Көн дә кирәкле догалар.
🕌🤲ТАҖНАМӘ ДОГАСЫ
ДОГАНЫҢ 30 ТӨР ФАЗЫЙЛӘТЕ, ӨСТЕНЛЕГЕ БАР❗
✅1. Әгәр дә берәрсе дошманнар арасында булса һәм аларның зыяныннан курыкса, бу доганы 7 тапкыр чын күңелдән укырса, Аллаһ аны яклаячак.
✅2. Әгәр кемдер ярлылыкта һәм бәла-каза хәлендә булса, кичен 2 р.намаз укысын. Һәр рәкәгатьтә «Фәтихә» дән соң «Ихлас» сүрәсе, ә намаздан соң бу дога укыла: "ИЙ АЛЛАҺ! "ТАҖНАМӘ"ГӘ ХӨРМӘТ ЙӨЗЕННӘН МИНЕ ФӘКЫЙРЬЛЕКТӘН КОТКАР!" Аннары теләгәнеңне сорап, кулларың белән йөзне сыпырырга.
✅3. Кемгә сихер эләксә, бу доганы 7 т. суга укып, эчәргә һәм бер өлеше белән коенырга кирәк. Шул кешене Аллаһ сихердән саклаячак.
✅4. Әгәр кемдер артык күп тукланып, йөрәк авыртуы барлыкка килсә, бу доганы ак тәлинкәгә шафран белән язып, су белән юып, суын эчәргә, йөзен һәм күзләрен юарга кирәк.
✅5. Кемдер озак авырып. аңа бернәрсә дә ярдәм итмәсә, бу доганы 70 т. укып, яңгыр суына өрәргә һәм аны авыруга эчәрергә кирәк.
✅6. Әгәр дә берәрсе зур бәхетсезлеккә һәм газапларга дучар булса, бу доганы 1000 т. чын күңелдән юыну хәлендә укырга кирәк, Аллаһ ярдәм бирәчәк.
✅7. Кем дә кем үз проблемаларын начальнигыннан уңай хәл итәргә тели, бу доганы аның янында 7 т. укысың һәм теләгәненә ирешер.
✅8. Ишетү сәләте начар булган кешегә бу доганы 3 т. укып, кулына өрергә һәм колакларын сыпырырга кирәк.
✅9. Кем җомга көнне иртән 48 т. бу доганы укыса, шул кеше белән барысы да дуслыкта булачак.
✅10. Әгәр кеше гаделсезлек аркасында бәлагә эләксә, аңа һәр иртәнге намаздан соң 40 т. бу доганы укырга һәм үзенә өрәргә кирәк.
✅11. Әгәр кеше ялкау һәм озак йокларга ярата икән, аңа бу доганы, җомга намазыннан соң, 25 т. укырга кирәк.
✅12. Балалары булмаган кешегә җомга төнендә бу доганы 70 т. балавызга укырга, аннары аны суга салып, эчәргә. Иң шәә Аллаһ, балалары булачак.
✅13. Баерга теләүче бу доганы көн дә 15 т. укысын.
✅14. Дошманы белән дуслашырга теләүче бу доганы көн дә 70 т укысын.
✅15. Кем уңышлы бизнес (сәүдә) булдырырга тели, өйдән чыкканчы бу доганы 1 т. укысын һәм аны үзе белән дә йөртсен.
✅16. Дөнья һәм ахирәт уңышы өчен көн саен доганы 3 т. укырга һәм Аллаһтан сорарга кирәк.
✅17. Әгәр тәлинкәгә язып, авыруга эчәрсәң, ул савыгачак, ин шәә Аллаһ.
✅18. Дошманнарны яманлаудан туктатыр өчен, бу доганы 11 т. укырга кирәк.
✅19. Сәяхәттән исән-имин кайтыр өчен, бу доганы 10 т. укырга кирәк.
✅20. Чәчү вакытында 10 т. доганы укысаң, Аллаһ һәртөрле зыяннан саклар.
✅21. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ-нең шәфәгатен алырга теләгән кеше көн саен 100 т. бу доганы укысын.
✅22. Әгәр ир белән хатын арасында мәхәббәт һәм дуслык булмаса, алар бу доганы ак кәгазьгә шафран белән язып, урын-җир астына салсыннар. Үзара мөнәсәбәтләр яхшырачак, ин шәә Аллаһ һәм аларны бернинди сихер дә алмаячак.
✅23. Аллаһы кешегә бәхет капкасын ачсын өчен, бу доганы 15 т. укырга һәм Аллаһыдан сорарга кирәк. 24. Әгәр бу доганы балага беркетсәң, ул җеннәрдән куркудан һәм зыяннан сакланачак.
✅25. Баланы авыр табучыга бу доганы 11 т. укырга һәм ул хатынга аркадан өрәргә кирәк, ин шәә Аллаһ, ул тиздән җиңел итеп бала табачак.
✅26. Әгәр кыз бала бу доганы үзе белән йөртсә, ул һәркемдә симпатия уятыр.
✅27. Әгәр бу доганы 5 т. укып, хайванга өрсәң, аларны авырулардан саклар.
✅28. Файдалы белем алу өчен, иртәнге намаздан соң доганы 70 т. уку кирәк.
✅29. Кемнең бурычы зур, ул бу доганы 30 т. укысын.
✅30. Елан яки чаян тешләгән кешегә бу доганы укып, колагына өрәргә кирәк.
ТАҖНАМӘ ДОГАСЫ⬇️
Бу “Догаи-шәриф” шигыйларның 735-765 нче елларда яшәгән күренекле имамы Җәфәр әс-Садыйк (Пәйгамбәребез ﷺ оныгының оныгы) догасы.
🤲
بســــــــــــــم الله الرحمان الرحيم اللهُم
يا صانع كل مصنوع و ياجابركل كسيرو
يامؤنس كل فقيرو ياصاحب كل غريب و ياشافي كل مريض و ياحاضركل خلائق و
يارازق كل مرزوق و ياخالق كل مخلوق
و يا حافظ كل محفوظ و يافاتح كل مفتوح و
ياغالب كل مغلوب و يامالك كل مملوك و ياشاهدكل مشهودو
ياكاشف كل كرب اجعل لى من امرى فرجا ومخرجااقذف قلبى لاارجو احدا سواك برحمتك ياارحم الرحمين
🤲 Бисмилләәһир-рахмәәнир- рахиим.
Әллааһүммә йәә саанигү күлли мәсънүгиин.
Йәә җәбиру күлли кәсириин. Йәә мү'энисү күлли фәкыйриин.
Йәә саахибү күлли гариибиин. Йәә шәәфи күлли мәриидыйин.
Йәә хәәдыйру күлли халәʼикыйин. Йәә раазику күлли мәрзүүкыйин.
Йәә хаалику күлли мәхълүүкыйин. Йәә хәәфизу күлли мәхфүүзыйин.
Йәә фәәтихү күлли мәәфтүхиин. Йәә гаалибү күлли мәгълүбиин.
Йәә мәәликү күлли мәмлүүкиин. Йәә шәәһидү күлли мәшһүүдиин
Йәә кәәшифү күлли кәръбиин. Иҗегәл лии мин әмри фәраҗәң вә мәхраҗәң икозиф кальби ләә әрҗүү әхәдән сивәкә. Бирахмәтикә йәә әрхәәмәр-рахимиин. Әәмиин!
🤲 /Ий Аллаһ! һәрнәрсәне барлыкка китерүче вә һәрнәрсәне төзәтүче вә һәр фәкыйрьнең юлдашы вә һәрбер юлчының юлдашы вә һәр авыруны савыктыручы вә һәрнәрсәне ачыклаучы вә һәрнәрсәне җиңүче вә һәрнәрсәне күрүче вә барлык газаплардан коткаручы!
Ий иң Шәфкатьле Аллаһ! Синнән башка һичкемгә өмет итмәслек итеп, миңа һәр эштә яхшылык бир һәм күңелемне пакь кыл! Әәмиин!🤲🤲🤲
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев