(Хикәя)
Рәсилә ЮСУПОВА
1 нче бүлек
Шундый серле бу табигать, быелгы кыш бигрәк көттереп, озаклап кына килде. Яңа ел бәйрәме көнне иртәдән күзләрне камаштырырдай, бар дөньяны аклыкка-сафлыкка төреп ап-ак кар яуган иде. Иртә белән әниемнең: - "Сөбханалла!", - дигән тавышына уянып киттем.
Күзләремне ачу белән күңелне шундый рәхәт кичерешләр биләп алды, карның аклыгыннан өй эчләре яктырып киткән иде.
- Хә-ә-й, менә бит Бер Алламның рәхмәте, кар да явып куйган. Сәлим! Улым, тор әйдә, кара әле кыш бабай сиңа кар яудырып куйган, - диеп сабый балалардай куанып, сөйләнә-сөйләнә әни тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды. Инде самавыр да өстәлнең түрендә чыҗлап кайнап утыра, бәйрәм төсе кертеп әни башына яңа, матур яулык та бәйләп куйган.
Сәлим, әти белән әнинең беренче оныклары шуңа да бик кадерледер алар өчен. Бигрәк тә әти белән икесе кендекләре бәйләнгәндәй көннәр буе бергә мәш бетеп йөриләр. Әтисе булмагач ир-ат назы җитмидер күрәсең.
Сәлим иренеп кенә күзләрен ачты, кар яуган дигәнне ишетүгә тәрәзә янына атылды. Әй куанды инде, кышның беренче көннәреннән үк өй чормасыннан чанасын төшертеп куйган иде бит. Менә бу Яңа ел ичмасам, кар да булды.
Бәйрәм җитте исә, көн озын әзерләнәсең дә әзерләнәсең. Кичкә инде өстәлләр ят ризыклар белән тулган була, күрше-күләнне котлап чыгасың. Күңелне ниндидер сихри көч биләп ала. Хыялларың тормышка ашыр, яңа елдан яңа тормыш башланыр кебек хис итеп, канатланып йөрисең.
Кич бәйрәм табыны артында җыелышып утырганнан соң әти белән әни алгы бүлмәгә телевизор карарга кереп утырдылар. Сәлимнең дә инде керфекләренә йокы эленгән, күзләренә йокы төшкән иде. Аны йоклатып, таныш-белешләр кайткан булса бер күреп кайтырмын дип, клубка чыгып керергә уйладым...
Клубка килеп кергәндә "Яңа ел" бәйрәме әле башланып кына килә иде, халык та хәйран җыелган. Алгы рәтләрдә кырыйда гына бер урын буш булып чыкты, шунда кереп утырдым. Кыш бабай белән кар кызы булып киенгән алып баручылар, бәйрәмне бик тә зәвыклы, күңелле итеп алып бардылар. Менә сәхнәдә Рифатның чыгышын, "Сөям җаным" дигән җырны башкаруын игълан иттеләр. Ачык зәңгәр төстә костюм, ак күлмәк кигән Рифат сәхнәгә чыгып басу белән бөтен халык көчле алкышларга тотынды. Әйе, бик матур җырлый, үзен бик ярата авыл халкы. Баянга кушылып, өздереп-өздереп җырлый башлады. Җырлавыннан йөрәгемнең нечкә кылларына кагылып-кагылып алган кебек булды.
Сөям җаным, өзелеп сөям,
Сөю бар ул - дөньяда!
Ышан, җаным, син булмасаң,
Авыр миңа бу дөньяда!
Карашын минем якка төбәп җырламаса да, шуның кадәр оялып утырмас идем. Кеше сизгәндер инде. Җыр беткәнче, үз-үземне ничек тотарга белмичә, кыенсынып утырдым.
Концерт бетергә дә өлгермәде, залдагы утларны кабызганчы дип, торып, кайту ягына кузгалдым.
Урамда шундый рәхәт саф һава, салмак кына йомшак кар ява. Әле унике тулырга вакыт бар-барын, тик кемнәрдер инде концерттан соң, өйләренә кайту ягында. Артымнан кемнеңдер кайтып килүе ишетелде. Карның шыгыр-шыгыр килүе ешайганнан-ешая бару белән, ашыгып атлаган аяк тавышы якынайганнан-якынайды. Артыма борылып карарга да куркып, үз җаем белән атлавымны дәвам иттем.
- Ләйлә! Сине өеңә кадәр озатырга ярыймы, ачуланмасаң? - дигән, Рифатның тавышы ишетелде.
Шул вакыт аяк астында җир убылгандай булып китте, йөрәгем күкрәгемнән очып чыга дип торам, дөп-дөп типкәненнән сулышларым кысылды.
- Ә, Рифат, син икәнсең. Нигә "Яңа ел" кичәсендә ахырына кадәр булмадың? Бик күңелле оештырганнар быелны, әле бәйрәм концертыннан соң дискотека буласы диделәр бит тагын.
- Ләйлә, мөмкинме сине озатып куярга?
- Рифат...
- Юк, Ләйлә, берни дә әйтмә, мин озатып куям сине. Син тагын әйтәчәксең кеше сүзе, әниең ни әйтер, ярамый, килешми һәм бик күп каршылыклар турында сөйләячәксең. Әйдә әйтсеннәр, сөйләсенәр шунда. Минем тормышым, ул бары тик миңа гына кагыла. Беркем кысылырга тиеш түгел анда!
- Син, Рифат үзең турында гына уйлыйсың. Тик менә минем өчен оят булачак, бөтен авыл кешесенең миннән көлүен теләмим. Болайда инде сөйлиләр.
- Сөйләмәгәйләре, сөйләсеннәр. Күңелемдәге хисләремнең кайнавына түземлекләрем бетте, Ләйлә. Дөньядагы бер кызны да күрмим бит мин, синнән башка. Кулларыңны учларыма алып, күзләреңә карап "Сагындым! Яратам!" диясем килә.
- Җитте, Рифат! Тукта! Син әле бер дә өйләнмәгән буйдак егет, ә минем улым бар, тол хатын. Кызлар бетмәгән. Бәхетең дә үзеңнән ерак йөрми торгандыр.
- Мин ишеттем инде бу сүзләрне Ләйлә, башка кабатлап тормасаң да була. Әйе, бәхетем дә ерак түгел югыйсә. Минем бәхетем ул - син, Ләйлә! Беләсеңме, мин бит синең улыңның әтисе булырга да риза. Сәлим кечкенә әле, сабый үз әтисен белми дә, сез гаепле түгел бит. Ирекнең юклыгына 4 ел узды инде. Балам кебек, үз балам кебек булыр. Бары да синнән генә тора бит Ләйлә.
- Рифат, миңа өйгә керергә кирәк. Болай да озак булдым бәйрәмдә. Һәм... Башка очрашулар эзләмә, ярыймы!
- Ләйлә...
- Рифат, сау бул!
Рифат беразга тынып калды, өй каршындагы баганадан төшкән ут яктылыгы булмаса, бәлки күрмәгән дә булыр идем. Аның моңсу катыш, сагышлы күзләре яшькә мөлдерәгән иде.
- Яхшы, Ләйлә, син дигәнчә булсын, тик мин беләм син дә мине яратасың. Икебезне дә газап утларына саласың бит! Мин авылдан китәргә җыенам, калага китәргә исәбем. Ләкин... Кышлар җиткән саен сине көтәрмен, сине эзләрмен инде Ләйлә. Бәлки, бер бураннар тынгач килеп чыгарсың тормышым юлында. Гомеремнең кояшы баеганчы гына тынсын иде ул буран. Сау бул...
(Ахыры бар.)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 1