Ишетәсеңме, байгыш? Повесть (4)
Егет бер зал халыкны үзенә ияртеп, әллә кая бик еракка, миллионнар ягына чыгып китте. Хыяллар зурая, көй көчәя барды. Баш шаулады, колаклар тонды.
Фәрзәниянең җиде юл чатында басып торган чагы иде. Аңа ул көнне акча кирәк булды. Ике йөз, юк, йөз тәңкә дә җитәчәк иде. Төпчек улын балалар бакчасына йөрткән өчен бу айга исәп-хисап ясалмаган, эшендә дә хезмәт хакы тоткарлана башлаган чор иде. Тик кемнән сорап карыйсы соң? Аның күзләреннән, кыяфәтеннән, хәтта чәч бөртекләреннән дә шул уйны укырга була иде.
Шул чакта очрады аңа танышы. Таныш дип, әллә ни танышлык та юк, кайдадыр чиратта торганда, сүз иярә сүз чыгып, аралашып киткәннәр иде. Шуннан тагын берничә мәртәбә юлда очраштылар. Аннан адреслар алмаштылар. Бер-ике кат кунакка да чакырыштылар, тик ихтыяҗ да, бер-берсенә бәйләрдәй дустанә мөнәсәбәтләр дә, фикер уртаклыгы да табылмады.
– Их, бер күреп сөйләшәсе иде, дип, сине уйлап кына куйган идем. Бирәм дигән колына, чыгарып куяр юлына, ди. Менә шул буладыр инде ул.
Хатын хәйлә аша елмайды... Күзләрендә ялкын кабынды... Йөзендә җәй яктысы балкыды...
– Берәр кайгың бар мәллә? – дип сорады ул Фәрзәниядән.
– Юк, нигә?..
– Кәефсез күренгәнгә генә әйтүем...
– Болай гына, уйланып барганга гына шулай тоелгандыр...
– Болай гына шулкадәр борын салындырмыйлар анысы...
Фәрзәния авыр итеп көрсенде. Аннан:
– Акча кирәк иде. Кемгә барыйм икән дип тукталдым, – диде.
– Акча? – дип гаҗәпләнде тегесе. – Бик күп кирәкмени?
– Ике йөз тәңкә... Йөз тәңкә дә җитәр иде, бәлки...
– Йөз меңме, йөз тәңкәме?
– Йөз тәңкә дим бит...
– Йөз тәңкә күптән акча түгел ич инде. Син шуны сорап йөрисеңме? – Ул сумкасыннан бишйөзлекләр төргәген тартып чыгарды, берсен алып хатынга сузды. Фәрзәния, телен йоткандай, ни әйтергә дә белмичә, аңа карап торды. Ми күзәнәкләренең берничәсе: «Яхшырак танышларыңнан яки дусларыңнан сорар идең», – дип пышылдады.
– Җаең булгач, берәр түләрсең, – диде тегесе, акчаны аның учына салып һәм култыклап читкә әйдәкләде.
– Әнә тегендә урындыклар бар, әйдә, әзрәк утырып ял итик... Фәрзәния сүзсез иде. Тып-тын гына танышына иярде.
– Гел шулай яшисеңме син?
– Ничек?..
Ул сискәнеп китте.
– Интегеп...
– Яшәми кая барасың... Ирем эчмәгәндә җитә иде...
Танышы кызды:
– Шулкадәр мескен булырга ярамый, – диде.
Бераз сүзсез баргач:
– Борчылма, моннан соң да җитәр... Акча эшләргә өйрәтәм мин сине... – дип әйтеп куйды.
Фәрзәния, юкны сөйләмә, дигәндәй кулын гына селтәде.
– Булдыралмам... Тырышлыгың әрәмгә китәр. Миңа акча елап керә, көлә-көлә шуып кына чыгып китә. Гел шулай менә, белсәң...
Тик танышы аның бу сүзләренә игътибар да итмәде.
– Бер сәгатьтән конференция башлана, минем белән барасың. Нәкъ менә шул хакта сөйләшәчәкбез, – диде.
– Акчасызлык хакындамы?
Фәрзәния үзен-үзе аңламыйча елмайды.
– Әйе. Керү хакы алтмыш сум тора. Әйдә, анысын үзем түләрмен. Ату, котың очып егылып китәрсең.
– Бакчага барасы идем шул. Бәрәңгене колорадо коңгызы баскан. Кышлыкка ач калуыбыз бар.
Танышы кычкырып көлде. Фәрзәния берни аңламый гаҗәпләнеп торган арада, ул тагын да җанлана төште:
– И мескен дә инде безнең халык, – диде. – Үзе колорадо конгызыннан һич ким түгел, шушы бәрәңгегә ябышкан, мәңге кубарып алалмыйсың... Дөньяда бәрәңгесез дә яшәп булганын белми бит ул... Бил бөгә.
– Кем үстереп бирсен соң аны безгә? – диде Фәрзәния, үтә дә зәгыйфь тавыш белән. – Ач үләсең килмәсә, билең дә, үзең дә бөгеләсең инде. Өстәмәгә әле әнкәйнең бакчасы бар. Безне шул коткара...
– Бөгеләсең, имеш... – диде тегесе, килешле генә зур авызын кыйшайтып. – Ә син аны яңа елдан соң бөтенләй ашарга ярамаганны белмисеңме?
– Ничек? Юкны сөйләмә! Яңасы өлгергәнче җитсен дип утыртабыз ич.
– Төп бәла шунда да инде: яңа елдан аның агуга әйләнгәнен аңларга теләмисез... Ичмасам, врачларны да тыңламыйсыз. Менә конференциядән соң әйтерсең ул коңгызлы бәрәңгең кемгә кирәк булыр икән?..
Фәрзәниянең бу кадәр дә кыен хәлдә калганы юк иде. Шуңадырмы, бармыйм, дип кырт кисәрлек көч табалмады. Сүзсез генә танышына иярде.
Икәүләп шәһәр автобусына утырдылар. Утырдылар дию дә ялгыш булыр, чөнки монда сыңар аякта басып барырлык та урын юк иде. Сиам игезәкләредәй бер-берсенә сыланган кешеләр тынгысызландылар: автобусның әле бер башында, әле икенче очында шырпыдай дөртләп ызгыш кабынды. Фәрзәния янында да гауга купты: ике хатын берьюлы тиргә батты.
– Миңа төшәргә кирәк, юл бирегез, – диде берсе, кысыла-кысыла алга авышып.
– Тукта, бармакны издең, ишәк! – диде икенчесе. – Сине кем тота... Тик чамалабрак атла.
Инде Фәрзәниянең үзенә дә бу афәттән котылу чираты җитте. Шуны уйлап, теге хатынның «безгә чыгарга кирәк иде бит» дигән җөмләсен кабатлады.
Юан гына бер түти, үтә дә төксе итеп:
– Сиңа төшәргә кирәк бит, миңа түгел, шулай булгач, үзең кымшан, – дип җавап кайтарды.
Ярты сәгатьтә ул сират кичте. Тукталышка очып төшкәч, иркен сулап куйды. Чәчләре тузгыган, күлмәге җыерылган, пинжәк төймәсе өзелгән, төсе киткән танышына карагач, көлеп үк җибәрде.
Өс-башын каккалап-суккалап алгач, тегесе:
– Ярар, киләсе елга без дә иномаркаларда гына җилдерербез, – дип, Фәрзәниягә күз кысты.
Аннан алар икәү халык төркеменә иярделәр. Ә төркем бары тик бер якка – «Төзүче» мәдәният сарае ягына агылды. Фәрзәния, артына борылып, кешеләрнең йөзләренә күз салды. Һәммәсе шундый тынычлар, битарафлар иде. Тук кайткан көнне авылда сарык көтүе генә шул хәлдә була торган иде. Андый чакларда көтүче дә кирәкми, алар үз юллары белән баралар да баралар. Ә кая баралар? Монысын белергә дә теләмиләр иде...
Кешеләр дә шулай, күрәсең... Юк, юк, болар кая барганнарын беләләрдер. Нигә барганнарын гына белмиләрдер, мөгаен.
Сөйләшми генә алар мәдәният йортына килеп керделәр.
– Шунда гына торып тор, хәзер билет юллыйм мин сиңа, – диде танышы һәм йөгерә-йөгерә халык арасына кереп югалды.
Фәрзәния бик кызыксынып янәшәсендәге кешеләр төркемен күзәтте. «Бер дә акчалы кешеләргә охшамаганнар, – диде ул сәерсенеп. – Кием-салымнары белән аерылып торучылар да бик әз күренә».
Карашлары залның аргы башына ук барып җитте. Балтасын суга төшергәндәй аптырап утыручы берәүгә күз уклары эләгеп калды. Ул, таныш йөз күреп, елмаеп җибәрде һәм шул якка юнәлде. Сиздермичә генә якынаеп, аның янбашына төртте.
– Бәрәч, син нишләп йөрисең монда?
– Килдем инде, – диде тегесе. – Кызның кышкы пальтосы юк, итеге тузган... Укытасы да бар... Бурычка алдым да килдем менә.
– Ә нигә бурычка? – дип гаҗәпләнде Фәрзәния.
– Үземнеке булмаганга. Акчасызларны уенга кертмиләр ич.
Аннан бармагын ирененә тидереп:
– Т-с-с-с... Уен дисәң ачуланалар, эш дип әйтергә кушалар монда, – дип пышылдады.
– Бу уен ничә сум тора инде? Эш, ягъни мәсәлән...
– Егерме меңне сиңа бүген түләргә кирәк булачак.
Фәрзәния җиңелчә генә сызгырып куйды:
– Кит, җүләр! Кайдан килсен миңа андый акча?
– Байыйсың килсә, табасың инде.
Фәрзәния туган-тумача, дус-ишләрен күз алдыннан үткәрде. Аннан тәмам өметен өзеп:
– Җыенысы хәерчеләр, – дип пышылдады.
Ул арада танышы да килеп җитте. Үзе генә дә түгел, ниндидер серле һәм чибәр таш курчак иярткән иде. Мондый салкынлык бөркелеп торган курчакны Фәрзәниянең кибетләрнең урам як пыяла витринасында гына күргәне бар иде. Үз янына якынлашкач кына аның тере кеше булуын аңлады. Таш курчак каршысына ук килеп басты. Шулкадәр дә килешле итеп елмайды һәм:
– Түрдән үтегез, Госпожа! Конференциябезгә рәхим итегез! – диде.
Ул тавышта ниндидер катгыйлык та, шомлы тынычлык та, өмет-ышаныч та бар иде.
Фәрзәниянең күзләре зурайды, чәч төпләренә эссе йөгерде: аның инде күптәннән, бик күптәннән җүнле сүз ишеткәне юк иде.
– Госпожа! – дип кабатлады ул эчтән генә. Танышы да игътибарсыз калмады:
– Монда кешеләр бер-берсенә шулай ихтирамлылар, – дип куйды.
Таш курчак килгән өчен баш иеп рәхмәт белдерде, аннан башка төркем ягына юнәлде. Затлы хушбуй, лак, крем исләреннән Фәрзәниянең башы әйләнде, косасы килде. Юлдашына таба борылып:
– Әйдәле, бераз урамда торыйк, миңа монда ошамый, – диде. Ул арада ишек ягында бер апа күренде. Аның битләре каз мае белән майлагандай ялтырыйлар, аллы-гөлле яулыгына юл тузаны кунган иде. «Ерактан килгәндер», – дип уйлады Фәрзәния. Чәчкәле күлмәк өстеннән зәңгәр кофта киеп куйган, куллары яргаланып сөялләнгән, кан тамырлары карт нарат тамырларыдай тырпаешып өскә чыкканнар. Аягында битле кәлүшләр. Аның да артына бер төркем хатын-кыз ияргән иде.
