Яңа ел төнендә... Хикәя
Туңган җир катламын вата-чокый азапланганда, әтинең көрәге ниндидер тимергә бәрелә. «Бу тауда җирле халык чехлар белән сугышкан, мөгаен, берәр төрле корал-мазардыр», — дип аска иелсәләр... Шунда малайлар телдән яза. Корал дигәнең сандык икән. Эче тулы алтын-көмеш икән...
Тәрәзәдән урамга карап торам. Һавада бөтерелә-бөтерелә кар бөртекләре оча. Күңелгә моңсулык өстәп, чираттагы ел да узып бара. Тиздән иске белән яңа алмашына. Бернәрсә дә үзгәрмәсә дә, декабрьнең соңгы көнендә һәркем могҗиза көтә. Чир-сырхаулар терелер кебек... Бәхетсезләр бәхеткә юлыгыр төсле... Акчасызлар акчага тиенер шикелле... Кемдә нинди уй да нинди өмет! Ә соңгысыннан башка яшәүләре кыен. Кайчакта өмет адәм баласының тар офыкларын киңәйтә, иңнәренә канатлар үстерә. Мин бу вакытта, гадәттәгечә, үткәндәге хәл-вакыйгаларны хәтердән барларга яратам. Быел нигәдер Гөлүсә исемле ерак танышым күз алдыма килеп басты. Гел бәйрәм белән котлаган ханымнан соңгы елларда ым-хәбәр юк. Үпкәләде дисәм — хәтерен калдырмадым бугай. Хәер, ул: «Берзаман Яңа ел кичендә бабай…» — дип сөйләргә тотынса, мин ирексездән көлемсерәп куя идем. Гөлүсә шушы хикәятен: «Син язучыга Яңа ел бүләгем», — дисә дә, язарга әллә кул тимәде, әллә: «Чын микән?» — дип шикләнелде.
Халык гомере буе матур әкиятләргә чолганып яшәгән, һәм, хыялын чынбарлыкка күчереп, алсу төсләр белән бизәгән. Ләкин дөньяда ачылмаган, ачылса да, аңлатырга адәм акылы җитмәгән серләр күп. Шуларның тагын берсенә — Гөлүсә ханым бүләгенә тукталыйк әле.
— Минем бабай Әхмәтгали исемле була. Гәрчә бай балалары чутланса да, өч ир туган ике катлы йортны үз көче белән тергезә. Асты — таш, өсте — нарат бүрәнәдән. Су буенда тегермән кора агай-эне, кибеттә тауар сата. Кыр-басуларда хәйран гына иген игә. Җыеп кына әйткәндә, ир туганнар тирә-якта бик хәлле кешеләрдән санала. Әмма алар комсызланып мал тупламый. Түшәмгә төкереп ятарга күнекмәгәнгә күрә, эшли дә эшли. Яллаган батракларына хезмәт хакын түли, ярлы-ябагайны кан елатмый, мескеннәргә ярдәм итә. Тик революциядән соң боларны, кулак дип, төбетамыры белән куптарып, Себергә озаталар. Бабайның йогышлы чир эләктергән абыйлары юлда ук гаиләләре белән кырыла, ә ул, Аллаһ кодрәте белән, исән кала. Сөргендә ятимә кызга өйләнә. Бичара, туган якларын сагынган, күрәсең, алты елдан хатынын, өч баласын ияртеп, кире авылга әйләнеп кайта. Аны, билгеле, йортына якын да китермиләр. Икенче катта колхоз рәисе, салам да селкетмәгән ялкау Кәримулла оялаган икән, ә беренче катны складка әйләндергәннәр. Тегермән җимерек, кибетләр ватык, койма-капкаларны Кәримулла сүтеп мичкә яккан. Бабай хуҗалыгын күреп утырып елый. Кәримулла бабайга якты йөз күрсәтмәскә боерса да, Исламия атлы карчык, балаларны кызганып, кара мунчасына «фатир»га урнаштыра. Гаилә зурая, иш янына куш дигәндәй, әби тагын бер-бер артлы өч бала тудыра. Авылда әтиләрне «кара мунча пәриләре» дип үртиләр. Җилкәсендә урманнан агач ташып, бабай мунчага терәп ян корма төзи. Моның өчен колхоз рәисе аңа штраф та чәпи. Бабайга колхозда эш бирү турында сүз дә юк, «кулак калдыгы» халыкка йә самавыр, йә чәйнек ише нәрсәләр төзәтә. Ә кышларын, авылдан авылга йөреп, итек баса. Кыскасы, ишле гаиләсен ничек тә ач итмәскә тырыша. Ә ярлы Кәримулла һич тынычлап яшәргә ирек бирми, «сез кулак калдыкларының күмелгән алтыны бар» дип, йорт тирәләрен, бакчаларны, нигез төпләрен казыттыра. Туган җирендә кимсетелгән-тибәрелгән бабай хәзер инде үз ирке белән авылдан китәргә ниятли. Хушлашырга дип зиратка — әтисенең каберенә керә ул. Буранлы көн икән. Тирә-юнь ап-ак икән. Кинәт шул аклык эченнән бер тавыш ишетә бабай.
— Улым, уеңнан кире чиген. Балаларым хәерчелектән арынмас дип борчылма, аларга байлык көтмәгәндә ишелер.
«Әти белән сөйләштем», — дип, өйгә йөгереп кайта ул. Аны, кызганыч ки, акылга җиңеләйгән дип уйлыйлар. Төенчекләр яңадан чишелә, әби үкси, балалар шыңшый.
Тормыш элеккеге эздән дәвам итә: үзәккә үткән ачлык, рәиснең каныгулары, «мунча пәриләре» дип үртәүләр... Бабай терелгән сыман тоела, әмма Яңа ел кичендә ул йокысыннан: «Әти белән гәпләштем, әз генә түзәргә куша, — дип саташып уяна. — Балаларыңның бәхете шушы туфракта, ди, бик ышандырып әйтә, оланнар. Ул хикмәтле карт, юк-барны лыгырдамас».
Бабай арттыра, аның атасы Биккол бер дә хикмәт иясенә охшамый. Авылда кибетләр гөрләтеп, гел Казан юлларын таптаса да, сәүдәгәрнең кесәсендә җилләр уйный. «Сәүдәм табышсыз» дигән, имеш, ул. Биккол яшьләй үлә, өч улына аңардан сәләмә йорт белән иске кибетләр генә кала.
Болай да көчкә-мөчкә нужа арбасы сөйрәгән Әхмәтгали бабай базга егылып аягын сындыра. Гаилә туйдыручысыннан колак кага. Хәзер төп авырлык иң олы балага — әтигә төшә. Ул мәктәптә укуын ташлый. Бабай бөтенләй авырып түшәккә егылгач, күрше авылларга барып, эшкә яллана. Ундүрт яшьлек үсмер сигез кешелек гаиләне ашата. Ә Кәримулла аларны жәлләгән, бүтән каныкмаган дисезме? Бел, дускай, муеннан байлыкка күмелсә дә, хөсетле ярлының күңелендә ачу бетми, ул үзенең булдыксызлыгын аклар өчен барыбер кемнәндер үч ала. Хуҗалыгы иң артта сөйрәлгән Кәримулла, утыз баш сыеры ачтан тәгәрәгәч: «Теге кулак калдыгы хайваннарга агу эчергән», — дип, авыл халкын бабайга каршы котырта. Нәтиҗәдә, куштаннар төнлә, әтиләр изрәп йоклаганда, ян кормага ут төртә. Клубтагы яшьләр Ходай ярдәме белән йортның мунча өлешен сүндереп өлгерә. Югыйсә кышкы салкында урамда катасы икән әтиләр. Авыллардан авылларга йөреп дөнья исе иснәгән, буын ныгыткан, тел чарлаган әти: «Утыз чакрымдагы урыс чиласына («село» сүзен татарлар шулай үзгәрткән) чакыралар. Чтапан дәдәй — колхоз рәисе, эш бар, килегез, ди әнә, дип күченү турында сүз кузгаткач, сырхау бабай олы улын янына дәшә дә колагына:
— Биккол бабаң рөхсәтеннән башка ике аягымның берсен дә атламыйм, Мидхәт. Бүген, Яңа ел төнендә, мин аның белән хәбәрләшәм, шуннан соң кая юлыбыз илтә — чилагамы, чурткамы — синең ихтыярда, — дип пышылдый.
Иртәгесен бабай аңа бик сәер төш сөйли. Имеш, Биккол карт: «Минем сәүдәдән җыйган хәзинәмне ташлап кая китәсең, сансыз?! Оныкларыма дигән мал ияләрен көтә бит. Әз генә сабыр ит», — дип ачуланган, имеш.
Әлбәттә, бу саташулардан әти бик-бик туя. «Әти, син җүләрләнәсең!» — дип кычкырганы өчен ахырдан үкенә ул. Ә бит хәзинә табыла. Хәйләкәр Биккол сәүдәгәр, киләчәктә дөньяларның үзгәрәчәген алдан ук сизенеп, алтын-көмешен тимер сандыкка сала бара. Менә сиңа «табышсыз сәүдә»! Әти сандыкны дәүләт органнарына илтеп тапшыргач, аңа процентын бүлеп бирәләр. Шул процент белән, ниһаять, Биккол оныклары хәерчелектән котыла. Шуннан соң намуслы егет дип, унҗиде яшьлек әтине колхоз рәисе итеп сайлаттыра район түрәләре. Дөнья — куласа, бер әйләнә, бер баса, диләр. Кәримулла икенче каттан җиргә мәтәлә шул. Юк, әти аны рәнҗетми, киресенчә, без яшәгән мунчаны аңа бүләк итә.
Вакыйгаларны тизләтеп, алга сикердем, әйеме? Бабайның фатихасыннан башка әти урыс чиласына күченергә базмый. Элеккечә тирә-як авылларда хезмәткә ялланып, ачтан үлмәслек кенә микъдарда он, ипи, май ише әйберләр кайтара. Аның котын очырып тагын Яңа ел килә. Нәкъ менә шул чакта бабайның төшләре белән саташуы көчәя ләбаса.
Бу юлысы сырхау гаиләсе белән мәңгегә бәхилләшә.
— Балалар, мин Биккол бабагыз катына күченәм. Җәсәдемне зиратка күммәгез, тау башындагы ялгыз имән төбенә — уң якка җирләгез. Чит-ятларны катыштырмагыз, каберне, малайлар, үзегез генә казыгыз. Әти шулай куша, — ди ул һәм соңгы мәртәбә сулый да күзләрен йома.
Дүрт ир туган үзара озак бәхәсләшә. Икесе: «Кеше көлдермик, зиратка күмик», — ди. Икесе: «Васыятькә хыянәт итмик, тау башына меник», — дип куәтли.
Төнлә мәет саклаганда йокымсыраган әтинең колак төбендә, нәкъ өндәге сыман, бер тавыш яңгырый:
— Син — олы бала, Мидхәт, Биккол бабаң кушканны үтә!
...Дүрт туган көрәк-кәйлә күтәреп тауга юнәлә. Туңган җир катламын вата-чокый азапланганда, әтинең көрәге ниндидер тимергә бәрелә. «Бу тауда җирле халык чехлар белән сугышкан, мөгаен, берәр төрле корал-мазардыр», — дип аска иелсәләр... Шунда малайлар телдән яза. Корал дигәнең сандык икән. Эче тулы алтын-көмеш икән... «Биккол бабай без оныкларына мирасын улының төшләре аша җибәрде, һай!» — дип шаккатып сөйли дә баш чайкый иде әти...
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев