Бала күңеле анада. Повесть (7)
“Кайчан кайтасың инде, əнкəй?” – дип күңелем тулып, елыйсым килде. Юк, еламадым, тешемне кысып түздем.
15
Əкрен генə атлап, кыяр-кыймас кеше кебек, бригадир
Фатыйма апа килеп керде. Каракучкыл йөзенə зур кара
күзлəре нур чəчə кебек.
– Җəмилə, нихəл? – диде ул.
– Ару əле, – диде апа, йөзе яктырып. – Түргə узыгыз,
Фатыйма апа.
Бригадир сəке йөзлегенə утырды. Карашын апага
төбəде:
– Ничек яшисез? Нəрсəлəр белəн тукланасыз?
– Əлегə үзегез алып биргəн оннан умач пешерəбез.
Бəрəңге дə өлгереп килə, йомырка зурлыклары бар. Аны
да алгалый башладык.
– И Илаһым, нинди көннəргə калдырды бу сугыш, – дип
Фатыйма апа авыр сулап куйды. – Əнкəгезнең савыгуы
турында ишеткəн идем инде. Кайтмыймы əле?
– Юк əле. Аягындагы шеше ит үреп бетми, ди. Шулай да
озакламый кайтыр инде. Шулай уйлыйм.
– Əнкəгез кайткач, хет бераз ярдəм итəргə иде.
– Əйбəт булыр иде, Фатыйма апа.
– Ярдəм сораучылар күп. Яңа председатель үзе дə
фронтовик. Ярдəм итүгə каршы түгел. Тик колхозның рəте
юк шул.
– Фатыйма апа, шуны да сорыйм əле: нишлəп колхоз
трудоденьга бер дə иген бирми?
Фатыйма апа үкенеч белəн башын селкеп:
– И иркəм, сəбəплəре күп инде аның, – диде. – Райкомның
талəбе белəн игеннəрдəн уртача ундүрт центнер иген
алыначак, дип йөклəмə алабыз. Гектардан ул кадəр бул-
маячагын белеп торабыз. Тик реаль мөмкинлекне район
ишетергə дə телəми. Безнең уңыш, күп дигəндə, җиде-
сигез центнер. Ə дəүлəткə тапшыру өчен йөклəмə əлеге
ундүрт центнердан чыгып бирелə. Йөклəмəне үтəмəү
җинаять санала. Бөтен игенне кырып-себереп хөкүмəткə
тапшырабыз. Хəтта малларга фураж да калмый. Кая
монда колхозчы турында уйлау? Бер елны хезмəт көненə
илле граммнан иген бирелгəн иде. Аның өчен председа-
тельне чак төрмəгə утыртмадылар.
Апа, аптырап:
– Нишлəп шулкадəр түбəн ул уңыш? – дип сорады.
– Җирне тиешенчə эшкəртə алмыйбыз. Мөмкинлек тə
юк. Үлəлмəгəн биш-алты атыбыз, ике үгезебез бар. Алар
белəн нəрсə генə кырып була? Ə безнең кара туфракта
гектардан егерме-утыз центнер уңыш алып булыр иде.
Мең гектарлап җирне эшкəртү өчен зур көч, техника, орга-
ник, минераль ашлама кирəк. Ə аларның бездə берсе дə
юк шул. – Фатыйма апаның күзе уң як стенадагы сəгатькə
төште: – О, сəгать җиде тулып киткəн лəбаса. Минем
тагын ике-өч кешегə керəсем бар. Җəмилə иркəм, ындыр
табагын тазартырга бар. Ул бик пычранган. Кырыгыз,
себерегез. Иген салырлык булсын. Арыш көлтəлəре
җиллəде. Бүген-иртəгə рига6 ягына ташый башлыйбыз.
– Ярар, барырмын, – диде апа.
Фатыйма апа чыгып китү белəн апа кичə мин алып кайт-
кан балыкны кыздыру эшенə кереште. Бераздан өйгə
тəмле ис таралды. Бу искə энем дə уянды һəм шунда ук:
– Мəммəм, балык, – дип сөйлəнде.
Мин аны кочаклап:
– Мəммəм пешə əле мичтə. Пешкəч тə сине торгызыр-
мын. Əле йокла, иркəм, – дип, аркасыннан сыпырдым.
Ул янə күзлəрен йомды. Аның иртəнге йокысы, гадəттə,
сəгать тугызга кадəр дəвам итə...
Иртəнге ризыкны апа белəн икəү генə ашадык. Аңа эшкə
китəргə кирəк. Ə балыкларның итлерəген, кылчыкларын-
нан аерып, энемə калдырдык.
Апа китеп, бер ярты сəгатьтəн энем уянды. Күзлəрен ачу
белəн:
– Əннə кая? – диде, тирə-якка каранып. – Əннə кая
китте? – дип, шыңшый ук башлады.
Соңгы көннəрдə əнкəйне искə алмый башлагач: “Онытты
ахры”, – дип уйлаган идем. Онытмаган икəн. Төш күреп
уянды шикелле. Мин, энемне кочаклап:
– Əннə озакламый кайта ул, елама. Хəзер мин сиңа
ашарга балык бирəм, – дип аркасыннан сөйгəч, ул тыныч-
ланды. Аның каравы минем күзлəремнəн яшь бəреп
чыкты: “Кайчан кайтасың инде, əнкəй?” – дип күңелем
тулып, елыйсым килде. Юк, еламадым, тешемне кысып
түздем.
* * *
Җəмилə апа җиде-сигез яшьтəн үк əнкəйнең якын
ярдəмчесе булды. Əнкəй чирлəп, урынга яткач, я мичкə, я
казан астына ягып ашарга пешерү, малларны карау, бакча
эшлəре, печəн əзерлəү һəм башка мəшəкатьлəр үзеннəн-
үзе аның өлешенə күчте.
Апа буй-сынга бəлəкəй чактан таза иде. Шуңа колхоз
эшенə иртə җигелде. Ул бригадир Фатыйма апаны ихти-
рам итə иде. Аның сүзен беркайчан да екмады: кайда
кушса, шунда эшлəде.
Кызганычка каршы, “Кызыл яр” колхозы сугыштан соң да
үз əгъзаларына еллар буе бернинди хезмəт хакы
түлəмəде. Без асылда ач-ялангач яшəргə мəҗбүр идек.
Кырыгынчы еллар азагында апа авылдан китəргə
булды. Күпме бушка эшлəргə мөмкин?! Ул елларда
паспорт алу проблема иде. Авыл Советында секретарь
булып эшлəгəн Əхтəм бабабыз ярдəм итте. Апа Стəрле
шəһəренə барып, төзелештə эшлəде. Ике-өч елдан яңа
шəһəргə – Салаватка күчте. Яшь шəһəрнең диварларын
күтəреште. Сəламəтлеге какшый башлагач, сөт заводы
аны үз кочагына алды. Шунда егерме еллап эшлəп,
пенсиягə чыкты. Утыз елга якын вакыт үтсə дə, сөт заводы
җитəкчелəре, профсоюз оешмасы үзлəренең ветеранна-
рын онытмыйлар, бəйрəмнəрдə, гадəттə Яңа ел белəн,
үзлəренең котлауларын, күчтəнəчлəрен җибəреп тора-
лар.
Апа характеры белəн басынкы, акылы камил, төскə-
башка да ким-хур түгел. Лəкин шəхси тормыштан уңмады.
Зəки исемле адəм актыгы белəн бəйлəнеп, гомергə
җитəрлек яра алды.
Зəки ягымлы тавышы, оста ялганлавы белəн гади авыл
кызының йөрəгенə юл таба. Əмма аның белəн яши башла-
гач, апа үзенең ялгышуын аңлый. Тормышта бу кеше
тулысынча үзенə буйсынуны талəп итə: аны гына тыңла,
аны гына көйлə. Чак кына ялгышсаң да, сүгенə, хурлый. Ə
бервакыт, тиктомалдан диярлек кызып китеп, апаны кый-
нарга керешə. Шулчак очраклы рəвештə энем Тəлгать
килеп керə һəм Зəкине ападан аерырга тырыша. Лəкин
ерткычка əйлəнгəн ир энемне дə бəреп очыра. Ул апаны
гына түгел, каенишен дə акылга утыртмакчы, янəсе. Инде
ачыктан-ачык энем белəн сугыша башлый. Алыш озак
кына бара. Ниһаять, энем Зəкинең кулларын каерып,
идəнгə егып сала, һəм милиция чакырыла.
Моннан соң апа бу кеше белəн яшəүнең хəвефле булу-
ын аңлады һəм араны өзде. Тəлгать энем ярдəмендə.
Шуннан соң мин Зəкинең арытабангы тормышы белəн
кызыксындым. “Кызыл таң” гəзитендə эшлəсəм дə, кызык-
сынуым язу өчен түгел, үзем өчен иде. Аның нинди кеше
булуын белəсем килде.
Зəки Җəмилə апага кадəр Бəлəбəй районында тəүге
хатынын бик каты кыйнап, дүрт елга төрмəгə утыртылган.
Ападан соң ул Кушнаренко районына юнəлə. Анда бер
хатынга йортка керə. Берничə айдан аны да канга тузды-
рып кыйнап, янə дүрт ел срок ала. Аны тутырып чыккач,
Ишембай районына юл тота. Анда да җылы өен, кочагын
тəкъдим итүче табыла. Озакламый монда да иске гадəтен
кабатлап, закон тозагына элəгə.
Моннан соң мин Зəкинең тормышы белəн кызыксынма-
дым. Аңа ышанган, якты йөз күрсəтеп, җылы төяген
тəкъдим иткəн гүзəл затларга коточкыч шəфкатьсезлек
белəн җавап биргəн бу бəндə ытыргану, хəтта нəфрəт
уята.
Апа, кызыксынучылар булса да, башкача тормышка
чыкмады. Хəзер ул ике дистə елдан артык туган авылы
Ялгызкаенда яши. Бакчасында бəрəңге, һəртөрле
яшелчəлəр үстерə. Җəйге чорда сугымга кош-корт асрый
һəм үзен һич тə бəхетсез итеп тоймый.
16
Мин тəрəзəдəн урамга карадым. Караңгы төшеп килə.
Шулай да яктылык кара япмага ябынмаган əле. Əмирнең
безнең тəңгəлгə җитеп килгəнен шəйлəдем. Өстендə кыз-
гылт-сары күлмəк. Əллə каян балкып тора. “Əһə, абыйсы
белəн җиңгəсе алып биргəннəр инде, – дип уйлап алдым.
– Их, минем дə шундый күлмəгем булса, терсəклəре
сидерəгəн монау киндер аламасын чүплеккə ыргытыр идем”.
Əмиргə каршы чыктым. Ул килеп җиткəч тə күрешергə
кулын сузды:
– Нихəл? Авылны, əнкəйне, малайларны сагынып кайттым.
– Ару əле, – дип дустымның кулын кыстым. – Миңа сине-
ке кебек күлмəк элəксə, сагынуымны онытып торыр идем.
– Онытырсың сиңа, – диде Əмир, үпкəлəгəн кебек. – Бер
атна үткəч тə картинəйгə: “Кайтыйк инде”, – дип ялына
башладым. “Бер өч көнгə түз инде”, – диде. Өч көннəн соң
тагын: “Кайтыйк”, – дип телəгемне əйттем. Картинəй:
“Ярый, иртəгə соңга кайтырбыз”, – диде. Үткəн ел да, быел
да Ишембайда ун көн тордым; əнкəйне, авылны, малай-
ларны үлə язып сагындым.
Караңгы төште. Бер-беребездəн аерыласы килми,
сөйлəшеп сүзебез дə бетми. Безнең яннан олы-олы
егетлəр, кызлар үтеп китте.
– Камсалига баралар инде болар, – дидем.
– Əйе, – диде Əмир. – Əйдə, шунда без дə барыйк.
Мин артка карап алдым: апа йə энем чыкмыймы?
Безнең йоклый торган вакыт җиткəндер инде. Алар
күренмəгəч:
– Киттек əйдə, – дидем.
Без сөйлəшə-сөйлəшə очка таба атладык. Мин
шəһəрдəге заводның өе, миче турында сорадым. Ничегрəк
алар: зурмы, бəлəкəйме, янəсе.
– Якыннан карый алмадым. Завутка кертмилəр, – диде
Əмир. – Койма ярыгыннан карадым. Өе безнең биш-алты
өйне бергə кушсаң да ул кадəр үк булмас. Бик зу-ур. Миче
дə безнең өйдəн зуррактыр əле.
– О-о, – дип аптырадым.
Күңелемдə: “Ул мичтə нəрсə пешерəлəр икəн?” – дигəн
сорау туды. Тик аны Əмиргə əйтергə өлгермəдем, ул үзе:
– Рəшит, əнкəң больнистан кайтмадымы əле? – дип
сорады.
– Юк əле, – дидем. – Аръяктан бер хатын больнистан
кайткан. Шул апага əйткəн: “Ике-өч көннəн əнкəгез кай-
тырга тиеш”, – дип. Иртəгə өченче көн. Түземсезлек белəн
көтəбез.
– Шулай көтү – сагыну була инде, – диде Əмир.
– Əйе, белəм, – дидем. – Əнкəйне бик юксынсак та, апа
белəн мин түзəбез. Тик энебез: “Əннə кая?” – дип елашты-
ра. Кайчак төшендə күреп, уянгач: “Əннə кая китте?” – дип
таптыра.
– Балага ана кирəк шул. Хəер, без үзебез дə бала инде.
Мин Ишембайдан иң беренче əнкəйне сагынып кайттым,
аннан авылны...
Без очка килеп җиттек. Сүзебез өзелде. Каршыбызга
Сəйфетдин белəн Салих килеп басты.
– Егетлəрнең асыллары килде. Кая кызларыгыз? – диде
Салих, гадəттəгечə, шаяртып.
– Безнең кызлар йоклыйлар.
– Нигə уятмадыгыз?
– Безне матур, батыр егетлəр итеп төшлəрендə
күрсеннəр, дидек.
Əмир кайчак шулай шаярып та сөйлəшə. Каян шундый
сүзлəрен таба? Күңелем күтəренке чакта мин дə шаяртып
сөйлəшкəлим. Тик андый чак бик сирəк була.
Салих белəн Əмир сөйлəшкəн арада мин Камсали
мəйданына күз ташлыйм. Ярымайның саран нурлары
астында аның чирəме тапталып, кара җиргə əйлəнгəнен
чамаладым.
Мəйданның бирге ягында унбишлəп егет сөйлəшеп
тора, араларыннан икесе тəмəке пыскыта. Егетлəргə кап-
ма-каршы якта кызлар төркеме. Аларның тавышлары
яңгырабрак чыга: “гармун”, “гармунчы” дигəннəре ишете-
леп кала. Күрəсең, гармунчының һаман килмəвенə
үртəлəлəр.
Кызлар арасында Мөнирə апаны шундук таныдым.
Ул – Хəмидə əбиебезнең олы кызы. Ак җирлеккə шəмəхə
төсендəге чəчкə төшкəн күлмəк кигəн. Чəчкəсе төн йөзен-
дə күренми, əлбəттə. Əмма агы ачык шəйлəнə.
Мөнирə апа Камсали мəйданына якынрак килеп:
– Кызлар, егетлəр, əйдəгез “Гөллəрүк”не уйнап алыйк, –
дип кычкырды.
Кызлар да, егетлəр дə, дəррəү кузгалып, əлеге таптал-
ган мəйданга килде дə, кулга-кул тотынышып, түгəрəк
ясап, əйлəнеп китте. Мөнирə апа түгəрəк уртасында
калып, җыр башлап җибəрде:
Сайрый былбыл, сайрый былбыл,
Сайрый былбыл гөллəрдə.
Бəгърем, бергə булсак иде
Без килəчəк көннəрдə.
Җырга күплəр кушылды. “Мөнирə апа җырын кемгəдер
багышлагандыр”, – дип уйлап алдым. Ул җырлап бетəр-
бетмəстəн Зөфəр абыйның иптəше Əхмəтне уртага чакыр-
ды. Алар җыр тəмамлаганчы кулга-кул тотынышып əкрен
генə йөрделəр дə:
Һəй əллəрүк, гөллəрүк,
Гөллəгəдер гөллəрүк, –
дип җыр башлангач та кочаклашып биеп əйлəнергə
кереште. Əлеге “Һəй əллəрүк” ике тапкыр кабатлангач,
алар бер-берсеннəн аерылып, Мөнирə апа кулга-кул
тотынышып түгəрəк буенча əйлəнгəн иптəшлəре арасына
сыенды. Əхмəт уртада калды һəм бераз карлыккан
нечкəрəк тавышы белəн җыр башлады:
Тал ярый, дип, тал кисмəгез,
Тал ярамый өрлеккə.
Башкаларга күз дə салмам,
Син булсаң гомерлеккə.
Əхмəт бер кызны чакырып “Һəй əллəрүк”кə биеп əйлəн-
де дə Мөнирə апа янына барып сыенды. Аларның бер-
берсен яратышып йөрүе турында өлкəннəрдəн ишеткəнем
бар иде. Бүген үзем күреп, ышандым.
Уен дəвам итте. Кызлар, егетлəр бер-берсен алышты-
рып, хəрəкəттəге түгəрəк эчендə кочаклашып əйлəнде.
“Һəй əллəрүк-гөллəрүк” җыры яңгырап торды. Мин дүрт-
биш куплет отып алдым. “Бездəге яшьлəрнең белмəгəн
җыры юктыр, ахры”, – дип уйладым.
Ерактан, безнең Тау асты урамының икенче очыннан,
кичке һаваны ярып, гармун тавышы ишетелде. Ул əле бик
əкрен генə чыңлады. Бераздан ул яхшы ук яңгырады.
Гармунчы өздереп “Шахта” көен уйный иде. Бу көйне
безнең авылда белмəгəн кеше юк. Мин дə җырлыйм аны.
– Гыйззəтулла абый уйный, – диде Салих.
– Шул, – диде Сəйфетдин. – Монда килə. Нигəдер
соңлады бүген.
– Колхоз печəнлек бүлде халыкка. Шунда чалгы күтəреп
йөргəнен күргəн идем. Арып, соң кайткандыр.
Сəйфетдин Салихны җөплəп:
– Шулайдыр. Югыйсə соңламый торган иде, – диде.
Камсали мəйданында гармун тавышын ишетмəгəндəй,
“Һəй əллəрүк, гөллəрүк...” – дип җырлап-биюлəрен дəвам
иттелəр.
Безнең очка якынайгач, гармуны тынып калды. Бераздан
Гыйззəтулла үзе күренде. Чандыр гəүдəле, күкрəгендə
гармуны. Беркемгə сүз катып тормады. Гармунында тар-
тып-тартып бию көе уйнап җибəрде. Əлеге җанлы боҗра
шып туктады. Куллар куллардан ычкынды. Шундук өч-дүрт
кыз һəм шул чама егет уртага атылып чыгып бии дə баш-
ладылар. Араларында Мөнирə апа белəн Əхмəт абыйны
шəйлəдем. Ай нурында Мөнирə апаның яңа галошы
ялкылдап китə. Əхмəт абый аңа каршы бии. Ул ике кулын
ике якка җəеп җибəргəч, очып китəргə əзерлəнгəн олы
кошка охшап куйды. Бу хакта Əмиргə əйткəн идем, ул,
күңелсезлəнгəн кебек:
– Аларның дəрте ташып тора шул. Берсенең əтисе
сугышка бармады, икенчесенең əтисе исəн-сау кайтты, –
диде.
– Ана бит, башкалар да борыннарын төшереп тормый.
– Шулай да ул. Безнең əтилəр кайтмады бит. Шуңа
күңел əрни. Искə төшкəн саен.
– Без, əти бəлки кайтыр, дип өметлəнəбез əле.
– Без дə өметсез түгелбез. Барыбер, əти турында бер
хəбəр дə булмагач, юк-юкта күңел тынгысызлана. Җиңү
көнендə əнкəйнең елаганын күрдем. Шатлыктан түгел иде
ул.
– Əй-йе, – дидем, ничектер уйга калып. – Минем əнкəй
дə елады, тик Җиңү көнендə түгел, əти турында “кара
печать” алган көнне.
Без, биючелəргə карап, тынып калдык. Баягы күмəклəп
бию дəрте сүрелде; кызлар, егетлəр берəрлəп кенə уртага
чыгып, үзлəренең осталыкларын күрсəтə. Берəүлəр
аяклары белəн генə түгел, бөтен хəрəкəтлəре белəн дəрт,
ялкын дөрлəтсə, икенчелəр аларның киресен,
сəлəтсезлегенме, күңел төшенкелегенме чагылдыра
шикелле. Бəлəкəй булсам да, тəүгелəрне яратып карыйм.
Алар миңа үзем дə аңлап бетмəгəн күңел алкышы бирə,
артларыннан биеп китəрдəй булам.
Гармунчы Гыйззəтулла, чак кына туктап, кулына ял бир-
деме, аннан дəртле бер көйне уйнап җибəрде. Кешелəр
арасыннан бер егет атылып чыкты да түгəрəк буйлап
очып дигəндəй биеп китте. Бер кулы алга юнəлгəн, икен-
чесе арт яккарак сузылган, үзе бераз алга иелгəн, башны
югары тоткан. Көйнең уртасына җиткəч, егет туктап,
ботинкасы белəн тупылдатып биергə кереште.
Гыйззəтулланың гармун теллəренə күз иярмəс тизлектə
басуына карамастан, егет көй тактына төгəл баса, үзе киң
елмая. Аннан янə мəйдан тирəлəп очардай булып əйлəнеп
чыга да чүгəлəп бии һəм дəртенə чыдый алмагандай:
“И-их!” – дип, тавышын үзəгеннəн чыгарып кычкырып куя.
Мин аңа сокланып: “Шəп бии!” – дип куйдым. Сүзлəремне
беркемгə дə төбəп əйтмəдем. Ни арададыр Əмир белəн
минем арага килеп баскан Сəйфетдин, сүзлəремне
җөплəп:
– Оста бии, оста! – диде.
Əмир сүзгə кушылды:
– Кем улы икəн ул?
– Тау башы Вəли агайның Стəрледə эшлəгəн улы белəн
кунакка кайткан, башкорт егете ул, – диде Сəйфетдин.
– Ə-ə, алай икəн, – диде Əмир. – Башкортлар биюдə дə,
җырда да оста халык инде.
Əлеге егеттəн соң бер тау башы кызы биергə төште. Ул
аягына яңа чабата киеп килгəн. Ай нурында ялкылдап
күренеп кала. Моңа беркемнең дə исе китми: монда
килгəн егетлəрнең, кызларның яртысы диярлек чабата-
дан иде. Кыз аягын сөйрəбрəк баса, көйгə өлгерə алмый.
Салих моны күргəн, ахры. Безнең янга килеп:
– Чабата шəп атлата, дисəлəр дə, бу түти бик шəп атлый
алмый əле, – диде шаянлык белəн. Аннан җитди тонга
күчеп:
– Кайтасызмы, малайлар? – диде.
Мин кайту турында уйлап, апага əйтми китүем өчен
уңайсызлык кичерə идем.
– Кайтыйк, – дидем.
(Дәвамы бар.)
*Ытыргану -- чиркану, җирəнү.
**Камсали – егетлəрнең һəм кызларның кичке уеннары мəйданын шулай атыйлар иде.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4