Фәрзәния күзләрен челт-мелт йомгалап тукталып карап торды, шушы апа белән үзе арасында рухи якынлык тапкандай булды. Ул аңарда әнисе чалымнарын күрде, ниндидер охшашлык тойды...
– Нәрсә авызыңны ачтың? Киттек... Туганың түгелдер ич?
– Юк.
Хисләре дә, сүзләре дә таллар арасына яшеренгән кош оясыдай күңелендә калдылар. Ул арада төркем каршысында янә теге таш курчак пәйда булды.
– Исәнмесез, Госпожа! Хуш килдегез! – дип, апага баш иде. Апа әллә каушап, әллә уңайсызланып артка чигенде. Аннан:
– Әдәм тәганәсе, мин нинди госпожа булыйм, – дип җаваплады.
Таш курчак аны аңламады.
– Рәхим итегез, Госпожа, – дип, ярым иелгән көе кулларын җәеп, алга үтүләрен сорады. Апаның күз алмалары кара карлыгандай эреләнде.
– Мин госпожа түгел, мин сыер савучы! – диде ул кабатлап. Кулларын җәеп, кызга кан тамырларын күрсәтте: – Гомер буе сыер саудым. Беренчелекне бирмәдем. Госпожа итмәкчеләр, имеш... – дип үртәлде. – Киттем мин... Авыл кешесе нинди госпожа булсын... Ялгыш алып килгәнсез сез мине монда. Авылда ук әйтергә ярамадымы?
Ул янәшәсендәгеләргә ачулы караш ташлады. Аннан фойедагы кәефле һәм кәефсез, эчке борчудан талчыккан халыкны бер күзәтеп әйләнде дә, пыяла ишекне киң итеп ачып, урамга атлады. Төркем аңа иярде. Фәрзәния дә калмады. Тышта да халык әз түгел иде.
Апа оя-оя басып торган кешеләрне үзенә каратып тузынды:
– Госпожа, имеш... Тапканнар... Егерме меңем булса, мин үземне болай да дөньяның бер алпавытыдай хис итәр идем әле. Ә безнең бөтен авылга да андый акча юк. Егерме биш ел сыер савып та шуның кадәр эшләмәдем әле мин.
Янәшәсендәгеләр аны туктатырга тырышып карадылар.
Апа сөйләнә-сөйләнә икенче төркемгә табан атлады:
– Безнең авылда кеше акчаны борыны белән җир сөреп ала. Чәчеп, үстереп ипи ашый. Кортка агу сибә-сибә тәмам күзләр сукырайды менә. Госпожа, имеш... Бирермен мин сезгә...
Ул читкә борылып лычт иттереп төкерде.
– Күр бу оятсызларны! Бирермен мин сезгә егерме мең тәңкәне...
Фәрзәния нигәдер бөтен халык аңа кушылып китәр дип көткән иде. Киресенчә килеп чыкты.
– Бу авыл мокытын шундый җиргә ияртеп йөрмәсәләр инде... – диде кайсыдыр.
Аңа икенче берәүләр, аннары өченчеләре кушылды.
Ияртеп килгән төркеме аны янә уратып алды. Тирә-күршеләре белән бүлешеп, бишәр мең генә түләп уенга, ягъни эшкә керергә үгетләп карадылар.
– Күршеләрем белән мин шатлык йә кайгымны бүлешәм. Бу госпожалар уены, ә безнең авылда хезмәт кешеләре яши, – диде.
– Кызма әле, апа! Үзеңә зыялы кешеләр хәйран калып карап торалар, көлдермә инде син аларны, – диде яшь кенә кыз.
– Зыялы, имеш... Алайса, мине түгел, колхоз персидәтелен чакырасыгыз калган. Зыялы да, акчалы да. Күргәнсездер нинди йорт җиткезде. Ярар, мин кызыма киттем. Ул саташа күрмәсен берүк...
