Зифа Кадырова
6 бүлек
Бер бүлмәдә өч кеше, бала белән бик җиңел түгел . Бала әнисенең хәлен аңлагандай, тыныч иде. Кайчак сабые еларга итә башласа, юрганга төрә дә коридорга алып чыгып китә . Хастаханәдән чыгып егерме көн дигәндә, көтмәгәндә, чанасына тулы бер капчык ит - май сөйрәп бүлмәләренә әнисе килеп керде. Асия куркып аптырашта калды:
" Балачактагы кебек тотып кыйнар микән? Хәлне ничек аңлатырга хәзер?!" Әнисе, керү белән , ишек төбендәге артсыз урындыкка утырды да башын селкеп утыра бирде. Сүзсез генә бүлмәне күздән кичерде:
" Һәркемгә бер карават та бкр тумбочка..." Каршы як караватта яткан " серле төргәк" не дә күрде, тик йөгереп килеп балага кагылырга ашыкмады. Асия кыл кебек тартылды: " Хәзер йә тотып яра, йә кеше алдында сүгеп атачак". Тик әнисе, юлда килеп бик арыган иде, тыныч кына утыра да утыра. Ерактан карап та, баланың олы булып туганын чамалады. Ниһаятъ, ул телгә килде:
– Ничекләр таптың, бу чебек гәүдәңә, балам? Әй, балам, хур иттең бит, туганнар алдында да, авыл алдында да...Кешеләргә ничек күтәрелеп карамак кирәк хәзер....– ул акрын гына өстен салып бала янына килгәч, Асия җиңел сулап куйды . Ә әнисе җылы төргәкне сак кына сүтеп, бәбине чишендереп, бөтен җирен карап - тикшереп чыкты: дүрт саны да төгәлме...
– Сөбханалла, күз тимәсен, бигрәк баһадир булып туган бит! Ярар, үстеребез ничек тә, – диде оныгын кулына алып. – Әнисе дә яшь иде шул: әле аңа кырык бер генә. Иртә картайтты шул әнисен. Үз оятын үзем генә күтәрим, якыннарга авырлык китермим дисә дә, ана уйламый түзәмени.
– Әни, ничек килдең шулчаклы еракка?
– Менә үз балаң үскәч, белерсең. Мин Чиләбегә бардым автобус белән , Чаллыга билет юк, Казанга очтым, Казаннан монда очтым. Шушы олы капчык бөтен җелегемне суырды. – Әнисенең олы сумкасын ачып караса...исе китте: бер каз, әллә ярты сыер сөйрәп килгән иде.
"Балам, сиңа язга чаклы җитәргә тиеш ",– диде. Бер атна торып, кызлар белән якыннан дуслашып, тәмле авыл ризыклары белән сыйлап, бәләкәй баланы кулга ничек тотарга, ничек юындырырга өйрәтеп кайтып китте. Тулай торакта суыткыч юк, тышкы яктагы кадакка да асарга ярамас, тәрәзә ачсаң балага салкын тиюе бар дип, әнисе сөйрәп килгән бер капчык итне янгын баскычына чыгарып элеп куйды: бу чаклы нигъмәт елга җитәрлек иде дә, тик икенче көнне чыкканда сумка белән ризыкның эзе дә калмаган. Асия
"аһ" итте, әле ярый әнисе кайтып киткән иде . Асия утырып елады, тик ни эшлисең, син яшь бала белән ачсыңдыр диеп, беркем дә кире китереп бирмәде шул...Әнисе белсә...Алла сакласын , мең чакрым җиргә җилеге өзелеп сөйрәп килеп...Белмәгәне хәерле. Ачка үлсә дә, әнисенә әйтмәячәк. Китәр алдыннан икесе генә калгач, әнисе кызын янына утыртып:
– Мин тегеләргә бардым бит, – диде бик серле генә.
Асиянең коты алынды.
– Син аларны каян белдең, әни? Мин бит сиңа берни дә әйтмәгән идем.
– Башыңа төшсә, башмакчы буласың, йөземне ертып бардым.
" Ник минем баламны алай итеп чыгарып җибәрдең, бала ясагансың икән – өйлән!" дип. Рифат әйтә: " Бер эш тә белми, дөнъя көтә торган түгел " ди, сине гаепле итеп калдырды. Әтисе умартачы, хәлле яшиләр. Менә, балам, сабак сиңа: юкка чыкма, үч итеп яшә!
Асия моңа артырамады да, хәзер аңа элекке кебек авыр түгел, иң беренче, әнисе белән аңлашты – иң авыры шул иде, ә калганын ничек тә ерып барачак, тик кире генә кайтмаячак.
Бала туып бер ай үткәч, Рифаттан хат килде. " Мин өйләндем, мин бик бәхетле, без читкә Якутияга чыгып китәбез",– диеп язган. Ул да булса, яңа елда ук, Асия суыкта катып үлем көтеп ятканда туй көннәре булган. Әнә киләм, менә киләм, диеп, алдаштырган гына, кайтып төшәр диеп курыккандыр, күрәсең. Асия хатны йомарлап күкрәгенә кысты, йөрәк чабыш атыдай дулый, бакырып елыйсылар, бар көченә кычкырасы килә, тик ул шыгырдатып тешләрен генә кысты. Йөрәк турысын нидер кисеп үткәндәй булды: " Юк, мине сындыра алмассың, мин үзем гәепле, мин түзәргә тиеш, тиеш, их, язмыш ..." Асия авыр итеп ыңгырашты да башын стенага китереп бәрде.
Балага ике ай тулгач, якын гына кибеттә ярты ставкага эш табып идән юарга эшкә чыкты. Сәгать өчтән алтыга чаклы идән юып кайтуга, бала йә йоклый, йә шартлый язып елый иде. Бала тугач та сөт төште дә, тик җитми иде шул, күрше бүлмәдәге хатын:
– Кызым аз имә, савам да түгәм, үземә керт, имезәм, – дигәч, аңа йөри башлады. Берсендә, шулай, имезеп утырганда, теге хатынның әнисе белән әтисе килеп керделәр. Авыл кешесе турыдан яра:
– Бу нинди бала, кем баласын имезеп утырасың, җитмәсә шундый таза ир бала , иреңнән рөхсәт сорадыңмы? – дип, әнисе әрли башлады. Ире: " Имезсен, барыбер түгә бит", дип караса да, олы апа коры торды: – Түксә - түксен, имезмәсен. Үзен киптереп бетерә бит, әйтәм аны ябыгып киткәнсең, ир бала күп ашый шул.
Асиягә шундый читен булып куйды, җир тишеге булса төшеп китәр иде, тиз генә баласын алды да чыгып сызды. Шул көннән башлап, улы аны да күршене дә иммәде. Икәү ничек кенә имезергә тырышмасыннар, бала каерылып бакырды, имине капмады. Күршесе белән икәү утырып еладылар. Күрәсең, бала да аңлый..." Шешәгә" күчтеләр. Язын салкын тидереп чирли башладылар, ике ай хастаханәдә яттылар. Балада коклюш, әтисен тикшерергә кирәк, чакыртыгыз, – дип караганнар иде, юк, чакырмады. " Юк безнең әтиебез",– диде җан ачуы белән. Асия көн - төн Рифатына көндәлек тормышын "сөйләде", бигрәк тә баласының көндәлек үзгәрешен. Чирләргә дә карамастан, тулы шалкан кебек түгәрәк иде бала, әнисенең хәлен аңлагандай, бик елак булмады. Таза, сөйкемле, сабыр баланы табиблар да бик яраталар иде. Терелеп чыкканан соң баланы авылга алып кайтып, яңа сауган сөт эчерергә, саф һавада күбрәк йөртергә, дип киңәш иттеләр, тик аның кайтырга юллар ябык иде шул, аннан кире эшенә дә чыгарга кирәк. Яз көне Наилә белән Наташа туган якларына бөтенләйгә кайтып киттеләр. Шыр ялангач бүлмәдә ялгызы утырып калды, озак тормый алар урынына башкалар күчте, тик аларның да балалы бүлмәдә озак яшиселәре килмәде, тагын яңалары килде. Язмыш нинди генә кешеләр белән очраштырмый. Август аенда кызларның берсенең туган көне җитте, Асия белән яшьтәшләр иде ул кызлар, тик алар иреклеләр шул – " пятачок" та танышып кайткан егетләрне туган көнгә чакырганнар. Кичә алдыннан Асия күрше бүлмәгә чыгып китте , баласы йоклагач, ул да табынга чыгып утырды. Каршысында утырган бер егет аңа карап - карап алды, Асия озак утырмый тагын баласы янына чыгып китте . Шул төндә телеграмма килеп төште: " Кайт, әниең авыр хәлдә ". Асия ни эшләргә дә белмичә бәргәләнә башлады: ничек кайтырга, баланы кемгә калдырырга? Бала белән дә кайта алмый: яшь бала күтәреп кайтып керсә – кеше күзенә ничек карар, туганнар да белми. Кайтырлык да акча юк кулда, дип елаудан ары китә алмады, елап шешенеп бетте. Самолетка өч сәгать вакыт калды, ә ул берни кыла алмый. Ишек шакыганга сискәнеп китте, ачса – ишек катында кичәге егет басып тора. Асия аптырап китте:
– Кызлар өйдә юк, – диде коры гына.
– Мин сезнең янга, – диде егет. Асия аптырап карап торды да баласын кулына алды . – Мин ник кирәк сезгә?
– Бу кем баласы?
– Минеке.
Егет бераз карап торды да гаҗәпсенгәндәй сорап куйды:
– Чынмы?
– Чын. Бу – минем улым.
– Ә ник елыйсың, кем рәнҗетте?
– Юк, рәнҗетмәде, телеграмма килде , әни авыр хәлдә , ә мин кайта алмыйм, – диде дә тагын елап җибәрде .
– Ә ник кайта алмыйсың?
– Минем киткәнемә бер ел, балага инде сигез ай, ничек итеп кайтыйм ...
– Ә сиңа ничек, кайда кайтырга соң?
– Самолет белән, тик минем барыбер акчам юк, – диде дә тагын сыгылып төште. Асия, бераз тынычлангач, бу таныш булмаган кеше алдында нишләп елап утырам соң дип, үз - үзенә аптырап, тагын аңа күтәрелеп карады. Егет кеше шулчаклы текәлеп, җитди итеп аңа карап утыра, әйтерсең алар икесе бер проблема чишәләр.
– Самолет кайчан?
– }6;ч сәгатьтән.
– Ярый, утырып тор, – диде дә егет, ничек көтмәгәндә килеп керсә, шулай бик җитез чыгып та китте. Асия, бу ни булды соң инде дип, аптырап калды . Сәгать ярым вакыт үткәндер, ул тагын очып дигәндәй килеп керде дә ашыктыра ук башлады:
– Әйдә, җыен, тиз бул! Кая баланың әйберләре, нәрсә кидерим? – Асия очып җыенганын сизми дә калды, әллә ни алыр әйбере дә юк иде инде. Аэропортка килеп җитеп алар автобустан чыкканда бер кыз:
– Алмас, син кая китәсең, мин сиңа килеп барам, – кычкырды. Асия каушап калды.
– Мин апаны озатам, киләсе ялда очрашырбыз, – диде дә егет, кассага йөгерде, Асия аның артыннан торып чапты. Кассага якын килерлек түгел – халык, талаш, кырыш...Алмас каядыр кереп китте , очарга ун минут кала билетлар алып та чыкты. Самолетка кереп утыргач, баланы аның кулыннан алды:
– Арыгансыңдыр, бир мин тотыйм, – диде. Бала йоклый иде. Асия уңайсызланып кына сорап куйды:
– Исемең ничек? – Аны беркайчан, беркем болай кайгыртканы да, ярдәмләшкәне дә юк бит , ә ул аның исемен дә белми.
– Алмас булам, ә син – Асия. Мин кичә үк сорап белдем, – дип елмайды, үзенең күзләре шаян да, тагын әллә ничек итеп карыйлар иде.
– Рәхмәт, минем хәлемә кергәнең өчен.
– Һе, кызык та инде бу тормыш, мин бит синең белән кичә танышып та өлгермәдем, чыгып югалдың. Менә бүген эштәдер инде, шулай да барып урыйм әле, мин әйтәм, танышыйм әле. Минем брат та бар, без – игезәкләр, тик без бер дә охшамаганбыз. Күз алдыма китерәм: бер сәгать эчендә танышып, өйләнеп, балалы да булганны ишетсә ...Минем монда киткәнне дә белми калды Ул да сиңа күз салган иде бит...– Алар бер - берсенә карап елмаешып куйдылар. Асия хәзер кайтып әнисенә ни дияр дә, туганнарына ничек аңлатыр соң? Алмас бик кыю егет, яклар, диеп уйласа да, барыбер куркыта иде шул.
– Кара әле, Асия, мин озак була алмыйм, кисәтеп куям: мин
"вызов" көтәм укырга китәргә, Саратовка, милиция мәктәбенә.
– Ярый, тик, туганнар алдына сине минем ирем дисәм ярыймы? Син күрен генә, аннан китәрсең.– Ул үтенеп егетнең күзенә карады, җиңел түгел иде аңа моны әйтүе. Алар бер - берсенә карашып тордылар һәм күз белән дә аңлаштылар.
Авылга төнлә генә кайтып керделәр." Авыр хәлдәге" әнисенең йортта йөгереп нәрсәдер эшләп йөргәнен күргәч, Асия гаҗәпкә калды, бер – әнисенә, бер – Алмаска карады.
– Әни, ни булды, ник чакырттың? – диде тотлыга язып.
Әнисе дә аптырап калган иде , бер – Асиягә, бер – бала күтәреп басып торган егеткә карады.
– И - и - и, балам, кайттыңмы? Бу егет кем?
– Әни, дим, ник чакырттың, ни булды? – кабаттан сорады Асия, инде елый язып.
– И - и - и, балам, ач ятмасыннар интегеп дип чакырттым шул, – дияргә мәҗбүр булды ана, үзе дә берни аңламаган килештән.
– Әни, үтердең, хәзер нишлибез? – менә - менә елап җибәрер төсле иде Асия. Артта берсүзсез басып торган Алмас телгә килде.
– Нишлибез, нишлибез ...Кияү белән кыз кайткан, менә онык алып кайтканнар. Исәнме, әби, мин Алмас киявең булам, – диде, әйтерсең җир ярылды. – Кая, әби, эеңә чакыр.
– Ә - ә, әйе шул, – дип кабалана башлады әнисе, нәрсәгә тотынырга белмичә. Асия тагын бер кат аптырап егеткә карады. Төн диеп тормадылар, каяндыр икетуган апалары да җыелып беттеләр. Йөгереп керделәр дә бер – балага, бер – егеткә карадылар. Егет үзен кыю тотты, әйтерсең гомер буе бергә яшиләр. Юксаң, танышканнарына бер тәүлек тә юк бит . Асия өстәл артында утырганда аның кулларының җиңелчә генә калтыраганын сизеп алды. Аңа да җиңел түгел иде . " Мескен, үзен капкынга эләктем диеп уйлый ахрысы. Кызык та, кызганыч та, аңлап бетерерлек түгел бу тормышны. Бер – корабыз, бер – җимерәбез".
– Әйдә чыгып керик әле, – диде Алмас, туганнар таралышып беткәч. – Әтиең кая? Монда җыен хатын - кыз, бер ир - ат та юкмени соң бу өйдә?
– Әти юк, күптән башка гаилә белән яши, ир - атлар, абыйлар диюем, иртәгә килерләр, аптырама.
– Вәт, дус, бер көнгә күпме вакыйга! Баш әйләнә хәтта, ярар, иртәгә тагын күз күрер, тагын берәр мөгез килеп чыкмаса.
Туганнардан туганнарга йөреп өч көн кунак булдылар да кире киттеләр. Китәр алдыннан әнисе Алмасны читкә чакырып:
– Рәхмәт, улым, безнең хәлгә кергәнең өчен, мин мәңге рәхмәтле булырмын сиңа, – диде.
Алар шәһәргә килделәр.
– Сез утырып торыгыз вокзалда, мин шәһәргә чыгып балага берәр нәрсә алыйм, – диеп Асия тиз генә ерак түгел кибеткә китте. Кибеткә җиткәндәрәк, каршысына килгән кеше таныш тоелды: өстендә ак кремплен пальто, аякларында ак түфлиләр, чәчләре калын дулкын булып иңнәренә таралган. Асия аны елмаеп туктатты:
– Галим, исәнме!
Галим беразга телсез калды.
– Күземә күренәсеңме, синме бу, Асия? Күр, нинди матур хатын булгансың, чәчләрең нинди матур булып үскән, үзең дә үскәнсең түгелме?..– диде ул башын чайкап.
– Үстем, Галим, мин бит әни кеше , – диде Асия елмаеп.
– Син шундый матурайгансың, әни булу бик килешкән сиңа, мин һаман үз күзләремә ышанмый торам.
– Галим, әйдә мин сиңа улымны күрсәтәм, вакыт әз, хәзер китәбез.
Әйдә, менә монда, вокзалда гына, мине көтеп утыралар. – Алар ашыга - ашыга кире вокзалга килделәр. Бер авыл кешеләре булгач, бер - берсен яхшы белгәнгә, Галимең килеп исәнләшүендә берни юк иде дә , Алмас кына кыл кебек тартылды. Галим дә бала күтәргән егетне күргәч, төртелеп калды, озак тормый китәргә җыенды. Үзе акрын гына Асиянең җиңеннән тартты. Асия аны вокзалдан озата чыкты.
– Бу кем?– диде Галим.
– Аптырама, бәхетсезлек кешеләрне шулай очраштыра икән, – диеп, хәлне аңлатып бирде Асия.
– Мин бит Рифатларның туенда булдым, шулчак гел сине уйладым, бу ничек микән диеп Рифатка да бик ачуым килде. Туйларында көчкә түзеп утырдым. Эх, катырак тормадым теге вакытта. Мин хәзер дә еш искә алам сине, әллә ничә тапкыр әллә барып алып кына кайтыйммы дигән чакларым да булды. Тик, күрәм, мин инде соңга калдым, бу егет бик кыю күренә, ул ычкындырмаячак сине. Ә син нык үзгәргәнсең, Асия, караган саен карыйсы килә , тагын йөрәгемнең яртысын алып китәсең бит.
– Галим! Галим, ни сөйлисең, мин сиңа рәхмәтле, улым өчен, син киңәш бирмәсәң, мин аны харап итә идем бит . Мин яшәргә, югалмаска тырышам. Үпкәләмә, дустым булып кал.
– Яраткан кешеңә дус булып калу гына җитми шул, – диде Галим һәм борылып китеп барды.
Дәвамы бар
Присоединяйтесь к ОК, чтобы подписаться на группу и комментировать публикации.
Комментарии 4