Бала күңеле анада. Повесть (1)
Əнкəйнең аягындагы шешендəге иң зур тишектəн борчак зурлык сөяк калыккач, апа аны эскəк белəн күтəреп, күзенə якынрак китереп карап торды. Ул бераздан гына үз уен əйтте:– Ахры, сөяк бозылып, җимерелə башлаган.– Шулайдыр, кызым, – диде əнкəй аянычлы төстə.
1945 елның февраль азаклары иде. Күкне соры болыт-
лар каплаган, бераз гына буранлап тора. Томса көн...
Кичə төштəн соң əнкəбезнең чире көчəеп, урынга яткан
иде. Бүген иртəн бөтенлəй тора алмады. Туктаусыз сыз-
лана, минут саен “ыһ” дип сыкрануын ишетеп, күңелемдə
авыр хис тоям. Əнкəйне жəллим. Тик аңа ничек ярдəм
итəргə белмим шул.
Иртəнгене соң гына ашадык. Тəгəрəткəн бəрəңге белəн
кабак чəен сөтлəп эчкəч, тамак ялгангандай булды. Əнкəй-
бичара тавык йомыркасындай бер генə бəрəңге ашады,
бер стакан əлеге чəйне эчте. Шуннан соң Җəмилə апага
эндəште:
– Кызым, Ахурдингə барып кил əле. Бəлки, килеп китəр,
берəр даруы булмасмы? Бик сызланам бит.
– Əнкəй, хəзер барам, – диде апа.
Ул тиз генə ашъяулыкны, бəрəңге кабыкларын җыеш-
тырды да, өстенə сырмасын киеп, башына сарык йонын-
нан бəйлəнгəн ак шəлен бөркəнеп, аягына чабатасын
бəйлəп, җəһəт чыгып китте. Ул җитез, хəрəкəтчəн, буй-
сынга яшьтəшлəреннəн калкурак. Унөч яшьтə генə булса
да, ул миңа олы кеше кебек күренə...
Озакламый апа кайтып керде. Суыктан йөзе кызарган,
куллары да өшегəн, ахры. Биялəйлəрен мич башына таш-
лады да, кулларын бер-беренə ышкып, җылы тынын өрде.
– Уф, суык, җитмəсə, əче җиле бар, – диде. Аннан тиз
генə чишенеп, əнкəй янына сəкегə утырды да, аның янына
якынлашып: – Əнкəй, Ахурдин төштəн соң килергə булды, – диде.
– Ярар, кызым, – диде əнкəй пышылдауга якын тавыш белəн.
Ахурдин – авылда фельдшерлык пункты мөдире,
бердəнбер медицина хезмəткəре. Аны бездə “духтыр” дип
атыйлар. Кырык яшьлəрне узып барган, уртачадан калку-
рак буйлы, какча бер кеше. Йөзе кызгылт-сарыга тартым.
Шешмəрəк күз кабаклары астыннан соры күзлəре ничек-
тер игътибар белəн караган кебек.
Мин əнкəйдəн арырак тəрəзə төбендə, үзем белгəнчə
төрле рəсемнəр ясап энемне мавыктырам. Ул сурəт
төшергəнне ярата, үзе дə нəрсəлəрдер сызгалый. Мин өй,
агач, чəчкə кебек нəрсəлəрне ясаган арада əнкəм ягына
карап алам.
Ахурдин башта əнкəйнең биш урындагы шешлəрен
карады. Һəрберсеннəн канлы сүл чыгып тора. Аеруча уң
аягының тездəн түбəн сөяк өстендəге шеше бер карышка
якын мəйданга җəелгəн. Анда өч-дүрт тишек, һəрберсендə
канлы сүл. Коточкыч. Фельдшер йөзендə бернинди дə
үзгəреш күренмəде. Тик бер тапкыр, үзе дə сизмəстəндер:
“Да-а”, – дип куйды. Бу аның əнкəйгə берничек тə ярдəм
итə алмавына, көчсезлегенə үкенече булгандыр.
Ахурдин, шешлəрен карап чыккач, əнкəй аңа аркасы
белəн ятты. Фельдшер шуннан бер-бер артлы өчебезгə
караш ташлап, сизелер-сизелмəс башын селкеп куйды;
йөзе караңгыланып, безне жəллəү галəмəте сизелде.
Бəлəкəй булсам да мин моны шəйлəдем. Ихтимал, ул:
“Əнкəлəре вафат булса, бу балалар ничек яшəр?” – дип
уйлагандыр. Кайчакта мин үзем дə: “Ничек яшəрбез?” –
дип, андый халəтне күз алдына да китерə алмый борчы-
лып йөрим. Борчылмаслыкмыни, чирли башлаганына
өченче ел, савыгуына бернинди өмет юк. Киресенчə,
елдан-ел, көннəн-көн чире көчəя бара.
Ахурдин йөзенə кайгылы төс биреп:
– Усолкыга (Красноусольск - Авт.), район больницасына, əнкəгезне алмаслар-
мы, дип шылтыратып карадым, – диде. – “Китермəгез, ул
авыруга бездə дарулар юк”, диделəр. Больницада аяк
басарлык та урын юк, ди. Дару безнең пунктта да булганы
юк.
Ахурдин шуларны сөйлəгəч, анага кəгазьгə төрелгəн
марганцовка, берничə таблетка бирде. Анысы нинди дару
булгандыр, белмəдем. Əнкəйнең сызлануларын бераз
гына басты бугай.
2
Җəмилə апам иртə саен əнкəйнең шешлəрен марган-
цовкалы су белəн юып корытырга тырыша. Шешлəр коры-
ган кебек була да бераздан тишеклəреннəн эрен я сүл
агып чыга. Əнкəйнең аягындагы шешендəге иң зур
тишектəн борчак зурлык сөяк калыккач, апа аны эскəк
белəн күтəреп, күзенə якынрак китереп карап торды. Ул
бераздан гына үз уен əйтте:
– Ахры, сөяк бозылып, җимерелə башлаган.
– Шулайдыр, кызым, – диде əнкəй аянычлы төстə.
Эчемнəн мин аптырап уйга калам: бу нинди төзəлми
торган шешлəр икəн? Үткəн ел минем арт якка зур гына
шеш чыкты. Ике атна утыра алмадым, сызландым.
“Əнкəйнеке кебек төзəлмəс нəрсə булмаса ярар иде”, –
дип тə борчылдым. Əмма тишелеп аккач юнəлде.
Əнкəй-бичара төннəрен йокламый, ыңгыраша. Ахур-
динның таблеткалары əллə ни ярдəм итмəде. Апа шеш-
лəрен юып, теге таблеткаларны биргəч, бер-ике сəгатькə
тынычлангандай була. Шул арада бераз гына черем итеп
ала. Ике-өч көннəн ул таблеткалар да бетте. Ахурдин
аларны кабат бирмəде. “Сезгə алып барганым соңгылары иде”, – дигəн.
Кайгы, авыру, ачлык өлкəннəрне иртə картайтса, бала-
ларны иртə өлгертə, җитди уйланырга мəҗбүр итə. Мин
җиде-сигез яшемдə яшəү, үлем, тормыш турында шактый
җитди уйлана башладым. Уйланмаслыкмыни? Безнең
тирəдəн генə өч яшьтəшем, Лотфулла бабайның кызы
Сəгыйдə, Нəгыйм бабайның төпчек улы Мəҗит, күршебез
Зəкия əбинең улы Гайса бакыйлыкка киттелəр. Аларның
вакытсыз вафатына сугыш гаепле иде. Ачлык, нужа,
фельдшерлык пунктында кирəкле дарулар булмау, район
хастаханəсенə авыллардан авыруларны кабул итмəү
халыкның кырылуына сəбəпче булды.
Яшьтəшлəремне тирəн чокырга күмүлəре мине чын-
чыннан тетрəндерə иде. “Бервакыт мине дə шулай
күмəрлəр микəн?” – дип уйлап, күпмедер ачынып йөрим,
кайчак күзлəремнəн яшьлəр тама. Шулай да, иңрəп, ела-
маска тырышам. Əмма бераздан бу хакта онытам.
Көндəлек тормыш хəллəре, иптəшлəрем белəн очрашу-
лар мине мавыктыра.
Авылда: “Фатыйманың чире көчəйгəн икəн, озакламас,
дөньядан да китəр инде”, – дигəн хəбəр таралган. Əмир
əнкəсе белəн сөйлəшкəн ике-өч хатыннан шул хəбəрне
ишетеп, сүзлəрен миңа җиткерде дə:
– Əнкəң шулай каты чирлимени? – дип сорады. Соңгы
вакытта аның безгə кергəне юк иде.
Əмирнең хəбəреннəн йөрəгем “жу” итеп китте, тамагы-
ма төер тыгылды, күзлəремнəн яшьлəрем бəреп чыкты.
Мин иптəшемə карамый гына:
– Шулай шул, əнкəм каты чирли, – дидем дə йөгереп
кайтып киттем. Бераз киткəч, борылып: – Əмир, мин
яңадан килермен, – дидем.
Дустым, аптырап, капка төплəрендə калды.
Күзлəремдəге яшьлəрне сөртеп, өйгə кердем. Апа төшке
ашка мундирлы бəрəңге пешерə, энем аның тирəсендə
ура ла. Үтешли мин аның башыннан сыйпап: “Зур үс-
тең!” – дип, сəкегə, əнкəй янына менеп утырдым. “Абый,
абый”, – дип, энем дə минем янга үрмəлəде, яныма килеп
утырды. Мин əнкəйнең таралган чəчлəрен рəтлəп:
– Əнкəй, мин сине яратам, оза-ак яшəвеңне телим, – дидем.
Минем сүзлəремне ишетеп торган энем:
– Əннəне мин дə ялатам, – диде.
Əнкəй иске юрган астыннан хəлсез кулын чыгарып
аркамнан какты, энемнең башыннан сыйпады:
– Мин дə сезнең белəн озак яшəргə телим, – диде, бер-
авык тынып торгач, шым гына: – Язмыштан узмыш юк
инде, – дип өстəде.
Мин əнкəйнең маңгаена кулымны куйдым: ул гадəттəн
тыш эссе иде. Апага карап:
– Маңгае бик эссе, – дидем.
Ул култастымалны салкын суга манчып, əнкəйнең
маңгаена куйды. Тиздəн култастымал җылынып, кибə
башлады. Аны янə манчырга апага бирдем. Лəкин шулчак
əнкəй:
– Ярый, балалар, мəшəкатьлəнмəгез. Башым авыртмый
минем, шешлəрем сызлый. Шул йөрəгемə төшə, – диде.
Ул сызлануын сиздермəскə тырышса да, күзлəре
төслəрен җуеп кысыла, яңаклары тартышып куя. Ул соңгы
вакытта сизелеп ябыкты, тире дə сөяккə калды дияргə
була. Йөзе кəгазьдəй агарып кысылды, күзлəре төпкə
батты. Тавышы да тамагында кысылып, ишетелер-
ишетелмəс чыкты.
– Бу чир мине алып китəр, кызым. Минсез нишлəрсез,
кая барырсыз? Бөтен кайгым шул, – диде ул, ачынып. –
Болай көн-төн сызланып ятканчы, үлем яхшырак. Тик,
балакайларым, җанкисəклəрем, сезне уйласам, йөрəгем əрни...
Əнкəйнең күзлəреннəн яшьлəре тамды. Апаның
күзлəрендə дə яшь күренде. Минем тамагыма төер тыгыл-
ды, тик еламадым, түздем. Ахырда: “Рəсем ясыйм”, – дип,
алдаштырып, энемне əнкəй яныннан алып киттем.
Икенче көнне апа Ахурдинга барып, əнкəйне хастаханəгə
салу турында əйтеп караган. “Бəлки, үзегез барып
сөйлəшсəгез, алырлар əнкəйне. Ятим калсак нишлəр-
без?” – дигəч, Ахурдин үзенең уен анык əйтеп биргəн:
“Əнкəгезнең чире нык азган. Дөресен əйтəм: көннəре
санаулы аның. Артык борчылмагыз. Сезне балалар йортына озатачаклар”.
Апа акырып елап җибəргəн. Ахурдин башта аптырап
калган, аннан саруы кайнап: “Бар, урамга чыгып ела.
Монда елаудан файда юк”, – дигəн.
Ахурдинның кешелəргə мөнəсəбəте болай ярыйсы иде, киңəшлəрен
бирə, салкын тиеп, бронхит, грипп кебек чирлəр белəн
барсаң, бар даруы – аспирин, мин бизгəк белəн чирлəп
килгəч, хинин таблеткасын йоттырды. Аны авызыңа алмас
өчен үлəргə риза булырсың. Əмма минем үлəсе килми
иде, шул таблеткаларны байтак йотарга мəҗбүр булдым.
Шулар файда иттеме, əллə əнкəмнең əмəллəреме – мин савыктым.
3
Соңгы вакытта əнкəйнең хəле бөтенлəй хөртəйде, тук-
таусыз ыңгыраша, кайчак йоклагандай итсə, саташа.
Шулай да көндезлəрен ничек тормыш алып баруыбызны
күзəтеп ята, тегене-моны эшлəргə əмерен бирə.
Безнең сыер, ике сарык, аларның өч бəрəне бар. Апа
көтүдəн малларны каршы ала, сыерны сава, казан астына
ягып бəрəңге пешерə, чəй кайната һəм башка əллə күпме
хуҗалык эшлəрен башкара. Ə мин бозауга күз-колак
булам. Əрəмəдəн казан астына ягу өчен коры чыбык-
чабык күтəреп алып кайтам. Əл дə авылыбызга якын гына
зур мəйданны билəгəн əрəмə бар. Анда яшел, саргылт,
яшел-саргылт, коба таллар, шомырт, балан, эт шомырты,
зирек һəм башка куаклар һəм агачлар үсə. Җəйге чорда
шулар безне ягулык белəн тəэмин итə. Ə кыш көне утын-
ны без бəлəкəй чана белəн олы урманнан ташыйбыз. Олы
урман дигəнебез Ялгызкаеныбыз яныннан агучы Җигəн
елгасы аръягында. Ул катнаш урман бездəн башлап йөз
километр чамасы өзлексез дəвам итə һəм Белорет
шəһəренə барып җитə...
Беркөнне кичкə таба əнкəйнең хəле үтə начарланды.
Температурасы нык күтəрелде. “Уф, янам”, – дип берничə
тапкыр əйтеп алды.
Апа, борчылып:
– Əнкəй, маңгаеңа салкын чүпрəк кую кирəк булмасмы?
– дип сорады.
(Дәвамы бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1