ХИКӘЯ, 1 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
Веранда түбәсе калаенда тыпырдашып биешкән яңгыр тамчылары тавышына уянып китте Гөлсем. Яткан җиреннән үрелеп кенә ян тәрәзәнең ак пәрдәсен күтәреп ишек алдына күз салды.
-Ий, Ходайның рәхмәте, минем бәрәңге утыртканны гына көткән икән бит яңгыр да. Югыйсә бар халык әллә кайчан утыртып бетереп, бәрәңгебез тишелми ята дип борчыла иде. Менә бит, минем бәрәңгене көткән икәәән, дип үз алдына сузып кына сөйләнеп алды да, -ярар, болай ятып нәрсә инде. Торыйм, чәй янына коймак камыры изим әле, дип, караватыннан аякларын салындырып, башмакларын аягына киде дә, бераз сузылгалап алгач, ашау әзерли торган бүлмәгә таба китте. – Һай бу картлык дигәнең, югыйсә бәрәңге дә салып тормадым, ә билгә нык кына утырган икән бит. Яңгыр да туктарга җыена ахрысы, бәрәңге салышкан күршекәйләремне дә чакырырмын, камырны күбрәк ясыйм әле дип сөйләнә-сөйләнә табак-савыт шалтыратырга тотынды.
Авылдагы ялгыз гына картлык көннәрен санаучы карчыклар санын арттырып, моннан берничә ел элек Гөлсем дә туып-үскән йортына, ата-ана нигезенә кайтырга булды. Шәһәрдәге бер бүлмәле фатирын оныгына калдыруы да кинәт кенә килеп чыкты аның. Унсигезе яңа тулган оныгы Илгиз йөри торган кызы авырлы икәнен әйткәч, башта ни эшләргә белми, аптырап сүзсез калды.
-Соң, балакаем, бу яшьтән нинди гаилә кору инде ул? Әле син үзең дә бала гына бит. Армиягә барасың бар. Укуыңны төгәллисең, профессия аласың бар бит.Әтиең-әниең беләме бу хәлне? Алар нәрсә диделәр? – дип, бераз айныгандай булгач, оныгына сорау арты сорау яудырды.
-Әй, әби, безнекеләрне беләсең бит инде. Әти вообще акырырга тотынды. Өйгә дә кертмим диде. Әни елый башлады. Нигә кирәк ул сиңа детдом кызы. Кулы бер эш белми ди. Алкаш баласы дип Санияне да сүгеп аттылар. Әби, син генә миңа, безгә ярдәм итә аласың. Помоги, ә, әби, дип, Илгиз әбисен җилкәсеннән кочып алды да, бала чактагы кебек башын әбисенең күкрәгенә куйды.
Нишләсен инде әбисе, улы белән килененә дә каршы килергә ярамый, онык белән авырга узган сабыйны да куып чыгара алмады, күз яшьләрен кул аркасы белән сөртеп алды да, тукта улым, барыбер әтиең-әниең белән сөйләшеп карыйм әле. Алар да аңлар хәлеңне, берәр чара күрербез, дип, оныгын аркасыннан сөеп куйды. Чыпчык оясындагы ике бәләкәй кош баласы кебек бер-берсенә елышып ук утырган Илгиз белән Сания төбәп, тагын ни әйтер дип, өмет тулы күзләрен әбигә төбәделәр.
Татар кызы булса да, детдомда гел урысчага күчеп беткән Сания, борынын еш-еш тартып, бабушка, я готовить умею. Нас учили. Я ведь на повара учусь, все смогу приготовить, и убираться умею. А мама моя...-Сания туктап калды. –Мама моя не пила. Совсем, совсем не пила...Папа, да, папа сильно пил и маму избил. Она ударилась головой об стол и упала. Я тогда очень маленькая еще была, но все помню. Я под кроватью спряталась от страха и даже не плакала, потому что если бы плакала, папа и меня убил бы. Он так и говорил всегда. Убью, если заплачешь. – Кыз юешләнгән борынын тартып куйды. Илгиз, не плачь, милая, я не дам тебя в обиду. Если и абика не поможет, уедем отсюда навсегда, добрых людей все равно больше на свете дип, кызны кочагына алды.
Гөлсем, кыздан ничә яшьтә булуын , авырының ничә айлык икәнен белеште дә ай-һай дип башын гына чайкады. Үзе дә унсигезе тулганчы авырга узган вакыты кылт итеп исенә төште. Тик ул елларны инде калын тузан каплаган, дип кузгатасы килмәде, әйдәгез, балалар, башта ашап алыйк, аннары бергәләп сезгә барып килербез. Иншалла, урамда калдырмабыз, син дә бит әти-әниенең алтын бер бөртеге, улым, башта гына кызып киткәннәрдер, кайнарлыклары сез чыгып китүгә сүрелгәндер әле, дип балалар белән кухняга уздылар. Сания белән Илгизнең кулга-кул тотынып йөрүләрендә дә ул үзенең еракта калган яшьлек төсмерләрен күрде...
...Унынчыга күчкәнче Гөлсем егетләр ягына борылып та карамады, алай гына да түгел озатырга теләгән егетләрне коймаларына якын да китермәде, ничек итсә итте, капка төбендә аны сагалап торган берәр егетне күрсә, узып китеп, күршеләргә кереп качып, бакча аша чыга иде үзләренә. Авыл егетләре арасында Кыргый дигән кушамат та тактылар үзенә. Гөлсем аңа игътибар да итмәде, тырышып чыгарылыш имтиханнарына әзерләнде. Дөресен әйткәндә аның да күңеленә ошаган егет бар иде классларында, әмма ул егет нишләптер Гөлсемгә бер генә дә игътибар итмәде, гүя аның барлыгын да белми иде. Үзеннән бер генә яшькә зуррак бу егет башкалардан басынкылыгы, азсүзлелеге белән нык аерылып тора иде. Әллә әнисе белән генә яшәгәнгә тормыш алып барулары авыр идеме аларның, белмәссең, егет, гомумән бер кызны да озатып йөрмәде. Ниһаять, чыгарылыш имтиханнары да артта калды. Кызлар пыр тузып соңгы кыңгырау бәйрәменә киемнәрен барлый-үтүкли, чәч ясата башлады.
Егетләрнең дә өсләрендә кибеттән яңа алынган кершән кебек ап-ак күлмәкләр. Моңарчы класска гел шакмаклы күлмәк киеп йөргән Салихны чәчен матур итеп шомартып кистергән, ап-ак күлмәктән, күргәч кызлар башта танымый да тордылар. Гөлсем дә шаяртып, Салих, син гел артист кебек булгансың. Буй-сының да бик килешә, әллә җырлап та җибәрәсеңме диюгә, Салих бераз гына кызарына төшеп, бик матур моңлы тавыш белән җырлап та җибәрде. Җыр дәресендә аның шактый гына моңлы җырлаганын белсәләр дә бу кадәр моң иясе икәнен берсе дә белми иде. Җыр туктауга барысы да гөрләтеп кул чаптылар, тагын-тагын җырла инде дип кыстадылар. Соңгы кыңгырау бәйрәме мәктәп кысаларына гына сыймады, кич белән классташлар дәррәү Кирмәнчеккә юнәлделәр. Кирмәнчек дигәне елганың арягындагы тирә-ягын куаклыклар шомырт, чикләвек агачлары каплаган зур гына калкулык. Шунда зур учак ягып, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә мәктәп хатирәләре белән бүлештеләр. Моңа кадәр ун ел бер класста укып бер парта артында утырган классташлар, бер-берсен беренче күргәндәгедәй тынып калдылар.
-Кызлар, егетләр, әйдәгез бала чактагы кебек тычкан куышлы уйныйбыз, диде арадан бер чаярагы. Санамышка кем кала, шул тычкан була дип, берсе йөгереп тә китте, аны калганнары куып тотмакчы булды. Кемдер уенга кушылды, кайберләре шул форсаттан файдаланып, парлашып ышыграк урын эзләде. Салих та Гөлсем янына килеп, Әйдә, Кара яр буйларын әйләнеп кайтабыз, дип пышылдады. Салих кыз яныннан сүзсез генә атлады. Бераздан кыюланып кул очын Гөлсемгә таба сузды, Гөлсемнең бар тәне дерт итеп китте, әмма ул кулын алмады, Салих кызны кулыннан җитәкләп алды. Әллә чынлап та Салих шулкадәр кайнар канлы иде, әллә төне шулай кызу булды, Гөлсем кинәт эсселәнеп китте. Күктә җемелдәшкән йолдызларны күзәтә-күзәтә Кара яр буйларын да урадылар, Чия тавына да менеп төштеләр, офыкта алсуланып таң беленгәнен карап тордылар. Сүзсез генә дә бик күп нәрсәне бер-береңә аңлатып булганын ике яшь йөрәк шул төндә аңлады. Аларның юкка чыкканлыгын классташлары сизмәде дә кебек.чөнки һәр яшь йөрәк бу минутта икенче планетада яши иде. Иртән авыл халкы кәтү куганда классташлар учак урынын сүндереп, ел саен очрашырга сүз куешып авылга өйләренә таралышты.
Әллә укуын тәмамлавын гына көткәннәр, ике көннән Салихка авыл советы аша военкоматка чакыру кәгазе китереп тоттырдылар. Ашык-пошык кабаланып җыену, озату кичәсе, бер-берсенә бирелгән вәгъдәләр мизгел кебек, юк, йоклаганда күргән матур төш кебек кенә булып калды.
-Кызый, сабантуй бит, нишләп өйдә утырасың гел, дип йөгереп дигәндәй килеп кергән классташы Айгөлне дә ул моңсу гына каршы алды. – Ни калган анда миңа. Салих булмагач, ул сәхнәдән җырламагач. Юк, чыкмыйм Сабан туена да, укырга китәргә сумкаларымны җыясым бар, әйберләрне караштырасы, дип киреләнеп маташса да, икенче көнне Айгөл аның ай-ваена карамыйча, кулыннан өстерәп диярлек сабантуена алып чыгып китте. Әти-әнисе дә, бар кызым, бар, әле тагын кайчан бәйрәм була. Рәхәтләнеп күңел ачып кайтыгыз, дип аркасыннан сөеп, озатып калдылар...
Авыллары зур шул Гөлсемнәрнең. Җитмәсә күрше авыллар да аларның колхозына керә. Сабан туе да берничә авылга бер итеп зурлап уздырыла. Тау башыннан ук аланда яңгыраган музыка кызларның күңелен ачып җибәргәндәй булды. Гөлсемнең күңелен күтәрергә теләп, әйдә мәйданны урап килик, елга буена төшик, әйдә кибет тирәләрен урыйк дип, бертуктаусыз бытылдап торган Айгөлдән туеп, Гөлсем, мин авылга кайтам, арыдым, син үзең генә йөр инде дип, кырт борылып авылга таба китте.
Үз уйларына батып, башын да күтәрмичә авылга таба атлаган кызны арттан арбалы мотоцикл куып җитте. Ул арада артта утырганы сикереп тә төште, кыз аңына килгәнче аны күтәреп алды һәм мотоцикл коляскасына тыгып та куйды. Гөлсем, тыпырчынып, коляскадан сикермәкче булды, аны утырткан егет, курыкма, өеңә гынә кайтарып куябыз, дигәч, тынычланды. Әмма мотоцикл тизлеген арттырып артыннан тузан өермәсе куптарып , күрше авылга таба чапты...
Тып-тын калган кечкенә авылның бәләкәй генә йортына Гөлсемне әнә шулай урлап алып кайттылар.
-Инәй, каршы ал киленеңне. Өйлән, дип колак итемне кимерә идең. Менә, булды, диде, Гөлсемне ныклы куллары белән кысып тоткан Зариф. Булачак кайнана, әллә кызның елап шешенеп беткәнен күрмәде. Әллә күрмәмешкә сабышты, -Ий, килен төкле аягың белән. Минем улым Зариф бик әйбәт ул. Әрмидә өч ел хезмәт итеп кайтты бит. Мурәк ул, диңгездә хезмәт итте, кешеләрнең уллары инде өйләнеп бала үстереп ята, ә ул һаман ялгыз. Май башында ук кайткание инде әрмидән . Авылда үзең күрәсең, кызлар юк бит. Торып китәрсез, иншалла, мәхәббәте дә булыр.
-Юк, юк, кайтарып куегыз мине! Калмыйм мин сездә, барыбер качып булса да кайтып китәчәкмен дип үкседе Гөлсем. – Ул үксегән арада иптәш егете дә, булачак кайнана да өйдән чыгып сызды.
Ата-анасы кызлары сабантуйда бик озаклады дип борчылып кич уздырганда Айгөл килеп керде.
-Гөлсем күрше авыл егетенә кияүгә чыккан бит, ишеттегезме, дип аларның йөрәкләрен яра язды. – Сабан туенда миннән аерылып китте дә , электән белгән егете белән сөйләшеп куйган булгандыр инде, матайга утырып качкан бит. Бар халык шау килә анда, дип сүзен әйтеп тә бетермичә чыгып та китте.
Әти-әнисе бу хурлыкны ничек күтәргәндер, икенче көнне Зариф Гөлсемне мотоциклына утыртып кызның кулын сорарга килде.
ДӘВАМЫ БАР.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев