🌸🌸ИЗГЕ ҖОМГА ТУРЫНДА АЯТЬЛӘР ҺӘМ ХӘДИСЛӘР
1. «Ий мөэминнәр! Әгәр җомга көнне җомга намазына азан әйтелсә, эшләрегезне вә сәүдәләрегезне куеп намаз укырга, вәгазь тыңларга ашыгып барыгыз. Бу эш сезнең өчен хәерледер, әгәр бу эшнең файдасын белсәгез» (Коръән, 62:9).
2. «Әгәр берәрегез җомгага ирешсә, госелләнсен!» (Бохари, 877).
3. «...Белегез, Аллаһ сезгә җомганы мәҗбүри итте, минем шушы урынымда, минем шушы көнемдә, минем шушы аемда, минем шушы елымда кубарылачак Көнгә кадәр. Кем дә кем мин исән вакытта яисә миннән соң, гадел яисә залим имам булуга карамастан, бу көнгә тиешенчә әһәмият бирмичә яисә гомумән әһәмият бирмичә җомгага килүне туктатса, Аллаһ аның гамәлләрен тулы итмәсен һәм аның гамәлләрен бәрәкәтле кылмасын. Чөнки андый кешедә тәүбә итми торып намаз да, зәкят тә, хаҗ да, ураза да, әхлак та юктыр. Кем тәүбә итә, Аллаһ аның тәүбәсен кабул кыла» (Сүнән Бәйһакый, 5780).
4. «Дөреслектә, сезнең көннәрнең артыграгы – җомга көне. Ул көнне Адәм галәйһиссәлам яратылды һәм ул көнне җаны алынды. Ул көндә Исрафил галәйһиссәламнең сурга өрүе булыр. Ул көндә заман ахырында бөтен кешенең үлеп бетүе булыр, ул көнне миңа салаватны күп әйтегез, чынлыкта, сезнең салаватыгыз миңа ирешер» (әл-Мугҗимул-Кәбири лит-Табарани, 588).
5. «Чынлыкта, җомга көне – атнаныӊ башка көннәренеӊ хуҗасы, ул аларныӊ арасында бөегрәге һәм Аллаһ каршында Рамазан вә Корбан гаетеннән дә бөегрәк. Ул биш вакыйга белән билгеләнә: Аллаһ ул көндә Адәм галәйһиссәламне халык кылды, ул көндә Аллаһ Адәм галәйһиссәламне Җиргә сөрде, ул көндә Аллаһ Адәм галәйһиссәламнеӊ җанын алды, ул көндә бер сәгать бар, шул сәгать дәвамында кол нәрсә генә сораса да, ул аӊа һичшиксез бирелер, әгәр дә ул тыелганны сорамаса һәм ул сәгать ирешсә. Һәрбер якын булган фәрештә, һәрбер күк, һәрбер җир, җил, таулар һәм диӊгезләр җомга көн каршында калтырап торыр» (Ибне Маҗә, 1137).
6. «Җомга көнне имам хөтбә сөйләгәндә сөйләшеп утыручы кеше йөк төяп баручы ишәк кебек. Шул кешегә: «Дәшми тор!» – дип әйтүче кешенеӊ дә җомгасы җомгадан китмәс» («Мүснәд» Әхмәд, 2064).
7. «Имам мөнбәргә утырганнан соӊ, бер генә намаз да укырга ярамый» (Мусаннаф ибн Әби Шәйбә, т. 2, 111б.).
8. «Әгәр дә имам хөтбәгә чыкмаган икән, күпме тели, намазын шулай укысын, имамныӊ чыгуы белән утырсын. Имам хөтбәсен тәмамлаганчы игътибар белән тыӊласын» (“Мүснәд” Әхмәд, 21264).
9. «Кем сәбәпсез өч җомга намазын калдырса, ул монафикълардан язылыр» (Әл- мугҗимул-Кәбири лит-Табарани, 425).
10. “Без бу дөньяда Изге язу бирелгәннәрдән иң соңгылары, ләкин Кыямәт көнендә, башкаларга Язу безгә караганда иртәрәк бирелгән булса да, без беренчеләр булачакбыз. Аларга да җомга көнне хөрмәт итү боерылган иде. Ләкин аларның бу турыда фикерләре бүленде. Ә безне Аллаһ Үзе моңа китерде. Яһүдиләргә килгәндә, алар Аллаһка гыйбадәт кылу өчен икенче көнне, нәсаралар тагын бер көннән соң җыела башлады”.
11. “Пычранган булмасагыз да, җомга көнне госел коенып, башыгызны юыгыз, шулай ук ислемайлар сөртегез!”
12. “Пәйгамбәр (аңа Аллаһның сәламе булса иде) җомга көнне иртәнге намаз вакытында гел “Әлиф, ләм, мим. Коръәннең барча галәмне тәрбия итүче...” (“Сәҗдә” сүрәсе) һәм “Кеше өстеннән үтеп киттеме әллә инде” (“Кеше” сүрәсе) сүрәләрен укый торган иде”.
13. “Сез һәрберегез дә сакчы һәм үзенә ышанып тапшырылган нәрсә өчен җавап бирә. Имам үзе янына килүчеләр өчен җаваплы һәм теге дөньяда алар өчен җавап бирәчәк. Ир кеше үз гаиләсен кайгырта һәм аның өчен җавап тотачак. Хатын-кыз иренең өен кайгырта һәм аның өчен җавап бирәчәк, ялчы хуҗасының акчаларын саклый һәм алар өчен җавап тотачак”.
14. “Һәрбер мөселман, атнаның берәр көнендә башын һәм тәнен юып, атна саен госел коенырга тиеш!”
15. “Аллаһ утны Аллаһ юлында аяклары тузанланган кешегә тиюдән тыйган!”
16. «Кем тиешенчә тәһарәт кыла , ә аннан соң җомга намазына килә һәм эндәшмичә тыңлый , шуның бу һәм (алдагы) җомга намазлары арасындагы, шулай ук тагын өч көн дәвамында кылган гөнаһлары гафу ителер , ә вак ташларны сайлап утыручыга килгәндә , ул буш (гамәл) белән шөгыльләнә» (Мөслим).
17. «(Көндәлек) биш вакыт намаз, (алдагысыннан соң һәр киләсе) җомга намазында катнашу, (алдагы рамазаннан соң киләсе һәр) рамазанның уразасын үтәү, болар арасында (кылынган гөнаһларга) кәффарәт була, әгәр бу гөнаһлар арасында зур гөнаһлар булмаса» (Мөслим).
18. «Җомга намазын үтәгәч, үз эшләрегезгә таралыгыз һәм Аллаһның нигъмәтен эзләгез...» («Җомга» сүрәсе, 10).
19. «Безнең арабызда бер хатын бар иде, /икенче риваятьтә: ...бер карчык/, ул чөгендернең тамыразыкларын ала иде, аларны казанга сала иде һәм (бераз) арпа бөртеге тарттыра иде, ә без җомга намазларыннан соң таралышканда, аны сәламли идек, а ул безгә (үзенең пешергәнен) тәкъдим итә иде» (Бохари).
20. «(Көненә) биш намаз һәм һәрбер үткәненнән соң киләсе җомга намазында катнашу (бу намазлар арасында кылган) гөнаһларның кәффарәте була, әгәр инде (алар арасында) зур гөнаһлар булмаса» (Мөслим).
21. «Аллаһның Илчесе галәйһиссәлам белән бергә минем (фарыз) өйлә /зуһр/ намазына кадәр ике рәкәгать (намаз), шулай ук җомга намазыннан соң ике рәкәгать (намаз) һәм ахшам намазыннан (мәгъриб) соң ике рәкәгать (намаз) һәм ястү намазыннан (гыйшә) соң ике рәкәгать (намаз) үтәгәнем булды» (Бохари, Мөслим).
22. «Пәйгамбәр галәйһиссәлам белән бергә минем ... җомга намазыннан соң ике рәкәгать (намаз) үтәгәнем булды...» (Бохари, Мөслим).
23. «Әгәр кайсыгыз булса да җомга намазын үтәсә, аннан соң дүрт рәкәгать (сөннәт намаз да) үтәсен» (Мөслим).
24. “Җомга намазын үтәгәч, (кем белән булса да) сөйләшкәнгә кадәр яки (бу урыннан) киткәнгә кадәр, аннан соң шунда ук икенчесен башлама. Дөреслектә, Аллаһның Илчесе безгә шулай кушты, (ул) безгә (кем белән булса да) сөйләшмичә яки (алдагы намазны үтәгән урыннан) китмичә, бер намаздан икенчесенә күчмәскә (дип әйтте)» (Мөс¬лим).
25. «Кояш күтәрелгән көннәрнең иң хәерлесе җомга: (бу көнне) Адәм яратылды, (бу көнне) ул җәннәткә кертелде һәм (шул ук көнне) ул аннан чыгарылды» (Мөслим).
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Нет комментариев