызлар да бар иде .Шулар янына алар да килеп бастылар да үз чиратларын көтеп тора башладылар .Менә Әнәс беренче Зәйтүнәне өстәл янына этеп диярлек китереп
бастырды .Комиссиядә беренче аның билгеләре белән дипломын карадылар.
Гел яхшы билгеләрен күргәч
гариза язарга кушып анкета тәкьдим иттеләр .Ул бер кырыйга китеп гаризасын тутырган арада янына шундый ук анкета кәгазе тотып Әнәс тә килеп басты.
Менә башы булды ,инде алга
таба үткәннәрне кабатлап
әзерләнәсе һәм имтиханнар
тапшырып алга таба да укуны
дәвам итәсе генә калды .Әле
аларны тулай торактан икенче көнне генә чыгарасы
булганга алар шунда кайттылар.Әле анда ерактан
килүчеләр куна калучылар
алардан башка да бар иде.
Күңелле генә кичне үткәреп
җибәрделәр .Икенче көнне инде тулай торак комендантына бүлмәләрен
тапшырып кайтыр якка кузгалдылар .Әнәс башта Зәйтүнәне озатып җибәрде .
Үзе аннан соң гына билетын алып кайтырга кузгалды.
Юлы уңды тагын үзе .Ул үз
авылларына да бик җайлы кайтып җитеп ,әти - әнисен
алга таба да укырга керү өчен
гариза биреп кайтуы белән сөендерде .
Җәй бит инде ул эш белән бик тиз үтә дә китә .Бер кат
кышлык печән әзерләнгән ,
инде кышлык утын гына әзерләп ,ярып кибеп торсын
өчен әрдәнәләргә өеп кенә
куясы калды .Әтисе белән әнисе көне буе икесе дә эштә.
Сәгатьле эштә булсалар да
көннәре эштә үтә .Иртәнге
эшләрне барлап китәләр инде
үзләре .Өйлә ялына кайткач та я бакчасы ,я башкасы дигәндәй авыл кешесенең эше бетми бит инде аның.
Кайтуларына кичке эшләре,
көтеп тора .Менә әле уллары
өйдә вакытта рәхәт аларга да.Булышчы бит ул .Өйрәтеп
торасы юк ,күзенә күренгән
эшләрне ялт иттереп эшләп
куя .Үскәндәге өйрәнгән гадәте инде .Эчми - тартмый .
Бу бит инде зур куаныч әта - ана өчен .Менә инде тиздән
кабат укырга китәр вакыты да җитәр .Имтиханнарына да
әзерләнеп кабатлап ала ул.
Укуга теләге зур шул аның.
Бала чактан ук зур кеше буласы килде бит.Баш хисапчы .Бер зур оешманың
баш хисапчысы.Хыяллары тормышка ашсын инде Алла
боерса диеп тели инде әнисе
белән әтисе дә .Кайсы ата -
ананың баласын бәхетле итеп күрәсе килмәсен инде.Укуын
бетергәч армиясеннән дә алып кала алсалар ярар иде
дә бит.Ул вакытка кадәр ни
буласын кем белгән .Менә
инде унсигезе тулгач уйлый башларбыз бу турыда да дип
сөйләшкән чаклары да булгалады инде .Тик бит әле
Әнәснең үзенең армиягә барып ,чын ир - егет булып ныгып кайтасы килгән чаклары да булгалап тора.
Ярар ди әтисе .Башта укып чык әле ,аннан күз күрер.
Үзеңнең дә бераз күзең ачылыр ,әле балалыктан чыгып бетмәгән ...егетлеккә
кереп җитмәгән чагың бит улым дип куя ул аңа андый чакларда.
Дәвамы бар
Гөлсинә Шакирова
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев