Калада рәхәт тормыш
Хикәя.Дәвамы .
Әнәс сайлаган һөнәренә ныклап өйрәнү өчен ,бар күңелен укуга багышлады.
Аның тырышлыгын укытучылары да күрми калмады билгеле .Бу аның авылдагы әти - әнисе өчен
аерата шатлык иде .Менә бит
калага чыгып китеп җил куып
кына йөрми аларның уллары.
Тырыш адымнар белән тормыш капкасыннан кереп
бара диеп сөенде апалары
да авылда энеләре Әнәс белән очырашкан вакытта.
Монда бит безнең дә әз генә
булса да тырышлыгыбыз кергән диеп сөенеп искә ала
алар ,аның беренче сыйныфка укырга барган вакытларын .Үзләре белән бергә утыртып дәрес әзерләтеп ,өйрәтеп ,тәнкыйтьләп тормасалар ,кая таба киткән булыр иде икән энебез диеп куйгалаган чаклары да булгалый аларның .Ә әтиләре аларга киресенчә ...үз башы ,үз теләге булмаса,сез генә балакайларым әллә нәмә эшләтсәң дә керми ул кеше
башына дияргә ярата малаен
үсендереп .Аңа карап улы
борынын күтәрми ,тыныч кына тыңлап утыра да ...
Әтиемнең кибетендәге агач
счет укырга этәргеч бирде бугай миңа диеп кенә куя.
Аннары үзен мактаганнарын
бер дә яратмады ул һәм әле
дә аның турында сүз чыкса
кубып чыгып китәргә тырыша .Инде көзге юеш көннәр һәм кышкы карлы салкыннар башлангач ул авылга кайтып йөрүен дә сирәгәйтте .Иптәшләре кайтып киткәндә дә тулай торакта калып укуына ныклап әзерләнә иде .Бик
кызык бит ул исәп - хисап
эшенә өйрәнүе .Укыган чакта
тырышсаң ,эшләгән чагыңда
ялгышларың әзерәк булыр
дияргә ярата аларның бер
укытучылары .Үзе кечкенә генә буйлы бер агай инде югыйсә ,ә аның башындагы
белем ,менә шушындый бар
нәрсәне дә белсәң иде ул дип
кызыгып карый Әнәс ул укытучысына .
Ул аның белән дә уртак телне тапты .Аның бушырак
вакытларында аралашырга
җай эзләп кенә торды .
Менә шулай бер ел укуының
үтүен тоймый да калды ул.
Ярый әле бу шәһәрдә туганнары юк .Тулай торак белән техникум арасында бер
елы үткән дә киткән .Менә
җәйге каникулларын авылда
үткәргәндә әти - әнисенә булышыр .Әтисе янында кибеттә үзе өчен тәҗрибә дә
ясап карар .Әтисенең берәр
атналык отчетын да төзеп
карага теләге юк түгел әле.
Әтисе аннары тикшереп кенә
чыгар дип бу фикерен әтисенә дә җиткерде Әнәс.
Ә әти кеше улының теләгенә
каршы төшәме соң инде ,әле
шул юнәлештә укып та йөри
бит .Ярар улым ,бик мәслихәт.
Миңа булышуың булыр ,ә
үзеңә алган белемеңне дә
тикшереп карау диеп ,аның
алдына бер кочак приход -
расход накладнойларын китереп салды .Аннары үзе
язып бара торган дәфтәрен
ачып аңлатып үзе эшкә китте.Үзе генә рәхәтләнеп эшләп карасын әле диеп уйлады ул улы турында.
Әнәс башта эшне дәфтәрдән
башлады .Ул аның һәр битен
җентекләп карап ,укып барды.Отчет төзүнең бар нечкәлекләрен төшенү иде аның теләге .Таныш эш юнәлешләре дә очырады аңа бу дәфтәрдә .Укыганда да бит
шулай эшне нидән башларга икәнен өйрәткәннәр иде .
Ул үзе өчен бер каралама
дәфтәр алып ,кирәк булыр
дигәннәрен язгалап та алды .
Дәфтәр белән эшне бетергәч
накладнойларны көннәрен
карап төркемнәргә аерды.
Әтисе әллә юри шулай буталап ташлады микән аларны улын сынап карар өчен дип тә уйлап куйды әле
Әнәс бу накладнойларны барлый - барлый .Тик шулай
да башын да калкытмыйча
эшләде дә эшләде ,санады да
санады ул бу саннар боткасында кайнап .Инде
әтисе эшен бетереп кайткан
вакытта аның отчет кәгазе
барлык накладнойлары белән чагышып әзер булыр
ноктасына җиткән иде .
Алар бергәләп ишек алды
эшләрен барлап кергәндә ,
әнисенең инде өстәле әзер
булып ,аларны ашарга диеп
өстәлгә дәште .Гөрләшеп ашап - эчкәннән соң әтисе
улының эшен тикшерергә түр
яктагы эш өстәле артына барып утырды .Әйе ,әйе аның
үзенең эш өстәле бар иде.
Ул һәрвакыт җыйнак итеп җыелган ,барлык кәгазьләре
дә махсус папкаларда саклана .Ул аларны җайлап
кына өстәлнең аскы тартмаларына салып куя.
Ә өстәл өстендә аның зур счеты белән бер зур калын
дәфтәре генә торып кала .
Өстәл тартмалары балалар
үскән чактагы кебек үк әле
дә бикләнеп куела ,чөнки акча кәгазьләре ,
эше ул уен түгел дия иде әтисе алар үскәндә дә .Менә
инде ничәмә - ничә еллар
шул акча эшендә алыштыргысыз кеше ул.
Үзе шулай дигәнгә генә әйтүем ,алыштыргысыз кеше
булмый инде ул .Бер ияләнелгән эшен ташлап кая
барсын инде ул да .Менә лаеклы ялга чыгар да өйдә
генә торыр аннары .Тора алса
билгеле .Гомерен кеше арасында үткәргән кеше буларак әле ташлый алмас
әтисе бу кибетен дип уйлый
улы әтисе турында .Менә улы
да янына килеп утырды .
Әтисе күзлеген киеп улының
эшен тикшереп чыкканнан соң ,аңа карап .Улым синнән
болай тырышып укысаң яхшы специалист чыгачак
диде .Барысы да дөрес һәм
барлык накладнойлар да үз
урынында диеп улын мактап
та алды хаттә .
Җәйге эшләр белән әвәрә
килеп ,печән хәстәрләп ,
кышка утыннар әзерләп
кисеп - ярып ,өеп шулай ук башка эшләр белән вакыт
тоелмый да үтеп китте.Менә
кабат эшсез калага юл тотасы дип уйлады китәр көне якынлашкан саен Әнәс.
Кабат тулай торак ,уку ,уку , уку.Инде ерактан килеп укучы
группадаш егет - кызлар да
килә башлаганнардыр диеп
Әнәс тә берәр көн алданрак
китәргә әзерләнде .
Менә ул тулай торак .Һәр җирдә шау - шу .Җәйге ялдан
дөрестән дә сагынышып килгән икән бит дуслары .
Барысының да нинди булса
да яңалыгы бар .Шулар белән
уртаклашып ,бер бүлмәдән
икенче бүлмәгә йөрешеп өйдән алып килгән күчтәнәчләр белән сыйландылар ,чәй эчтеләр.
Бигрәк тә кызлар үсеп матурланып килгәннәр .Әнәс
аларның арасыннан бер кызны эзләде .Тик ул монда
юк иде әле .Әле Әнәс үзе дә
белми ,нишләп соң әле исендә дә булмаган кызны
эзли соң ул ? Бер ел бергә
укып ,җәй буена да исенә дә
кереп карамаган соры күзле
Зәйтүнәне нигә юксынып куйды соң әле ул ? Әллә монда булмагангамы икән ?
Тик үзе дә күңелендәге йөз
дә бер сорауның ,берсенә дә
җавап таба алмады әле ул.
Дәвамы бар.
Гөлсинә Шакирова.
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев