Ялгыз тәкәрлек. Кинороман (10)
Күк читендә кургашын кара болытлар пәйда булды. Коточкыч яу киләмени – бөтен дөньяны каплап, камап алды. Чытырдап яшен бәрде.
10
Көннең эсселегенә чыдар хәл юк. Кояш хәтсез кыздыра. Һава тынчу. Тып-тын. Шылт иткән тавыш та килми. Күк өсте чатнап, ялтырап алды. Нидер булыр төсле. Һәм шул сизенүне аклаган сыман кисәк кенә җил исеп куйды. Ул җир өстендә аунаган төрле чүп-чарны, хәтта олы-олы нәрсәләрне дә урыныннан кубарып алып, туздырып, очыртып алып китте...
Күк читендә кургашын кара болытлар пәйда булды. Коточкыч яу киләмени – бөтен дөньяны каплап, камап алды. Чытырдап яшен бәрде. Шуның артыннан ук күк дөбердәде, аның куркыныч тавышы кайтаваз булып тирә-якка таралды. Суга сусаган коры җиргә беренче эре тамчылар тамды...
Рамазан мотоциклын туры юлдан – басу юлыннан гына куалады. Техника йөрерлек юл түгел инде ул – гади сукмак кына. Ара-тирә ат юлына да килеп чыгасың. Сикәлтә өстенә сикәлтә, чокыр артыннан чокыр. Мотоцикл, уылдап, күзгә күренмәгән, гомер йөрелмәгән тирән чокырларга барып керә, аннан, сикерә-сикерә, кабат үз юлын дәвам итә. Рамазанын кочаклап утырган Гөлсирин чак кына очып төшми. Ул, бертуктаусыз чырылдап, егетнең аркасына сугып бара. Кума, янәсе! Ә егет җавап урынына болытлы,
яшенле күккә генә ымлый...
Шакир, күлмәк изүен чишеп, күккә төбәлде. Күкне куе кара болытлар каплап алган... Шакир костюмын салып, аны артыннан чыккан Маһрузага атты. Аннан оеган кулларын язып, киерелеп алды. Болытлы күк, Хәятның яртылаш җиргә сеңгән шыксыз сарык киртәсе аның күңелендә чиксез бер
моңсулык уятты...
Әйе, терәде язмыш, инде китереп үк терәде! Атылып киртәгә кергән, башы белән койма ярыгына кысылып калган мескен сарык бәрәне кебек хис итте ул үзен. Әлегә тикле башкаларны сарык урынына күрсә, ул хәзер үзен шул аңгыра хайван хәлендә сизде. Гомер буе надан халыкны кулында тотты, үзенә карата бер генә кыек сүз дә әйттермәде. Каршыларны куды, таптады. Инде менә хәзер үзенә дә үзе куйган пьедесталдан, мөнбәрдән төшәргә вакыт җиткән. Нинди булыр аның киләчәге? Кем калыр аның ягында?
Мотоцикл тавышы аны күктән җиргә төшерде. Авыр уйларыннан арынып, капка келәсенә текәлде. Аннан кем керәсен ул инде яхшы белә, һәм ул шуңа күңеле белән әзер иде. Менә капка келәсе җиңелчә,
кисәк кенә ачылып китте. Капка төбендә, нәкъ Шакир көткәнчә, аның улы Рамазан һәм кызы Гөлсирин пәйда булдылар. Кыз да, егет тә аның балалары, алар хәтта бер-берсенә ни беләндер охшаганнар да, басып
торулары, йөз чалымнары белән, әйе, охшаганнар, бик тә охшаганнар! Тик аерма шунда: аның берсе Зәйнәптән, икенчесе Маһрузадан иде.
Төнге сәфәрдән соң арыган, талчыккан, әзрәк кенә килеш-килбәтен югалткан ике яшь зат, берни дә булмагандай елмаешып, тынычлыгын җуйган Шакир каршында басып торалар. Нигә сөенергә?! Еларга кирәк монда! Ә юк... Алар бүген үзләренчә бәхетле, аларның дөньясы серле, һәм ул дөнья башкалар өчен бикле... Иң мөһиме... Шакир өчен иң аянычы – алар бер-берсенә гашыйклар, үлеп гашыйклар... Әгәр дә инде алар ныклы карарга да килгән булсалар, ул чакта нишләргә?! Сүз кавышу турында бара, билгеле.
Өйдән кабаланып Зәйнәп йөгереп чыкты.
– Кайттыңмы?! Кер! – дип кычкырды ул кызына. Ләкин анасының кычкыруы кызга бөтенләй тәэсир итмәде. Аның күзе Шакир белән Маһрузада булды. Каршысында басып торган ир белән хатынның кемнәр икәнлеген белү бик тә мөһим иде шул аның өчен.
– Кемнәр болар?
– Рамазанның әти-әнисе, – диде Зәйнәп. Аның тавышы калтырап чыкты. – Таныш бул, Шакир абыең, Маһруза апаң...
– Исәнмесез... – Гөлсирин өстәп тагын нидер әйтмәкче иде, тик әйтеп башкара алмады, төртелеп калды. Ашардай булып төбәлгән ят күзләр аның бу теләген читкә этәрде.
– Әни, берни дә булмагандыр ич? – дип телгә килде Рамазан.
– Булды, – дип эләктереп алды Зәйнәп. – Кызымны алып киттең дә югалдың. Керфек какмыенча төне буе көтеп утырдым...
– Ачуланмагыз инде... Вакыт узганны сизми дә калганбыз...
– Мам, ачуланма инде...
– Нәрсә булды инде бу?! – Шакирның ярсып кычкыруы дуамал җикеренү, бугаз ертып акыруга тиң иде. Ул хәзер һәр сүздән, һәр нәрсәдән дә, дары сыман кабынырга әзер иде. – Нәрсә, тагын өйләнергә булдыңмы? Ну, нәрсә дип тукыдым мин сиңа?!
– Әйе, без Гөлсирин белән бер-беребезне яратабыз. Кыскасы... – Рамазан Зәйнәпкә эндәште: – Мин сездән Гөлсириннең кулын сорар идем... Ризамы сез?
Бу сорау җавап көтә иде.
– Кызым, – дип эндәште Зәйнәп, – син аңа чыгарга ризамы соң?
Гөлсирин дәшмәде, бары тик, ризалыгын белдереп, башын гына чайкады.
– Сез безне җиңелдән купкан дип уйламагыз. Без бит инде тормыш корыр яшьтә, – дип тезеп китте Рамазан. – Тагын ни кирәк? Нигә дәшмисез? Әти, бәлкем, авылда гына язылышырбыз, ә?! Авыл советында. Расхуты да аз булыр...
– Акыллы баш! – дип ысылдады Шакир.
– Әнкәй, син каршы түгелдер бит? – дип эндәште ул анасына.
– Юк, мин каршы түгел, – диде Маһруза.
– Ә нәрсә комачаулый соң? Берни дә аңламыйм?!
Авыр тынлык урнашты. Барысы да сәерсенеп бер-берсенә карашып алдылар. Тик берсе дә сүз башларга ашыкмады. Һәркемнең үз уе, үз борчуы, үз максаты. Әйтерсең лә дөнья туктап калды. Хәтта ишегалдында таранып йөргән чуар тавыклар да, җим эзләүләрен ташлап, бер урында басып катып калган төсле тоелды. Өйдән бер тәлинкә алма күтәреп Хәят апа килеп чыкты. Ул да дөньяның кая барганын бик тиз аңлап алды. Алма өләшү түгел, сүз дәшәргә дә базмады.
Тынлыкны Гөлсирин бозды. Дөресен вә турысын әйтерлек бер генә кеше бар иде шул бу очракта. Туры сүзле, дәү күзле, сернең төбенә төшәр, үзенә бер төрле сәер кеше Гөлсирин атлы иде.
– Ә мин аңлый башладым булса кирәк... Рамазан, фамилияң ничек әле синең?
– Нигә ул? – Бәланең якынлашуын сизенгән Зәйнәп сискәнүдән калтыранып алды.
– Әйттем ич инде... Мәрдәнов, – дип мыгырданды Рамазан.
– Ә минем Мәрдәнова...
– Булса соң...
– Безгә синең белән кавышу насыйп булмас, Рамазан.
– Нигә? Әллә инде кире уйладыңмы?
– Юк... Рамазан... Сәбәбе башка: без синең белән бертуганнар...
Хәятның тәлинкәсе чайкалып китте, алмалар, карчыкның сөякле кулларыннан коелып, җиргә тәгәрәделәр. Ишегалды янып торган эре алсу алмалар белән тулды. Изге нигезендә тынычлык, муллык табарга ниятләгән Хәят, өметен җуеп, йөзен чытты, елаудан кызарган, хәсрәттән эчкә баткан күз алмаларына яулык читен тидерде.
– Синең дә, минем дә әтием бер. Менә шушы кеше... Шакир! – дип кычкырды уч төбендә алма уйнатып торган Гөлсирин. Озак та үтмәде, шул алма Шакир ягына очты. Шакир аны һавада тотып алып, Маһрузаның алдына салды. Әйе, Шакир, ниһаять, үзенең җиңелүен таныды. Чөнки барысы да инде ачык:
аның әйтер сүзе, акланыр әмәле дә калмады. Ул, йөзен җыерып, хатынына арты белән борылды. Буласы булды: инде хатыны алдында да, башкалар каршында да яшерер сере калмады, барысы да ачыкланды.
– Ходаем! Сизенгән идем бит, сизенгән идем! – дип үкседе Маһруза. – Ярабби! Ходаем! Нәрсә эшләдек сезнең алда?! Шулкадәр безне газапларга?! Ни гаебебез бар сезнең алда? Ярабби...
Маһруза, йөрәген тотып, артка чүкте. Егыла, ава башлаган хатынын Шакир гына тотып калды. Кочты. Тынычландырды.
– Дөресме бу, Зәйнәп апа?!
– Дөрес, Рамазан, Гөлсириннең дә атасы Шакир.
– Менә шулай, Рамазан, җаный дип йөрисең, абый булып чыга, абый дип йөрисең, җаный булып чыга бу прагматик заманда! Таныш булыйк! – Гөлсирин, сәер генә елмаеп, Рамазанга кулын сузды. Ах, аның сүзләрендә никадәр киная, никадәр сагыш, әрнү ята икән бит! Рамазан кызу гына аның кулын читкә этәрде.
– Юк! Ышанмыйм!
– Болай ярамый, тавыш күтәрмә! – дип каршы төште аңа Шакир. – Мин билгеле кеше...
– Юк! Без абый белән сеңел түгелләр! – Чын хакыйкатьне тану, аны кабул итү Рамазан өчен үлем белән бер иде хәзер. – Мин аны яратам! Ул мине ярата! Яра-а-та! Бетте!
– Кычкырма! Әниеңнең йөрәге тотты.
– Яратам! Бетте!
– Яратам, яратам! – дип үчекләде атасы. – Яратсаң, әнә бар, бөтен авылга чыгып кычкыр! – Шакир, каерып алып, олы капканы ачты, урамга кизәнде. – Бар!
– Гөлсирин, син ышанма бу кешегә! – дип чәчрәде Рамазан. – Бу кеше гомере буе ялган сөйләде. Бер төрле сөйләде, икенче төрле яшәде. Ул әнә хәзер дә шуны куа! Китик моннан, Гөлсирин!
– Юк, Рамазан... хакыйкать безнең якта түгел! – диде салкын акыллылыгын җуймаган кыз.
– Нинди хакыйкать?
– Без абый белән сеңел.
Егетнең йөзенә карарга да куркыныч: төсе качкан, мәрмәр сымак ап-ак. Әле күптән түгел генә чын сөю бәхетен татыган, аңлашкан-яраткан, чиксез татлы хыялларга чумган, инде, ниһаять, өйләнү бәхетенә ирешергә торган егет өчен бу хакыйкатьне, бу дөреслекне ишетү башка сыймаслык хәл, зур, чын фаҗига иде. Гаҗизлектән кысылган йөрәген учы белән кысып, ул нидер пышылдады... Аның тавышы калтыранып, өзек-өзек кенә чыкты:
– Нидер өзелде...
Рамазан китеп барды. Урам буенча яңгыраган мотоцикл гөрелтесе барысын да сискәндереп, кабат уятып җибәргән кебек булды.
– Улым! Рамазан, тукта! – дип өзгәләнде Маһруза. – Шакир, бар артыннан! Ул-бу була күрмәсен, бар! Бар!
Шакир улы артыннан йөгерде. Монда калу Маһрузаның үзе өчен дә тансык нәрсә түгел иде, ул да иренә иярде.
– Син! Син генә гаепле моңа! Син! Син! – Гөлсирингә атап кычкырган соңгы сүзләре шул булды Маһрузаның.
Гөлсирин ачыргаланып, шаркылдап көләргә тотынды. Ачы һәм зәһәр иде аның бу көлүе. Ана белән кыз икәү генә калдылар, Хәят апалары тагын каядыр китеп югалган иде.
– Ха-ха! Ашыйсы килә! Ни бар?!
– Ни булды сиңа, кызым? – Анасының коты очкан иде.
– Ниһаять, мин дә әтине күрдем. Син аны ниндидер бер сәрхуш, бу дөнья кешесе түгел, аны күрсәң, ата тойгысын ят итәрсең, дигән идең. Юк! Бу сәрхуш түгел! Кая, ни бар ашарга?!
– Кызым, җыен, безгә китәргә кирәк!
– Ә ул хәтта миңа, исәнме, кызым, дип тә әйтмәде.
– Кызым, җыен!
– Юк, мин бүген китә алмыйм!
– Нигә?
– Абыемны бу хәлдә калдырып китә алмыйм.
– Нигә ул сиңа? Ничә еллар аның барлыгын да белмәдең. Хәзер генә нәрсәгә ул сиңа?
– Мин бит аны яратам, юк, яраттым... Миңа шундый читен, мам...
Кызын мондый чарасыз халәттә күргән ана иң элек каушап калды. Ләкин туры холыклы, кайнар җанлы кызының менә шулай күз яшьләренә буылып үксегәнен, тетрәнгәнен тәүге мәртәбә күргән ана аны юатасы, назлыйсы урынга, каяндыр казып чыгарып, ниндидер буш сүзләр сөйләргә тотынды:
– Кызым, әйт дөресен, сезнең арада нәрсә булса да булдымы?
– О чём ты, мам?! – Ачудан кызның болай да зур күзләре шар кебек булдылар, зурайдылар. Аларга карарга да куркыныч иде.
– Күл буенда нишләдегез?
– Ну, син бөтенләй, мам! – Гөлсирин сыкранды, анасына чын күңелдән рәнҗеде.
– Яшермә, сөйлә дөресен!
– Синнән соң мин дә дөресен сөйләрмен, мам!
Зәйнәп артка чикте. Озак кына әйтер сүз табалмады. Ләкин телгә килгәч тә, үзенекен тукудан узмады:
– Аңардан бала табарга ярамый. Бер каннан бала гарип туа...
– Мам, минем башка сүзем юк, хуш, пока! Син ни сөйләгәнеңне үзең дә белмисең...
(Дәвамы бар)
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 3