Элеккке күршеләр
...Ире Хәбир авырмый гына йөреп ята иде. Җитмешен дә матур гына озатты. Әмма соңгы вакытта ахирәте аның нык кына бирешүен, хастаханәдә ятуын ишеттергән иде.
– Синнән булмас! Ул да тумас, кыз да тумас. Туса да тормас.
– Ник алай дисең? Синдә булган малайлар миндә дә бар.
– Булу беләнмени! Ташка үлчим. Андый малайлар булганчы, таш яралса, үзеңә дә зарары булмас иде.
– Миңа зарарлары тими. Сиңа нәрсәсе ошамый?
– Өстеңә кияргә күлмәгең дә юк бит. Кая, күрсәт әле. Нәрсәң бар? Ач әле шифоньерыңны! Ниләрең бар? Күрсәтер идең дә, күрсәтерлек әйберең юк шул.
– Бары җиткән, артыгы кирәкми. Киим дисәм, киемем җитәрлек.
Мәхтүмә, йөгереп барып, Хәернисаның шкафын ачып җибәрде. Аның үкенеченә каршы, шкаф тулы сатин, ситса, эластик, крепдешин, йон, ефәк күлмәкләр, блузкалар, кара, сары, кызыл көрән, кара көрән, кызыл, чуар итәкләр, итәкле-пинжәкле костюмнар эленеп тора, арада хәтта бер ап-агы да бар. Берничә плащ, пыльник, эшкә кия торганнары, сыйга дигәннәре, бизәкле трикотаж кофталар – барысы да сыйган. Араларына кул тыгарлык түгел, тыңгычлап тутырылган.
Мәхтүмә боларны күреп, авызын ачып, ябарга да онытып, телсез калды. Берничә минут катып карап торды. Аннары борылып кухняга керде.
– Чәең әзерме? Әйдә, Гөлчирә кызым, берәр тустаган чәй эчик тә кузгалырбыз. Барасы җирләр, йомышлыйсы мәшәкатьләр җитәрлек, аяк астыннан чыгып кына тора. Ашыгабыз, – дигән булды.
– Әйдүк, әйдүк, рәхим итегез. Чәй сезне көтә.
Өстәлдә юк нәрсә юк иде. Мәхтүмә дәшми генә телен тешләп утырды. Нидер әйтеп бәйләнерлек урын юк иде.
Сөбханаллаһ, тынычланды бугай, дип елмаеп куйды Хәерниса. Әллә нәрсә җитми бит шуңа. Бәйләнә дә тора. Көндәше дә түгел, килендәше дә – теге тегеләй, ә монысы болай, дип, кысылып, төртелеп, күп белеп өйрәтеп кенә тора инде. И Аллаһым, ни җитми бу хатынга?!
Хәерниса хәзер шәһәрдә яши. Авылдан күченеп, ире янына килде. Шәһәрдә ниндидер курсларда укып йөргән иде. Шунда берәү белән танышып кияүгә чыкты. Мәхтүмә еш-еш төрле йомыш табып, килеп китә. Килсә, элекке күршесенә керми калмый. Күп вакыт туры Хәернисада туктала. Ул ялгыз. Ире фаҗигагә эләгеп үлеп куйды. Балалары элек укудалар иде, хәзер эштәләр. Хәерниса буш булса Мәхтүмәнең йомышына бергә баралар. Ул бит шәһәрне яхшы белә, сүзе дә үтемле. Икәү бергә йөрүе дә күңелле, эше дә уң була. Мәхтүмә еш кына хастаханәгә килә. Хәерниса аны табибларга йөртә, күршесе өчен өзелеп тора. Аны ятарга калдырсалар, һич иренми, авырсынмый барып йөри.
Еллар үтә тора. Дөнья үзенекен итә. Көтмәгәндә, бөтенләй кинәт дип әйтергә дә була, Хәернисаның улы каты авырып якты дөнья белән хушлашты. Ана кеше моны бик авыр кичерде. Күп елады, күп әрнеде. Күз яшьләре үзеннән-үзе бите буйлап актылыр да актылар. Кеше алдында үзен тота ала иде әле. Ялгыз калдымы, яшьләре чишмә булып коела. Улы яткан хастаханә яныннан күз яшьсез генә үтә алмады. Үч иткәндәй, ул базарга барган юл уңаенда. Ә базарга бармыйча булмый. Дөнья булгач, еш кына йөрергә туры килә. Хәерниса анда икенче юл белән йөрер булып китте. Күп елаудан, нык кайгырудандыр инде, берәр урынга барырга чыкса, кая барырга тиешлеген оныта да искә төшерә алмый җәфалана. Өенә кайта – өен танымый. Мин кайда барып чыктым соң әле, дип, озак кына өе янында басып уйланып тора. Аннары, айнып киткәндәй булып, бәй, кайтып җиткәнмен бит, үземнең өй янында торам икән ләбаса, дип, өенә кереп китә. Утыз яшьләрдән соң ук чәчләре дә агарды. Ә тыштан караганда, бер дә көйгәләккә охшамаган. Гел көләч.
Авылга да кайткалады ул. Кайткан чагында, әлбәттә, Мәхтүмәгә кагылмый китмәде. Авылда туганнары күп булса да, Мәхтүмәне күрми китми. Тегенең төрттереп сөйләшүләренә игътибар итми. Ахирәте авылдагы хәлләрдән хәбәрдар. Иренмичә, кич буена, хәтта төн буена да сөйләргә әзер. Тыңлаучы гына булсын.
– Синең белән рәхәтләнеп сөйләшеп калам. Тик бик сирәк кайтасың шул, – дигән була үзе.
Аның ире Хәбир авырмый гына йөреп ята иде. Җитмешен дә матур гына озатты. Әмма соңгы вакытта ахирәте аның нык кына бирешүен, хастаханәдә ятуын ишеттергән иде.
Хәерниса инде ничәнче ел авылга кайтырга, зиратка барырга, әнисенең каберен тәртипкә китерергә ниятли дә туры килми дә куя. Җәй җитми кала, ә кышын озын юлга чыгарга курка. Ризык төшми инде, ризык йөртә бит кешене, дигән була үз-үзенә.
Форсат чыгып, көтмәгәндә, авылга кайтып төште. Туганнарының хәлен белде, зиратка да барды. Абзыйсы белән бөтен туганнарының каберләре янында туктала-туктала, озак йөрделәр.
Мәхтүмәнең иренең каты авырганын үзе дә белә иде, туганнары да әйттеләр. Ахирәте аны көйләп, чирле кеше карап йончып беткәндер инде. Керсәм, борчу булырмы икән? Кермичә дә ярамый. Тагын кайчан кайта әле. Дөньялар да мәшәкатьле. Хәбирнең хәлен белеп, хәле мөшкел булса, бәхилләшеп чыгар. Мәхтүмә белән элек күрше, хәзер дус булып, шултиклем җирдән кайтып, күрми китү язык булыр.
Хәерниса Мәхтүмәләргә юнәлде.
– Минем картның чирләбрәк торган чагы... Сине Хәмидуллаларга кереп күреп чыгыйм, дигән идем дә җитешә алмый калдым. Әйдүк, рәхим ит, – дип каршы алды ул. – Мин хәзер. Сыерны савып керим инде. Сез сөйләшә торыгыз, – дип, хуҗабикә тастымал, комган алып, чиләген тотып, чыгып китте.
– Сине дә күрер көн бар икән! Сине генә көтеп ятам. Ике ел көтәм инде, – димәсенме Хәбир, аны күрү белән.
– Кит, әллә нәрсәләр сөйләмә!
– Мин сине гел яратып яшәдем. Мәхтүмә белән дөнья көттем, балалар үстердем, ә сине яраттым. Суга китеп барган чакта, мин сиңа нәкъ шул турыда, сине яратуым турында әйтергә җыенган идем. Син мине тыңламадың, ишетергә дә теләмәдең. Беләгеңнән тотып туктатырга, сөйләшергә теләдем. Ә син мине этеп җибәрдең дә көянтәңне бер як кулбашыңа гына элгән килеш йөгереп китеп бардың. Кош кебек очтың. Син минем күз алдымда гел очкан кош кебек канатланып тордың. – Хәбир боларны әйтте дә, хәлсезләнеп, ястыкка таянды.
Хәерниса бераз тын торды да аннары болай дип әйтеп куйды:
– Сез бит икенче урамда яшәдегез. Без синең белән бер сыйныфта да укымадык, урамда очрашканымны да хәтерләмим. Мин сине бөтенләй белмәдем. Белмәгән-күрмәгән кеше, син ашыгып суга китеп барганда сине беләгеңнән тотып алсын әле! Үзең нишләр идең икән?
Хәбир, дулкынланып, сүзен дәвам итте. Төпкә баткан күзләрендә ихлас хис-тойгылары чагылды.
– Син озак еллар кайтмадың. Кайтканыңда да син киткәч кенә ишетеп кала идем. Сезнең урамга барсам, гел Мәхтүмә каршы алып тора. Кичке уеннан кайтканда турыгыздан үтсәм дә капка төбендә ул булыр иде. Сүз ката, күзгә кереп бара. Шулай итеп, күршең белән яши башладык. Сине яратып, син дип әрнеп яшәлде. Күземне йомам да Мәхтүмәне син дип кочам. Гомер кырыс булдың. Минем белән сөйләшеп бармадың. Мәхтүмәдә генә иде игътибарың. Мин икенче бүлмәдә тавышыңны йотлыгып тыңлар идем. Безгә килгән чагыңда да минем күзгә бер тапкыр да карамадың. Карасаң, күрер идең, сине ничек яратуымны тояр идең...
Шыгырдап ишек ачылды. Әкрен генә Мәхтүмә кереп килә иде. Ул ишек төбендә тукталды.
– Менә шулай, Хәерниса. Минем гомерем әрнеп, юксынып үтте. Синең кайтуыңны көтеп, синнән җылы сүз өмет итеп. Гаеп итмә. Хуш, бәхил бул! Гомер буе яратып, сагынып яшәвемне сиңа әйтә алмый үләм икән, дип курыккан идем. Мин сине әле дә, һаман да яратам.
– Менә түтәгез сыерны савып, ябып та керде, – дип, Мәхтүмә тавыш бирде. Ә үзе: – Шулайдыр, дип уйлаган идем шул. Хәернисаң икебезнең арада торды инде, – дип мыгырданды. – Юкка көнләшмәгәнмен икән!
...Хәерниса авылдан китеп атна үткәч, Хәбирнең дөнья куюын ишетте.
Имәндә булган икән чикләвек! Ирен аңардан көнләп яшәгән икән ахирәте. Хәернисаның Хәбиргә исе дә китмәвен сизмәде микәнни? Әллә Хәернисага китеп бармагае дип куркуы булганмы? Аллаһы Тәгалә генә белә, ул гына шаһит...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4