– Сез аңа ярдәм итәргә теләп ялгышасыз, – диде чәч толымын өскә төйнәп куйган костюм-юбкалы җитди ханым. Мин дә бер авыру картны урам аша чыгарышкан идем. Ә аңа гел кире якка китәсе булган... Рәхәтләнеп каргады үземне...
Фәрзәния карашлары белән апаны автобус тукталышына кадәр озатып куйды. Аңа әллә нәрсә булды: бөтенесен ташлыйсы да шул минутта ук кайтып китәсе килде. Тик танышына ни дисен? Җитмәсә, акчасын кызганмыйча билетны да үзе алды. Уйлап-уйлап торгач, «беткән баш беткән – баю мөмкинлегенә төшенүдән ни зыян» дигән фикергә өстенлек бирде.
Халык тамаша залына агылды. Чәчләрен лакка катырган, агач сынлы, ясалма озын керфек-тырнаклы таш курчаклар аңа кат-кат җан өшеткеч итеп елмайдылар. Әллә ничә тапкыр:
– Үтегез, Госпожа! Сезнең урыныгыз менә бу рәттә, Госпожа, – дип, күңелен эретергә тырыштылар. Бушлай кофе тәкъдим иттеләр. Фәрзәния шул мәлдә автобустагы ыгы-зыгыны искә төшерде: «Ишәк», «урман аюы» кебек сүзләр янә колак яныннан шуып үткәндәй булды. Тегендә дә чит-ятлар, монда да чит-ятлар – ә мөнәсәбәтләрдә җир белән күк аермасы дип гаҗәпләнде ул эчтән генә.
– Нәрсә уйга баттың?
– Автобус искә төште... Кешеләрне ни үзгәртә соң шулхәтле?
– Акча, әлбәттә. Хәерче халыктан ни көтәсең син? Алар автобуста ук революция ясый башларга мөмкиннәр. Ачуны башкалардан алырга яраталар ич алар.
– Хәерчеләр монда да бар, – диде ул, баягы танышын уйлап.
– Мондагылар баерга килгәннәр, өметләре сау-сәламәт.
Шул мәлдә тамаша залы да тулды. Ян-якларда басып торучылар да күренде. Кемнәрдер тәрәзәләргә кара пәрдәләр тартып төшерде. Утлар сүнде. Кешеләр яңгыр тамчыларыдай бердәм шыбырдашып алдылар. Бер минуттан залга сыек яктылык җәелде. Ниндидер көчле, тыгыз ритмлы көй куйдылар, ул баш миенә үк йөгерде. Аңа залның төрле почмагыннан алкышлар кушылды. Ә сәхнә уртасында япь-яшь бер егет кара тактага саннар тезде. Фәрзәния шуны аңлады: егерме меңең янына тагын өч дустыңның егерме меңен китертә алсаң, сиңа күктән акча ява башлый икән... Пирамида үсә, чиксез зурая барачак икән. Аннары бәрәңге корты турында уйламаска да була икән...
Егет бер зал халыкны үзенә ияртеп, әллә кая бик еракка, миллионнар ягына чыгып китте. Хыяллар зурая, көй көчәя барды. Баш шаулады, колаклар тонды. Шул мәлдә рәтләр буйлап язулы кәгазь битләре таралды.
– Кул куй да җибәр, – диде Гөлназ. – Бу болай гына... Формальность...
Фәрзәния тонык ут яктысында «Мин бу уенга үз теләгем белән керәм» дигән җөмләне укырга өлгерде. Тагын як-ягына каранды. Кешеләр, кушылганны төгәл үтәп, кәгазьләрне кирегә озаталар иде.
Янәшәсендәге апа:
– Күзлегемне алмаганмын, кайда куярга икәнен күрсәт тә, сырлап җибәрим, – дип сөйләнде. Фәрзәния язулы биткә имән бармагы белән төртә-төртә апага сорау бирде:
– Кул куясыз да... Моның ни икәнен беләсезме соң?
– Син – халык дошманы, дип язмаганнардыр әле. Утыз җиденче ел түгел.
Шуннан Фәрзәния дә үз кәгазенә иелде. Аңа бирелгән бит иң соңгы булып юлга кузгалды. Танышының янә ачуы кабарды:
– Аллакаем, сузыласың да инде, синнән акча качмый нишләсен...
Залда уйнаган нурларның берсе Фәрзәниянең күзенә килеп бәрелде: әйтерсең аңа баягы авыл апасы карап тора иде... Хатын айнып китте, як-ягына күз ташлады, үзен ертык болытлар арасыннан шушы кешеләр арасына шуып төшкәндәй хис итте.
Ә халык котырынып кул чаба, елмая-көлә, вакыт-вакыт залны сызгыру тавышлары күмеп китә – һәммәсе гади чынбарлыкка кайта алмый газаплана иде. Фәрзәния сәгатенә күз төшерде. Ике сәгать вакытның үтеп киткәнен дә сизмәвенә гаҗәпләнде.
Шулай да ул саннардан тәмам туйган иде.
– Тизрәк бетсә, чыгып ычкыныр идем, – диде иренен кыймылдатыр-кыймылдатмас кына. Шул мәлдә гөлт итеп утлар кабынды. Кешеләр әкрен генә кузгалышып ишеккә табан юнәлделәр.
– Йә, ничек акча эшләргә кирәген аңладыңмы инде?
– Юк.
Фәрзәния башын күтәреп танышына карады.
– Юк, имеш... Ичмасам, башкарак сүз әйт. Ату, аңгырага санарлар үзеңне.
– Кесәсендә егерме меңе булганнарга мөмкиндер дә соң... Минем егерме тиенем дә юк ич, үзең беләсең.
– Җүләр син, – диде тегесе. – Баягы авыл мокытыннан һич ким түгелсең. Аңлап бетермәгәнсең бит син... Ярар, моның белән генә бетмәде әле, хәзер барысына да төшендерерләр.
– Ничек? Бетмәде?
– Юк. Башланды гына. Хәзер аерым бүлмәдә һәркем белән белгечләр сөйләшәчәк. Ә аңа кадәр үзеңне якын иткән дус-ишләреңне, туганнарыңны барлый тор.
– Бәйләнмә, зинһар, безнең нәселдә бер дә акчалы кешебез юк...
– Эзли башлагач табыла ул. Мин дә шулай уйлаган идем. Артымнан икәү язылдылар. Син – өченчесе. Түбән Камада бер яхшы гына таныш бар. Черегән бай. Аңа икәү барырбыз, синең арттан язылыр... Ә хәзергә үзеңнекеләр арасыннан эзлә. Кергәнче исемлек төзесәң, уңайрак була.
– Нинди исемлек сөйлисең син, Гөлназ?
– Әйттем ич инде, кемнән күпме акча сорап тора аласың, дидем. Вакытны сузмаска кирәк. Син чыккан төшкә такси киләчәк. Исемлегең буенча бергә йөреп әйләнәбез, борчылма. Таксига үзем түләрмен.
– Минем кайтып китәсем генә килә, – диде Фәрзәния, сабый балаларча.
– Димәк, хәерчелектән туймагансың әле.
– Туйдым... Тик бу уен минем өчен түгел кебек.
– Шулай тоела гына ул. Нәрсә син, шулкадәр халыкны җүләргә санамакчы буласыңмы?
Фәрзәния, авыр уфтанып, танышына арты белән борылды. Һәм әйләнә-тирәсендәге әңгәмәләрне ишетергә теләп колакларын торгызды.
– Күкрәкләремә сөт төште, кайтыйм инде, – дип өзгәләнде бер яшь хатын. – Балам ике айлык кына, тамагы ачкандыр. Елыйдыр...
– Әни белән калды, дисең бит.
– Әнинең сөте юк ич. Ул билгәчә юешләнеп беткән күлмәген куллары белән капларга тырышты.
– Әтиең кайда эшли дисең?
– Әтием юк. Үземнеке дә, иремнеке дә күптән тынычлап йоклыйлар.
Яшь хатынның күзләренә сагыш тулды. Тавышы тагын да әкренәйде.
– Ә әниең?
– Урам себерүче.
– Каенанаң?
– Җыештыручы. Әз алалар... Иремне дә эштән кыскарттылар. Шуннан безгә дә биреп торалар. Балага да күп кирәк. Ачуланырлар мине, кайтып китим...
Фәрзәниягә бу яшь хатын мәче кулына эләккән тычканны хәтерләтте. Кырыс тавыш аңа:
– Исемлек төзе! – дип боерды. – Аннары китәбез, без дә монда кунарга җыенмыйбыз ласа. Сиңа берәүләр хәерчелектән чыгу юлын күрсәтеп маташа, ә син күзләреңне йомасың...
Фәрзәния күзләрен ныграк ачты. Башыннан «миндәй хәерчеләр тагын да бар икән әле» дигән уй чагылып үтте. Инде ул үзе дә танышыннан ычкына алмаячагын аңлады. Бу бәйлелек аңа коточкыч авыр булып тоелды.
– Ә кем белә? – дип юатты үз-үзен.– Бәлки, чынлап та баю юлы шушыдыр. Моның кадәр халык акылсыз була алмас. Телевизордан гел күрсәтеп торган оешма җитәкчеләрен дә, телдән төшми макталган укытучыларны да, хәтта үзен дәвалаган табибны да күрде ич ул анда. Ә алар акыллы кешеләр... Шул мәлдә аның кайчандыр шуңа охшаш уенга кереп караганлыгы исенә төште. Бик аз акча белән, кызык өчен генә уйнаган иде. Кемдер бик каты үгетләгәч, һич кызганмыйча почта аша йөз тәңкәсен салып җибәрде. Аңа тагын өч хезмәттәше кушылды. Күпмедер вакыттан соң Фәрзәниягә үз акчасы кире кайтты. Ә тегеләр, өчәүләшеп, үпкәләп тә йөрделәр әле.
Фәрзәниянең өмет күгендә якты чаткылар уйнаклады. Тик аны бер әйбер, ягъни иң зур мәсьәлә борчыды: кайдан, кемнән акча табарга?
Фәрзәния борылып юеш күкрәкле яшь хатынга карады. Ул ак кәгазь битенең буеннан-буена нидер язып төшкән иде. Шунда ук күзләрен күтәреп төркем башына эндәште:
– Укыйммы?
Җавап көтмәстән: «Галия ападан ике мең сорарга була. Әминә апа өч меңне дә бирергә мөмкин. Рәмзия... Ә Рәмзия, Америка доллары белән алсаң, күпме дә бирә», – дип тезеп китте. Аннан ашыга-ашыга адреслар яза башлады. Бераздан ул урыныннан кузгалды.
– Исемлегеңне шоферга тоттыр, – диде төркем башы. – Ул плюс куя барыр...
Һәм машина хуҗасына:
– Кузгалдык. Чират җиткәнче килеп өлгерергә кирәк, – дип боерды.
Яшь хатын аптырап калды. Аннан:
– Бу хәлдә кешегә керүе читен бит, башта тиз генә өйгә кайтып күлмәк киеп киләсе иде бит, – диде еламсырап.
– Юк, юк, вакыт кыса. Машинада өрфиядәй бер шарф бар, шуны япсаң, беркем берни сизмәс. Тиз генә җыеп чыгабыз да аннары өеңә үзебез илтеп куябыз.
Хатын, балтасы суга төшкән кешедәй, борынын салындырып алга атлады. Фәрзәния авыр уйлар эчендә калды. Танышы елмайды.
– Кешене тыңлама син. Күреп торасың ич, бала белән өйдә утыра. Ире дә эшләми. Шуңа бераз каушабрак калды. Барыбер дә синнән өлгеррәк булып чыкты әле ул, – диде. Аннан тавышын күтәрә төшеп:
– Йә, таптыңмы, кемнәргә барабыз? – дип сорады.
– Белмим инде, – диде Фәрзәния. – Җыенысы хәерчеләр...
– Уйла син! Теләсә кемнән сорап карарга була. Үзең моның акчасы юк инде дип уйла, ә үзең сора...
– Мәсәлән, мин синнән алып торыр идем... Бирерсеңме соң?
Танышы ачулы пошкырып җибәрде. Аннан көлүгә охшаш авазлар чыгарды һәм кинәт бөтенләй тынычланып калды.
– Ярар, хәерле булсын, димәк, эшне миннән башладык. Яртысын бирермен, Америка доллары белән. Распискага шулай дип яз.
– Чынлап бирәсеңме?
– Чынлап дидем бит инде. Тик яртысын үзеңнекеләрдән эзлә.
Шул арада алар тирәсенә тагын бер төркем килеп басты.
– Менә без «Мерседес»ка утырып йөрерлек ноктага килеп җиттек инде, хәзер сезнең өчен тырышабыз...
Фәрзәния, борылып карамыйча да, аның Гөлназ кебек үк төркем башы булуын чамалады.
– Дөрес түгелдер инде, – диде кайсыдыр.
– Сезне алдап утырырга бала-чага юк монда.
Фәрзәния уе белән арттан алга күчте. Каршысында үзенә төбәлеп торган Гөлназны күрде.
– Йә, киттек, вакыт үткәрмә... Кара, кайсы урамда торасыз әле сез?
– Сөембикәдә.
– Фатирыгызны дүрт бүлмәлегә алыштырмаган идегезме?
– Уйлаган да юк.
– Өч бала белән өчле генә тыгыз бит инде...
Алар сөйләшә-сөйләшә алга атладылар. Ә тышта ишек төбенә такси килеп туктаган, ул инде аларны көтеп тора иде.
Машинаның ишеген япканда Гөлназ җавап сорап Фәрзәниянең күзләренә карады.
– Әнинең бер бик якын ахирәте бар, киттек шунда, – диде хатын. – Тик биләмгә йөрергә ярата, өйдә генә була күрсен берүк...
– Өйдә булмаса, эзләп табарбыз. Анысы өчен борчылма.
Никләр очрады соң бу Гөлназ? Инде менә көчсезлеген сизенде, хәзер ни кушканын үтәргә әзер түгелме Фәрзәния? Кул очында йөз тәңкә акчасы да юк көенчә әллә нинди коточкыч саннар эченә кереп китте... Югалды... Ул кинәт чайкалып куйды: шофер тормозга баскан икән. «Янәшәләрендә парк бар иде», – дип уйлады. Әнә ич, таныш киң урам. Тәрәзәләргә ышыкланып юкә, топольләр лепердәшә. Парктан карт имәннәр шаулавы ишетелә. Күр, каршысында гына үсмер каен чайкала, яшел чукларын Фәрзәниянең чәчләренә тидереп-тидереп ала. Аның сутлы яфраклары шыбырдавы мәңгелектән кемдер эндәшкәнне хәтерләтә. Тукта! Таныш каен ич бу... «Син теге зәңгәр күлмәкле кыз, әйеме? – ди. – Мине ферма йортыннан тартып кайттың. Ә әтиең... Әйтер идем инде... Ай-яй нишләтте ул сине! Бер бөртек тә жәлләмәде».
Фәрзәниягә кыен булып китте. Менә хәзер, менә шушында теге ак келәт булсын иде. Җилкә башларын сикертә-сикертә тагын бер кат үксер иде...
– Тизрәк атла, – диде Гөлназ. – Тегендә чират үтеп китмәсен. Өйдә ирең дә көтәдер.
Хатын дәшмәде. «Әйе, балалар үзләре генә. Ә ирне искә төшермәсә дә булыр иде», – дип, эчтән генә бер кайнап алды да тынып калды.
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев