ХИКӘЯ, 7 ӨЛЕШ
Әсхия Абдуллина-Костикова
-Гөлсемкәем, ни булды, җаныкаем? - Салих хатынны түр яктагы диванга күтәреп алып керде. Хатынның күзләрен дә ачмый ятуы аны һафага салды, ул авылда табиб я фельдшер барлыгын да белмичә, кая барып кемнән ярдәм сорарга аптырап торды да, каршы якта ерак та түгел яшәп ятучы туганнарына чапты. Капканы питләсеннән каерып төшерердәй итеп ачып, аягындагы ботинкасын да салып тормыйча эчкә атылды.
-Апа, апа, тиз бул . Гөлсемгә әллә нәрсә булды. Апа, син кайда дип бар көченә кычкырып җибәрде.
-Абау, нәрсә булды. Гөлсем дисеңме? Кайда соң ул?
- Өйдә. Өендә инде, тиз бул апа, тиз бул, врач бармы авылда? Кем ярдәм итә ала? Гөлсем аңын югалтып егылды. Апа, дииим!- Салих башын учлап идәнгә чүкте.
-Нәрсә булды икән? Әллә мунча кереп башына ис тигәнме?
-Тизрәк бул инде, мин чаптым, ул анда берүзе. Врач чакыр, апа, тиз бул! –Салих кире Гөлсемнәргә йөгерде.
-Гөлсем, Гөлсем бәгърем, хәлең ничек? Апага әйттем. Ул хәзер врач чакыртыр, ярдәм итәрләр. Каяле, башыңа салкын суга чылатып сөлге куйыйм. Юк, Гөлсем, синең чиккән кулъяулыгың түш кесәмдә бит минем, шуны чылатып куям хәзер.
Тик Гөлсем аңына килә алмады. Апасы чакыртып китергән фелъдшер шәһәргә шалтыратып ашыгыч ярдәм машинасы җибәрүләрен сорады.
-Гөлсем апаны инсульт бәреп еккан. Кан басымы белән әллә ничә ел интегә иде инде ул. Әллә даруларын да эчмәдеме икән? Тиз арада больницага илтергә кирәк. Скорый кайчан килеп җитәр. Вакыты чыкканчы өлгертә алсак, аны әле саклап калып булачак.
Салих таныш та, шул мизгел эчендә таныш та булмаган туган авылы урамына йөгереп чыкты. Машинасы эшләп торган кемне дә булса туктатып, тиз арада Гөлсемне больницага илтеп терелтәсе килүен Аллах та күреп тордымы, юлда бер чит ил машинасы күренде. Салих үз-үзен белештермичә машина каршысына йөгерде, кулларын бутый-бутый туктарга кушты. Руль артында кем икәнен дә белмичә, - тиз генә шәһәргә больницага алып барырга кирәк. Хәле бик авыр. Зинһар ярдәм итегез. Күпме акча кирәк? Әйтегез? Мең? Ун мең? Илле мең? Алыгыз, алыгыз зинһар акчаны күпме телисез, тик Гөлсемне генә больницага илтергә булышыгыз, - дип ялварды.
-Ай абый, сез нишлисез? Нинди акча ди ул. Җыегыз акчаларыгызны. Кем авырды? Кая соң ул кеше? Ни булды? Болай да шәһәргә барырга чыктым, ник алып бармаска. Әйдә алып чыгасызмы, үзе чыгамы, - дип шофер Салихның акча йомарлап тоткан кулын этәрде.
-Хәзер, хәзер алып чыгам. Аңын югалтып егылды. Инсульт ди фельдшер.
Гөлсемне одеялга салып шофер белән икесе күтәреп алып чыгып, машинаның арткы утыргычларына салдылар, янына Салих кысылып кереп утырды, алгы утыргычка авыл фельдшеры утырып больницага озата китте.
...Үз вакытында китереп җиткергәнсез, дип мактап алды кабул итү бүлегендә кизү торучы табибә. – Болай булса, сөйләшүе дә рәтләнер, аягына да баса алыр. Тик сразу түгел. Айлар узгач кына. Сез янында сакларга каласыздыр бит, дип Салихка карады.
-Ә, әйе, мин...мин калам сакларга, күпме кирәк шуның кадәр, хәтта гомерем буена да сакларга риза мин аны, дип өмет тулы күзләрен табибә ханымга текәде.
-Балаларына әйтергә кирәк. Аның улы моннан ерак түгел яши бугай. Бер вакытны мин Гөлсем апаны монда врачка алып килгән идем. Улы килеп карашты аны, дип съүзгә авыл фельдшеры кушылды.
-Яхшы, улына да хәбәр итәргә кирәк. Ә, улының адресын я телефонын сез беләсезме? Ничек хәбәр итеп булыр икән.
-Мин белмим шул. Авылда аның бер дәфтәре бар инде, тумбочкасы өстендә генә ята торган. Шунда язылгандыр әле телефон номеры, кайтышлый ук кереп алырмын да, почта аша больницага хәбәр итеп куярмын. Ярар, мин кузгалыйм инде, караңгы төшкәнче. Әле авылга кайтырга да машина тотарга кирәк булачак. Хәзер авылга асфальт юк салынса да автобуслар йөрми бит. Кешесе дә юк инде аның. – Фельдшер саубуллашып ишеккә юнәлде.
Авылдан фелдшер телефон номерын табып Айдарга шалтыратып, әнисенең авыр хәлдә икәнен аңлатты. Салих төне буена күзен дә йоммыйча, гөлсемне каравыллап чыкты. Иртәнге якта, стенага терәлеп утырган җиреннән бераз йокымсырап кына киткән иде, сак кына ачылган ишек тавышына сискәнеп уянды.
Ишектә, кулына пакет тоткан Айдар күренде. Аны күрүгә Салих бик дулкынланды.Егеткә кулын сузып Салих, дип күреште. – Салих исемен ишетүгә Айдар аптырабрак, кашларын югары күтәреп, Салихка карап алды да, үзенә сузылган кулны кысты. – Айдар.
-Менә. Кичә әллә ни булды. Кинәт кенә аңын югалтты да машина табып алып килдек. Ярый җитештек, Аллага шөкер. Табиблар тереләчәк, аягына басачак, сөйләшер дә әле диде.
-Аңлашылды. Ә сез? Сез кем? Ничек монда? Юк, анда, авылда? Әллә мин бернәрсә дә аңламыйммы?
-Мин, ни...мин әниегезнең классташы. Әйе бер класста укыдык без Гөлсем белән.
Айдар эчтән генә, бу абзый әллә уйларында бала чакларына әйләнеп кайтканмы, әллә моның башы тегеләйрәкме, дип уйлап куйды.
-Мин бик озак еллар читтә яшәдем, хәрби хезмәттә идем гомер буена. Менә картлык чабуымнан тартып туган авылыма кайтарды. Ә анда...
Моңарчы бер ымы-шымы булмаган Гөлсем нидер әйтергә теләп, исән калган кулын бутап, ыгы-гы, диде. Ни әйтергә теләгәндер, әмма ирләрнең һәрберсе бу “ыгы”ны үзенчә аңлады. Гөлсем тагын нидер әйтергә азапланды, әмма тагын ниндидер аңлашылмый торган авазлар гына чыкты. Бер як бите кыйгаеп, авыз кырыеннан селәгәе агып чыкты, Салих түш кесәсеннән уртасына пар күгәрчен чигелгән кулъяулыгын алып сак кына итеп Гөлсемнең авыз тирәләрен сөртте, мендәр өстенә таралган ак чәчләрен сыйпап куйды.
Гөлсем кулы белән ишарәләп, карандаш я ручка бирегез дип аңлатырга тырышты. Аның тагын “каһ-кәһ” дигән авазларын да тумбочка өстендә ни бар шуны күрсәтә-күрсәтә кәгазь сораганын аңладылар. Гөлсем бик тырышып башын мендәрдән күтәрергә маташты, әмма барып чыкмады. Кулы белән изәп, улын янына ук килергә чакырды.
-Аһ,аһ, дип улының исемен әйтергә тырышты, тик исем урынына ике күзеннән яшьләре генә мендәр өстенә тәгәрәде. –Әйе, әни, әйт, я яза алсаң, яз. Аңлармын мин, каушама гына, яме, дип Айдар карават янында торган урындыкка утырды. Әнисе кулына ручка алып, Салих дип язды
-Әйе, әни, таныштык Салих абый белән. Синең класташың икәнен әйтте. Читтән кайткан икән.
Гөлсем тагын ручканы кулына алып, кәгазьне тотып торырга ымлады.
Кәгазьдәге икенче язу әтиең дигән сүз булды.
Айдар аптырап бер Салихка бер әнисенә карап куйды. Әллә ничек кенә күз аллары караңгыланып киткән кебек булды да, бала чагында Хәким бабасы белән чираттагы сарык көтүен көтәргә баргач булган сөйләшү исенә төште.
-Улым, һәр кеше үз тамырларын, җиде буын әби бабасын, нәселен белергә тиеш. Менә син дә бервакыт үсеп җитәрсең, гаилә корырсың, бәбиләрең булыр, ә алар сорарлар, кая минем әбием, кая минем бабам дип. Ә син нәрсә әйтерсең? Белмим дип җилкәңне җыерырсыңмы. Менә шулай улым, син белеп торырга тиеш - синең әтиең Мисбах улы Салих була. Тик бу турыда аңларга син бик бәләкәй шул әле. –Бабасы оныгын кочагына алып, кытыршы учлары белән пәке белән кырып алынган башыннан сыйпады. Үсәрсең, Алла боерса, үскәч үзең барысын да аңларсың.
-Ә минем әтием кем соң алайса дип аптырап бәләкәй Айдар бабасына карады.
- Зариф әткәң дә синеке улым. Сине багып, карап үстерүче әтиең ул. Тик синең тамырың анда түгел, әнә андук Бер табан тау башында иске йорт күрәсеңме?Менә шул синең әтиеңнәр, бабаңнарның кендек каны тамган нигез. Күрәсеңме, улым, дип бабасы кабат сорагач, сабый әйе дип баш какты. Бабасы сөйләгәннәрне әллә аңлады малай, әллә юк ул вакытта, әнисенә дә бер мәртәбә дә ул хакта сүз ычкындырмады, еллар узгач та, бабасы белән әбисе гүр ияләре булгач та ул вакыттагы сүзләр хәтер янчыгы төбендә кала бирде. Әнисе калтыранган куллары белән: Салих. Әтиең дип язган сүзләрнең мәгънәсе ниһаять аның да башына барып җитте. Бары тик шул минутта гына ул үзенең Салихка бик нык ошаганын абайлап алды.
-Мин беләм, әни, дип пышылдады Айдар, әнисенең кулын кулларына алып.
Әнисенең паралич ваткан йөзе агарынып китте.
-Тынычлан әни. Мин бәләкәй чакта якын бабыкай белән сарык көтүенә чыктык. Бер табан буенда иде ул атау. Шунда бабыкай миңа нәселеңне бел, дип әйтте. Әтиең Салих диде. – Палатага кереп исәнләшкәч, аб... исемен әйткәч тә башымда әллә нинди уйлар бөтерелеп алды, ул исем нишләптер миңа бик таныш кебек тоелды. Менә хәзер аңлашылды инде.
Гөлсем ни эшләргә белми, әйтәсе сүзен әйтә алмый газапланды, авызыннан чыккан ыһ лары гел һавада асылынып калды.
Шушы көнгә чаклы ана белән олы улы арасында булган ниндидер аңлашылмаучанлык, бер-берсе арасындагы салкынлык әйтерсең лә эреп юкка чыкты. Моңа кадәр ана белән улның кәгазь аша аңлашуын сүзсез генә тыңлап-карап утырган Салих үзенә урын таба алмады.
Улы аны ничек кабул итәр? Кайчан да булса алар аралаша алырмы? Улы аны әти дип танырмы икән дигән уйлар бәгырен телгәләде, шул минутта сикереп торып, Айдарны кочагына алып кысасы, улым дип дәшәсе килде. Әмма тыелып калды. Зарифны әти дип үскән үзе инде ир уртасы булырга якынлашкан ир аны белергә теләрме? – Салих эчендәге бар борчуын, уйларын тышка чыгармас өчен тәрәзә янына барып басты.
Гөлсем улына, Салих янына бар әле дигәнне аңлатып ымлады. Айдар бүген генә тормышында пәйда булган ни әти, ни абый дип әйтергә белмәгән Салих янына килде. Салих тәрәзәгә карап сүзсез генә, тавышсыз гына елый иде. Күз яшьләре бите буйлап агып төшеп тәрәзә төбенә тамды. Айдар түзмәде, аның җилкәсенә кагылды. Салих шуны гына көткәндәй, кисәк борылып Айдарны кочаклап алды һәм аның җилкәсенә сыенып, ныгытып үксеп елап җибәрде.
-Улыым, Айдар. Мин белмәдем. Гафу ит, зинһар гафу ит.
--Тынычланыгыз, Салих абый. Гафу итегез инде, әллә ничек, абый диям инде сезгә.
-Абый диген. Мин анысына да шатмын. Минем үз гомеремдә бер балам да булмады. Шушы яшемә җитем балам, улым барлыгын белүдән дә зур шатлык юк минем өчен. Менә әниең генә исән сау терелсен.
Гөлсем аларга карап постелендә яшен койды. Шул мизгелдә үз аякларында икесе арасына кереп басасы килде, әмма аяклары аны тыңламый иде.
ДӘВАМЫ БАР.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев