БИРГӘННӘРЕҢӘ МЕҢ ШӨКЕР !
Кайберәүләр мәрхүм ятып кына тора инде дип уйлый.
Юк, ятып кына тормый шул. Кабернең үзенең дөньясы бар, һәм ул – барзах дөньясы дип атала. Анда җан йә шатланып, йә кайгырып ята.
Мәрхүмнәрнең колаклары, күзләре юк, әмма җаннары бар. Алар бу дөньяда булган исән кешеләрнең җаннарын бик яхшы сизеп тора.
Алар кайгыра да, шатлана да.
Ул җаннар кайвакытта безнең төшләргә кереп, елмаеп яисә явыз йөз белән карап торалар яки бер сүз дә әйтмиләр. Бу – мәрхүмнәрнең хәлләре турында аңлата.
Аллаһы Тәгалә тарафыннан килгән илһамнарны аңлап, мәрхүмнәрнең хәлләрен шатландырырга тиешбез.
Бу хакта Пәйгамбәребезнең ﷺ хәдисләре күп.
Мисал өчен, Әбү Давыт риваятендә Пәйгамбәребез ﷺ сөйли: «Кабердә булган бер кеше Аллаһ каршында газапны алган, ләкин көннәрдән бер көнне газап алып яткан бәндәнең хәле яхшыра, дәрәҗәсе арта башлый, газабы китеп, ләззәт ала.
«Йа, Раббым! Хәлем нигә яхшыра, ни булды?» – дип сораган.
Аңа фәрештәләр: «Синең Җир өстендә калдырган намуслы балаң синең исемеңнән изгелекләр эшли. Каберең бәхет урынына әверелеп килә», – диләр.
Авылда яшәүче әти-әниләр балаларының шалтыратканнарын көтеп утыра.
Һәр шалтыратуны алар бик шатланып көтеп ала, күңелләре бәхет белән тула.
Җәмәгать, әти-әни кечкенә генә бер смс-хатка да шатлана бит!
Ә мәрхүмнәр кабердә смс-хат түгел, бер тапкыр кул күтәреп, искә алып дога кылганны көтеп утыра. Ә без онытабыз шул…
Ике-өч-биш елга бер мәчеткә килеп, хәзрәттән укуын сорыйлар.
Юк, җәмәгать! Без доганы ешрак кылырга тиеш!
Пәйгамбәребез ﷺ бер хәдисендә: «Вафат булган ата-анасына көненә бер тапкыр булса да дога кылмаган баланы намуссыз дип әйтәм», – ди.
Кем ипотека түли, кем бала карый, кем өч эштә эшли, кем көне-төне чабып йөри, без бүген бик эшлекле халык. Көн саен дога кыла алмасак, атнакич һәм җомга көнне ахшам намазына кадәр вакытыбыз бар.
Ул көннәр башкаларына караганда мөһимрәк.
Бу көндә әби-бабаларыбызга, әти-әниләребезгә дога багышласак, бу дога – аеруча көчле дога булып тора, чөнки Аллаһы Тәгалә җомга көнне башка көннәрдән өстен кылган.
Әмма, һичшиксез, һәр көн мәрхүмнәр безне көтеп тора.
Мәрхүмнәрне шатландырыр өчен, изге эшләрне ничек башкарырга?
Кайберләре кабер ташын зуррак куярга, күп итеп чәчәкләр, агачлар утыртырга кирәк, алар мәрхүмнәрнең күңелләрен күтәрер дип уйлый.
Юк, җәмәгать!
Җир өстендә каберлек кырыенда нәрсә генә эшләсәк тә, ул мәрхүм өчен мөһим нәрсә түгел шул. Киресенчә, кабер өстендә артыгын кылану, кирәкмәгән эш булып саналырга мөмкин. Ул очракта савап бик аз, гөнаһ та була ала.
Без Пәйгамбәребез ﷺ тарафыннан киңәшләрне үтәсәк, тагын да яхшырак булыр иде.
Мәдинә шәһәрендә Пәйгамбәребез ﷺ торганда шундый хәл була: бер егет әтисен күмә, куллары балчык белән пычрана, ләкин күңелендә әтисен шатландыру теләге була.
Егет Пәйгамбәребезне ﷺ Мәдинә мәчетендә таба.
Ул егеткә алты киңәш бирә.
«Шуларны эшләсәң, Аллаһ, әтиең синнән разый булыр, ата-анаң алдында булган бурычны үтәрсең», – ди.
Хəбир хəзрəт Ханов
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев