Тузганак
...Рәнис белән Гөлия көтмәгәндә, уйламаганда дигәндәй, Октябрь бәйрәме көнне демонстрация вакытында очраштылар.
– Гөлия?!
Гөлия, таныш тавышны ишетеп, эчтән сискәнеп куйса да, тыштан сиздермәскә тырышты:
– Туганнан бирле Гөлия мин. Әле ничек «Сәвия» дип дәшмәдең. Барысы да яңа баштан башланып киткән булыр иде...
– Туктале, Гөлия, начар сабан шикелле кирегә сукалама син.
– Уңайга сукалый торганнарын тапкансың дип ишеттем. Әле киресе дә кирәктемени?
Рәниснең тиз генә бирешер исәбе юк иде.
– Чыгымлама инде, Гөлия...
– Чыгымларга, чыгымчы тай түгел мин сиңа, Рәнис. Юкка сүз озайтып тормыйк. Бар.
– Аның белән минем арада алай берни дә юк, Гөлия. Әйдәле, төртми-чәнечми генә сөйләшик әле бер...
– Тынычлана башлаган күңелләрне кабат кузгатмыйк. Сөйләшәсе сүзләр сөйләшенеп беткән инде безнең, Рәнис...
Рәнис сүзне һаман да үз эзенә төшерергә тырышып, Гөлиянең күзләренә тутырып карады да моңлы күкрәк тавышы белән җырлап җибәрде:
Әйтер сүзләр эле әйтелмәгән,
Җырланмаган әле безнең җыр...
Диңгез кояшыдай якты күз карашы, күңел түрләренә үтеп, күңелләрне тетрәндерә торган шушы якты моң Гөлиянең Рәнискә булган бөтен үпкә хисләрен юып төшергәндәй булды. Үзен күрмәгәндә суыныр, онытыр сыман тоелса да, янәшәсенә килеп баскач, сөюдән гаҗиз, мәхәббәттән чарасыз калган иде кыз.
Егет моны күрде, һәм аның башыннан бер уй яшьнәп узды.
– Мин сине бик сагындым, Гөлия...
– Мин дә бик сагындым да бит, Рәнис...
– Әйдә, килешик, ә?
– Килешик дип.:. Ачуланышмадык ла без...
– Соң, шулай булгач?
– Барыбер. Хыянәтне күтәрә алмыйм мин, Рәнис.
– Безнең арада хыянәт юк, Гөлия. Ихлас әгәр!
– Ярый ла шулай булса...
Рәнис, кызга сулыш алырга да бирмичә, «һөҗүм»не дәвам итте:
– Шулай, Гөлия. Син бер дә икеләнмә. Әле без киләчәктә шундый иттереп яшәрбез синең белән...
Гөлия күңелсез генә елмаеп куйды:
– Ай-һай, күреп булыр микән ул көннәрне?
– Булыр, Гөлиякәй, ник булмасын! Ә бүген без синең белән кунакка барабыз.
– Нинди кунак, кемгә?
– Авылдашларга инде, Хәмзәләргә. «Барысы да парлы-парлы, син генә моңлы-зарлы. Парлылар арасына ялгыз кеше чакыру килешми инде килешүен. Авылдаш булганың өчен генә чакырам», – дигән иде. Менә, Ходаның рәхмәте белән без дә парлы булдык.
Үзенең ниндидер ялгыш адымга баруын бөтен йөрәге, бөтен күңеле белән сизенсә дә, аякларын тыңлата алмады Гөлия – алар кызның йөрәк хисләренә буйсынып, Рәнис янәшәсеннән баруларын дәвам иттеләр.
Хәмзәләрдә яшьләрне бик җылы каршыладылар. Табын төн урталарына кадәр дәвам итте. Ниһаять, кунаклар таралыша башлады. Гөлия үз торакларына китмәкче иде дә, Рәнис аны ялгызын гына җибәрергә теләмәде.
Үзем озатып куям. Безгә кереп, перчаткаларны гына алып чыгыйк та...
Гөлия, аны-моны абайламастан, егет белән китте. Аның тизрәк ятып йоклыйсы, бөтен гәүдәсен баса башлаган сәер авырлыктан тизрәк котыласы килә иде. Рәнис кабалана-кабалана квартирасының ишеген ачты. Алар эчкә узуга, инглиз йозагының кабат шылт итеп бикләнгәне ишетелде. Кабынган ут берничә минут тәрәзәдән урамга яктылык сирпеп торды да кабат сүнде.
Иртән уянгач, Гөлия, күз яшьләренә төелеп, тышы каралып беткән мендәргә капланды. Кичәге көн узган, инде яңасы башланган иде. Кулларыннан килсә, ул көнне кире кайтарып, вакыйгаларны башкачарак борыр, иртәгесен йокыдан Рәнис янында түгел, үз торагында уяныр иде. Әмма моңа кадәр беркемнең дә үткәнен кире кайтарырлык куәткә ия булганы юк шул әле. Әнә, янәшәсендә, берни булмагандай тигез сулап, Рәнис йоклап ята. Йомылыр-йомылмас калган иреннәре менә-менә елмаеп җибәрерләр сыман. Берни дә булмаган шикелле... Һай, шулай гына булсачы! Ләкин ул булган, һәм әле, кем белә, үзенең булганлыгын, барлыгын озак еллар хәтергә төшереп торыр...
Күзләрен ачмый ятса да, Рәнис күптәннән уянган иде. һәм ул (моңа хәтта үзе дә гаҗәпләнде!) Гөлиягә карата бернинди дә җылы хисләре калмаганлыгын абайлады. Ә төнлә пышылдаган утлы сүзләре, баш югалтырдай булып, шашынып үбүләре, кызны яулап алулары – барысы да күптән чынга ашыра алмыйча йөргән морадына ирешү өчен генә булган, күрәсең... Әмма моны кызның үзенә һич кенә дә сиздерергә ярамый иде. Әйдә, ышансын, ярата дип белсен.
Гөлия, үз шәүләсеннән үзе оялып, киенде, тиз генә юынып чыкты да Рәнис янына килде.
– Ни эшләдек без, Рәнис?! Алга таба ни булыр?
Рәнис, кулларыннан тотып, аны кабат ятагына тартты.
– Борчылма, җаным, – диде ул, аның күз яшьләре юган тозлы яңакларыннан үбеп. – Алга таба да без шушылай бергә булырбыз. Иртәгә яныңа мин үзем килермен, ярыймы?
Мең төрле ут өермәсендә берүзе калган Гөлия ниндидер бер билгесезлек томанына уралып, үз торакларына кайтып китте.
Ә Рәнис килмәде. Икенче көнне дә. Башкаларында да. Бүтән беркайчан да...
Төннәрнең берендә Гөлия гәүдәсенә таралган сәер дулкыннан уянды. Балага җан иңгән иде...
Гөлиянең ике булыр вакытлары, көнләп түгел, сәгатьләп якынлашты. Нидер эшләргә, ниндидер ныклы карарга килергә кирәк иде. Әмма ни эшләсен соң ул? Нинди карарга килә алсын? Һичьюгы, врачка күренергә, башка аналар шикелле ялга чыгарга, туачак баланың киләчәген кайгырта башларга кирәк иде дә бит... Юк, алай эшли алмады, кеше сүзеннән курыкты Гөлия. Биләүгә биләнгән ояты итәгенә менгәнче кадәр генә булса да алардан котылырга тырышты. Ә алда бары тик санаулы көннәр генә калып бара.
Гөлия, кирәк-яракларын, өс-киемнәрен чемоданына тутырды да автовокзалга юнәлде, һәм автобус, биш сәгать дигәндә, дөньяның бу бәхетсез бәндәсен туган нигезенә, сугышта аягын, әллә никадәр канын, саулыгын, ярты җанын югалткан холыксыз Харрас абзый белән авыр сугыш елларында ирләр күтәрмәгәнне күтәреп, өч кешелек эшне берүзе эшләп, инде ватылган, таушалган Зөләйха апа янына кайтарып җиткерде. Өйгә елмаеп, элеккечә шаян сүзләр белән керде Гөлия.
Зөләйха апаның гына йөрәге жу итте:
– Ни ултара, ни пултара дигәндәй, атна уртасында ничек кайтасы иттең, кызым?
– Нигәдер сезне бик сагындым, әни. Берничә көн отгулым бар иде. Шуларны алдым да кайтып төштем әле менә.
Монысын дөрес әйтте Гөлия. Дүрт көн отгулын алып кайтты ул авылга, һәм дүрт көннең дүртесендә дә җимертеп әнисенә булышып йөрде. Ялт иттереп өйне җыештырып чыгарды, әнисенең куллары җитми йөргән керләрне юып киптерде, аларны үтүкләп, тәртипләп, шифоньер тартмаларына тутырды. Кыр кадәр бакчаның бәрәңге төпләрен өеп чыкты. Кызының уңганлыгына, булганлыгына сокланып туялмады Зөләйха апа. Ә менә башкаларда ике-өч айда да беленә торган үзгәрешне үз кызында шушы сәгатьләрдә дә күрмәде ул, күз карасының эчендә нинди утлар янганын абайламады.
Зөләйха апа кызының өзгәләнеп уфылдавыннан, авыр ыңгырашуыннан уянып китте. Уянды да, каушап, каударланып, ут кабызгыч төймәсен табалмый аптырады. Гөлия, сабый балалар сыман бөгәрләнеп, эчен тоткан да, кычкырып җибәрмәс өчен, кан чыгарлык итеп аскы иренен тешләгән.
– Ниләр генә булды тагын, балакаем?
– Эчем, әни бәгърем, эчем... Җаным... җаным чыксын... иде дә бит... хәзер...
– Ни сөйлисең, балам? Нинди җан турында сөйлисең син? Харрас, Харрас, дим! Тор әле тизрәк. Гөлиянең хәле начар. Мин фильшерне алып килим.
Гөлиянең кыяфәтенә карауга ук хәлне аңлады фельдшер Маруся. Тик ни дип әйтергә генә белмәде.
– Ашыгыч ярдәм кирәк, Зөләйха апа.
– Бигрәк җиде төн уртасы бит. Укол-мазар белән булмыймы соң?
– Булмый, Зөләйха апа. Сезнең... Сезнең...
– Әйтсәң, тизрәк әйт, Маруся, зинһар, җанымны суырма.
– Харрас абзый, бер генә минутка чыгып торсаңчы.
Харрас абзый, култык таякларына таянып, ишегалдына титаклады.
– Син белмәдеңмени, Зөләйха апа?
– Нәрсәне?
– Кызыңның тулгагы башланган, аңлыйсыңмы?
Башына таяк белән ордылармыни, Зөләйха апа миңгерәп, күз аллары караңгыланып китте.
– Ни сөйлисең син, Маруся? Нинди тулгак?
– Бәби тулгагы, Зөләйха апа. Син күз-колак бул, ә мин телефонга йөгердем.
Тик фельдшер телефонга йөгерергә өлгерми калды. Көтелмәгән бу хәбәр Зөләйха апага аяз көндә яшен сугу белән бер иде. Ул, кинәт башы әйләнеп, идәнгә ауды. Гөрселдәгән тавышка Харрас абзый кергәндә, фельдшер Зөләйхага укол ясый иде.
– Харрас абзый, син сеңелне дә, апаны да күздән ычкыдырма. Ә мин телефонга йөгердем.
Ярты сәгать дигәндә район үзәгеннән ашыгыч ярдәм машинасы килеп тә җитте. Зөләйха апаның үз хәле хәл булганга, авыруны Маруся үзе озата барырга булды. Икенче көнне иртән район үзәгеннән автобус белән кайтты ул. Медпунктка тукталып та тормастан, туры Зөләйха апаларга керде. Харрас абзый ишегалды җыештырып йөри иде.
– Хәерле иртә, Харрас абзый!
– Хәерлесен дә, хэерсезен дә белгән юк әле, Маруся. Апаң һаман урын өстендә. Төн буена беравыз сүз дәшмәде Кызга ни булган да, минем пыркарурга ни булган?
Маруся сүзсез калды. Ни дип әйтсен ул язмыш тарафыннан болай да кирәгеннән артык рәнҗетелгән бу абзыйга? Сөенче, Харрас абзый, оныгыгыз, кечкенә кызыгыз бар, дисенме?
– Куркыныч нәрсә юк, Харрас абзый, бары да яхшы булыр.
Марусяны ишектә күрүгә, Зөләйха апа бөтенләй өнсез калды. Туу хәбәрен ишетү аңа үлем хәбәреннән дә авыррак иде бугай... Ниһаять, ул үзен кулга алды.
– Йә, Маруся, инде нинди яңалык белән сөендерәсең?
– Кызыгыз бар, Зөләйха апа, бик авырдан туды, үлгәннән генә алып калдылар.
– Йа Раббым, ни йөзләрем белән кеше күзләренә күренермен?! Кайларга гына куярмын хурлыкларын?! Кайтып керүгә бәрепләр генә үтерер инде Харрас...
Күңелендә әллә нинди канатлы сүзләр уралса да, шуларның ник берсен тел тибрәтеп әйтә алсын Маруся. Зөләйха апаның үз хәле хәл, кеше сүзен тыңлаудан узган иде.
Маруся артыннан ук өйгә кергән Харрас абзый, ишек яңагына сөялеп, нәрсә сөйли соң болар, дигән бер гаҗәпсенү белән хәрәкәтсез калды. Хәсрәт ачыларының әле мондыен да татырга язган икән бит аңа... Оныклары бар икән ләбаса... Мизгел эчендә Харрас абзыйның күңелеңдә гарасат актарылгандай булды. Гомер буе аяклар өчен дә эшләп, тоташ мускулларга әверелгән егәрле куллар чытырдатып култык таякларын кысты. Тел очында зәһәр сүзләр бөтерелде. «Син, син генә җиттең баланың башына! Син иркәләдең, ни теләсә, шуңа син генә юл куйдың! Менә җый инде хәзер җимешләрен!!!» Шулай дип, култык таякларын хатыны өстенә томырасы килде аның. Әмма боларның барыннан да өстенрәк көч аны бу адымнан тыеп калды. Харрас абзый, сызлаган тешләрен кысып булса да, түзде, күңелендә дулаган гарасат ташкынын иреккә чыгармады.
– Ярар, Зөләйха, – диде ул, тыныч күренергә тырышып. – Баш ярылып, күз чыкмаган. Ул кадәр бетеренмик әле. Онык туган бит дөньяга. Туу – үлем түгел. Кабер казырга кирәкми. Җыенырга да бала табу йортына барырга кирәк...
Фельдшер Маруся җиңел сулап куйды. Харрас абзый булып, Харрас абзыйдан да мондый сүзләр чыккач, Зөләйха апа аһ-ваһ килүдән ерак китәлмәс. Тагын бер уколдан төшкә кадәр үк аякка басачак ул.
Һәм чыннан да, берничә сәгатьтән Зөләйха апа кызы янына барырга җыена иде инде.
Гөлия җавап белән озак көттермәде. Калтыранган хәлсез куллары белән бер генә җөмлә язган иде ул.
«Әни, бәгърем, булдыра алсаң гафу ит. Гөлия».
Җәүдәт Дәрзаманов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1