Предыдущая публикация
Нигәдер кешенең холкын
Кайчак каләмгә охшаталар.
Юньсезләнеп, кирәге бетсә,
Чүплеккә чыгарып аталар.
Тормыш юлын үткәндә,
Кемдер таушалып сына.
Кирәге бетеп, читкә тибелсә,
Язмышына буйсына.
Яңа очланган каләмдәй
Кемдер бирешми ваклыкка.
Хуҗага тиңләп үзен,
Яза-сыза бирә аклыкка.
Яратмасалар да хезмәттә,
Изгелек эшли халыкка.
Ял итәргә өлгерелер дип,
Күчкәчтен бакыйлыкка.
Сания Шәрипова, Башкортостан, Бүздәк
08.04.21
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев