Асхия Костикова
БЕР ЙОТЫМ САЛКЫН СУ
ХИКӘЯ, 8 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
Мылтык аткан тавышка урман эченнән йөгерә-атлый язгы калын көртләргә бата-чума хезмәттәшләре килеп чыкты. Ни булганын башта абайламыйча тордылар, ул арада берсе, Хәнифнең өстендәге киемнәрен салдырып, тиз генә майкасын ертып, арсындагы яраны бәйләделәр. Ядрә аркасыннан кереп әллә үпкәсендә әллә кабыргасына эләгеп калган, Хәнифнең хәле шәптән түгел иде. Тиз арада бригадирлары Марат Аббасовичка шалтыратып хәлне аңлатты. Ярты сәгат тә үтмәгәндер чиктәш Татарстанның урманчыларга иң якын район үзәгеннән ашыгыч ярдәм машинасы урман авызына килеп тә туктады. Аңын югалткан Хәнифне машинага төяп юлга кузгалганда Марат Аббасович үзе дә килеп җитте һәм ашыгыч ярдәм машинасын озата китте.
Район хастаханәсендә Хәнифкә запаста булган каннарын салып, Казаннан санитар самолет чакырттылар. Казанның республика клиник хастаханәсендә аны инде каршы алырга әзерлек башланды...
Бик озак ятты ул Казан хастаханәсендә. Ни медицина полисы, ни документлары булмаган авыру дип тормадылар, Хәнифне әкрен генә аякка бастырдылар. Марат Аббасович үзен гаепле дип санагандыр инде, ниндидер кыек-мыек юллар аша Хәниф Мирза углы дигән справка ясатып алуга иреште. Аны дәвалаган өчен хастаханә счетына саллы гына күләмдә акча да күчерде. Дөресен әйткәндә, Хәнифкә тормыш юлында яхшы кешеләр аз очрамады. Шул ук Ибраһим да, карбыз-кавын үстерүче фермер да, сарыклар хуҗасы да, Миңнур апа һәм инде Марат Аббасович та аңа гел яхшылык эшләделәр. Хокук сакчылары күпме генә сораштырсалар да Хәниф кайсы яктан атканнарын, кемне үтерергә теләүчеләр икәнен һәм инде кем атканын аңлата алмады. Тикшерү эше ябылмаса да, туктап калды. Сәламәтлеге нык какшаса да , ул әле иптәшләре янына кайтып, ничек булса да хезмәт итәрмен дип уйлый иде. Реанимациядән палатага чыгаргач, бер палатадашы белән ничектер уртак тел тапты. Аягын сындырып хастаханәгә эләккән Фирдәвес исемле ир-ат Үзбәкстанда туып-үсеп, соңгы елларда Татарстанга күченеп кайткан бизнесмен булып чыкты. Әкрен-әкрен Хәниф тә ачылып аңа үз язмышын сөйләп бирде.
-Син дөрес эшләгәнсең,Хәниф. Туган як дисәк тә, менә без дә, әти-әниләр белән бергә монда аларның туган якларына кайтып урнаштык бит әле. Үзбәкстанда да начар түгел иде тормышыбыз . Акча кайда да җитми инде ул. Тик монда минем уйлавымча, яшәү өчен шартлар яхшырак. Эшләгән кешегә инде. Ә синең туганнарың турында ничек әйтим инде. Алар бит барысы да кыз туганнар, ир хатыннары. Үзең беләсең, Урта Азиядә хатын-кыз сүзе кайда икәнен. Бар эшне ир хәл итә. Менә син хастаханәдән чыккач ни эшләргә уйлыйсың соң? Урман кисәргә бара алмыйсың инде, анысы факт. Беләсеңме, Хәниф, минем сиңа бер тәкъдимем бар. Мин синең тугрылыгыңа ышанам. Минем Казан читендәге бистәдә салдырган йортым бар. Болай без үзебез фатирда торабыз. Тормышны белеп булмый, бәлкем кайчан да булса шул шәһәр читенә күченеп яшәрбез дә әле. Мин үзем тынычлыкны, табигать кочагында яшәүне яратам. Все таки тау баласы бит мин дә синең кебек. Хатын теләми, киресенә каткан инде менә. Юк, ди, минем үкчәле түфлиләр киеп шәһәр урамнары буенча йөрисем килә, анда синең бакчаңны карап утырырга җыенмыйм,ди. Ну, нишләтәсең инде аны. Балалар бөтенләй бер мәртәбә дә барып та карамадылар. Олы малай Мәскәүгә күченеп, шунда гаилә корды. Ә кызыбыз әле үзебезнең янда, бер бизнесмен белән гаилә корырга тели бугай. Анысын үзләре хәл итә инде. Мин кысылмыйм. Менә шул йортны ике мәртәбә талап чыктылар инде. Анда әллә нинди байлык та юк югын. Яхшы инструментлар, төрле эш кораллары гына инде. Ну, телевизор, тегесе-монысы дигәндәй. Теләсәң, мин сине, ни дип әйтсәм үпкәләтмәм икән, шунда торырга, караштыргалап торырга чакырсам, ни диярсең. Сәламәтлегеңне ныгытырга да җайлы булыр. Әле бит сиңа хастаханә юлын бик күп таптарга туры киләчәк. Ну, минем анда мунча бар. Шул ял көнендә мунча яксаң инде. Торган өчен акча сорамыйм. Аена ун мең сум акча түләрмен. Ничек? Ризамы?
Хәниф бераз уйлап торды да, риза-риза, диде. Шулай дими ни, аена ун мең бит ул, ун мең! Тик каравыллап яткан өчен. Анда урман кисүдә дә әллә ни акча таммый иде. Аннары сәламәтлегем дә бетте, менә бит бирәм дигән колына- чыгарып куяр юлына дигәндәй, нинди яхшы кеше белән танышты.- Хәниф чын-чынлап шат иде бу кеше белән танышуына.
Күпмедер вакыттан соң Фирдәвес култык таякларына таянып өенә кайтып китте. Берничә мәртәбә Хәниф янына төрле ризыклар кыстырып килгәләде. Бер килгәнендә бик үк яңа булмаса да эшли торган кесә телефоны да алып килеп, минем белән әлемтәдә торырсың дип, Хәнифкә тоттырды. Аны ничек итеп тыңларга, кайсы кнопкасына басып шалтыратырга, яки сүндерергә кирәклеген дә аңлатты. Хәнифнең хәлен телефон аша Марат Аббасович та гел сораштырып торды, аның Казанда яңа иптәш белән танышуына, Фирдәвеснең аны үзенә каравылчы итеп алырга теләвенә дә сөенеп куйды. Андый-мондый проблемалар килеп туа калса, үземә шалтыратырсың дип,телефон номерын да бирде...
Хәнифне Фирдәвес хастаханәдән үзе бик кәттә чит ил машинасы белән килеп алды һәм туп-туры шәһәр читендәге ике катлы йортына алып китте. Ишек алдында буйга салынган гараж-мастерскойлар, өй белән беррәттән кайбер кешеләрнең өе хәтле ике катлы мунчаны күргәч, Хәниф бераз аптырап та калды. Ничек кешегә шул хатле байлык килә икән дигән уй баш миеннән сызылып үтте. Юк, юк, Аллам сакласын, миңа кешенеке кирәкми, тыныч кына яшәргә насыйп булса, мин шуңа риза, дип үз-үзенә эчтән генә кабатлады .
-Менә Хәниф, ошатсаң, шушы вагон синең йортың булыр, дип Фирдәвес бакча артында гына агып яткан елга буендагы тимер вагонга төртеп күрсәтте. – Сиңа регистрация ясатырга кирәк булыр. Шуңа справкаңны миңа биреп тор. Син монда бер дә курыкмыйча яши аласың. Күршеләр яхшы монда. Менә бу йортта, минем белән койма аша гына профессор яши, каршыда зур бер предприятие директоры. Монда саллы кешеләр генә яши. Ә караклар дигәннән, алар бит күреп торалар, минем йортта кеше яшәмәгәнне, читтән килеп караштырып йөриләрдер инде. Так что, располагайся, урыс әйтмешли. Син бит инде бераз урысча да, татарча да аңлыйсың, мондагы кешеләргә бик күренеп йөрмәскә тырыш. Ни дисәң дә яхшысы белән беррәттән яманы да очрарга мөмкин.
Фирдәвес, Хәнифкә берникадәр ризык калдырып, шимбә килермен, мунча ягарсың, дип, аны ничек ягарга кирәклеген өйрәтеп китеп барды.
Хәниф ике катлы йорт янына килеп тәрәзәсеннән эчке ягын карамакчы булды, әмма йортның беренче каты да бик биек иде, бу уеннан кире кайтып, гараж, мастерской ишекләрен тартып-тартып карады, урам як коймада тар гына ярык табып, бер күз белән генә урам якка күз салды. Урам буйлап әле бер якка, әле икенче якка тыз-быз машиналар чапканы күренде. Берникадәр вакыт карап торса да, бер генә җәяү атлаучыны күрмәде. Төенчекләрен алып, Фирдәвес кулына тоттырган ачкыч белән тимер вагон ишегендәге йозакны ачып, вагон эченә керде. Озак вакыт ишек-тәрәзәсе ачылмагангамы, вагон эче тынчу, кызу иде. Тәрәзәне ачмакчы булды, Әмма тимер рәшәткәле тәрәзә ачылмый торган булып чыкты. Хәниф ишекне ачып куеп, урындык белән терәтеп, вагон эчендәге диван өстендәге юрган-мендәрне күтәреп ишек алдына алып чыгып җилләтергә элеп куйды. Баллон белән кабызыла торган газ плитәсе өстендәге чәйнеккә тыштагы краннан су агызып, чәй куеп җибәрде дә диванга утырып уйга калды.
-Монда килеп тагын хата ясамадыммы икән? Алда тагын ниләр күрәсем бардыр, ни эшләп мин үземнең тормышымны үзем хәл итә алмыйм соң? Әйтүгә иярәм дә китәм. Югыйсә Марат Аббасович әйтеп торды бит, әнә справкасын да юнәтте, бәлкем әле Таҗикстанга да кайту юлын тапкан булыр иде. Әллә шалтыратыйм микән? Юк инде, җебегән мужик дияр. Үзең теләп килештең, хәзер синең миңа кирәгең юк дияр. Әйтмәсә дә шулай уйлар. Ярар, ни булса шул булыр тик хәерлегә генә булсын. Чәйнек кайнап чыкты. Хәниф пакеттан ашамлыкларын алып өйтәл өстендәге газета өстенә бушатты да, куе итеп ясап чәй эчеп алды. Тәненә рәхәт җылылык таралды, ул йончыган тәнен ял иттерергә дип диванга сузылып ятты.
-Писарам, Писарам, Хәнифәтулло,бедор шавед (уян). Хеле дароз хоб кунед, писар (бик озак йоклыйсың, улым) – Әнисе Хәнифәтуллоны битеннән сыйпады. Хәнифәтулло сискәнеп китеп күзләрен ачты. – Модар, ту кучой (Әни син кая).
Аптырап күзләрен угалады. Инде ничә еллар туган телендә аңа хәтта төшендә дә эндәшүче юк иде. Менә бит, әни төшемә керде. Мине оныттың ди торгандыр, искә дә алмыйсың, дип үпкәлидер. Бу бистәдә мәчет бар микән? Их, күрше тирәдә беләләрдер инде. Тик хуҗа күршеләргә күренмәскә кушты шул. Мәчеткә әни рухына хәер биреп дога кылдырыр идем – Хәниф ишек алдына чыгып тагын тирә-якны караштырды. – Бу ишек алдын, бакча итәргә булыр иде. Хуҗа белән сөйләшеп карасам, бәлки агачлар утыртырга рөхсәт итәр. Шундый матур йорт тирәсен гөлбакча ясарга була. – Хәниф коймадагы ярык аша урамга күз салды. Баягы кебек бу юлы да күзенә бер җәяүле дә чалынмады.
Шимбә көнне хуҗасы кил.гә кызу итеп мунча якты. Мунча ягып керүнең тәмен ул урманчылыкта гына белде. Таҗикстанда аларның кышлагында мунчаны бөтенләй дә белмиләр иде. Хаҗәтне тышта үтәп, комган белән таһәрәтләнү барлык таҗик халкы өчен дә гадәти хәл булып, бала-чагаларны ләгәннәргә салынган су кояшта җылынгач юындырып, ә олылар, таулардагы җир астыннан чыга торган кайнар су чыганакларында коенып кайта иде. Шулай да беркемнең дә пычракка батып, начар исләнеп йөргәнен хәтерләми Хәниф.
Фирдәвес тә мунчадан канәгать калды. Хәнифнең бакча үстерергә булган ниятенә шатланып, син бик дөрес әйтәсең, минем үземнең вакыт юк монда бакча белән маташырга. Көздән казып куйсаң, үзеңә җайлы булыр. Яз көне орлыклар алып килермен. Утыртырсың, дип Хәнифне хуплап куйды.
Көз артыннан дулап-буранлап салкын кыш та килеп җитте. Тимер вагондагы тимер мичкә күпме генә яксаң да, күмере бетүгә вагонда шыкраеп катарлык салкын иде. Ничек кирәк алай, Хәниф беренче кышын шушы тимер вагонда чыкты. Тыштан бик яхшы, шәфкатьле булып кыланган Фирдәвес чынлыкта бик хәйләкәр булып чыкты. Регистрация ясатырга дип алган справка каядыр югалды дип алдады, баштагы мәлне аена ун мең түләсә дә, соңрак утка күп түләнә, син вагонны электр уты белән җылытасың, дип, биш мең генә бирә башлады. Нишләсен инде Хәниф, барыр җире булмагач, барысына да түзде.
Сыерчыклы бураннары белән яз да килде. Кыш буена көрәп өйгән кар көртләрен тараты Хәниф, елга буендагы агачлык ачыла башлауга үзенә коры-сары агачлар ташып куйды. Җир өсте кипшерүгә түтәлләр казыды.
Фирдәвес алып килгән орлыкларны сибеп, чәчәкләр, кишер-кыярлар тишелеп чыкканны гына көтәсе калды...
Дәвамы бар.
Оценили 0 человек
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев